Мин кем – татар булмагач?

Мин кем – татар булмагач?

Чираттагы матур яңгырашлы, ялтыравык лозунг. Кемнәр өчен соң бу? Шаулаша башлаган татарларны тынычландыру өчен Мәскәү аналитикларының хәйләкәр бер адымы? Әллә үзебезнең татар түрәләренең «акыллы» бер фикереме? Нәрсә генә әйтсәң дә, без купшы сүзләр кулланып сөйләшергә яратабыз. Үзебезне тынычландыру өченме, әллә инде башны юләргә салып, аңламаган булып йөрүебезме? Дистә еллар буе «без булдырабыз» дип күкрәк кагып йөрдек инде. Нәрсә булдырдык соң? Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен нык кына киметеп, телебезгә йозак салдылар. Шәһәр транспортына билет бәяләре иң кыйммәте бездә. Студентларга булган ташламаларны да бетереп аттылар. Балалар бакчаларындагы түләү – коточкыч. Шул ук вакытта кемнеңдер оныклары миллиардерлар. Бу бит безнең туган җиребездә, туган илебездә. Бер уйласаң, көлке бит: татарларга татар теленең кирәклеге, аның матурлыгы турында сүз алып барабыз, аны белергә кирәк, дибез. Чит җирләрдә яшәп, туган якларына кайткан, татарчасын онытмаган якташларыбызга рәхмәт әйтәбез. Әйтерсең лә ул ана телен безнең өчен саклаган!

Нишлисең, шул көнгә калдык инде. Бөркет кебек һавага да күтәрелә алмыйбыз, арысландай җирдә дә кыю басып йөрергә хәлебездән килми. Мәскәүләр ишетмәсен дип, җиргә йомшак кына басып, битараф, мескен, куркаклар халәтенә ияләшеп бетәбез бугай. Үзебезнең татарлар, шул исәптән өлкән буын вәкилләре дә, оялмыйча: «Татар теле нигә кирәк?» – дигән сорау бирә башлады. Шул урында Туфан ага Миңнулллин сөйләгән бер хәл искә төште. «Татар теле нигә кирәк?» – дип сораган бер якташына ул: «Татар теле ул миңа сезнең ише ахмакларны «ахмак» дип атау өчен булса да кирәк», – дип, битенә чәпәп әйткән булган. Әйткәндер, мин ышанам. Ул әйтә иде, мәрхүм туры әйтә иде. Хәзер аның кебек туры әйтүче, төпле акыллы фикер йөртүче шәхесләр юк инде. Булса да, почмакларга посып беттеләр, ахрысы. Дәүләт Думасында утырган, бездән сайланган депутатлар авыз ачып сүз әйтергә куркып утыра. Аларга нәрсәгә халык? Тормышлары җайланган, урыннары җылыда. Ә менә 100 ел элек патша заманында Думада татар депутатлары бик актив булганнар. Үзләренең мөселман фиркасе эшләп торган. Татар зыялылары әледән-әле трибунага чыгып, милли проблеманы яңгыратканнар. Алар хәтта фин халкын яклап та үз сүзләрен әйтә алганнар. Фин халкы моны хәтерли, татарларга рәхмәтле алар.

Хәлвә, хәлвә, дип кычкырудан авызда хәлвә тәме булмаган кебек, «Кем мин – татар булмагач», – дип кычкырудан ни мәгънә бар соң?

Әле күптән түгел генә үзебезнең мәчеткә йөрүче татар картлары белән татар яшьләре арасында сораштыру үткәргән идек. 65-70-75 яшьләрендәге ун картның алтысының балалары татарча укымый, берсенең баласы татарча бөтенләй укый белми, берсенеке сирәк-мирәк кенә татар матбугатын киосклардан алып караштыра икән. Ул ун картның берсе мин идем. Без исә 6 татарча, 4 урысча басылган матбугат алдырабыз. Кызганычка, андыйлардан мин үзем генә идем бу картлар арасында. Ә менә кырыклап яшь ир-ат арасында даими рәвештә татар матбугатын укып баручыларның берсен генә булса да очратмадым. Кайберәүләр татарча гәҗит-журналларның исемнәрен дә белми хәтта. Йә, болар кемнәр була инде? Татарча укымагач, татарча сөйләшмәгәч, телне сакларга мөмкинме соң? Каныбыз сизгерлеген югалта кебек. Кеше булып яшәр урынга сарык көтүенә әйләнеп барабыз. Гамьсез битарафлык сазлыгына баттык. Дистәләгән еллар бу интернационализм дигән мәгънәсез сүз белән башны катырдылар. Бер телне «бөек тел» дип кычкырттылар. Шунысы аңлашылмый: ана теле ничек итеп бөек яки түбән булырга мөмкин? Шушы шовинистик теорияне, оялмыйча, үзебезнең татарлар, татар түрәләре, галимнәр, тел белгечләре кабул итте. Тузга язмаган толерантлык сүзен уйлап чыгардылар. Нәтиҗә озак көттермәде. Милли мәктәпләр ябылды, ана телебез мәйданнардан, урамнардан кысрыклап чыгарылды.

Әгәр дә җәмгыятьтә эшләр тәртипле барса, һәр кешегә хөрмәт булса, аның җаны ирекле булса, ана теленең кадере булыр иде. Финляндиядә яшәүче татарлар фин, швед телләрен су кебек эчәләр, татарчалары да безнең кайберәүләребезнекеннән күпкә яхшырак. Чөнки аларның иманнары нык, рухлары безнеке кебек җәберләнмәгән, шәхес буларак, аларны мыскыл итмәгәннәр. Менә нәрсәдә бит ул хикмәт.

1552нче елда Казан ханлыгының туздырылуы да үзебезнең татар ханнары, морзаларның үзара талашып яшәүләре аркасында булган бит. Алар өсләренә нинди афәт килгәнлеген күрмәс, аңламас дәрәҗәгә җиткәннәр. Хәтта үз араларыннан хан сайлап куярга да хәлләреннән килмәгән бит. Төрки халыкның таркаулыгы аркасында без гомер буе кемгәдер буйсынып яшәргә мәҗбүрбез.

Бүген дә шулай. Бүген дә без таркау. Мәскәүлеләр яхшы белә: әгәр дә берәр татар артыграк сүз ычкындырса, икенчесе аны сатачак. Бер татар бераз өскә күтәрелсә, башкасы аны тартып төшерәчәк. Күтәрелеп өлгергәнче, астагыларның битенә төкерәчәк. Монда һич кенә дә башка милләтне гаепләп булмый. Үзебез гаепле. Үз кадереңне үзең белмәгәч, сине кем хөрмәт итсен инде? Горурлыгы, кыюлыгы булмаганнарны теләсә кем типкәләп китәргә мөмкин. Бу хакта язуы да оят билгеле. Ләкин фактларны яшереп торып булмый бит инде. Кайчанга кадәр дәвам итәр икән бу мескен халәтебез? Инде таралып, кемгәдер яраклашып, шулай юкка чыгарбыз микәнни?

Бу – Аллаһы Тәгаләнең безгә зур сынау җибәрүедер. Шуны үтәп чыга алабызмы, әллә юкмы? Үти алсак, нинди тормыш көтә безне? Әгәр үти алмасак, пассив булсак, Аллаһы Тәгалә безне милләт буларак таратырга, юкка чыгарырга мөмкин бит.

Йа Раббым! Безне шушы хәлгә җиткермәсәң иде. Милләтебезнең күзләрен ачарга кодрәтле нурларыңны җибәр! Күңелләребезгә аз булса да горурлык, оят хисләре сал. «Мин кем – татар булмагач», – дип, качып-посмыйча, күкрәк киереп әйтерлек көч-дәрман бир.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Кем баласын хезмәтче итәргә тели?

Икътисади яктан караганда, без Русиядә әллә ни артта калганнардан түгел. Хәтта хәерче өлкәләргә донор да булып торабыз әле. Ләкин телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләсенә килгәндә, эшләребез мактанырлык түгел. Әлеге вакытта фәнни белемнәрне урыс телендә өйрәнәбез. Татар теле хөкүмәт дәрәҗәсендә кулланылышта түгел. Ул Татарстанда да кирәксез телгә әйләнеп бара. Татар халкын, татар ата-аналарын телне саклау үзегездән генә тора, дип ышандырырга тырышабыз. Ә ни өчен татар ата-аналарының күбесе (шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да) балаларын татарча укытуны кирәк дип тапмый? Моның сәбәпләрен барыбыз да күреп торабыз, хакимият кенә күрмәмешкә салыша. Беренчедән, татар балаларына барлык фәннәрдән дә татарча белем бирелми. Икенчедән, татар баласы русча укымаса, ул шыр надан булып калачак. Ә кайсы әти-әни балаларының шыр надан булып, бөтен гомерен тирестә, чүплектә казынып, хәерчегә хезмәтче булып яшәвен тели? Моны беркем дә теләми. Менә шушы хәлдән чыгарга ярдәм итмәсме дип, кайбер тәкъдимнәремне язам.

  • Мөстәкыйль Татарстанда татар балаларына барлык фәннәрне дә, башлангыч мәктәпләрдә, университетларда да татарча укытуны булдырсак иде. Әле эштән куылган татар теле укытучылары исәннәрдер.
  • Бердәм дәүләт имтиханнары ана телендә булсын.
  • Кичекмәстән Милли университет ачарга кирәк.
  • Татар балалар бакчалары булдырыйк.
  • Татарстан Республикасы, элеккеге союздаш республикалар

дәрәҗәсендә булса да, мөстәкыйль дәүләт булсын иде.

  • Үзенең эчке эшләр министрлыгы, суд һәм прокуратуралары булсын. Әлеге вакытта суд һәм прокуратура татар телен яклаучыларны куркыту белән генә шөгыльләнә.

