- 11.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №13 (7 апрель)
- Рубрика: Архив
Русиядә, шул исәптән Татарстанда да 1 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Бу чакырылышның яңа таләпләре һәм узган ел белән чагыштырганда, үзгәрешләр дә бар. Быелгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның бер өлеше 15 апрельдә үк армиягә җибәреләчәк”, – ди Татарстан хәрби комиссариаты хезмәткәре.
Татарстан быел 7 мең егетне хәрби хезмәткә җибәрә. Барысы Русиядә 270 мең “яраклы” ир-егет армия сафына китәр дип фаразлана. 2010 елның язгы чакырылышы, башка еллар белән чагыштырганда, иртәрәк башланса да, ул менә шундый “тыйнак” булачак. Саннар узган елның көзге чакырылышыннан артык түгел.
Быелгы язгы чакырылыш та хәрби белгечләр өметен акламас диләр. Моңа кадәр берничә ай элек кенә алар көзге чакырылыш саннарын арттырырга, 400 меңгә кадәр җиткерергә кирәк дигән иде. Чөнки армия сафларына канун буенча хәзер бик үк сәламәт булмаганнар да хезмәткә алынырга тиеш. Контракт буенча хезмәт итү системасы да җимерелде. 2003-2006 елларда армия хезмәтен контракт буенча эшләүгә күчерергә тырышу чакырылучылар санын киметкән иде. “Ул елларда хәрби киемне яшенә карап хезмәт итәргә тиешле егетләрнең өчтән бере генә киде”, – ди хәрби комиссариат хезмәткәре. “Маяда” шул елларда чакырылмыйча калган егетләр дә бар икән.
Хәрби комиссариатның баш табибы Гүзәл Хәсәнова әйтүенчә, хәзер аз егетләр генә армиядән калу “бәхетенә” ирешәчәк. Чөнки таләпләр кырысрак булачак.
Быелдан армия хезмәте вакытын кичектерүләр булмаячак. Сәламәтлеге яхшы булган бар егетне дә чакырачаклар. Яңа туган баласы булса да, аны хәрби хезмәткә алалар. Әнигә 6 мең сум ярдәм түләнеп барачак. Элек мондый егет баласына 3 яшь тулгач кына китә иде.
– 9 сыйныфтан соң һөнәри белем алган егет армиядә хезмәт итмичә, эшкә генә түгел, югары уку йортына да керә алмаячак. 11 сыйныфны тәмамлаганда 18 яше тулып өлгерсә дә, аны хәрби комиссариатка чакыралар һәм хезмәт итәргә җибәрәләр. Вуз тәмамлаучыны да армиягә алалар, ул хәтта уку йортының дипломын да алып өлгермәскә мөмкин. Хәрби хезмәт вакыты 1 генә ел булганда барып кайтыйм, дип югары уку йортында академик ял алып китүчеләр дә бар, – ди Хәсәнова.
Илназ быел КДУның 5 курсын тәмамлый.
– Хәрби билетсыз бүген эшкә кереп булмый. Үземнең армиягә китәсем килә. Нинди урынга, кая җибәрәләр бит әле, шунысы куркыныч. Дөресен генә әйткәндә, шуңа да хезмәт урынымны әти-әни алдан сөйләшеп куйды, Казанда гына калачакмын. Үземнең дә тормыш ыгы-зыгысыннан китәсем килә. Аннары хезмәт вакыты да күп түгел, бары 1 генә ел бит. Хәзер менә медицина тикшерүе үтеп йөрим, – ди язгы чакырылышта хезмәт сафларына китәргә әзерләнгән Илназ.
Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучылар Русиянең төрле төбәкләренә җибәреләчәк. Шулай да күп өлеше Идел буе-Урал һәм Мәскәү хәрби бүлгесенә китәчәк, диләр Татарстан хәрби комиссариатында. Быелгы чакырылышның тарихи үзенчәлеге дә бар. СССР вакытында, ягъни 1991 елга кадәр туган соңгы партия егетләрнең чираты җитте. Икенче елга чакыру кәгазен кулына 1992 елда туганнар, ягъни тормышларын баштан ук “яңа” илдә башлаганнар да алачак.
Ландыш ГОБАЙДУЛЛИНА
Чемпион
Бу турыда инде күп язылды, эшлекле чаралар да күрелде: армиядә хезмәт итү срогы кимеде, солдат аналары комитетлары төзелде, элемтәгә керү өчен солдатларга кесә телефоны бирелде.
