- 11.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №13 (7 апрель)
- Рубрика: Архив
Кышын ак шәлгә төренеп, язын яфрак ярган агачларга карап сокланам. Нинди матур, гүзәл күренеш! Аларда ниндидер бер көч яшеренеп ята сыман. Мөгаен, бу – түземлектер. Башкача адәм баласының кыланмышларына түзүне атап та булмый бит…
Табигатьнең иксез-чиксез киңлеге, мәрхәмәтлеге сокландыра мине. Адәм баласының психологиясе шулай корылган ки, ул һәрчак үзе өчен нидер табарга, алырга омтыла. Һәм бик сирәк очракта гына бу табышның тирә-юньгә начар эз салуы турында уйлана.
Апас районының Марьино авылы инде үлеп барса да, әле җиләк-җимешләре белән куандыра. Кайчандыр хуҗалык һәм колхоз бакчалары булган ташландыкларда кеше ыгы-зыгы килеп тора. Кемдер алма күзли, кемдер слива чүпли.
Таулыкта урнашкан алмагачлыкта шундый матур ки, күзең йоммый шул гүзәллеккә хозурланып ятасы килә. Ләкин бу тынычлыкны иртәнге 9ларда “выж-выж” килгән машина тавышы боза. Кара төнгәчә бакчада шау-шу… Капчык-капчык алма җыя халык. Башта алмагачны бар көченә селкетәләр, алмаларын җиргә коялар. Бары тик аннары гына коелган алманың берсеннән авыз итә. Тәмлесе эләксә, шатлана-шатлана капчыкларны тутыра. Комсызлыгын тыя алмаганнары алмагачтан тагын алма бирүне “үтенеп”, катырак селкетә, ботакларын ия-ия алма җыюны дәвам итә. Ә менә бераз әчерәк алма эләксә, шундук йөзләрен сытып, тирә-ягына төкерә-төкерә үлән өстенә коелган алмаларны ташлап ук китәләр…
Слива территориясендә дә эшләр кайный. Әллә слива ел саен да зур уңыш китермәгәнгә, әллә адәм заты комсыз булганга, аны җыю эше аеруча да “кызу” бара. Слива үскән җиргә “эшче”ләр киткәч кенә бардым. Тып-тын калган бакчадагы сурәтне күреп, кешеләрнең җансыз булуына тагын бер кат инандым. Билләһи, ураган булган диярсең! Ботаклары сынган, җимешләре баш җитмәслек биектә генә калган.
Шулай итеп, Марьинога елга бер генә тапкыр булса да “җан өрә”. Тик бу сулыш еш кына табигатькә зыян сала, кызганыч. Мондый шау-шудан соң күп кенә агачлар, кеше кыланмышыннан кызарган сыман, сынган ботакларын җиргә ия. Бу агачларга карап: “Нигә соң без, адәм затлары, шулкадәр комсыз, әшәке, җансыз?!” – дип гарьләнәсең…
Кешеләрне ашатып, кайгыртып торган табигатьне адәм затының шулай кыерсытуы, әлбәттә, бик кызганыч… Шулхәтле комсызлык нәрсәгә бәйле соң? Тирә-ягындагы матурлыкны күреп, табигатьнең кайгыртуын тоеп яшәргә безгә нәрсә комачаулый?
Башларын игән һәм ботакларын җиргә салган агачлар, чүпкә күмелгән әйләнәбез, кыерсытылган кош-кортлар – шулмы табигатькә булган олы рәхмәтең, адәм баласы?!
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА
Укытучыларны кимсетмибезме? – 2
Укытучылар елында матбугат битләрендә кыю фикерләрен әйтергә теләүче укытучылар бездә бик аз икән. Әллә куркудан, әллә үзләрен хөрмәт итмәүдән. Башкача моны берничек тә аңлата алмыйм.
Зарыгып көткән Укытучылар елының дүртенче аена да аяк бастык. Хөрмәтле укытучылар, әйтегез әле, сезнең мәктәптә Укытучылар елы уңаеннан берәр үзгәреш булдымы? Сездә ничектер, ә бездә – юк. Хәер, ялгышам икән, булды. Сездә дә, бездә дә. Сыйныф җитәкчеләре дәү хөкүмәтебезнең бушка эшләү тәҗрибәсендә катнаша. Бу бит сенсация, җәмәгать! XXI гасырда һәм Укытучылар елында бары тик укытучылар гына бушлай эшләргә мөмкин. Әгәр мондый хәл чит илдә булса, укытучылар әллә нинди забастовкалар ясар иде. Ә бездә нәрсә? Эшлә син, эшлисең килмәсә, дүрт ягың кыйбла. Хөрмәт шулхәтле генә. Ә чынлыкта исә бернинди забастовка ясыйсы юк. Бары тик сыйныф җитәкчесе өчен килгән отчетларны гына язасы түгел. Бер атнада мәгариф системасы тар-мар ителәчәк. Барлык ведомстволар эшсез калачак. Безнең отчетлар булмагач, алар нәрсә белән эшләсен соң?
Дөрес, депутатларыбыз “түгәрәк өстәл” артында сөйләшә, карарлар чыгара. Ләкин алар укытучыга бернинди дә файда китерми. Карарлары буенча без күптән инде 15-20 мең сум хезмәт хакы алып эшлибез. Шул ук кәгазьдә майда барлык айлар өчен сыйныф җитәкчеләренә дә түләячәкләр. Белмим, ышануы бик кыен.
Ә бу көннәрдә укытучылар өчен хөкүмәтебез тагын бер “куанычлы” хәбәр ирештерде. Башка еллардан аермалы буларак, быел каникулларда укытучылар үз балаларына лагерьга биреләсе юлламаның (район һәм мәктәп яны лагере) 15 процентын (якынча 245 сумнан алып, 1300 сумга кадәр) үзләре түләргә тиеш булачак. Бу укытучы, я булмаса техник хезмәткәр өчен бик зур акча.
Менә шулай, әлегә Укытучы елының тискәре якларын гына күрәбез. Тагын 8 ай вакыт бар бит, көтик, бәлки, үзгәрешләр булыр…
Хәлим ӘЛИМОВ,
Нурлат гимназиясенең профсоюз җитәкчесе.
Комментарии