Юл кырында баткан «чәйнек»

«Чәйнек» булуның бөтен тәмен һәм ләззәтен быел мин дә «татый» башладым. Әле ярый машинага ябыштырылган «өндәү» билгесе бер атнадан төшеп калды һәм аны бүтән сатып алырга вакыт табылмады.

Руль артына утыру теләге миндә, малайлардагы кебек, иртә уянды: шуңа күрә кеше-фәлән күрми торган болыннарда әтием кечкенәдән башта мотоциклда, аннан «Москвич»та, бераз үсә төшкәч «Жигули»да йөртә башлады. Әмма «матур гына яшәп ятканда», әтием өр-яңа «ундүртле» сатып алды һәм: « йөртү хокукың булмыйча, монысына утыртмыйм», – диде. Әйтүе генә җиңел. Миңа ул вакытта әле 14 кенә яшь иде. Шушы «кайгы»дан, «Аист» велосипедына утырырга туры килде.

Ә гомер дигәнең үтә дә китә… Узган ел беренче курста укып йөргәндә «права»га укыдым. Июнь аеннан мин – тулы хокуклы «чәйнек»!

Җәй дә, көз дә машинада йөрү җайлы тоелды – өсте чиста, рәхәтләнеп йөр генә.

«Журналистика нигезләре» фәненнән репортаж әзерләргә куштылар. Мин машинага бәйлене әзерләргә теләдем, әмма аны ничегрәк эшлисемне күз алдыма да китерә алмадым. Барысына да бер вакыйга «ярдәм» итте.

Җәйге тәгәрмәчләрне алыштырырга өлгерми дә калдым, кар яуды. Кич өйгә кайтып килешем иде. «Артык кызу барам ахры», – дип уйладым һәм… тормоз педаленә бастым! Аннан соң гына инструкторымның: «Карлы юлда, шугалакта кызу барганда тормозга басарга тырышма, бары газ педаленнән аягыңны ал!» – дигән сүзләре искә төште. Соңрак кына искә төште шул, ул чакта мин «матур» гына итеп юл кырыена кереп баткан идем инде. Ә бит юл читенә «очу» куркынычы да бар иде.

Мондый хәлдә калган хатын-кыз, беренче чиратта, нәрсә эшли? Каушап кала, елап та җибәрә ала. Ләкин мин, үземнең дә, машинаның да исән-сау булуына сөенеп, урамга чыктым. Ярыйсы гына батканмын, үз көчем белән чыгарлык түгел икәнен аңладым һәм ярдәмгә берәрсен көтә башладым. Өйдән җиңелчә генә киенеп чыгып китүем файдага булмады: биш минуттан дер-дер калтырануга күчтем. Машинага кереп утыргач телефонга күзем төште. Кемгә шалтыратырга? Сәгать 23:45. Әтигә шалтыратырга ярамый – аңа шок булачак. Күп дусларым Казанда укуда. Шулай да, дистәләгән кешегә «хәерле төн»нәр телисе булды – тик файдасыз…

Сәгать 00:10. Кар һаман ява, аягымда «балетка» гына, тышта – суык, ә машинада утырсам, ярдәмсез кала алам. Көтәм. Тик бер машина да күренми.

Сәгать 00:15. «Аварийка»мны күрсәләр дә, ике шоферның исе китмәде: ничек 120 км/сәг тизлек белән килсәләр, шулай «очып» та киттеләр. Өшедем!

Сәгать 00:23. Ниһаять, бер мәрхәмәтлесе туктады! 45 яшьләр чамасындагы ир-ат. Арткы тәрәзәдән минем яшьтәге бер чибәркәй башын тыкты һәм: «Пупсик, әйдә тизрәк!» – диде. «Пупсик» миңа ярдәм итә алмады: машинасының троссны эләктерә торган әйбере беркетелмәгән булып чыкты.

Сәгать 00:28. Тагын 3 машина үтеп китте. Шоферлар, кайда сездә мәрхәмәтлелек? Юл кырында өшеп-туңган кыз бала тора! Әле сигнал биреп китәләр. «Йөри белмәгәч, утырмаска иде», – диләрдер. Эх, бер чокыр кайнар чәй булсамы!..

Сәгать 00:32. Эврика! Суыкка бирешергә теләмәгән баш миемә, «таксига шалтыратып кара әле», дигән яхшы фикер килде! Шалтыраттым, хәлне аңлаттым һәм алар ризалаштылар!

Сәгать 00:33. Ике егет туктады. Таксига шалтыратып рәхмәт әйтәсе булды. Егетләрнең берсен рульгә утырттым. Инде руль борырлык хәлем калмаган иде. Аларның исем-фамилиясен сорарга баш эшләмәде, рәхмәт әйтеп җибәрдем.

Шушы хәлдән соң, үземне руль артында тыныч тотам, чөнки хәзер нишләргә ярый, нишләргә ярамый икәнен белдем. Иң мөһиме, нинди хәлгә юлыксаң да, «аварийка»ны кабызырга һәм аек акылны югалтмаска!

Хәзер, «аварийка» кабызган машиналар яныннан узганда акрыная төшәм: бәлки, ярдәм итә аламдыр. Мин бит кансыз ир-ат түгел, ә үзе дә бер тапкыр авыр хәлдә калып караган кыз бала.

Юлларда исән-сау йөрик, дуслар!

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА.

КФУ студенты.

Комментарии