Шулай да исән-сау китеп, гарип яки табутта кайтучыларның булып торуы тагын ниндидер нәтиҗәлерәк чаралар күрергә кирәклеген раслый. Ә нинди чаралар? Шуңа җавап биреп карыйм әле.
Үзем 1954-57 елларда хезмәт иттем, беренче елын – Австриядә, калганын – Уралда. Хәрби ант кабул итеп Австриягә барып җиткәндә, октябрь уртасы иде. Нәкъ шул чорда 3 елын хезмәт иткән солдатларны демобилизацияләү турында Оборона министрлыгының приказы чыкты. Тик аларны кайтарырга ашыкмадылар. Бәлки, яшь солдатлар өйрәнеп җитсен дигәннәрдер. Аларның беренче партиясе – ноябрь ахырында, калганы декабрь уртасында гына кайтып китте. Шул өч ел хезмәт иткән солдатлар арасында кинодагы Тарзан кебек матур һәм баһадир гәүдәле чибәр бер егет бар иде. Аны Чемпион дип йөрттеләр. Без аны спортның бик күп төрләре буенча чемпион булган өчендер дип белә идек. Әгәр килгәч тә бер ай штабта писарь булып хезмәт итмәгән булсам, мөгаен, аның Владимир исемле икәнен дә, ни өчен Чемпион кушаматы биргәннәрен дә белмәгән булыр идем.
Бу болай була. Без хезмәт иткән чорда шундый бер гадәт бар иде: төп хезмәт итәсе частька урнашып, төрле төбәкләрдән килгән солдатлар белән танышып дуслашкач, читтән торып хат алышу өчен, үзләре белгән кызларның адресларын бирәләр иде.
Чемпион да әнә шулай Киев шәһәрендә яшәүче, педагогика институтының 2 курсында укучы Валентина исемле кыз белән хат алыша башлый. Еш яза кыз хатны, нинди фәннән имтихан биргәнен дә, нинди сораулар булганын да, имтиханнан соң иптәш кызлары белән нинди кинога барганын да…
Ә әти-әнисе турында бер генә хатта искә ала: “Әтием – хәрби кеше, әнием – шәфкать туташы. Чемпион да төшеп калганнардан булмый. Ул Ленинградта туып үсә, блокада кичерә. Бәхеткә, әти-әнисе дә исән кала, спорт техникумын тәмамлый, җиңел атлетика буенча разряды да була.
Ике еллап хезмәт иткәч, чираттагы хәрби өйрәнү вакытындагы әйбәт күрсәткечләре өчен командир часте приказы белән аңа 10 көнлек отпуск бирелә. Ул бу турыда приказ чыгу белән, кызга хат җибәрә. Ә кыз исә хатны алу белән: “Кайтканда безгә кер, көтәм”, – дип, ашыгыч телеграмма суга. Адресы буенча хәрбиләр кварталыннан эзләп таба солдат кыз йортын. Ишек төбендә бераз керергә кыймый торгач: “Әйдә, полковник түгелдер әле, күп булса капитандыр”, – ди дә баса төймәгә. Шуны гына көтеп торгандай, ишек шартлап ачыла һәм каршына елмаеп Валентина килеп чыга. Алар икесе дә бераз сүзсез торганнан соң, кыз егет муенына сарыла. Моны сокланып күзәтеп торган кызның әнисе ире белән беренче танышуын исенә төшерә. Ул да шушы солдат кебек нәфис гәүдәле япь-яшь лейтенантка бер күрүдә гашыйк була, ә бер ай тулуга өйләнешәләр дә.
Чәй эчеп, бераз сөйләшеп утырганнан соң, солдат юлга кузгалырга җыена. Сөйләшкәннәрмени, кыз да, әнисе дә беравыздан: “Бүген кал, иртәгә китәрсең”, – диләр. Ризалаша солдат һәм иртәгә иртәнге рейска билет алып кайту өчен, аэрокассаның кайдалыгын сорый. Бусына инде кызның әнисе: “Хәзер әтисе кайта, хәл итәр, мәшәкатьләнеп йөрмә”, – ди. Чыннан да, озак та үтми, ишек ачылып ябыла. Солдат күтәрелеп караса, каршында – генерал лейтенант. Ул тиз генә сикереп тора да: “Извините, товарищ генерал. Разрешите идти”, – ди. “Идите”, – ди генерал. Солдат чемодан һәм киемнәрен алып, ишеккә юнәлә, ә кыз аның артыннан. Солдат киенеп, кыз белән пышылдашкан арада, әни кеше бу солдатның кызлары белән хат алышучы егет икәне әйтеп өлгерә. Генерал шундук: “Содат, вернись”, – ди. Солдат честь биреп: “Товарищ генерал, по Вашему…”, – диюгә, генерал: “Да брось ты, садись”, – ди. Бераздан кыз белән әнисе генералны күрше бүлмәгә чакырып, самолет билетына заказ бирдертәләр. Озак та үтми, билетны китереп тә бирәләр. “Иртәгә очу сәгате бик иртә булып, йоклап кала күрмим”, – дип билетка караса, егет үз күзләренә ышанмый: өченче көнгә көндезге сәгать бергә. Ялгыш алынган дип авызын ачуы гына була, кыз белән әнисенең хәйләле елмаюын күреп, аңлый эшнең нәрсәдә икәнен. Мескен солдат нишләсен инде: “Менә билетыгыз, әнә кызыгыз”, – дип ташлап чыгып китсенмени. Кыз икенче көнне институтка барып, ике көнгә укырга бармаска рөхсәт алып кайта. Бу өч көнне егет белән кыз бергә булалар. Аларның сөйләшеп сүзләре бетми, бер-берсен яратулары артканнан-арта бара. Киләчәктә бергә булу турында вәгъдә бирешәләр. Менә иртәгә китәсе дигән көнне егет: “Әгәр шундый мөмкинлек булса, мин сиңа отпуск вакытында ук өйләнер идем”, – дип әйтеп ташламасынмы! Ә кыз шуны гына көткәндәй: “Ә мин сиңа бүген кияүгә чыгарга риза”, – дип җавап кайтара һәм тимерне кызуында суга. Ул әнисенә бүген үк кияүгә чыгарга теләвен һәм аның ризалашуын үтенә. Тик әнисе якын да килми: “Хезмәтен тутырсын, кайту уңаенда безгә туктар. Аннан икәүләп Ленинградка китәрсез. Әти-әниләре белән килешеп, туйны кайда һәм кайчан үткәрергә икәнен билгеләрбез”, – ди. Кыз җиңел генә итеп әнисен күндерә алмаячагына ышангач: “Әгәр берәр сәбәп чыгып, туры Ленинградка кайтып китсә? Берәр кыз белән танышып, анда өйләнсә? Мин аны кичерә алмаячакмын. Ул вакытта гомерем буе беркемгә дә кияүгә чыкмаячакмын. Син мине бәхетсез итәргә телисеңмени?” – дип, елый-елый ялвара. Ризалаша әни кеше. Ә менә әтисен ничек күндерергә? Үз фикереннән мәңге чигенми торган генералны буйсындырырмын димә! “…Бердәнбер балаңның гомерлеккә бәхетсез булуын телисеңме, әтием?” – дип өзгәләнеп, аның муенына асылынгач, ризалаша генерал…
Тыйнак кына итеп туй ясыйлар. Көннәр сизелми дә үтеп китеп, солдатның нибары 3 көн отпускысы кала. Җитди сәбәп булган очракта военкомат ялны 10-20 көнгә озайта ала. Ә ял вакытында өйләнү – җитди сәбәпкә керә. Озайттыра аның ялын генерал 10 көнгә. Әни кешенең: “Ни өчен 15 көн итмәдең?”- диюенә кырт кисеп: “Аның отпускысы 10 көн иде. Шуңа бу көннәрен әти-әнисе янында үткәрсен, ә калган 3 көнен китү уңаенда бездә кунак булыр”, – ди. Нәкъ шулай була да.
Частьтка килү белән, Владимирга Валядан хатлар ява башлый. Көн саен яза, атнага 4-5тән ким килми. Кайбер солдатларга хат күп килүчән була, шулай да Владимирныкына берәүнеке дә җитми. Шуңа да аңа Чемпион кушаматы тагалар.
Ә ни өчен соң генерал бердәнбер кызының шулкадәр сагынып тилмерүенә битараф калган? Ул аны яңадан хезмәт итәргә китүдән алып кала алмаганмыни?
Алып кала алыр иде, әлбәттә. Һичьюгы, калган хезмәтен Киев хәрби округында дәвам иттерә алыр иде. Бусы гадәти хәл. Тик ул аңа өстенлекле шартлар булдырырга теләмәгән.
Әгәр Чемпион кебек барлык генерал кияүләре дә, министр уллары да армия хезмәтенә алынып, башка солдатлар белән тигез шартларда хезмәт итсә, минемчә, армиядә тәртип урнашыр иде.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.
Тукай районы, Иске Абдул авылы.
Комментарии