- 11.03.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №10 (7 март)
- Рубрика: Архив
«Таяну ноктасы» тапшыруларында бик катлаулы, четерекле проблемалардан чыгу юлын табарга тырышып бәхәсләшәләр. Ләкин кызганычка, аларның әллә ни нәтиҗәсе юк. Алар аерым кешеләрнең фикере, тәкъдимнәре генә булып калалар. Чөнки дәүләт җитәкчеләренә алар барып җитми. Озын сүзнең кыскасы, дәүләт үзенең бурычларын, йөкләмәләрен әкренләп халык өстенә йөкли бара. Нинди генә проблема булмасын, халыкның үзенә хәл итәргә этәрә. Менә бер тапшыруда (көнен хәтерләмим) сүз картлык, аларга социаль ярдәм, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында барды. Анда җыелган Дәүләт Советы депутатлары, җәмгыяти һәм дини оешма вәкилләре, журналистлар, бик тәфсилләп, теманы куертып, бәхәсләштеләр. Ләкин шәхсән миндә канәгатьләнү хисе тумады. Ниндидер авыр хис кенә юшкын булып, күңелгә утырды. Чөнки мескен картларга ярдәм итү, аларны соңгы көннәрендә булса да тыныч, яхшы тормышта яшәтү булмаячагына тагын бер кат инанырга туры килде. Бу авыр, катлаулы проблеманың барлык аспектларына бер язмада гына тукталып булмый. Бер-ике ягына гына тукталам. Беренчедән: картлар йортларының күбесе бик кызганыч, ташландык хәлдә. Никадәр картлар йортында янгын чыгып, кешеләр үлде. Ашау-эчү дә әллә ни түгел, яшәү шартлары да… Дәүләтнеке булган картлар йортлары әкренләп эшмәкәрләр кулына күчә бара. Совет заманында да картлар йортларында шартлар бик яхшы булмаса да, алар хәзергеләргә караганда мәрхәмәтлерәк һәм арзанрак булган икән. Ул вакытта бу оешмалар гадирәк, тыйнаграк булса да, анда шул ук вакытта социаль тигезлек бар иде. Хәтта дәүләт карамагындагы картлар йортында яшәүчеләрнең пенсияләрен аларны шунда илтеп биргән балалары килеп алды. Ә хәзер? Мәрхәмәтсез балалары ата-анасын бик ансат кына илтеп ташлый алмый хәзер картлар йортына. Беренчедән, мескен картның пенсиясен хөкүмәт кире үзенә ала. Социаль тигезлек кайда соң? Юк ул, бетте! Әгәр карт кеше үз-үзенә хезмәт күрсәтә ала икән, ул көненә 1 мең сум түләргә тиеш. Кемдер аңа ярдәм итсә, 1200 сум. Ятып кына торучы авыру карттан тәүлегенә 1500 сум алалар. Тәүлегенә 1 мең сумнан аена 30-31 мең сум чыга. Ятып торучылар аена 45 мең сум түләргә тиеш. Ә кайсы картның аена 35-45 мең сум пенсия алганы бар бу илдә? Бар анысы, юк түгел, сугыш ветераннары ала. Ләкин алар бармак белән генә санарлык. Күпчелек халык 8-12 мең сум пенсиягә яши. Йә, кая бара ала инде ул бу хәерче пенсия белән?! Русиядә 1 миллионнан артык бомж, сукбай бар, диләр. Аларның күбесе шул картлар инде. Әле аларның саны киләчәктә тагын да артачак. Хөкүмәт халыкның мәрхәмәтлелегенә басым ясый. Кешелеклелеккә чакыра. Янәсе, картларны үзегезгә алыгыз, тәрбияләгез. Әлбәттә, берничә мәрхәмәтле бәндәсе табыла да. Ләкин миллионлаган картның хәлен бу гына үзгәртә аламы? Бу юл белән генә проблема хәл ителмәячәк. Мәрхәмәтсез илнең мескен картларының язмышы бик аяныч. Ә бит алар шушы илне күтәрү өчен хезмәт иткән. Бәхетсез илнең бәхетсезләре…
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии