- 11.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №13 (7 апрель)
- Рубрика: Архив
1992 елның 20 августында Чаллытатар милли хәрәкәте вәкилләре Минзәләдә каршылык чарасы уздыра. Кире Чаллыга кайтканда аларны милиция сагалап тора һәм чарада катнашучыларны кыйныйлар. Кыйналучылар арасында 52 яшьлек Рифкать Мифтахетдинов та була. Нәтиҗәдә, ул инвалид булып кала. Килгән зыян өчен тиешле акчаны 17 ел буе суд аша юллый.
1992 елда Чаллының “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Минзәлә районы Аю авылында туйда була. Мәҗлес кызганда Минзәлә аракы ширкәте җитәкчесе Мостаев килеп керә һәм аракы сорый. Бирмиләр. Мостаев берникадәр вакыттан соң 3-4 машина белән Минзәлә яшьләрен алып килә һәм туйдагы Чаллы яшьләрен кыйната. Зыян күрүчеләр Минзәлә, Чаллы һәм Казандагы хокук оешмаларына мөрәҗәгать итә. Ләкин туйны туздыручыларга чара күрелми. Шуннан соң “Азатлык” татар яшьләре һәм Чаллы ТИҮ вәкилләре, каршылык чарасы уздыру өчен, дүрт “КамАЗ” машинасында, унлап җиңел машинада Минзәләгә китә. Кире кайтканда Чаллы янында аларны кораллы милиция каршы ала һәм кыйный. Шушы вакыйгада катнашкан Рифкать Мифтахетдинов әлеге бәрелеш хакында искә алды.
– Безгә карата милиция утлы корал, патроннар кулланып, машиналарның көпчәкләрен тиште. Халык аяк астына яктырткыч һәм саңгыраулатучы гранаталар ташладылар. Кемнең аягы, кемнең башка җире зыян күрде. Мин читтәрәк идем, ОМОН килеп кыйный башлады. Шуннан соң 5 операция ясаттым. Кыйнаучылар бәвел куыгын тиште, бөерне кузгатты, баш миен селкеттеләр, – ди Мифтахетдинов.
Шушы вакыйгалардан соң Рифкать Мифтахетдинов озак больницада ята, икенче төркем инвалид булып кала. Больницадан чыккач, Чаллы милициясен судка бирә. 1993 елның 30 ноябрендә булган суд карарыннан күренгәнчә, Мифтахетдиновка тән җәрәхәтләре “башка чара кулланып булмау нәтиҗәсендә ясалган”.
Шулай да суд аңа китерелгән зыян өчен бер тапкыр 825 мең сум күләмендә акча түләтә. Бу ул вакытта уртача айлык хезмәт хакына тиң була. Яңа суд минималь хезмәт хакы күләмендә пенсия түләү турында карар чыгара. Зыян күрүче моның белән риза булмый, канун буенча кыйналуга кадәрге уртача хезмәт хакын түләтергә тиешләр, дип саный. Унҗиде ел буена дөреслек эзләп, күп җиргә мөрәҗәгать итә.
– Әлегә хаклыкны таба алмыйм. Хаклык эзләп йөзләгән суд утырышы булгандыр. Район судыннан башлап, Страсбургка кадәр яздым”, – ди 70 яшьлек Рифкать Мифтахетдинов.
Казанда бер төркем хокук яклаучылар Универсиада корылмаларының кайберләрен төзүгә каршы чыга. Алар фикеренчә, Казансу елгасы һәм Кабан күле ярында урнашырга тиешле корылмалар канунсыз төзелә.
Җомга көнне җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы хәрәкәт башлыгы Дмитрий Бердников, әлеге хәрәкәт кысаларында оештырылган экология комиссиясе әгъзасы Риф Зарифуллин, Гидробиология җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе Нәфисә Минһаҗева матбугат очрашуы үткәрде. Хокук яклаучыларны Казансу ярында төзеләчәк 45 мең кеше сыйдыра алырлык стадион борчый. Алар шунда ук төзелергә тиешле су спорты корылмасына да каршы чыга. Кабан күле ярында булачак ишкәкле спорт корылмасы төзелешләрен дә канунсыз диләр.
– Ниһаять, без озак вакыт әйтеп килгән проблемага түрәләр дә игътибар итә башлады. Элек Татарстан Экология министрлыгы үзен хаклы дип санаса, хәзер гаебен таный. Идел буе табигатьне саклау прокуратурасы карары нигезендә әлеге министрлык Универсиада корылмаларын Казансу ярында төзергә рөхсәт биргән өчен җаваплы дип табылды. Табигатьне саклау федераль хезмәте дә үз тикшерүләрен үткәреп, шундый нәтиҗәгә килде. Хәзер алга таба нишләргә дигән сорау бөтенесен борчый”, – ди Нәфисә Минһаҗева.
