- 11.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №13 (7 апрель)
- Рубрика: Архив
Түбән Кама районы Камский бистәсендә җиденче класста укучы үсмер егет асылынып үлде. Аның мәетен элмәктә килеш ташландык ат абзарында табып алалар. Күрше-күлән сүзенә ышанганда, баланың ата-аналары эчү белән мавыккан. Алардан күрепме, мәрхүм дә бик иртә тартырга һәм эчәргә өйрәнгән, еш кына чыгып китеп берничә көнгә югалу гадәте дә булган. Хәзер тикшерү эше бара.
Тәрбияне өйдә алалар
Чаллыда балалар бакчалары җитмәү сабыйларны көндез тәрбиягә калдырып торуның яңа юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Биредә гаилә балалар бакчалары ачып куйганнар. Нарасыйларны зур фатирларда яшәүче күп балалы гаиләләргә урнаштыралар. Әни кеше үзенең сабыйларын да, башкаларныкын да тәрбияләячәк. Бер шундый гаиләгә күп дигәндә җиде бала бирелә. Моның өчен өйдә утыручы әниләр 7 мең сум акча алып торачак. Дөрес, таләпләр дә җитди, контроль да катгый, дип ышандыра түрәләр.
Чучкалар кызганыч…
Татарстанның дуңгызчылык комплекслары ябык эш режимына күчерелде. Бу – Русия төбәкләренә Африка үләте үтеп керү куркынычына бәйле. Бүген республикада 263 дуңгызчылык комплексы бар. Аларда 700 мең баш терлек асрыйлар. Эре фермалар инде күптән ябык режимда эшли. Бирегә азыкны бары тик ветеринарлар җентекләп тикшергән заводлардан гына кайтаралар, теләсә кем кереп-чыгып йөри алмый, моннан тыш, көндәлек кием белән маллар янына үтү дә тыела. Хәзер шундый кырыс шартларны вак-төяк фермаларда да кулланырга кушылды.
Янды да, ауды да
Дүшәмбе Чаллыга берьюлы ике эре гадәттән тыш хәл алып килде. Көпә-көндез “Цунами” исемле күңел ачу үзәге янып киткән. Бию залы, боулинг клубын ут тулысы белән ялмап алган. Әле ярый афәт көндез килеп чыга – үлүчеләр дә, зыян күрүчеләр дә юк, көндез клуб буш бит. Соңрак Чаллыдан ерак түгел тимер юлда кырыклап вагонлы составның сигез вагоны рельслардан чыгып түнеп китә. Шартлау-мазар булмаган, дип ышандырды тикшерүчеләр, хәзер сәбәпләрне ачыклау бара.
Европада тагын бер эш
Наркополиция тарафыннан кыйналган Казанда яшәүче бертуганнар – Александр һәм Алексей Аверьяновлар шикаятен Европа суды теркәде.
Ике ел элек алар дәүләт наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан кыйналып, тән җәрәхәтләре алган иде. Ел ярым дәвамында Татарстанда җинаять эшен кузгатудан баш тарттылар. Казан хокук яклау үзәге юристлары ярдәмендә шикаять Страсбургка җибәрелде.
Казан газсыз кала
Казанда 19 апрельдән 150 мең кеше җылысыз һәм газсыз калачак. Магистраль газ үткәргечтә ремонт эшләре башлана. Республика премьеры вазифасын башкаручы Равил Моратов сүзләренә караганда, бу миллионлы Казан өчен иң зур өзеклек булачак. Ремонт эшләренең кайчан төгәлләнәсе хәбәр ителми.
Күпмесе исән калган?!
Татарстанда 100 мең гектар мәйданда уҗым культуралары һәлак булырга мөмкин. Бу – көздән чәчелгәннең 14 проценты дигән сүз. Кыш башы карсыз һәм салкын булу бигрәк тә Буа, Чүпрәле, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарына зыян салган ди, белгечләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлаганча, әлеге районнарда 30 процент басуларда икмәк өшегән булырга мөмкин.
Замбия студенты мәете табылды
Казанда октябрь аенда югалган Замбия студенты мәете шәһәр үзәгендә Казансу бозында табылды. Аны балыкчы тапкан. Милиция мәет кесәсендә Замбия ватандашы Мате Лансе исемендәге документлар, мең сум акча һәм кредит карталары тапкан. Тикшерүчеләр мәет тәнендә көч куллану билгеләре күрмәгән. Казан энергетика университетында укыган 20 яшьлек Лансе узган елның октябрендә югалды. Ул үтерелгән дип фаразланып, җинаять эше ачылган иде.
Күршеләрдә гауга
Башкортстан матбугаты даирәсендә гауга чыкты. Республиканың журналистлар берлеге рәисе Фәрит Әхмәдиев хөкүмәт каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе җитәкчесе өстеннән Мортаза Рәхимовка шикаять язган. Әхмәдиевне башка коллегалары да яклый. Хатта әйтелгәнчә, идарә башлыгы Эдуард Юлдашев каләм ияләренә эшләргә комачаулый икән. Бүген республикада журналистлар өчен купшы кичәләр уздырыла, ләкин аның чыгымнары редакцияләр җилкәсенә ята. Юлдашев идарәсе газета-журналлардан 50-60 мең сум күләмендә акча күчертүне таләп итә икән. Моннан тыш, кызыклы материал табарга тиешле журналистлар бүген идарә өчен бетмәс-төкәнмәс хисап әзерләү белән мәшгуль. Фәрит Әхмәдиев әйтүенчә, күп кенә сәләтле кешеләр Юлдашев аркасында эшеннән колак каккан. Журналистлар берлеге башлыгы әлеге хәлгә нокта куюны таләп иткән.
Тагын яллар турында
Мәскәү өлкәсе парламенты Русия Дәүләт Думасына илдәге бәйрәм календарен үзгәртә торган яңа закон проектын кертте. Мәскәү депутатлары яңа ел каникулын кыскартып, май бәйрәмнәрен арттырырга тели.
Террорчылар ачыклана
Русиянең террорга каршы дәүләт комитеты 29 мартта Мәскәү метросының “Лубянка” тукталышында бомбаны дагстанлы Мәрьям Шәрипова шартлатканлыгын раслады. Элегрәк комитет “Парк Культуры” тукталышында бомбаны шулай ук Дагстаннан килгән 17 яшьлек Җанат Абдурахманова шартлатканын белдергән иде.
Кыз бала коткарылган
Башкортстанда милиция тотык итеп алынган 10 яшьлек кызны махсус чара үткәреп коткарды. Республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте тотык алучының бу бала өчен 15 миллион сум таләп иткәнлеген белдерде. Тотык алучы Туймазы районында яшәүче бер кешегә 1 апрельдә кичке унынчы яртыда шалтыратып, аның кызын тотык итеп алганлыгын белдергән һәм акча таләп иткән. 3 апрель иртәсендә милиция тотык алучыны Уфадагы бер фатирда кулга алып, кыз баланы коткарган.
Депутатлар кими
Русия Президенты Дмитрий Медведев төбәк парламентларындагы депутатлар санын төбәктәге халык санына карап чикләүче яңа канунны имзалады. Бу канун нигезендә сайлаучылары ярты миллионнан азрак булган төбәк парламентында 15-50 депутат, 2 миллионнан артык сайлаучы булган төбәк парламентында 45-110 депутат була ала. Яңа канун киләсе елның августында гамәлгә керәчәк.
Хәзер Татарстан Дәүләт Советында – 100, Башкортстан Дәүләт Җыелышында – Корылтайда 120 депутат бар.
Комментарии