- 11.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
«Безнең гәҗит»тә «КЕШЕ ТАЛАУ ШАТЛЫКМЫ?« (№47, 27 ноябрь, 2013 ел) язмасын укыгач, фикерләремне язып җибәрергә булдым.
Күптән түгел Чаллы шәһәренә бардым. Тизлекне сәгатенә 90 чакрымнан арттырмадым. Мин инде 1969нчы елдан бирле руль артында. «20 ел кагыйдәләрне бозмый йөргән өчен» бүләкләделәр дә үземне. Машина йөртү тәҗрибәм зур булуга да карамастан, 3-4 көннән соң миңа 500әр сумнан өч штраф кәгазе килеп төште. Өчесе дә тизлекне арттырган өчен диелгән. Бер кәгазьдә минем тизлекне 85 км/сәгать, икенчесендә 84 км/сәгать, өченчесендә 88 км/сәгать дип күрсәткәннәр. Юлларны төзекләндерү өчен күпме акча җыялар, күпме штрафлар түләтәләр! Әгәр зур юлларда тизлекне 90 чакрымга кадәр дә арттырырга ярамагач, нәрсә була инде ул? Миңа калса, дәүләтнең бөтен сәясәте халыкны талауга гына корылган! Дәүләт думасындагы 500гә якын депутатның бөтен законнары да ничек тә булса кешеләрдән күбрәк акча түләтү хакында. Мондый илдә ничек яшәп бетәргә инде?
Мирхат ТИМЕРХАНОВ.
Минзәлә шәһәре.
Каравыл, талыйлар!,
Комментарии