Әлеге вакытта татар өч төркемгә бүленгән: телне, милләтне сакларга тырышучылар; урыслашканнар; битарафлар.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстанның Бүздәк районы, Картамак авылы

Үзебез булып яшик

Татар телен – үз газиз телебезне саклауда, яклауда һәр татар җанлы кеше үзеннән өлеш кертергә тиеш. Русиядә яшәүче халыкларның газиз байлыгы булган милли телләренә Мәскәү башлаган һөҗүм илдәге милләтара дуслыкка, ватандашлыкка, илнең эчке иминлегенә, бердәмлегенә каршы һөҗүм дә ул.

Үз туган телебезгә, байлыгыбызга, телебез, динебезгә, Мәскәүнең куркыту-янауларына карамастан, хуҗа булып яшәргә өйрәник. Иң элек һәрберебез матур итеп ана телебездә сөйләшүне гадәт итик. Рус телен бик яхшы белсәк тә, без бит татарлар, урыс түгел, татар булып туганбыз. Татар булып яшәвебезгә рәхмәтлебез. Курыкмыйк. Илнең Төп законын бозучылар курыксын. Халык сарык түгел, масса да түгел. Халык иң зур көч ул. Илаһи кануннар барын онытмыйк. Мәскәүнең илнең Төп канунын бозуы, аны санламавы, башка халыкларны прокуратура белән куркытып торуы үзе үк мәкерле терроризм, экстремизм түгелмени?

Татарстаныбызда, Төп законга таянып, халыкларның хокукларын, милли телләрнең яшәешен яклый торган нормалар, хокукый актлар кабул итик. Тел шовинизмына каршы чараларны гамәлгә куйыйк. Әле Татарстан дәүләте, аның президенты, депутатлары бар.

Балалар бакчаларыннан алып, югары уку йортларына кадәр ана телебездә белем бирүче, тәрбияләүче татар мохитле балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары ачыйк. Газиз балаларыбызны татарча сөйләшергә генә түгел, татарча фикерләргә өйрәтик. Маңкорт солдатлар, спортчылар үстермик. Аң алгарышы, фикер үсеше, кеше буларак формалашу ана телендә генә мөмкин. Урыс теле һәр белем баскычында фән буларак үзләштерелер. Инглиз теле дә, урыс теле дә фәкать аралашу өчен генә кирәк. Һәр халыкка үзенең ана теле аң-акыл алгарышы, фикерләү камиллеге өчен алшарт.

Икътисадчыларыбыз, юристлар, финансистлар, педагоглар шушы юнәлештәге юлларны, матди һәм рухи мөмкинлекләрне бергәләп эзләсеннәр. Дәүләтебезнең мондый актлары безгә ярдәмгә килсен.

Илдә, җәмгыятьтә бар халыкларның бәрәкәтле тигезлектә яшәве, ил гражданнарының тигез хокуклылыгы мәктәп дәреслекләрен дә тиешле кимәлгә, балаларга уку өчен күңелле, рәхәт рәвешкә китерер. Татар мәдәниятендә кешелекнең, аның үсешенең борынгы серләре яшеренгән. Киләчәк безгә күп ачышлар китерер әле. Гаделлек, тигезлек, хөрлек – яшәү шигаре икәнен бар кеше дә аңлар.

Гөлсинә ГАЛИМОВА,

Лениногорск шәһәре

Тагын урыска?!

«Безнең гәҗит»нең 3нче санында (23 гыйнвар, 2019 ел), 10нчы биттә басылган мәкаләне укыдым да, аптырадым әле. Татар халкының үсеш стратегиясе… урыска кирәк икән бит! Менә сиңа, мә! Авыз тутырып, татар халкының үсеш стратегиясе дип сөйләнеп, халыкны сүз боткасына батырып, тагын ун-егерме ел вакыт уздыра алсалар, татар дигән милләт бетә ул чакта.

Минем тәкъдимнәрем шушы:

  1. Васил Шәйхразиев урынына Тәбрис Яруллин, Наил Нәбиуллин, Зиннур Әһлиуллин, Тәлгать Әхмәдишиннарның берәрсен сайлап куярга.
  2. Сөйләшү һәр җирдә мөмкин кадәр татарча булсын.
  3. Татар милли университеты 2050нче елда түгел, һич югында 2020нче елда ук ачылырга тиеш.
  4. Эш кәгазьләре татар парламентында, мәхкәмәләрдә, банкларда, почтада, больницаларда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка оешмаларда мөмкин кадәр татарча язылырга тиеш.
  5. Җитәкчелектә татар телен белгән кешеләр генә утырырга тиеш.
  6. Латин хәрефләренә күчәсе иде

Менә шушыларны стратегиягә кертергә тырышып карагыз әле.

Әхтәм САТИЕВ-ҖАМАЛИЕВ,

Актаныш бистәсе

Комментарии