Риф Зарифуллин әйткән мәгълүматларга караганда, Универсиада корылмаларын төзергә дип, Казансу елгасына көймәләр ярдәмендә 7 миллион кубометр ком ташылган. Елганың киңлеге 800 метрдан 200 метрга калган. Хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге эштә гаеплеләр бу комны кире җыеп, төзелеш ширкәтләренә сатып, аннан кергән акчага елганы кире үз халәтенә кайтарырга тиеш. Әмма Казансуны 70%ка гына торгызып булачак, ди алар. Анда “Кызыл китап”ка кертелгән күп кенә җәнлекләр үлгән.
Казан хакимияте башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты рәисе Владимир Фоминның хокук яклаучыларга язган җавап хатыннан күренгәнчә, Казансу саклана торган табигать һәйкәлләре рәтенә керми. Шуңа күрә бу елганың кайбер өлешен ком белән күмеп, анда спорт корылмалары төзүдә бернинди канун бозу юк. Татарстанның Экология министрлыгы исә әлеге эшләрнең табигатькә зыянлы булмавын исбатлаган. Моннан тыш, яңа корылмаларны төзү Казанның генераль планыннан да тайпылмый, диелгән 2009 елның соңгы көнендә килгән хакимият хатында. Рим Зарифуллин сүзләренчә, хәзер хакимият бу мәсьәләгә карашын үзгәрткән. Шуңа да ком белән күмелгән 56 гектар җир 22 гектарга калдырылырга тиеш.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Татарстанда күпме башкорт яши?
Җанисәп якынлашкан саен, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче халыкны башкорт булып язылырга өндәүләр системалы төс ала. Бу эшкә матбугат чаралары җигелә, аларга азыкны галимнәрнең соңгы елларда чыккан хезмәтләре бирә.
Кайбер башкорт галимнәре Башкортстанның төньяк-көнбатышында гына түгел, Татарстанның төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш районнарында яшәүче халыкларның башкорт булуын раслап тарихи мәкаләләр бастыра, китаплар чыгара. Шундый китапларның берсе – Әнвәр Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән монографиясе. Анда элекке Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга, Сарапул өязләренә кергән авылларда башкортлар яшәве турында сүз бара.
2002 елгы җанисәп буенча Татарстанда 14 мең башкорт яши. Әсфәндияров алар 200 мең булырга тиеш, дигән фикер үткәрә. Чөнки 1897 елгы җанисәп вакытында бу җирлектә шулкадәр кеше башкорт булып язылган. Аныңча, Татарстанның көнчыгышында башкортлар яшәгән, алар татарлашкан гына.
Китапның төп өлешен архив документлары, ягъни ревизия материаллары алып тора. Ул документларда хәзерге Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы районнарында яшәгән халыкның этник составы күрсәтелә.
“Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән китабында ХIХ гасыр гына күздә тотыла, ХIХ гасыр статистик мәгълүматлары гына китерелә, – ди филология фәннәре докторы Дөрия Рамазанова. – Әгәр элеккерәк чорны, әйтик, XVIII гасырны гына алса да, башка мәгълүматлар булыр иде. Башкорт булып язылу җир өчен кирәк була. 1815-30 елларда да әле башкортларга салым азрак булган, җирне күбрәк биргәннәр, типтәрләргә җир азрак, ясаклы татарларга тагын да азрак бүленгән. Моны әле дә күреп була: башкорт авылларының җирләре күбрәк. Көнбатыш Башкортстан, көнчыгыш Татарстан халкына үзенең башкорт дигән исемен саклау бик тә кирәк була. Алар татарлар. Әмма башкорт булса, димәк, ул шушы җирнең хуҗасы дигән сүз. Бөтен Русиядә беркемгә, беркайчан җир бирелмәгән, бары тик башкортларга гына биләмә итеп бирелгән. Башкортстанда яшәгән халыкларның башкорт исеме белән йөрүе, бүген анда килеп чыккан катлаулылыклар шушы биләмә хокукы белән бәйле. Бу китап – Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәтенең дәвамы. Ул сәясәт анда 30 ел барды. Хәзер инде Татарстандагы чиктәш районнарны да башкорт авыллары итәргә җыеналар”.
Дөрия ханым әйтүенчә, Әсфәндияров китабыннан Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче татарлар үзләренең әби-бабаларының исем-фамилиясен таба ала. Чөнки китапта ул авылларда яшәүче кешеләрнең исемлекләре бирелгән.
