Белем йортын дөрес сайладым

Бүген 11нче класс укучыларын бер сорау бимазалый: «Кая укырга керергә?» Үзем дә узган елны гына мәктәпне тәмамладым һәм бу сорауның җавабын табу никадәр мөһим һәм хәлиткеч икәнен беләм. Шуның өчен аз гына булса да, чыгарылыш класс укучыларына ярдәм итәсем, киңәшләремне бирәсем килә.

Беренчедән, кайсы югары уку йортына керергә дигән сорау туарга мөмкин. Минем җавабым – үзегез теләгәненә. Мин татар журналистикасы факультетына керергә хыяллана идем. Бик күпләр мине бу уйдан кире кайтарырга теләде. «Аннан кем булып эшлисең инде, юрист яки экономист белгечлеге буенча китсәң, яхшырак булыр», – дип йөдәттеләр, сайлавыма көлемсерәп карадылар. Шул да булдымы эш, имеш. Ләкин мин үземнекендә тордым. Хәлиткеч рольне әниемнең сүзләре уйнады. Ул «Үзең теләгән җиреңә кер, рәхәтләнеп укырсың. Нинди генә уку йортын тәмамласаң да, иң мөһиме – кулыңа югары белем турында диплом алу», – диде. Моның өчен аңа бик рәхмәтлемен.

Икенче сорау: үзегез тирәсендә урнашкан уку йортына керергәме, әллә калага китәргәме? Әлбәттә, калага! Мин үзебез тирәсендәге кечкенә шәһәргә, җитмәсә, бик дәрәҗәле булмаган уку йортларына керергә уйлап йөрдем. Моңа каршы әнием Казанга барырга киңәш итте, ичмасам дөнья күрерсең, дип дәлилләде ул сүзләрен. Әни һәрвакыттагыча хаклы булып чыкты!

Үзем бик кечкенә генә Азнакай районында урнашкан Актүбә бистәсеннән. Казанга килгән беренче көннәрдә бу шәһәрне күрә алмас дәрәҗәгә җиткән идем, чөнки ул мине иң газиз, иң яраткан кешеләремнән аерды. Җитмәсә, бер таныш-туганнарым юк. Туган йорттан читкә китүне бик авыр кичердем, аеруча әниемнән аерылуны. Беренче көннәр бик авыр үтте. Кечкенә генә шәһәрдән олы калага күчү, әлбәттә, эзсез генә үтмәячәге көн кебек ачык иде. Моңарчы башкалабызда бер дә булганым юк иде. Аннан соң мин Казанга бик ияләшеп беттем. Хәзер ул – икенче туган җирем. Мин Казанның иң яхшы уку йортына керә алу бәхетенә ирештем, үземә яхшыдан-яхшы, акыллы дуслар таптым, танылган шәхесләр белән күрешү бәхетен татыдым. Монда килү белән, КВН һәм башка чараларга гашыйк булдым. Нинди генә талантлы балалар юк анда! Шундый җирләрдә йөрү мине гел үсендерә. Уйлап карасаң, тоташ плюслар гына. Аларны санап чыга башласаң, әллә ничә бит кирәк булыр иде.

Әлбәттә, беренче көннәр авыр үтәчәк, өй сагындырачак. Моны мин генә түгел, башка күп танышларым да бертавыштан дәлилләр иде. Соңгы каникул вакытында бер дус кызым: «Беренче көннәрдә өйгә кайтып китәсең киләчәк, бар нәрсәне ташларга теләрсең. Ләкин син тешеңне кысып булса да түз. Менә мин укуны ташлап читтән торып укуга күчтем, хәзер үкенәм», – диде. Башта көлемсерәп кул болгаган идем, аннан барысын да аңладым. Шулай да бу вакытны уздырып җибәрсәгез, тиздән яңа кызык тормыш башланачак, дип ышандырам.

Һәм тагын ике нәрсәне истә тотыгыз. Беренчесе – хыялланыгыз һәм хыялларыгыз чынга ашуына шикләнмәгез! Мин теләгән уку йортына керә алдым. Сез дә, миннән булмас инде, диеп йөрмәгез! Сез һичшиксез анда керәчәксез! Икенчедән, һәрвакыт та әниегез сүзен тыңлагыз. Алар безгә, газиз балаларына, беркайчан да начарлык теләми!

Бу киңәшләрем берәрсенә булса да файдалы булыр дип ышанып калам. Имтихан бирүегездә бик күп сабырлык һәм уңышлар телим!

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.

КФУ студенты.

Комментарии