АЛАРНЫҢМЫ ЯШӘРГӘ ХАКЫ ЮК?!

АЛАРНЫҢМЫ ЯШӘРГӘ ХАКЫ ЮК?!

Газетабызда басылган «Гарипләр яшәргә хаклымы?» язмасы (2014, №3, 22 гыйнвар) укучыларыбызны битараф калдырмады. Кемдер газетабызны гаепли, янәсе, без андый авторларга урын бирмәскә, мондый кешелексез фикерләрне чыгармаска тиешбез. Икенчеләре автор белән бәхәскә керә. Шунысы – үзем дә шатланып куйдым, автор белән килешүче юк. Инде беренчеләргә – безне сүгүчеләргә килгәндә, аларга үпкәләп булмый, совет чоры системасы тәрбиясе җимеше ул. Үзебез сүз иреге кирәк, цензура булырга тиеш түгел, дибез. Ә үзебез цензура кертмәкче булабыз. Мин тыю, күрмәмешкә салышу яклы түгел. «Гарипләр яшәргә хаклымы?», дип мәсьәләне миһербансызлык юнәлешендә куйган автор Илгизәр Гали белән мин үзем дә, шәхсән килешмим. Гомумән, газетада чыккан язмалар, ул редакция фикере дигән сүз түгел. Әмма Илгизәр Гали кебек уйлаучылар юкмыни?! Алар белән бәхәскә кереп, хак урталыкны табарга тырышырга кирәк. Ә болай күрмәмешкә салышу, тыю, минем алым түгел. Хәтеремдә, мин «Эфтаназия» (үлемгә дучар ителгән авыруны үтерү) дигән темага телетапшыру да әзерләгән идем (видеоязмасын beznen.ru сәхифәбездә күреп була), димәк тыюны яклаучылар күзлегеннән бу тапшыруны да тыярга кирәк, булып чыга.

Ә мин үзем Илгизәр әфәндегә бер генә сорау бирер идем, ярар, гарипләрне яшәтмик, тик аларны кем үтерергә тиеш. Гиппократ антын биргән табибмы, әти-әнисеме? Алар аның газапланганын күзәтеп торырга тиешме?

Инде сүзне укучыларыбызга бирик.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

АЛАРНЫҢМЫ ЯШӘРГӘ ХАКЫ ЮК?!

Без, адәм балаларына, һәрчак нидер җитми. Бу хакта Башкортстан җөмһүриятенең халык шагыйре Әнгам Атнабаевтан да көчлерәк әйтергә мөмкинме икән?! Аның «Кешегә нәрсә җитми» дигән шигырен һәр кеше куен дәфтәрендә генә түгел күңелендә йөртергә тиеш дип уйлыйм мин.

Без һәрчак ашыгабыз. Янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларның, атлый түгел, шуыша да алмаганнарның моң – зарларын ишетергә вакытыбыз юк. Әле алай гынамы? Хәтта «Аларның яшәргә хаклары бармы?» дигән сорау күтәрәбез. Ә бит язмыш кимсеткән (сынаган дию дөресрәктер) бу кешеләрнең яшәүләре үзе бер батырлык. Без аларга карап түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнәбез. Укучыларыбыз арасында да язмыш тарафыннан сыналучылар бар. Алар бернидән зарланмый иҗат итәләр, сау – сәламәт кешеләрне тормышның тәмен тоярга өйрәтәләр.

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ФИКЕРЕ

Илгизәр Галинең«Гарипләр яшәргә хаклымы?» («БГ», №3, 22 гыйнвар) мәкаләсе басылып чыкканнан соң редакциягә шалтыратучылар да, сайтка үз фикерләрен язучылар да күп булды.

Кайбер фикерләрне газета укучыларыбызга җиткерәбез.

– Үзең ул зәгыйф бәндәләрне үтерергә алыныр идеңме? Ничек үтерергә? Газ белән, дару белән кыйммәткә төшә. Башларына күсәк белән сугып үтерергә кала инде. Мондый уйлар йөрткән кеше үзе гариптер ул.

– Үз гаиләңә шундый бәхетсезлек килсә, ничек җырлар идең?

– Ә сез ул гарипләрнең «Мин нигә яшим икән?» дип зарланып утырганнарын еш ишетәсезме? Киресенчә сау – сәламәт кешеләр үзләренә кул сала.

– Кеше дөньяга бер генә тапкыр килә бит. Аңа ике гомер бирелсә, уйланырга булыр иде әле…

– Авторны гаепләп язучылар күп булыр, ләкин бит ул гарипләрне кызганудан язган бу хатны.

– Безгә гомерне Аллаһы Тәгалә бүләк иткән, бездән аны ул гына алырга хаклы.

АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ СЕЗНЕ ГАФУ ИТСЕН!

Ә менә Илгизәр Галинең якташлары Тәтеш районы Кызыл Тархан җирлеге мәчет халкы исеменнән түбәндәге хатны алдык

«Илгизәр Галинең «Гарипләр яшәргә хаклымы?», дигән мәкаләсен укып чыккач, күңелләребезне борчу басты. Үзебезнең уйларыбызны сезгә дә җиткерергә булдык. Илгизәр әфәндегә дә сорауларыбыз туды. Ул тәҗрибәле зоотехник бер дә күзәтмәдеме икән, хәтта хайваннарның да үз балаларын саклый, ярата белгәннәрен. Сарык бәрәнләгәч, баласы аякка басканчы, аяк тибеп кешене дә якын китермәскә тырыша. Бәрәне үле туса да ташлап китми, алып куйганчы. Ә ул гарип балаларны асрап ятмаска куша. Алар арасында Фәнис Яруллин кебекләр, аяк бармаклары белән рәсем ясаучылар, шигырь, җыр язучылар күпме?! Ә бу сынау сезнең якыннарыгызга килсә, нишләр идегез? Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, туа бирми, тора бирә дигән мәкальдән. Кеше гомере белән уйнарга хакыбыз юк, барын да Аллаһы Тәгалә генә хәл итә ала. Барыбыз да гомер көзенә кергәнбез, барыбыз да ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә әйләнәбез. Олылардан хөкүмәткә файда юк, аларны да бакыйлыкка озатырга берәр метод кирәк диеп уйлыйсыздыр, бәлкем. Безнең Тәтеш районында да зәгыйфь балалар аз түгел, аларны әти-әниләре тәрбияли, алардан соң туганнары тәрбиясендә яшиләр.

Аллаһы Тәгалә барыбызны да сыный. Кимчелекле кешеләр бары да ник яшәдем икән, дип уйлыйлар микән? Бу мәкаләне ничек яза алдыгыз сез? Аллаһы Тәгалә сезне гафу итсен. Алдагы көнегез исәнлектә үтсен, кайгы – хәсрәт күрмәгез».

«ӘЙБӘТ ГАЙБӘТ» ТАПШЫРУЫ ЭВТАНАЗИЯ ХАКЫНДА

Газетабызда бу хакта бәхәс күтәрелгәч, Илфат Фәйзрахмановның «Әйбәт гайбәт» телетапшыруын алып барган вакытта, бу теманы күтәрүен искә төшереп, кабат тапшыруны карап чыктым. Табиблар, журналистлар, төрле белгечләр катнашындагы бу мини референдумдагы фикерләрнең берничәсен газетага күчерәм.

Равил ВӘЛИЕВ (Республика туберкулез диспансеры баш табибы): «Эвтаназия кайбер чит илләрдә бар дип әйттек. Ул безгә керергә тиеш түгел. Урта гасырларда ук үлем җәзасын үтәүче палачның кеше танымаслык итеп кия торган махсус киеме булган. Палач булган кеше белән кешеләр аралашмас иде. Ә хәзер аны закон нигезендә табибларга тапшырмакчы булалар. Нинди табибның моңа кулы күтәрелер икән? Кеше үтерүче бу табибка икенче авыру мөрәҗәгать итәр идеме?»

Камил КӘРИМОВ: (сатирик язучы): «Мин кинәт кенә авырып киттем. Табиблар миңа «40 көн гомерең калган» дигән хәбәр җиткерделәр. Мин кеше түгел идем инде. Аякка басып булмый, йоклый алмыйм. Үземдәге китапларны актарып үз-үземә диагноз куйдым. Бу – радикулитның бер формасы булып чыкты. Дәваланып аякка бастым. Әгәр шул вакытта эвтаназия закон буларак кабул ителгән булса, мин табиблардан үземә укол кадауларын сораган булыр идем. Димәк, мин юк идем».

Ни гаҗәп, Казан урамындагы сораштырулардан соң 70 процент кеше эвтаназия яклы булып чыккан.

ЧИТ ИЛЛӘРГӘ ЧЫКСАҢ…

Бельгиядә эвтаназия рөхсәт ителгән һәм анда елына 1,4 мең шундый процедура үткәрәләр икән. Табибларга рәсми рәвештә авыруларга якты дөнья белән хушлашырга ярдәм итү бары тик берничә илдә генә рөхсәт ителгән. Мәсәлән, Голландиядә өлкәннәр һәм 12 яшьтән узган балалар бик авыр хәлдә булганда гына эвтаназия хакында сорый алалар. АКШта эвтаназия Орегон, Вашингтон, Вермонт һәм Монтана штатларында рәсми рәвештә рөхсәт ителгән.

Менә бит ничек! 12 яшьлек бала өйләнергә дә, машина йөртергә дә, сайлауларда катнашырга да хокук ала алмый, ә дөньядан китәргә рөхсәт ала. Бала үзенең авыруының ни дәрәҗәдә икәнен белми бит, аның фикерләре кәефенә карап үзгәрергә мөмкин.

1982нче елда Австралиядә туган Ник Вуйчич хакында бөтен интернет шаулады. Ул хәзер вәгазь сөйләүче оратор. Кешеләрне яшәргә, авырлыклар алдында баш имәскә өнди, Аллаһы Тәгаләнең авырлыклар белән көрәшергә мөмкинлек бирүен әйтеп вәгазьләр укый.

Ник Вучич ике аяксыз, ике кулсыз булып туа. Бот төбенә кадәр аяклары булмаган баланың өлешчә үкчәсе һәм кушылып үскән ике бармагы гына була. Операция белән бармакларын аергач, ул компьютерда язарга, скейтта йөрергә өйрәнә. Ата–анасы аны гадәти мәктәпкә йөртергә рөхсәт алалар. Үзенең беркайчан да башкалар кебек булмаячагын белгән һәм классташлары тарафыннан кимсетелгән малай, үз-үзенә кул салырга була. Ләкин әти-әнисенә нинди газап китерәсен уйлап, бу адымга бармый кала. Бик ярата шул аны әти-әнисе. Бу бай гаиләдә Никны тәрбияләргә барлык мөмкинлекләр дә була.

2009нчы елда ул «Күбәләкләр циркы» дигән фильмда уйный. 2012нче елда аның беренче китабы («Жизнь без ограничений») басыла һәм урыс теленә тәрҗемә ителә.

Ник 45 илдә булып төрле вузларда, мәктәпләрдә чыгышлар ясый. Ул кешеләрне бәхетле булырга өйрәтә. Бер чыгышы вакытында чибәр егеткә Канаэ Мияхаре атлы кыз гашыйк була. Алар өйләнешәләр. 2013нче елда уллары туа.

– Улым күзләрен тутырып миңа карады. Мин шатлыгымнан елап җибәрдем, – ди Ник экранга елмаеп. Ул хәзерге вакытта гаиләсе белән Америкада яши.

БЕЗДӘ ДӘ БАР АНДЫЙ БӨРКЕТЛӘР

Әйе, күп гарипләрне Ник Вуйчич белән чагыштырырга да мөмкин түгел. Ул үзен үлеп яратучы әти–әнисе, туганнары белән бай гаиләдә яши.

2013нче елның 19нчы июнендә Русия телеканалыннан барган тапшыру («Пусть говорят», «Невероятная любовь» ) күпләрне тетрәндергәндер. Тапшыруның герое Белгород шәһәреннән килгән Григорий Прутовка 23 яшь. Аның авырлыгы бары 20(!!!) килограмм. Әйе, егерме! Аяк – куллары да булган бу егетнең бөтен барлыгы баштан гына тора диярсең. Аны интернетта Казахстанның Иртыш бистәсендә яшәүче Анна исемле кыз күреп ала һәм… гашыйк була. Григорий бик озак үзен күрсәтми. Билгеле, башта Аннага шок була. Үзара аралашканнан соң, Анна өчен инде бу мөһим булмый. Тапшыру барышында Григорий Аннадан үзенә кияүгә чыгуын сорады, кыз ризалык бирде.

Шул ук телеканалның 2013нче елның 3нче июль чыгарылышында («Вторая половина») сүз Андрей Стоянов хакында. Тапшыруда аны Ник Вуйчич белән дә чагыштырып бирәләр.

Андрейның аякларын армиядән кайткач кисәләр, соңыннан 18 операция кичергәннән соң, терсәккә кадәр ике кулсыз да кала… Андрей үзенә кирәкле җайланмаларның барын да үз куллары белән ясаган. Ул суда да йөзә, машина да йөртә, балык та тота, хәтта эретеп ябыштыру эшләре белән дә шөгыльләнә. Андрей Стоянов тапшыруга үзе белән 15 ел бергә яшәүче Наталья ханым белән килгән. Нинди авырлыклар булганда да ташлап китмәгән бу ханымны чын мәгънәсендә Андрейның икенче яртысы дияргә була.

Бу тапшыруларда тамашачы буларак катнашучы ир-егетләр үзләрен тагын да көчлерәк итеп тоеп кайтып киткәннәрдер.

Гомерне сайлап алмыйлар

Әмәт бистәсе мәчете имам – хатыйбы, Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев:

«Гарипләрдән, авырулардан котылырга кирәк дигән фикер – имансызлар фикере. Фашистик кебек вәхши идеологияләрдә генә мондый фикер булырга мөмкиндер. Нинди генә гарип бала тумасын, авыру булмасын, алар барысы да җан ияләре, һәрберсенең яшәргә хакы бар. Хайваннар гарип балаларын яшәтми диелгән, ләкин бит без хайваннар түгел, Аллаһ безне камил акыл ияләре итеп яраткан. Дин күзлегеннән караганда, гарипләрне, авыруларны юк итү һич кенә дә ярамый. Кеше бу дөньяга үз теләге белән килмәде һәм үз теләге белән китә алмый, ә кеше үтерү, үз – үзеңә кул салу – иң олы гөнаһлардан санала.

Аллаһы Тәгалә кешеләрне төрлечә сыный. Яшәгәндә төрле авырлыклар, бәла-казалар килергә мөмкин, ләкин боларның барысы да Аллаһының хикмәте. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шушындый мәгънәле хәдисе бар: «Мөселман кешесенең хәле гаҗәеп. Авырлык килсә, ул сабыр итә һәм Аллаһының савабына ирешә, әгәр шатлык килсә, ул шөкер итә һәм шулай ук Аллаһының савабына ирешә». Төрле авырулар, гариплек тә Аллаһының бер сынавыдыр. Әйе, сау – сәламәт ата-ананың гарип баласы туса, алар бу әйбер Аллаһның тәкъдире дип, сабырлык күрсәтсәләр, әҗерен алырлар. Ә шул гарип туган балага килсәк, ул да гомерен сабыр итеп үткәрсә, Кыямәт көнендә аның дәрәҗәсе шундый югары булыр, гомерләрен сау – сәламәт үткәргән кешеләр аларга бирелгән әҗер – савапка кызыгырлар. Һәм шулай ук бу дөньяда сәламәт кешеләр, гарип вә авыруларга карап Аллаһка шөкер кылырлар. Гомумән алганда, бу дөнья авырлыкларына ике дөнья, шушы фани һәм ахирәт күзлегеннән карарга кирәк. Мөселман кешесенең бурычы – Аллаһ хакында яхшы уй йөртү һәм андый сынаулар килсә, сабыр итү һәм якын тирәдәге шундыйларга көчтән килгәнчә ярдәм итү».

Сәхифәне Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА әзерләде.

АЛАРНЫҢМЫ ЯШӘРГӘ ХАКЫ ЮК?!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии