Чын безнеңчә милли… чәчәк кибете

Чын безнеңчә милли… чәчәк кибете

Милли кафе, кибет, кием-салым тегү салоннары бүген инде яңалык түгел, беркемне гаҗәпләндерми дә. Ә менә милли чәчәк кибете дигәч, нәрсә икән ул, дип уйланып куясың. Татарча чәчәк бәйләме дә була микәнни? «Милли» дип аталган студияне булдырган Диләрә Гадиева бу сорауга, һич икеләнүсез: «Әлбәттә, була!» – дип җавап бирә.

Казан кызы ул Диләрә. Әти-әнисе Мамадыш районыннан, татар җанлы кешеләр. Шуңа күрә кала мохитендә үссә дә, кыз телен дә, гореф-гадәтләрен дә онытмаган. КФУның сәнгать факультетында укыганда, милли төсмердәге кул эшләнмәләре ясый башлаган. Үз эшен булдыру идеясе дә шул вакытта ук бөреләнгән. Казанның төрле кибетләрендә биш ел флорист булып эшләгәннән соң, үзенең чәчәк студиясен ачарга карар кылган ул. Әлбәттә инде, үзе яраткан милли тематикада!

Студиянең исеме генә түгел, йөзе дә милли. Килеп керүгә, татарча сәламлиләр, күзгә татар бизәкләре ташлана, радиодан татар җырлары агыла, самавырда хуш исле мәтрүшкә чәе кайнап утыра. Бер почмакта үзенчәлекле открыткалар: «Кадерле әниемә», «Хөрмәтле дәү әнигә», «Яраткан апама»… Шунда ук милли бизәкләр төшерелгән бүләк тартмалары үз хуҗаларын көтеп ята. Кыскасы, күптән түгел бер яшен тутырган «Милли» студиясендә эш гөрли.

Изображение удалено.

– Бер ел элек ишекләрне ачкач, күпчелек кешедә зур кызыксыну уяттык. Ничек инде чәчәк бәйләме милли булырга мөмкин, дип гаҗәпләнделәр. Шулай да Казан халкының алай ук исе китмәде. Бармы – бар, дип кенә кабул иттеләр. Менә читтәге милләттәшләребез, аеруча Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр шунда ук үз итте безне. Аларга татар теле, милли бизәкләр тансык бит, – ди Диләрә.

Ә бүген студия җир шарының төрле почмакларыннан заказлар кабул итә: Русия шәһәрләреннән, Америка, Германия, Чехия, Гарәп Әмирлекләреннән шалтыратып, Казанда яшәүче якыннарына чәчәк бәйләмнәре китертүне сорыйлар икән.

Диләрәгә тел очымда бөтерелгән сорауны бирәм: нинди була соң ул милли чәчәк бәйләме? «Яшел төскә өстенлек бирәбез, бәйләмнәрне милли тасмалар, татарча язулар белән бизибез, лалә чәчәкләрен яратып кулланабыз. Театр да иң беренче татарларда тумаган бит, Борынгы Грециядән үк килгән. Ә хәзер, авыз тутырып, татар театры, дип сөйләшәбез. Чәчәк кибете дә нәкъ менә шул юл белән үсә ала дип уйлыйм», – ди флорист.

«Милли» студиясен туй залларын бизәргә дә чакыралар. Бизәлешкә үзе заманча, үзе милли булсын, дигән таләп куючылар көннән-көн күбәя бара бит. «Без татар милләтен башка халыкларга да танытырга телибез. Ә киләчәктә студиябездә башка милләтләр өчен дә открыткалар булдырырга ниятлибез», – ди Диләрә Гадиева.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии