- 11.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Архив
10нчы мартта Акмәчеттә бер төркем сәяси күзәтүчеләр журналистлар белән очрашып Кырымда үткәреләчәк референдум турында үз фикерләрен белдерде. Очрашуда сайлаучылар комитетының Кырым бүлеге җитәкчесе Андрей Крысько, сәяси күзәтүчеләр, Дмитрий Омельчук, Юсуф Куркчи, Ленора Дюльберова катнашты.
Ленора Дюльберова хәзер Кырымда бик күп кеше, хәрбиләр корал белән йөри, 16нчы марттан, референдумнан соң бу кораллы кешеләрне хакимият нишләтәчәк, моның нинди механизмнары булачагы мине уйландыра диде.
Андрей Крысько: «Референдум хакында карарны Кырым парламентының кворумсыз (кимендә 51 депутат булуы кирәк) чыгаруы дәлилләнә. Референдум хакында карар чыгаручы Югары раданың чираттан тыш утырышы кайда, кайсы вакытта уздырылачагы бер сәгать алдан гына игълан ителде. Ә инде референдумны үткәрү вакытын берничә тапкыр үзгәртү мәсьәләсе дә ябык утырышларда матбугат чаралары, җәмәгать оешмалары катнашыннан башка каралды. Бу карар үзе Украина кануннарына каршы килә, ләкин бу карар да канун бозулар белән кабул ителде. Ә инде сайлаучылар исемлекләренә килгәндә, Украинаның Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар исемлекләренең электрон версиясен ябып куйды. Димәк Кырым хакимияте, референдумны үткәрәчәк җирле оешмалар иске исемлекләрне кулланачак, исемлекләрне үзе төзеячәк, анда инде үлгән кешеләр дә кертеләчәк, хаталар да булачак», – диде.
«Бу референдумны бер генә ил дә танымаячагы инде факт. Икенчедән, хакимият тиешле дәрәҗәдәге референдум үткәрү максатын куймады да. Референдум белән хакимият формаль яктан башыннан ахырынача үзенең канунсыз адымнарын легальләштерергә җыена. Референдумда тавыш бирүне күзәтү өчен, җәмәгать контроле өчен механизмнар каралмаган. Аннары сайлаучылар исемлекләрен әзерләү өчен бары тик бер генә көн каралган. Иң мөһиме – бу референдумның нәтиҗәләрен тану-танымау механизмы да каралмаган, ягъни референдум танылсын өчен күпме кеше, ничек тавыш бирергә тиешлеге билгесез», – диде сәяси күзәтүче Юсуф Куркчи.
Матбугат очрашуында Бахчасарай район хакимияте рәисе булган кырымтатар Ильми Умеров, Белогорск шәһәре башы, кырымтатар Альберт Кангиевның үз территорияләрендә референдум үткәрергә җыенмаулары хәбәр ителде.
Шулай ук референдум нәтиҗәләре инде билгеле, Кырым хакимияте Кырымны Русиягә кушуны инде хәл иткән, референдум исә формаль яктан үткәрелә, алар үзләренә кирәк нәтиҗәне язачак, дигән фикер белдерелде очрашуда.
Референдумның вакыты ике тапкыр үзгәртелүенә үз аңлатмасын биреп Дмитрий Омельчук «Бу, бәлки, Русия хәрбиләренең Кырымда булуы вакыт ягыннан чикләнүе, тышкы дөньяның реакциясе белән бәйледер. Алар шуңа күрә ашыга», диде.
«Washington Post» газетының бу мәсьәләне канун нигезендә чишәргә мөмкинме дигән соравына Андрей Крысько: «Украинада җирле референдумнар кануны юк. Илнең бербөтенлеге, дәүләт чикләре белән бәйле референдум бөтен ил референдумы булырга тиеш», диде.
Диләвер ОСМАН.
Кырымтатар кунакханәсенә ут төртелгән
Алушта шәһәре янындагы Туак (Рыбачье) авылында диңгез буенда урнашкан ял йорты яндырылды. Аның хуҗасы 30 яшьлек кырымтатары Эскендер Медҗитов 8 мартка каршы төндә сәгать 12дә миңа шалтыраттылар, ял йортың яна, дип хәбәр иттеләр, дип сөйләде.
– Кунакханәдә беркем дә юк иде. Мин үзем ул көнне аннан көндезге өчләрдә киттем. Милиция тирә-якны, күрше ишек алдын тикшергәч, анда аяк эзләре тапты. Минем кунакханәнең бер почмагына ниндидер сыекча атылган, эзләр шуңа таба китерә. Шуннан ялкын бинаның ике ягына таралган. Милиция кунакханәгә ут төрткәннәр, диде. Дошманнарым юк минем, күршеләрем –урыслар, украиннар – барысы белән дә дус без. Кырымтатарлар, яһүдләр бар безнең тирәдә – барысы да әйбәт иде, – ди ул.
Русия гаскәрләре Кырымга керү белән бер үк вакытта кырымтатарларны куркыту чаралары да ешая. Бахчасарайдагы алтынчы бистәдә яшәүче эшмәкәр Сүин әфәнденең өен басканнар. Акмәчеттә җөмһүрият хәрби комитетын басып алган, үзләрен «Народная самооборона» дип исемләгән кешеләр, Киевтан килгән берәүләрнең военкоматны видеога төшергәннәрен күреп, аларның машиналарына ут ачкан. Шулар ук чит ил журналистларын кыйнап, акчаларын, паспортларын талаганнар.
Алар «Русское единство» фиркасе кешеләре. Фирканең җитәкчелеге – канунсыз сайланган Кырым министрлар шурасы рәисе Сергей Аксенов. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегация белән Кырымга килгәндә, шул ук Аксенов белән очрашкан иде.
Диләвер ОСМАН.
Кремль ялганнары: Кырымдагы Русия хәрбиләре
Русия киңкүләм мәгълүмат чараларының Украина, Кырым турында ялганны бик яңгыравык итеп кабатлавы нәтиҗә бирә кебек. Күпләр аңа чыннан да ышана башлый. «Азатлык» ялганны фаш итүче дәлилләрне туплый.
7 март кичендә Русия Президенты сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның рейтингы кисәк артып китүен «уникаль күренеш» дип атады. Тарихчылар исә мондый хәл Икенче дөнья сугышы башланыр алдыннан, үз халкын «алман җирләрен» берләштерү идеясенә рухландырган Адольф Гитлер белән булды бит инде, дип кисәтә.
Ул чорның икенче бер күренекле шәхесе Йозеф Геббельс «Миңа киңкүләм мәгълүмат чараларын бирегез, һәм мин теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясый алам», дигән.
Геббельстан тагын бер өзек: «Әгәр сез зур ялган әйтсәгез һәм аны кирәгенчә еш кабатлап торсагыз, ахыр чиктә халык аңа ышана башлый. Ялган бары тик дәүләт халыкны, ялганның сәяси, икътисади һәм хәрби нәтиҗәләреннән саклый алганга кадәр генә яшәячәк. Шуңа күрә дәүләт өчен үзенең бар көчен башкача фикерләүчеләрне бастыруга юнәлтү – яшәү-үлем мәсьәләсе. Дөреслек – ялганның үлеме дигән сүз, димәк дөреслек дәүләтнең иң зур дошманы булып чыга».
Русиядә киңкүләм мәгълүмат чараларын үз контролендә инде ныклап тотучы дәүләтнең соңгы вакытта медиа аша бер үк нәрсәне еш кабатлавы Геббельс ысуллары кулланылмыймы икән дигән шик уята. Телевизорны кабызган саен Украинадан фашистлар явы килә дигән шомга чумасың. Хәтта Украинадагы хәлләр турында бик озак көттереп кенә үз фикерен әйткән Владимир Путин да, Президент авызыннан яңгыравык итеп тагын шул ук сүзләрне кабатлый: «Мы видим разгул неонацистов, националистов, антисемитов, что сейчас происходит в некоторых частях Украины, в частности в Киеве». Тагын бер мәртәбә: «есть и опасность, что, как черт из табакерки, может выскочить какой-нибудь националюга, полуфашиствующий элемент, – а мы видим, что там с повязками народ разгуливает до сих пор по Киеву, напоминающими свастику, – какой-нибудь антисемит». Путин әйтүенчә, Кырымда кулларына бары тик Русия армиясендә генә булган кайбер коралларны тоткан, Русия хәрбиләре киемендәге кешеләрнең дә Русиягә бернинди катнашы юк – алар Кырымда яшәүче гап-гади «мужиклар», самооборона вәкилләре. Путин (кибетләргә еш йөрүче кеше буларак?) андый киемнәрнең теләсә кайсы кибеттә сатылуын әйтте. Тик нигәдер кырымтатарлар килгәнче кибеттә ул киемнәр (ул кораллар да?) инде сатылып беткән икән.
Кырымдагы журналистлар төшергән фото һәм видео документлар исә анда чынлыкта Русия хәрбиләре кергәнлеген дәлилли.
Наиф АКМАЛ.
«Кырымда Татарстан белән татар мәнфәгатьләрен бутамаска кирәк»
Тарихчы Дамир Исхаков Татарстан белән Кырым арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга тырышу файдалы дип саный. Әмма бу эштә Татарстан белән татар милләте мәнфәгатен бутамаска кирәк, ди ул.
Соңгы вакытта Татарстанның кинәт кенә уянып китүе миңа бераз сәеррәк тә тоела, дип сүзен башлады тарихчы Дамир Исхаков Казанда узган бер күргәзмәнең ачылышында журналистлар сорауларын җаваплап. «Әле берничә көн элек кенә безнең сәяси җитәкчеләр тиз генә Кырымга барып кайтты. Һәм шуннан соң Кырым белән Татарстан арасындагы элемтәләрне ныгытырга кирәк дигән идеяне әйттеләр дә, ул өлкәдә эшли дә башладылар. Билгеле, бу идея идея буларак бик яхшы. Мин моны хуплыйм. Моннан ике ел элек Бөтендөнья Татар конгрессы андый идея белән йөреп караган иде. Ул вакытта Русиягә Кырым да, Кырым татарлары да кирәк түгел иде. Ә бүген сәясәт кире якка борылып, Русиягә Кырым да, кырымтатарлары да кирәк булып чыкты. Шуңа күрә бу яктан чыгып караганда, Татарстанга Кырым белән мөнәсәбәтләрне урнаштырырга тырышу ул файдалы әйбер. Сәясәт кайсы якка борылыр – монысы әле билгеле түгел. Бәлки мин уйлаганча, Русия теләгән эшләр барып та чыкмас әле», дип сүзен дәвам итте ул.
Дамир Исхаков фикеренчә, ни генә булмасын, Кырым татарлары белән Татарстан арасында һәм татар милләте арасында элемтәләр кирәк. «Чөнки без борынгыдан килгән уртак тамырлы ике милләт. Безнең мәдәният һәм тарихыбызда зур бергәлекләр бар. Ул якларны без күрсәтергә һәм кырымтатарлары белән хезмәттәшлек итәргә тиешбез», дип белдерде ул.
Галим Кырымның Русиягә кушылуын фантастика буларак күрүен дә әйтте. «Минемчә бу эш барып чыкмаячак. Чөнки кырымтатарларының да, Кырымда яшәүче украиннарның да Русиягә керергә теләкләре юк. Әгәр дә бу ике төркемне бергә кушсаң, алар бер миллионга якын булып чыга. Белгәнебезчә Кырымда ике миллион кеше яши. Ишетүем буенча, Кырымда моннан бер ай элек уздырылган социологик тикшерү нәтиҗәләренә карасак, халыкның 43%ы гына Русиягә керергә теләк белдергән булган. Ягъни монда тавыш биреп тә нәтиҗә килеп чыкмаска мөмкин. Әлбәттә нәтиҗәсен алдарга мөмкиннәр анысы. Әмма аның белән генә сәясәт ясап булмый», дип саный ул.
Дамир Исхаков фикеренчә, соңгы вакытта сәясәтчеләрдә ике әйбер бутала башлады. «Билгеле Татарстан хәзер Кырым республикасы белән актив эшли. Уйлавымча бу эш Русия сәяси кыры эчендә эшләнә. Ягъни Мәскәү кушуы буенча. Әмма безгә Татарстан мәнфәгате белән татар милләте мәнфәгатьләрен бутамаска кирәк. Бу ике әйбер бу очракта туры килми. Мәсәлән, Татарстан гел Мәскәү форматында гына йөрсә, ул вакытта без украиннар, АКШ, Европа дәүләтләре белән мөнәсәбәтләребезне бозачакбыз. Бу татар милләтенә кирәкме? Минемчә кирәк түгел.
Шуңа күрә монда татар милләтенең үз мәнфәгате барлыгын без ачык әйтергә тиешбез. Мин бу вазгыятьтә Кырым татарларын якларга кирәк дип саныйм. Чөнки аларның ватанга кайтканнары әле урнашып җитмәде. Аларның анда урыннары булырга тиеш. Әмма мин Кырымны Украинадан аерып алуга каршы. Кырым татарлары Украина эчендә дә үсә ала. Европа белән бергә, Америка белән дуслашып барсалар, минемчә, алар өчен яхшырак булачак», дип белдерде Дамир Исхаков фикерен йомгаклап.
Райнур ШАКИР.

Комментарии