Милләтне ничек коткарырга? Путин белән Киркоровны татар кызына өйләндерергә!

Милләтне ничек коткарырга? Путин белән Киркоровны татар кызына өйләндерергә!

Узган атнада Казанда Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең XII Корылтае узды. 200гә якын милләтпәрвәр җыелышып, татар милләтен саклап калу юллары турында сөйләштеләр. Гадәттәгечә «без бетәбез, без үләбез» дип зарланудан гына тормады ул, конкрет тәкъдимнәр белән чыгучылар да булды. «Яңа формалар» дип аталган тәкъдимнәр арасында Владимир Путин, Сергей Собянин, Филипп Киркоровларны татар кызларына өйләндерү, күпхатынлылыкны гамәлгә кертү, татар телен өйрәнгән өчен оныкларга 10ар мең сум «премия» бирү кебекләре бар иде…

– Башланды-ы…

Корылтай узачак «Сәфәр» кунакханәсе ишеге төбендә олы яшьләрдәге биш абзый шулай дип каршы алды мине. Быелгы җыелыш та 2014нче елгы Корылтай сценарие буенча башланды дип хафаланулары икән. Ул елны Корылтайга дип җыелып та, ишектән үтә алмаганнар, өч елга бер була торган очрашуны урамда уздырырга мәҗбүр булганнар иде бит. Менә быел да «Конференцияләр залы» дип язылган ишек бикле булып чыкты. Бәхеткә, Корылтай анда буласы түгел икән. БТИҮ «Сәфәр» кунакханәсенең 200 кеше сыйдырышлы башка бер залын арендага алган булып чыкты. Мәшәкатьсез генә үтеп, затлы залга кереп утырдык. Кунакханә хезмәткәрләре елмаеп каршы ала, кая барасын әйтеп, озатып кала, гардеробта өс киемнәрен алып торалар, фойега Гаяз Исхакый портреты һәм БТИҮ флагы эленгән, залда мөнбәр куелган, микрофоннар көйләнгән – цивилизация, минсиңайтим! БТИҮнең башка чаралары нинди шартларда узуын белеп-күреп торганга, бу Корылтайның шушы дәрәҗәдә оештырылуы гаҗәп, бик гаҗәп иде. Шулай да: «Җыенны уздырырга ирек бирерләрме», – дигән шөбһә бар иде. Президиум әгъзалары сайланып, Корылтайның эшчәнлеге ачык дип игълан ителгәч кенә юкка чыкты ул.

15 ЖУРНАЛИСТ, 0 ДЕПУТАТ

Корылтай Татарстан гимны һәм дога белән башланып китте. Чарага килергә 210 кеше язылган булган, 200 тирәсе кеше килде, диелде. Мандат комиссиясе рәисе Айрат Хәтмулла кемнәр килүе турында кыскача гына хисап тотып алды:

– Фән докторлары – 4 кеше, фән кандидатлары – 12 кеше, язучылар һәм журналистлар – 15 кеше, хөкүмәт вәкилләре һәм Дәүләт Советы депутатлары – 0 кеше.

Югыйсә, депутатларга да чакыру җибәрелгән булган. «Алар эш кешесе булганга, без аларны гафу итәбез, әлбәттә», – дип куйды Айрат Хәтмулла. Гәрчә Корылтай үткән көн шимбә иде.

Сүз уңаеннан, БТИҮ әгъзасы Ренат Нургалиев сүзләренә караганда, 43 районның хакимиятенә дә «Корылтайга кешеләр җибәрегез әле» дигән эчтәлектә чакыру юлланган булган. «10лап район кешеләр җибәрде, рәхмәт аларга», – дип билгеләп үтте ул. Залда Саба, Нурлат, Мөслим, Әлмәт, Түбән Кама кебек районнар яңгырады. Шулай ук Башкортстан, Мари Иле, Чуашстан республикаларыннан да вәкилләр бар иде.

Таныш йөзләр генә түгел, Корылтайга беренче тапкыр килүчеләр дә күзгә чалынды. Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән Әдибә апа Вафина, мәсәлән – шундыйлардан. Ул Корылтайны ике көн булачак дип уйлап килгән хәтта. «Мин гомерем буе үзебезнең шәһәрдә татар телен саклау, үстерү юнәлешендә эшләдем. Бу утырышка да милләтне саклау юлларын күрсәтмәсләрме дип килдем», – дип белдерде ул.

Беренче булып БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев чыгыш ясады. Үткән Корылтайдан бүгенгесенә кадәр нинди эшләр башкарылганы хакында хисап тотты ул. Эшләнгән эшләр арасында Президент атамасын саклап калу өчен көрәш, судларны татар телендә алып бардыруга ирешү кебекләре бар (тулырак итеп газетабызның узган 14нче санында «Милләт эшләре белән шөгыльләнәсе урында, судтан башыбыз чыкмый» дигән мәкаләдә язып чыккан идек инде). Фәрит әфәнде үзенең тәкъдимнәрен дә кертте. Мисал өчен, милләтпәрвәрләр сәясәткә керергә, сайлауларда катнашырга тиеш, дип белдерде ул. «Мин үзем 2016нчы елда Русия Дәүләт Думасына сайлауларда катнаштым. Минем программада төбәк телләре турында Европа Хартиясен ратификациягә кертү, БДИны татар телендә бирүне рөхсәт итү һәм башка татар мәсьәләләре бар иде. Мин сайлауда җиңә алмадым. Шулай да «Болгар радиосы»нда һәм телевидениедә алты тапкыр чыгыш ясадым. Бу мәсьәләләр белән татар халкын таныштырдым», – дип чыгыш ясады Фәрит Зәкиев.

Быелгы Корылтайның темасы «Татар халкының халәте һәм аны милләт буларак саклап калу чаралары» дип аталган иде. Хәер, 1989нчы елда узган беренче Корылтайда да, аннан соңгыларында да шушы ук тема күтәрелгән инде. БТИҮ оештыра торган башка утырышларда да шушы ук темага сөйләшүләр алып барыла. Дөресрәге, чыгышларның күп вакытын болай да барыбызга да билгеле булган «татар халкының бүгенге хәле» дигән өлеше алып тора. Ә икенче өлешенә – «милләтне саклап калу чаралары» дигәненә сөйләшенми кала.

Изображение удалено.

Изображение удалено.«ҺӘР ӘБИ КӨРӘШСӘ – БУЛЫР»

Шулай да милләтне саклап калу өчен тәкъдимнәр дә булмады түгел. Берничә кеше милли университет мәсьәләсен күтәрде. «Һичшиксез кирәк» диделәр. Озак еллар мәгариф системасында эшләгән Гөлфәния Җәләлова исә үзенең ничек итеп татар мәктәбе ачтыру тарихын сөйләде. «Казанның Совет районында тукталыш саен бер урыс мәктәбе иде. Һәр мәктәпкә берәр татар классын кертеп утыртканнар. Алар анда үги бала хәлендә, укудан тыш бер чара да оештырылмый. Мин алты мәктәптәге татар классларын бергә туплап, татар мәктәбе булдыру тәкъдиме белән чыктым. Бу темага бик күп чыгышлар ясадым. 2001нче елда безгә 20нче гимназияне ачарга рөхсәт бирделәр. 110нчы мәктәп бинасын бирергә тиешләр иде. Хәзергә кадәр Метшин аппаратында утыручы Людмила Андреева (Казан башкарма комитетының топонимика бүлеге башлыгы. – Авт.), 110нчы мәктәптә укучыларның ата-аналары белән очрашып, «дискриминация русских» дигән сүз белән имзалар җыеп, ул бинаны безгә бирдертми калды. Без сигез ел дәвамында балалар бакчасы бинасында укыдык. Миңнеханов хөкүмәткә килгәч, «Звезда Поволжья» газетасына ачык хат яздым. Шуннан соң гына безгә бина бирелде», – дип истәлекләрен яңартты ул. Гөлфәния ханымның чыгышы бик озакка китеп, тәкъдимнәр яңгырамасына инангач, аны бүлдерделәр. Президиум рәисе аның өчен тәкъдимне үзе әйтте: «Һәр әби көрәш алып барса, берәр татар мәктәбе ачылыр иде».

БТИҮ активисты Радик Җинанов сүзе матур булса да, үзе бик хәтәр булган толерантлык темасына чыгыш ясады. Толерантлык татарча түземлек, сабырлык дигән сүз инде ул. «Сабыр төбе сары алтын, диләр. Тик безнең 465 еллык сабырлыгыбызның төбендә алтын ятамы соң? Юк бит!» – диде, ачынып, Радик әфәнде. Татарстанның үзәк хакимияткә елына 700 млрд сумга якын акча җибәреп баруына, матди байлыкларның республика халкына калмавына ишарәләде инде ул. Аның сүзләренчә, Казанда 2200гә якын урам бар. Шуларның фәкать 400енә генә татарча атама бирелгән. «Бу 18 процент дигән сүз. Татарстан хакимияте, без толерант, дип, һәр нәрсәне 50гә 50 эшли бит. Шулай булгач, безнең тагын 700 урамга татарча исем кушарга хокукыбыз бар әле. Тик башкарма комитетта утыручы Андреева исемле ханым (бу һаман да шул бер Людмила Андреева инде. – Авт.) урамнарга татар исеме бирүгә каршы чыгып кына тора», – дип сөйләде Радик Җинанов.

«АЧУЛАНЫЙК, ТИК БАРЫБЕР ЯКЛЫЙК»

Фәүзия Бәйрәмованы зал алкышлап каршы алды, чыгышы беткәч, көчле алкышлар белән озатты. Аны хәтта президиум рәисе дә бүлдерергә җөрьәт итмәде. Милли хәрәкәтнең башында торган җәмәгать эшлеклесе БТИҮнең әһәмияте турында сөйләде. «Милли хәрәкәт авыр хәлдә, әмма үлем хәлендә түгел. Аны күпме генә тезләндерергә тырышсалар да, подвалларга куып төшерсәләр дә, ул аягында басып калды. 2010нчы елда, суд ясап, безнең Милли мәҗлесне яптылар. «Иттифакъ» партиясен теркәлүдән төшереп калдырдылар. Шуңа күрә бүген милләт исеменнән сүз әйтә ала торган бер генә оешма калды – БТИҮ. Татар конгрессын әйтмим, чөнки ул катгый сүзләр сөйли башласа, аны икенче көнне үк куып тараталар. Татарстан җитәкчелеге нинди генә ялгышлар эшләсә дә, без мондый вакытта аны якларга тиешбез. Ачулана-ачулана яклыйк. Бездән башка яклаучы юк», – дип ялкынланып сөйләде Фәүзия ханым.

Башкортстаннан 20гә якын делегат килде, диелде. Шулар исеменнән чыгыш ясаган Рамил Хөсәенов башта БТИҮ җитәкчелегенә үпкәсен белдереп алды. «Без Хәтер көненә дә ел да киләбез. Тик узган елгысында безгә сүз әйтергә вакыт та бирелмәде. Арча яки Апастан килгән үзегезнекеләрне сөйләтәсез, безгә вакыт тапмыйсыз», – дип шелтә белдерде ул. Рамил әфәнде дә милләтне коткару чарасы буларак милли мәгарифне атады. Башкортстан үрнәге белән чагыштырып та күрсәтте. «Безнең мәгълүматлар буенча, бүген Башкортстанда 22 башкорт гимназиясе бар. Алар югары дәрәҗәдә белем бирә, заманча технологияләр кулланып укыталар. Шуңа күрә анда балаларын урыслар да, татарлар да бирә. Ә Татарстанда андый белем йорты юк бит», – дип чыгыш ясады ул. Аның сүзләренчә, Уфада ике татар гимназиясе бар дип санала икән, Бәләбәйдә – берәү. Бу безнең укучыларыбызга да яхшы таныш булган, соңгы вакытта шау-шу белән чолгап алынган атаклы Бәләбәй гимназиясе инде. Аның эштән куылган директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов та килгән иде Корылтайга. «Сәбәбен дә аңлатмыйча эштән чыгардылар. 60тан артык суд үттем инде, әле хәзер дә судлар бара. Шулай да мәктәпкә кайтырыма өметемне өзмим әле. Ата-аналар урамда күрсә, кочаклап елый. Мин булмасам да, балаларын мәктәпкә китерәләр, сез кайтырсыз, дип ышанабыз, диләр», – дип сөйләде ул.

Шуннан соң Корылтай төшке ашка бүленеп алды. Президиум рәисе: «Барыгыз да ресторанга рәхим итегез!» – дип чакырды.

«ТАТАР ТЕЛЕ КЫЙММӘТ ЙӨРИ»

Төштән соң чыгышлар җанлырак булды. Ник дигәндә, вакыт кысан булу сәбәпле, чыгыш ясаучыларга 2-5 минут кына бирелде. Ул вакытын милләтнең бүгенге хәле турында зарланып уздырамы, әллә конкрет тәкъдим белән чыгамы – һәр кеше үзе сайлый инде.

Әлмәттән килгән Илдус Маликов милләтне саклап калу өчен «яңа формалар» тәкъдим итте. «Яхшы, матур татар кызларын дөньяда билгеле булган кешеләргә кияүгә биреп, ирләрен татар дип яздырып, милләтне арттыру вакыты җитте. Мәсәлән, Президентыбыз Владимир Путин үзе генә яши. Сергей Собянин, Филипп Киркоров та өйләнмәгән, башка олигархлар да бар. Әйдәгез, аларга татар кызларын бирик», – дигән сүзләре халыкны тузгытып җибәрде. Татар Путинны күз алдына китерделәр булса кирәк. Илдус әфәнде дәвам итте: «Дүрт хатын алуны да гамәлгә кертергә кирәк. Яхшы хәлле татар егете дүрт хатын алсын. Яки «Роснефть» ише җирдә эшли торган дүрт хатын бер иргә кияүгә барсын – аны гына тәэмин итә алырлар». Ни сәбәпледер Илдус әфәнденең бу тәкъдимнәре Корылтайның резолюциясенә дә, җитәкчелеккә юлланган мөрәҗәгатьләргә дә кертелми калды.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина оныгы татарча сөйләшсен өчен, аңа акчалата «премия» биреп баруын әйтте. «Быел мин оныгыма 10 мең сум премия бирәчәкмен, чөнки ул татарча миннән яхшырак белә», – дип чыгыш ясады мөнбәрдән. Бу вакытта минем янда утырган абзый тел шартлатып куйды: «Татар теле кыйммәт йөри икән хәзер».

Көн дәвамында барган Корылтай ахырында БТИҮнең яңа рәисе сайланды. Моңарчы да шушы вазифада булган Фәрит Зәкиев кабат үз урынында калды. Кабул ителгән резолюциядә без күрергә һәм ишетергә ияләшкән «милли мәгарифне торгызу, татар шәхесләренә һәйкәлләр куйдыру, телләр турындагы канунның үтәлешен тәэмин итү» кебекләреннән кала яңалары да шәйләнде. Мәсәлән, Корылтай латин графикасына күчәргә кирәк дигән фикергә килде. Шулай ук: «Милли хәрәкәт оппозициядә түгел, без үз хокукларыбыз өчен генә көрәшәбез», – дигән сүз дә резолюциягә кертелде. Халык Корылтайдан: «Милләтнең хәле аяныч, ләкин без төшенкелеккә бирелмибез әле», – дип таралышты.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии