Ышаныргамы, юкмы?

Казанда очкыч белән булган фаҗигале көннәрдә, Алексеевск районында кулдан эшләнгән шартлаткыч, ә Түбән Камада ракеталар табылды. Шул ук көннәрдә Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында чиркәүләрне яндырдылар. Биләрдә мина табылу турында хәбәрләр дә ишетелде. Уйлап караганыгыз булмадымы: бер атна өчен хәвефле вакыйгалар бик күп түгелме?

Әйтүләре буенча, Алексеевск районында табылган шартлаткычның төгәл генә кайда табылуы билгеле түгел. Ә Түбән Камадагы минометлар кайдан чыккан? Минемчә, алар хәрбиләр карамагында гына булырга тиеш. Биләрдә мина табылу хакындагы хәбәр бары интернетта гына таралды. ТР Эчке эшләр министрлыгы бу хәбәрне кире какты. Бу хәбәр дөреслеккә туры килмәгәч, ник халыкны шундый әйберләр белән куркытырга? Бу кемгә кирәк?

Чечен җирендә сугыш барганда, чеченнәрне гаепле, әшәке кешеләр итеп күрсәтү өчен, ФСБ кешеләре шартлаткан торак йортлардагы бер гаепсез кешеләрнең һәлак булуларын беләбез. Бу турыда ачыктан-ачык язмасалар да, кире кагулар да булмады. Бездә булган бу вакыйгалар да шундый кешеләр эше түгелме икән дип уйларга нигез бар кебек.

Бу безнең булдыклы халкыбыз белән булдыклы җитәкчеләребездән көнләшеп, махсус рәвештә, Республикабызда тынычлыкны бетерү өчен эшләнә кебек. Хөкүмәт органнарында эшләп, милләтебезгә карата бер туктаусыз әшәкелекләр эшләп торучыларга халкыбызның каргышы, рәнҗеше төшеп, алар үзләренә бик зур гөнаһ җыя. Вакыты җиткәч, җәзасын да алырлар.

Илебездә тынычлык, татулык белән, кешеләр бер-берсен хөрмәт итеп яши торган заманалар килсен иде инде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Ышаныргамы, юкмы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии