Кеше кадере

Минем ирем Фатих Хәкимов 1979нчы елның июнендә, армия сафларыннан кайту белән, «Азнакаевскнефть»ка эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле, нәкъ 34 ел эшләп, үзенең сәламәтлеген дә шунда калдыра. Узган ел, май аенда ирем авырып китте. Хәтта «больничный» да алмады.

Ике атна кардиология бүлегендә ятканнан соң, аны Әлмәткә томография үтәргә җибәрделәр. Тик андагы табиб, хәлсез Фатихымны кире борып җибәрә. Имештер, аңа «гарантийное письмо» кирәк булган! Без бит технологияләр алга киткән заманда яшибез! Ул документны факс аша гына да җибәреп булыр иде, юкса!

Ирем, шул хәлендә кире кайтып егылды. «Зерә генә бардым!» – дип, бик гарьләнгән иде мескенем. Хәзер кешенең кадере никадәр булуы бик яхшы күренәдер. Кичен иремнең хәле начарланды һәм «ашыгыч ярдәм» чакырдык. Фатихны хастаханәгә салдылар. Без аны өч көн саклап утырганнан соң, дүртенче көнне иремне реанимациягә салдылар һәм ул шул төнне безне калдырып, теге дөньяга күчте.

Бер урында эшләп, 34 ел сәламәтлеген биргән кеше өчен, бер «гарантияле» хат юллый алмагач, ул оешмадан бүтәнчә нәрсә көтәсең инде?! Ни өчен эшче кешегә бер дә кадер юк икән соң ул?! Ул документны исән чагында кулына алган булса, бер дә файдасы булмаса да, күңеле булган булыр иде. Аның өчен җаным әрни.

Минем көчемнән килсә, мин ул «Азнакаевскнефть»нең ярдәмче бүлеге хезмәткәрләрен барысын да алыштырыр идем. Ирем үлгәч, «обходной лист» белән полисны тапшырырга бардым. Бүлек җитәкчесе Шәйдуллинга: «Гомере буе сезнең оешмада эшләгән кешегә бер документ юллап бирмәгәнсез!» – дип, елый-елый әйттем. Ул миңа: «Сез үзегезне бик ямьсез тотасыз!» – дип, орышып диярлек чыгарды. Иремне шул дәрәҗәгә җиткергәннәре өчен, мин аларга рәхмәт әйтергә тиеш идемме икән?!

Мин бу язманы үзебезнең «Маяк» гәҗите редакциясенә алып барган идем. Редактор укыгач: «Без моны гәҗиткә бирә алмыйбыз, редакциябезне судка бирергә мөмкиннәр», – диде. Бу язмада бер сүз дә ялган түгеллеген аңлатып та карадым, тик ул барыбер бастырырга ризалашмады.

Минем Фатих өчен күңелем елый, сыкрый. Бу халәтемне сүз белән генә аңлата да алмыйм. Бөтен дөньяга: «Эх сез, түрәләр! Эшләгән кешенең кадерен кайчан белә башларсыз икән?!» – дип кычкырасым, ишеттерәсем килә.

Фәйрүзә ХӘКИМОВА.

Азнакай шәһәре.

Кеше кадере, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии