Ничек «гадәти булмаган» бала тәрбияләмәскә?

Ничек «гадәти булмаган» бала тәрбияләмәскә?

Урамда чәчләре төрле төсләргә буялган, кап-карадан киенгән яки иреннәре, кашлары, борыннарына пирсинглар таккан яшьләрне күрү берәүдә дә гаҗәпләнү хисе уятмый бугай инде.

Мондый яшүсмерләрнең әти-әниләре, еш кына, балалары гадәти түгел икән, ул һичшиксез начар компаниягә эләгәчәк дип борчыла. Психологлар исә яшүсмернең мондый «адымын» нормаль күренеш дип саный. Чөнки яшүсмер, үзенең тышкы кыяфәте белән, башкаларның игътибарын җәлеп итәргә омтыла. Шуңа да, бала тарта яки спиртлы эчемлекләр куллана башлаячак дип борчылырга урын юк диярлек.

Безнең һәрберебезнең дә ниндидер таләпләре, теләкләре, ихтыяҗлары бар. Әгәр дә шул эчке таләпләр үтәлми икән, яшүсмер үзенә төрле юллар белән игътибарны җәлеп итәргә тырыша. Шуңа да, әти-әниләр (шул исәптән укытучылар да) үз балаларына вакытны кызганмаска тиеш.

ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ БЕРЕНЧЕ ИХТЫЯҖЫ – ИГЪТИБАР!

Әгәр дә укучы үз сыйныфында кыерсытыла икән, аның дуслары аз яки бөтенләй булмаса, шулай ук әти-әниләре белән еш конфликтка керсә, бала теләсә нәрсәгә әзер булырга мөмкин. Иң мөһиме, аны ишетсеннәр! Төрле субкультураларның берсенә эләгеп, ул анда үзен аңлый, күрә һәм санлый торган кешеләрдә яклау таба. Мондый иптәшләре арасында баланың үз-үзенә хөрмәте, үз-үзен санлавы да арта.

Киңәш:

Әгәр дә баланы әрлисез, орышасыз икән, нәрсә өчен ачуланганыгызны төгәл әйтеп, аңлатып бирә белегез. Юктан гына, ачуыгызны баладан алмагыз. «Син нинди генә хата ясасаң да, мин сине яратам! Чөнки син минем балам! Тик башка алай эшләмә!» – дияргә кирәк. Бала сезнең яратуыгызны тоярга тиеш.

«КАГЫЙДӘЛӘР ТӨГӘЛ, ЧИКЛӘР БИЛГЕЛӘНГӘН БУЛЫРГА ТИЕШ!»

Нәкъ менә яшүсмер чорында, кеше һәрнәрсәне ике яклап карый башлый. Мисал өчен, гомер буе тәмәке тарткан ата кеше улының (кызының) тәмәке тарта башлавын белеп, аны сүгә икән, яшүсмердән нинди җавап ишетеләчәген озак уйларга кирәкмидер. Бала: «Нишләп сиңа тартырга ярый, ә миңа юк?» – диячәк.

Формаль булмаган иптәшләре арасында исә яшүсмер ниндидер иллюзиягә корылган дөреслек, ачыклыкны күрә һәм һәр нәрсәнең чиген «билгели» ала.

Киңәш:

Баланы нинди дә булса кагыйдәләр буенча тәрбияләргә уйлыйсыз икән, ул кагыйдәләрне үзегез дә үтәгез. Чөнки бала, беренче чиратта, өйдәгеләрдән, әти-әнисеннән үрнәк ала.

Тормышта ничек тә ориентлашу өчен, яшүсмерләр үзләренә бер кумир сайлап ала (ул танылган кеше яисә берәр субкультураның лидеры булырга мөмкин) һәм һәрнәрсәдә аңардан үрнәк ала башлый. Әгәр аның кумиры бәхетле һәм шат икән, димәк, яшүсмер фикеренчә, ул кеше дөрес юлны сайлаган булып чыга. Шуңа да бала үзенең «әйдаманы» тормыш сценариесе белән яши башларга мөмкин.

«ҺӘР НӘРСӘНЕ ҮЗЕ ТАТЫП, ТОТЫП КАРАРГА ОМТЫЛУ»

Безнең белем бирү системасы тулысы белән балага югары уку йортына укырга керерлек белем бирү, соңрак исә әйбәт акча ала торган эшкә урнашуга корылган. Шул рәвешле, бала өчен бүгенге көннең кыйммәте бетәргә дә мөмкин.

Иптәшләре арасында исә бала үзенең бүгенге шөгыленең мәгънәсен тоя һәм күрә. Аның өчен хәзер бара торган процесс мөһимрәк булып күренә. Киләчәктә нәрсә буласы баланы борчымый. Алкоголь, наркотиклар, тәмәке белән яшүсмерләр шуңа «дуслаша» да инде.

Киңәш:

Балага үз ялгышлары аша дөньяны танып белергә рөхсәт итегез. Сезнең тәҗрибә белән генә ул бер нәрсәгә дә өйрәнә алмаячак.

ЯШҮСМЕРНЕҢ ТОРМЫШЫНДА ИСТӘ КАЛЫРЛЫК ВАКЫЙГАЛАР ЕШ БУЛЫРГА ТИЕШ

Һәр зур ачыш та кызыксынудан башланган. Әгәр дә гаиләдә, мәктәптә берәр нинди шөгыльгә баланың кызыксынуы, шөгыле юк икән, ул аны яшьтәшләре арасындагы төркемнәрдән эзли башларга мөмкин. Шулай ук, күп кенә яшьләр тыелган әйберләрне татып карарга омтыла.

Киңәш:

Үз мәнфәгатьләрегезне түгел, балагызның мәнфәгатьләрен беренче урынга куярга тырышыгыз. Балагызны мәҗбүриләп түгел, ә үзе теләгән түгәрәкләргә йөртегез, үзе теләгән уку йортына кертегез. Әгәр яшүсмернең үз кызыксынулары юк икән, нинди дә булса нәтиҗәгә ирешермен дип уйламагыз да!

БАЛАНЫ ХӨРМӘТ ИТӘ ҺӘМ САНЛЫЙ БЕЛЕГЕЗ!

Бер кечкенә бала: «Мин әти кебек! Ул һәр көнне эшкә йөри, ә мин мәктәпкә барам! Чөнки бу минем эшем», – дип әйткән ди.

Бу – баланы мөстәкыйль тормышка әзерләүнең беренче адымы. Баланың кызыксынуларын, теләкләрен хөрмәт итмисез икән, моның ахыры начар бетәргә мөмкин. Чөнки яшүсмерләр үз мәнфәгатьләрен һәм кызыксынуларын хөрмәт иткән кешеләр белән рухи яктан якыная, берләшә.

Киңәш:

Яшүсмернең шәхси әйберләре, өстәле, шкафларына тимәгез. Шул рәвешле, сез аңа һәм аның шәхси әйберләренә хөрмәтегезне күрсәтәсез һәм балагызга якынрак буласыз.

БАЛА АРАЛАШЫП ЯШӘРГӘ ТИЕШ!

Балага үзенең яшьтәшләре белән аралашуны тыймагыз. Аралашу – безнең табигатьтән бирелгән ихтыяҗыбыз. Аралашу белән генә кеше тирә-ягын танып белә, яшәргә, тормыш итәргә өйрәнә.

Киңәш:

Балагыз сездән ерагаймасын дисәгез, аның белән утырып сөйләшергә, аны борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышырга вакытыгызны кызганмагыз. Аралашу – яшүсмерләр өчен очрашу сәбәбе булып тора. Барлык футбол җанатарлары да уен кагыйдәләрен белмәскә яисә авыр рок тыңлаучылар музыканы бөтенләй аңламаска мөмкин. Әмма аларны аралашуга булган ихтыяҗ берләштерә.

ИҖАТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕРГӘ МӨМКИНЛЕК БИРЕГЕЗ!

Субтөркемнәрнең күбесе яшьләргә иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыра. Билгеле бер юнәлештәге рәсем, музыка сәнгате һ.б. Бу яшүсмергә үзенең эчке дөньясын ачарга, күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әгәр дә мәктәптә, гаиләдә балага андый мөмкинлек тудырмыйлар икән, ул аны, йомшак кына итеп әйткәндә, урамда, үз ишләре янында табарга мөмкин.

Киңәш:

Балагызга эчке дөньясын ачарга, күрсәтергә мөмкинлек бирегез. Моны тышкы кыяфәт, хобби, төрле шөгыльләр ярдәмендә башкарырга була.

ТОРМЫШТА МАКСАТЛАР КУЯРГА ӨЙРӘТЕРГӘ КИРӘК!

Нәкъ яшүсмер вакытта кешенең дөньяга карашы формалаша. Нәрсә ошый, нәрсә ошамый, нәрсә яхшы, ә нәрсә юк икәнен нәкъ менә шул вакытта бала аңлый башлый да инде. Тормышта максатлар куярга, дөньяны танырга өйрәтү – ата-ананың бурычы.

Киңәш:

Балагызның проблемаларын үзегез генә хәл итмәгез. Зур мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә өйрәнегез, аңа киңәшләр бирегез. Тик яшүсмер үзе проблеманы чишү юлларын табарга өйрәнсен.

Яшүсмернең теге яки бу субтөркемгә керүе гадәти күренеш, алар бу чорда үз-үзләрен эзли. Дөрес, бу әти-әнинең күңеленә хуш килми. Чөнки баланың бу адымы, аның нинди дә булса ихтыяҗы канәгатьләнмәгән дигән сүз.

Яшүсмернең субтөркемгә эләгүендә бернинди дә начар нәрсә юк кебек. Әгәр дә баланың субтөркемгә эләгүнең сәбәпләрен үзегез билгели алмыйсыз икән, психологка мөрәҗәгать итегез. Белгечкә мөрәҗәгать итүнең бернинди ояты да юк. Балагызның сәламәтлеге турында онытмагыз!

Лилия ЛОКМАНОВА әзерләде.

Комментарии