– Әмма халык бу китапта язылганнарга карап кына, без башкорт икән, димәс. Безнең халыкның менталитеты ул хәтле түбән түгел, дип уйлыйм. Бу районнарда галимнәребез хезмәтләрен тарату, халыкка аңлату эше белән шөгыльләнергә кирәк. Башкортстанда бу эшкә зур игътибар бирәләр, бездә юк, – ди ул.
Тарих фәне – сәясәт түгел, ул объективлыкны ярата. Татарстанның көнчыгыш районнарында “татар телле” башкортлар яши дип игълан итеп, шул гипотезаларны төрлечә исбатларга тырышу тарихны сәясәткә әйләндерә. Бу шул җирлектә яшәүче халыкның милли үзаңын иләс-миләсләндерә. Һәм болар барысы да быел үтәчәк җанисәп алдыннан эшләнә.
Әбиләр автоматта уйный
Өлкән кеше, пенсиягә чыккач, гадәттә, оныкларына өчпочмак пешерә, оекбаш бәйли. Кайберләре дингә бирелә. Ләкин бүген буш вакытлары күп булган әби-бабайлар акчаларын уен автоматларында уйнап оттыра. Алар арасында татар әбиләре дә бар.Татар әбисе дигәч, ап-ак кием кигән, оныкларына игелек теләп, аларны көтеп утыручы әби күз алдына килә. Татар менталитетына хас бу.
– Пенсия алган көнне әби кич белән бик соң кайта, – ди Диана. – Бу көнне ул интернет-клубта югала. Аннары ай буе үз балаларыннан, шул исәптән минем әнидән дә акча сорап йөри. Әни дә, бабай да аның бу эшенә каршы. Ләкин тыеп булмый. Качып уйный. Хәтта бабайның пенсиясен дә уен автоматлары клубында калдыра башлады. Мине дә үзе белән алып барганы бар. Анда яшүсмерләр һәм пенсионерлар гына уйный.
Зөлфирә Шәрәфетдинова уен автоматлары клубында кассир булып эшләгән.
– Килгән әбиләр бөтен пенсиясен генә түгел, хәтта әҗәткә алган акчасын да калдырып китә иде. Ул әбиләргә уен автоматының отышсыз икәнен әйтсәң дә, алар ышанмый, чөнки кешенең акылы томаланган була. Уен автоматларында уйнаучы әбиләрне күргәч, йөрәк әрни. Бер-ике тапкыр отсалар, алар көне-төне уйный, бөтен пенсиясен калдыра, хәтта бурычка керә. Гаиләләре белән уйнаучылар да бар. Әбисе, бабасы, урта яшьтәге кызы, оныклары бергә безнең клубка килә иде”, – ди Зөлфирә Шәрәфетдинова.
– Әбиләр, акчасы күп булса, уен автоматында уйнамас иде. Бу социаль проблема гына түгел. Анда барыбер акча отып булмый. Пенсиягә чыгар алдыннан кешегә тормышында яңа мәгънә, яңа максат табарга кирәк. Әгәр аның күңеле, тормышы турында яңа уйлар барлыкка килмәсә, башын чүп-чар белән тутыра башлый.
Пенсиядәгеләрнең буш вакыты күп. Алар әкият уйлап чыгара, шуңа үзләре ышана башлый. Бу әбиләр: “Пенсиям аз, бәлки, уен автоматында акча отармын”, – дип уйлый. Бер-ике тапкыр акча отарга мөмкиннәр, аннары шуның турыда гына уйлап, “Күп акча отсам, кеше кебек яши башлыйм”, дип хыялланып йөриләр, чынбарлык тормыштан качалар. Пенсиягә чыккан әбиләргә тормыш мәгънәсе, оныклары, күңел гармониясе турында уйларга яки дин тотарга кирәк. Пенсиядәге, ләкин эшләргә көче, энергиясе булган әбиләргә махсус эш урыннары бирелми. Безнең илдә бу әбиләр турында уйламыйлар. Кешегә җәмгыять өчен яраклы булу мөһим. Безнең дәүләт бу яктан ярдәм итми. “Мәсәлән, Израильдә карт әби-бабайлар өчен махсус һөнәр бар. Балалар бакчасында нәниләрнең әбисе, бабасы булу. Бу әбиләр үзенең җәмгыятькә, иленә кирәклеген тоеп яши. Уен автоматында уйнаучының туганы әбиләренең кирәклеген, аларның тормышында зур урын алып торуын аңлатырга, бу ятьмәдән коткарырга тиеш”, – ди табиб психотерапевт Гомәр Зыятдинов.
Ландыш ГОЙБАЙДУЛЛИНА
Комментарии