- 11.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Архив
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА, «ТНВ» телеканалы журналисты:
Үз көчем белән акча эшләү теләге 10нчы сыйныфны тәмамлаганда туды. Күрәсең инде тормышка караш үзгәргән, мәктәпне тәмамлап яңа максатлар, яңа бурычлар белән яши башлаячагымны аңлаганмындыр. Үзем эшләгән акчаны кулга тотып карыйсы килү теләге дә көчле иде. Кыскасы, мин бер гектар чөгендер җирен эшкәртергә алындым. Ул заманнарда чөгендерне авыл халкы кул белән эшкәртә иде бит. Җәй көне өч тапкыр тәпке белән чүпләрен утап чыгу яшь кыз өчен күңелле шөгыль иде. Иртәдән ашарга, эчәргә алып чыгып китәсең. Син бит эшкә барасың. Никадәр зур горурлык иде ул минем өчен. Көз җиткәч, авырлыклар башланды. Үч иткәндәй, көзе дә яңгырлы килде. Чөгендерне җирдән трактор ала. Ул анда керә алмый азаплана. Өеп куйган чөгендерләр пычрак белән каткан була. Аны чистартып, төпләрен кисә-кисә, кулга кан төште. Менә акчаның тәмен шунда тоясың инде… Монысы әле бер хәл икән. Чистартып өеп куйган чөгендерне Камазга төяп станциягә тапшырырга җибәрә алмый күпме газапланганны үзем генә беләм. Бик борчылган идем ул чагында. Вакытында җибәрмәсәң, чөгендер үзенең авырлыгын да югалта бит әле. Димәк, акча да азрак була дигән сүз. Беренче карлар яуганда көчкә тапшырып бетердем мин аны. Нәтиҗәдә, күпмедер вакыттан соң, ярты ел буе нужарган өчен, бер гектар чөгендер җирен эшкәрткән 17 яшьлек кызга ике капчык шикәр комы һәм бер мең сум акча бирделәр. Мин ул акчаны әнигә алып кайтып бирдем. Бу бит мин эшләгән акча иде. Аны туздыруга караганда, әнигә бирү минем өчен күпкә кадерлерәк. Аннары шул кадәр нуҗарып, көч куеп алган акчаны ничек нәрсәгәдер туздырасың инде? Мин акча кадерен шунда белдем. Әни кая куйгандыр, әйтә алмыйм. Тормыш кирәк-яракларына киткәндер инде. Ул чагында без әни белән икәү генә яши идек. Мин акчаны хәзер дә теләсә ничек туздыра алмыйм. Башта уйлыйм, бу миңа кирәкме? Мөгаен, әнә шул беренче тиеннәрне эшләгәндә, аның нинди тир түгеп алынуын белү үзенең эзен калдыргандыр. Шәп тәрбия чарасы да булган бит ул чөгендер кыры.

Комментарии