Иделдә экоцид: активистлар төзелеш ширкәтен гаепли, түрәләр тел яшерә

Иделдә экоцид: активистлар төзелеш ширкәтен гаепли, түрәләр тел яшерә

Займище белән Октябрьск авыллары арасындагы Идел култыгы яр буйларында үлгән балык һәм су күселәре табылган. Бу урынга табигатьне саклау прокуратурасы һәм Татарстан экология министрлыгы инспекторлары, активистлар һәм бер төркем журналистлар килде.

Утраулар арасындагы Идел елгасы култыгында, боздан ачылган ярларда зур һәм кечкенә үле балыклар ята, тирә-якка сасы ис таралган. Татарстан Экология министрлыгы вәкилләре су һәм балыкларны анализга алды.

«Азатлык» Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасына шалтыратты. Прокурор Олег Даминов әйтүенчә, әлегә ниндидер нәтиҗә ясарга иртә. «Хәзерге вакытта анда табигатьне саклау прокуратурасы белгечләре эшли. Суның анализы алыначак, ихтиологларның тикшерүе уздырылачак. Шуннан гына балыкларның, су күселәренең үлеменә китергән сәбәпләргә ачыклык кертеп булачак. Үлем сәбәпләренең берсе – су астында һава җитмәү дә булырга мөмкин», – диде Даминов.

Идел федераль дәрәҗәдә күзәтелә торган елга саналганга, тикшерү нәтиҗәләре Русия табигатьне саклау федераль оешмасына җибәреләчәк. Гаепле кеше табылса, аңа административ яки җинаять эше ачылырга мөмкин. Әмма халык гаеплеләрнең җавапка тартылуына ышанмый.

Октябрьск авылы иҗтимагый шурасы рәисе, Иделне күмүгә каршы оешкан хәрәкәт активисты Гөлнара Гыйләҗева һәм башка активистлар да экология өчен җаваплы булган оешма вәкилләренең бу җавапларына канәгатьсезлек белдерде. Ике арада бәхәс купты.

Активистлар балыкларның күпләп үлүендә бер генә кеше гаепле, һәм ул барысына да билгеле дип белдерә. Идел елгасы ярларын корытучы – «Казан» төзелеш ширкәте җитәкчесе, эшмәкәр Равил Җиһаншин. Иделне коткаручы активистлар сүзләренчә, Идел буенда төзелеш җәелдергәнгә күрә, елганың култыклары арасында су акмый, ул торгынга әйләнә, балыкларга суларга һава калмый. Бозлар эрегәч, бөтен ярлар үле балык белән тула, һәм бу хәл торган саен күбрәк кабатланачак.

Идел ярларында төзелеш алып баруга каршы көрәшкән Гөлнара Гыйләҗева: «Татарстанның күзәтчелек органнарына ышаныч юк», – диде. Ул яңадан федераль оешмаларга, Русия Президентына хатлар юлланачагы хакында белдерде. Активистлар арасында күмелгән су юлларын үз көчләре белән ачу турында да сөйләшүләр алып барыла.

Балыкларның Иделдә күпләп үлүе узган елны да күзәтелде. 2016нчы елның августында Идел елгасында күпләп балык үләксәләре табылды. Ул вакытта Татарстан Экология министрлыгы урынбасары, табигый мохитне саклау өчен җаваплы баш инспектор Фаяз Шакиров сүзләренчә, балыкларның үлеменә суүсемнәрнең черүе һәм эссе һава торышы сәбәп була ала. Җитештерү ширкәтләренең суга химик калдыклар ташлавы сәбәп булу мөмкинлеге кире кагыла, диде ул. Активистлар исә бу афәтне елганы корыту белән бәйләде, әмма бу рәсми дәрәҗәдә кире кагылды.

Бикә ТИМЕРОВА

«Хәзер алар һәр мөселманны террорчы итәчәк»

Петербург метросында шартлау булып, берничә сәгать узуга ук күп кенә матбугат чаралары «террорчы»ның фотосын бастырып чыгарды. Метрога кереп барганда сурәткә төшерелгән бу ир-ат кара чапаннан, озын сакаллы, башында – татар түбәтәе иде. Шик астына алынучы әлеге кеше Башкортстанда туып-үскән Андрей Никитин исемле кеше булып чыкты.

Берничә ел элек ул ислам кабул итеп, үзенә Ильяс исемен алган. Ильясның (Андрей) әтисе – урыс милләтеннән, әнисе – татар, аны кечкенәдән әнисенең ата-анасы карап үстергән.

Ильяс – хәрби. Рязаньдагы хәрби училищены тәмамлаган, Чечняда хезмәт итеп, капитан дәрәҗәсендә отставкага киткән. Хәзер ул Уфадагы «Ләлә-Тюльпан» мәчете мәдрәсәсендә белем ала.

Петербург метросында шартлау булган көнне туганнары аңа теракт ясауда гаепләнүе турында хәбәр җиткерә. Ильяс шунда ук үз теләге белән полициягә бара һәм үзенең гаепсез икәнлеген белдерә. Хәл ачыкланып, аның гаепле түгеллеге исбатлангач та Ильяс җәмәгатьчелек арасындагы гаепләүләрдән котыла алмый һәм зыян күрә. Шартлаудан соң барысы да ачыклангач, ул Петербургтан Башкортстанга кайтыр өчен башта Мәскәүгә оча, әмма Мәскәүдә юлчылар аны очкычка утыртмауны таләп итә. Ул Мәскәүдә калырга мәҗбүр була. Мәскәү метросында аны тагын бер кат полиция тоткарлый, ә Түбән Вартадагы эш урынына шалтыратып (ул зур йөк машинасын йөртүче), аны эшеннән алуларын таләп итәләр.

Ильяс Никитин белән элемтәгә кереп, бу хәлләрнең нечкәлекләрен сораштык.

– Петербургта килеп туган хәл аркасында сезне эшегездән алганнар икән дигән хәбәр таралды. Бу дөресме?

– Эштән җибәрергә маташалар. Мин әле Түбән Вартага барып җитмәдем, ләкин эштән куу ихтималлыгы турында миңа инде җиткерделәр. Әле эштә җитәкчелек белән очрашмадым.

– Сезне «террорчы» дип хәбәр тараткан матбугат чараларын рухи зыян салган өчен мәхкәмәгә бирергә җыенмыйсызмы?

– Мин әле ничек эшләргә кирәклеге турында юристлар белән сөйләшмәдем, әлегә берни белмим.

– Җәмгыятьтә мөселманнарга булган тискәре мөнәсәбәткә сез ничек карыйсыз? Мөселманнардан, исламнан куркалар дип санамыйсызмы?

– Бөтен җәмгыять алай уйлый дип әйтү дөрес түгелдер. Мәсәлән, иминлек хезмәтеннән булган кешеләр белән сөйләшкәндә алар үзләрен тыныч тотты. Петербургтан мин бер проблемасыз чыгып киттем. Әлбәттә, мөселманнарга начар караучылар да бар, әмма алар азчылык.

– Мәскәүдә метрода тоткарлагач, озак тоттылармы? Нәрсәдә гаепләделәр?

– Озак түгел. Эшнең нидә икәнен ачыклагач, җибәрделәр, 15 минут чамасы гына тоттылар.

– Аннары юлчылар сезнең белән бер очкычка утырудан баш тарткан…

– Бу минем өчен авыр мәсьәлә. Миңа билет бәясен кире кайтардылар, әмма хокукый яктан бу ничек бәяләнергә мөмкин – әлегә белмим, нечкәлекләренә төшенмәдем. Петербургтан очканда да шундый хәл килеп туды. Юлчылар каршы килде, әмма очкыч командиры җаваплылыкны үз өстенә алып, катгый карар кабул итте, безне очып китү юлына тарттырып алып килделәр дә без очып киттек. Ә менә Мәскәүдә мине барыбер рейстан төшерделәр.

– Сез һәрвакыт кара кәләпүштән йөрисезме? Бу игътибарны җәлеп итәдер?

– Ул кара түгел, ә куе зәңгәр. Бу минем көндәлек киемем. Моңарчы чагыштырмача тыныч карыйлар иде. Игътибар бар инде барын. Кемгәдер милләтләр һәм кешеләр арасында талаш чыгарырга кирәк…

– Матбугат чараларында «террорчылыкта шикләнелә» дип үзегезнең фотоны күргәч, нинди хисләр кичердегез? Ни өчен полициягә үзегез барырга булдыгыз? Курыкмадыгызмы?

– Нәрсәдән куркырга? Мин явыз уй белән бармадым, сәлам биреп, бөтен өммәт исеменнән бардым, чөнки хәзер бөтен мөселманнарны террорчы дип атаячаклар. Шуның өчен бардым. Шикләнүләр шунда ук алынды, ә 12 сәгатьтән гаепле түгеллегем турында карар да чыкты.

– Ә хәзер сез кайда? Мәскәүдән китә алдыгызмы?

– Әйе, мин хәзер Уфада, Мәскәүдән автотранспорт белән киттем.

Динә НАГАЕВА

Мәгариф министры КФУ ректорының педагоглар һәм милли белгечләр әзерләүне юкка чыгаруын тәнкыйтьләде

Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, ректор Илшат Гафуровны КФУда педагогик белем бирүне, татар укытучылары әзерләүне юкка чыгарды, дип кискен тәнкыйтьләде.

Бу хакта Фәттахов 11нче апрельдә Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Арчада узган күчмә утырышында белдерде.

Фәттахов сүзләренчә, физика укытучылары – КФУның физика институтында, ә татар теле һәм әдәбияты укытучылары филология институтында әзерләнә һәм педагогик мохит бөтенләй юкка чыккан. «КФУда педагогика өчен җаваплы бер кеше дә юк. Без мәктәпләрдә белем бирү өчен укытучыларны студентлар арасыннан эзләп утырырга тиеш», – диде Фәттахов.

Министр 2015нче елдан бирле татар математикларын әзерләү тукталуны да кискен тәнкыйтьләде. «Хәзер өченче, дүртенче һәм бишенче курслар гына калды. Алар укып бетерәчәк һәм аннан соң нәрсә? Ә милли кадрлар әзерләү турында бөтенләй дәшмим», – диде Энгель әфәнде.

Гафуров үзе бу утырышта юк иде. КФУ проректоры Рияз Миңзарипов Фәттахов тәнкыйтенә җавап биреп: «Милли кадрлар әзерләү өчен бюджет урыннары бүленми», – генә диде. Тәнкыйть сүзләрен Гафуровка тапшырачагын белдерде.

Әлеге утырышта катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров: «Гафуровка качып йөрергә җитте инде, милли кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен бер өстәл артына утырып сөйләшү кирәк. Татар озак еллар дәвамында Казан университетына укырга керә алмый йөрде, инде керә ала башлаган иде, Сез моны да юкка чыгардыгыз», – диде.

Закировның: «Татар теленә акча юк дип әйтәсез, ә үзегез алман теле белгечлегенә студентлар аласыз бит», – дигән сүзенә Миңзарипов: «Безнең электән килгән бай алман теле мәктәбе, бар» – диде.

Динә НАГАЕВА

Камал театры милләтнең куркуын сәхнәдә күрсәтә

Галиәсгар Камал театры ике чор яссылыгында спектакль әзерләгән. Драматург Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле 80нче еллар аша бүгенге хәлебезне сурәтли.

Төрле җирдә сибелеп яшәгән татар бер-берсенә дошман була аламы? Бердәмлеккә ирешергә һаман да курку комачаулыймы? Нәрсә ул миллилек? Аның чикләре бармы? Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев шул сорауларга җавап эзләгән.

Спектакль телекүпер рәвешендә бара. АКШ белән ул чактагы ТАССРда яшәүче татарлар турыдан туры элемтә аша бер-берләренә үзләренең бәхетле булуларын күрсәтергә тырыша.

Камаллылар Сабантуена пародия дә әзерләгән. Чит ил татарлары колга башына хәмер шешәсе урнаштыруны, баш батыр иңенә сарык урынына чучка салуны аңламады. Татарстан ягы сер бирмәскә тырышты һәм тырышлык кайчак абсурд дәрәҗәгә җитте. АКШ татары, мәсәлән, үзен танып алгач, студиядән чыгып качты. Әнисе чакыргач та кермәде, чөнки белә, моның өчен Русиядә әнисенең башыннан сыйпамаячаклар. Яшь рәссам үз-үзенә кул салгач, ТАССР ягында әле генә бөтен кеше таныган кешене беркем дә белми икәнлеге ачыкланды. Тимер пәрдә чоры да үткән юкса, ә фобияләр арткан гына.

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров әйтүенчә, бездә бетү куркынычы көчәйде, шуңа күрә курку хисе артты. «Милләт бетә, татар халкы юкка чыга – иң зур курку шул. Бу фобиядән тормышны яңадан кормыйча гына котылып булмый. Үз телебезне кире кайтаруны, дәүләтебезне торгызуны Русиядән көткән кешегә аптырыйм. Ә безнең җитәкчеләр шуңа ышаналар, шуны көтеп яшиләр. Имеш, Русия хөкүмәте ярдәм итсә генә алда торган проблемаларны җиңеп чыгачакбыз. Бу мөмкин түгел», – ди артист.

Милли мәсьәләләргә багышланган спектакльләрнең артуын Әзһәр Шакиров соңгы чиккә җитү белән аңлата.

«Без ул чикне күрәбез, каршы торырга телибез. Шуңа күрә үзебездән торганның барын да эшләргә тырышабыз. Татар бүген үзенең кем икәнен, үткәнен белми. Элек урыс булып яшәсә, үзен кеше итеп хис итә иде. Ә инде бәйсезлек алып, кайбер мөмкинлекләр тугач, үзебездә милләт дигән хис уянды. Без бер милләттән дә ким түгел дигән фикер Камал театрының бөтен спектаклендә ята. Әлбәттә, сәнгать белән генә ул фикерне бөтен халыкка йоктырып булмый. Аны мәктәптән башлап, җитәкчеләргә кадәр алга сөрергә тиеш. Җитәкче үз телендә сөйләшсә, аңлатса, аңа халык та иярер иде. Аңлатмыйлар бит. Ә без – җитәкчегә иярә торган кавем».

Театр белгече Нияз Игъламов спектакльнең Татарстанда беренче тапкыр куелуын әйтте. 1989нчы елда аны Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театры сәхнәләштергән булган. Бүген: «Ул – актуаль әсәрләрнең берсе», – ди ул. Спектакльдәге кайбер шәхесләрне танып була. Тамашачы биюче Рудольф Нуриевны таныды. Әлеге образ үзенә татарлыкның берничек тә ярдәм итмәгәнен әйтте. Нияз Игъламов спектакльдәге атаклы рәссамда Харис Якупов чалымнарын тапкан.

«Ак калфагым төшердем кулдан» спектакленең премьерасы 7-8нче апрель көннәрендә узды. Киләсе тамаша 20нче апрельгә билгеләнгән. Анда театрның утыздан артык артисты катнаша.

Гадилә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА, Байбулат ДӘҮЛӘТ

Комментарии