«РУБИН» РУХИ КРИЗИСТА

Бер яктан караганда, «Рубин»га типтерә-типтерә уйныйсы бит. Европадан төшеп калды, әмма лаеклы, зур тәҗрибә туплады. Бернинди проблема юк, ике аякка бер туп дигәндәй, Премьер-лигасыннан тыш башка бер чемпионатта катнашмыйбыз. Тик соңгы вакытта команданы танып булмый, аңа нидер җитми, уены бармый.

Даими чемпионатта әлегә 4 уен гына уйналды анысы. Ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Тик “Рубин”ның ике уен рәттән тигез исәпкә уйнавы юкка түгел. 6 очко туплау мөмкинлегеннән бары 2 очко белән калдык. Аларның кемнәргә теше үтми соң? Ике ел рәттән чемпион калучы казанлылар урта хәлле командаларга оттыра! 3нче турда Чеченның – “Терек”, 4нче турда Мәскәү өлкәсенең “Сатурн” командасына җиңелә.

Минемчә, “Рубин” рухи кризис кичерә. Сәбәпләрен аңлатам. Иң элек Русия чемпионатын отар өчен хәленнән килгәнчә тырмашты, морадына иреште. Икенче елда командасына каршы барлык командалар нәфрәт хисе белән уйнады, ләкин анда да көчен дәлилли алды. Гәрчә ул сезон иң катлаулыларның берсе саналса да. Шул ук вакытта Чемпионнар лигасында катнашты, дөньяның иң көчле командаларына каршы көрәште, төшкә кермәс вакыйганы өндә күрсәтте. Быел Русия кубогын отты, иң төп көндәшләребезнең берсен – Мәскәүнең ЦСКАсын кубоксыз калдырды. Шул ук вакытта Русия Премьер-лигасында сезонны уңышлы башлап җибәрде, Европа лигасында катнашты. Германиянең “Вольфсбург” командасына оттыргач, вәзгыять үзгәрде. “Рубин” өчен бер чемпионатта гына катнашу аз санала. Чөнки командасы ниндидер дәрәҗәгә иреште, бер чемпионат кысаларына сыешмый. Әгәр “Рубин” берәр фаворит команда – ЦСКА, “Зенит” яки Локомотив” белән очрашса, исәп, мөгаен, безнең файдага булыр иде. Ләкин икенче яктан караганда, бу югалтылган очколарыбызның сезон ахырында бик кыйммәткә төшүе ихтимал.

Шул ук вакытта “Рубин” агымдагы сезонда Русия чемпионатында бер генә дә гол керттермәде. Сергей Рыжиков – Премьер-лиганың беренче дүрт уенында бер туп та керттермәгән бердәнбер капкачы. Премьер-лига буенча карасак, “Рубин” 10 уен рәттән оттырмый. Әлбәттә, Русия чемпионатында без иң тотрыклы команда саналабыз. Әмма әлегә команда йокымсырата торган уен күрсәтә.

“Рубин”ның киләчәктә Чемпионнар лигасында чыгыш ясау хокукы бар. Бу традицияне дәвам иттерәсе, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска иде. Команда җитәкчелеге рухи кризисны җиңә алыр дип уйлыйм. Киләсе уенда Казан әлегә турнир таблицасын җитәкләүче Нальчикның “Спартак” командасын кабул итә. “Рубин”ның рухи халәтен шунда күрербез.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии