Безнекеләрне дә чисталыкка өйрәтәсе иде

Безнекеләрне дә чисталыкка өйрәтәсе иде

Менә кыш та узып китте. «Яз җитте» дип кояш көлә, тамчылар тама, чыпчыклар чыркылдаша. Бүген, нишләптер, җәй вакыты искә төште, дөресрәге, август ае – без гаилә белән диңгезгә барган көннәр. Җәйге ял вакытында Адлерга бару гаиләбездә матур бер традициягә әйләнде.

Кара диңгез буена поезд белән дә бардык, очкыч белән дә очтык, шулай да, миңа калса, машина белән сәяхәт итү күпкә рәхәтрәк. Бу юлы да иремне машина белән барып кайтырга күндердем. Авырга узган килеш (инде биш айдан артык иде) машина белән диңгезгә барырга теләвемне ишетүчеләр бу фикеремнән кире кайтуымны үтенделәр, йөкле танышлары белән булган әллә нинди куркыныч очракларны искә төшерделәр. Ә табибым, барыбер үземнекен эшләвемне аңлап, кирәк булган анализларны бирдерде, мине җентекләп тикшерде һәм: «Бик барасың килсә, бар», – диде.

Иң кирәкле әйберләр белән машинаны тутыргач, тәвәккәлләп, ерак юлга чыгып киттек. Өч ел элек машина белән барганда, юлны атлас буенча гына барлау авыр булды, шуңа күрә бу юлы навигатор да алдык. Шулай да, карталар һәм атласларны да карап бардым. Мондый юлда иң авыры машина йөртүчегә туры килә. Ирем бары юлга карап барганда, без улым белән тирә-юньне күзәттек, матур күренешләргә сокландык… Ашыйсы килгәндә, үзебез теләгән урында туктап, тамак ялгадык, ял иттек.

Шулай Татарстаннан чыгып, Ульян, Сызрань, Саратов, Камышин шәһәрләре аша уздык. Татарстанның Буа районыннан чыккач, әйбәт юллар да, матур, пөхтә өйле авыллар да бетте. Кайчандыр җәелгән асфальт ярылып беткән, чокырлар хасил булган, урманнардагы агачларга да, бигрәк тә каеннарга корылык суккан – менә шундый кызганыч кыяфәт белән каршы алды безне Русия.

ВОЛГОГРАД

Төнгә каршы Волгоград шәһәренә барып җиттек. Өч ел элек төнге сәгать икедә КамАЗ машиналары янында туктап, үз машинабызда йокласак, бу юлы шәһәр читендәге кунакханәдә тукталдык. Дөрес эшләгәнбез икән: душ кереп, чәйләр эчеп, йомшак урыннарга ятып йоклауга ни җитә!

Иртән торып, Волгоград шәһәрендәге атаклы Мамай курганына да сугылып чыгарга булдык. Андагы 20 гектардан артык урынны биләүче композицияне өстән-өстән карап чыгар өчен дә бер сәгатьтән артык вакыт кирәк булды: «Сталинград өчен сугыш геройларына» исемле монументаль һәйкәл «Буыннар хәтере» композициясен, «Җанны кызганмыйча каршы тору» һәм Батырлар мәйданнарын, «Сугышчан Дан» залын, Кайгы мәйданын һәм төп монумент – «Ватан-Ана чакыра» һәйкәлен үз эченә алган. Биредәге зиратта 34505 кеше күмелгән.

Ә менә Волгоград эченнән узганда, әле генә караган композициянең даһилыгы бер мәлгә онытылып китте: соры, ямьсез, стеналары ярылып киткән йортлар, җимерек юллар күтәренке кәефне бозды. Русия буенча узганда, мондый күренешкә күпчелек шәһәрләрдә тап булдык. Авыллардагы өйләр дә җимерек хәлдә, менә-менә авам дип торалар. Ирексездән искә төшә. Чит җирләргә чыгып киткәч кенә үз Ватаныңның, табигатеңнең, торган урыныңның никадәр якын булганын аңлыйсың икән ул.

КРАСНОДАР

Ниһаять, Краснодар краена да җиттек. Андагы чисталыкка, пөхтәлеккә хәйран калырлык. Трасса буенча хезмәткәрләр чүп җыеп йөри, юллар төзек, өйләр матур, төрлесе төрле стильдә төзелгән. Урманнардагы агачларның беренче рәте акшарлап куелган. Юл кырыенда кавказлылар карбыз, помидор, үзләре сыккан көнбагыш мае ише нәрсәләр сатып тора, ягъни ничек тә булса акча эшли. Ә менә Русия җирләрендә карбыз, көнбагыш чәчкән кырлардан узсак та, юл буенда шуларны сатып торучылар күренмәде.

Краснодарда да асфальтсыз урыннарга очрамадык түгел, очрадык. Тауларның серпантин юлларын узганда кайбер урыннарда ул бөтенләй юк, «асфальт җәю файдасыз, ел саен, яңгырлар явып, өстән агып төшкән сулар аны юып төшерә», дип аңлаттылар безгә. Сикәлтәле әлеге юл озын булмаса да, машина бөкеләре аркасында аның буенча ярты көн диярлек бардык. Ә инде Лазаревское янына чыккач, яңадан чисталык, пөхтәлек башланды.

АДЛЕР

Туапсе, Лазаревское, Сочины узгач, без, гадәттәгечә, Адлерда тукталырга булдык. Август аенда беренче килүебез. Шуңа күрә, шәһәр кунакханәләр белән тулса да, йә бүлмә юк, йә бәясе бик кыйммәт. Эзли торгач, кечкенә генә эт ияртеп кайтучы зур гәүдәле иргә очрадык.

– Кунарга урын эзлисезме әллә? – дип сорады ул. Аннары әнисен чакырып:

– Болар бүлмә эзлиләр, – дип безне калдырды да, өенә кереп китте.

Хуҗа хатын күрсәткән бүлмәне ошаттык, бәясе дә ярыйсы, диңгез дә якын икән. Ул безнең каян килүебез белән кызыксынды, Казаннан икәнне ишеткәч, туганнарын күргәндәй шатланды:

– Улым да Казанда укыды бит, – дип, биргән акчаның 500 сумын улыбызга тоттырды. Аннары сораулы карашларыбызны күреп:

– Дөньяда бар нәрсә дә сатылмый бит, – диде.

Берәүләр минем белән ризалашыр, икенчеләр каршы килер, әмма, миңа калса, диңгезгә елына бер мәртәбә генә булса да барып кайту файдага гына. Шунда, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, күңелең белән ял итәсең. Диңгездә коену гына түгел, кичен дулкыннарны карарга да төшә идек. Әнием, «сиңа карарлар, күз тидерерләр», дип тукып торса да, анда миңа текәлеп караучы табылмады – пляжда алма төшәрлек урын юк: басып та, утырып та, ятып та кызыналар, хатын-кызлар су коену костюмының өске өлешен чишеп үк җибәргәннәр. Ниндидер йөкле хатын кемгә хаҗәт анда?!

Ашарга пешереп мәшәкатьләнмәдем, чөнки адым саен арзан кафе һәм ашханәләр тулып ята. Кайтып, душ кереп, йокларга ятабыз. Машина белән баруның тагын бер әйбәт ягы бар: экскурсиягә шактый акча түләп, автобус белән түгел, ә үз машинаң белән барасың. Күпкә арзанга төшә.

Кичен шәһәр буенча йөрергә чыгабыз. Менә кайда ул үрнәк булырлык чисталык. Биредә асфальтны да көн саен шлангтан юып, себереп торалар. Аяк астында бер генә чүп тә күрмәссең. Радиодан да көненә әллә ничә мәртәбә:

– Урам себерүчеләрнең эшен хөрмәт итегез, чүп-чарны махсус урналарга ташлагыз, – дип әйтәләр.

Бервакыт шулай урам буенча йөргәндә, алда баручы ирнең тәмәке төпчеген атып урнага тидерә алмыйча, иелеп, аны алып кире урнага ташлавын без – мондый күренешкә өйрәнмәгән кыргыйлар – хәйран калып карап тордык. Их, казанлыларны, гомумән, татарстанлыларны, шунда алып килеп күрсәтергә иде, дип уйлап куйдым.

Адлерда озак булмадык, бер атна тордык та, хуҗабикәгә калган өч көн өчен акчаны биреп, кире юлга кузгалдык. Хуҗа хатын акчаны кабат азрак алды:

– Бик әйбәт кешеләр булып чыктыгыз, – диде.

КАЙТУ

Кайтканда кабаттан җимерек өйләр, асфальтлары ярылып беткән урыннардан узу бик үк күңелле булмаса да, халык әйтмешли, чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булу яхшырак иде. Татарстанны сагынганмын икән. Диңгез якларында җылы, рәхәт булса да, үз илемдәге көз, кыш вакытлары якынрак шул. Тик менә Сочида без чисталыкка хәйран калсак, ул яклардан бирегә килгән кунаклар шәһәрләребездәге чүплекләргә шаккаталардыр, дигән уй мине оятка калдыра. Әмма әлегә бер мине генә, ахрысы.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Комментарии