Акча чире

Акча чире

Без яшәгән җәмгыятьтә акчаның хакимлек итүен, аның нинди көчкә ия булуын һәркем аңлый һәм белә. Акча – кеше уйлап тапкан иң көчле корал ул. Шуңа да акча табуның нинди генә ысулларын кулланмыйлар. Урлапмы, талапмы, алдапмы, отыпмы – әһәмияте юк. Иң мөһиме ул мөмкин кадәр күбрәк кенә булсын! Акча чире бигрәк тә түрәләргә тиз «йога». Чөнки елга ике тапкыр хезмәт хакы алган авыл кешесе моның белән чирли алмый. Газета-журналларда һәр сан саен кемнең күпме күләмдә акча үзләштергәне хакында язып торалар. Шуларны укып, минем исләрем китә. Кайчагында, авыл халкын мыскыл итеп, нигә язалар икән моны дип тә уйлап куям хәтта. Андый акчаларның гади кеше төшенә дә кергәне юк бит.

СССР заманында, колхоз рәисе яхшы итеп өй дә салып керә алмады. Чөнки аларны гел тикшереп кенә торалар иде. Шуңа да тәртип иде ул заманда. СССР таркалгач, күпләргә урлашыр өчен юл ачылды. Инде бу чирне бетереп булмый диләр. Минемчә була. Тик моның өчен бик көчле закон булдырырга, акча үзләштереп, ришвәт алучыларны тотып, рәшәткә артына утыртырга кирәк. Иреккә чыккач исә, гади эшче итеп кенә эшкә алырга. Безнең илдә берәр ришвәтчене тотсалар, эшен еллар буе тикшерәләр. Аннары инде китә кызгану, имеш, аның хатыны, бала-чагасы бар… Шуннан соң җинаятьче шартлы рәвештә хөкем ителә дә, эше ябыла. Ныклы закон булса, илебездә мондый башбаштаклык булмас иде.

Мөҗәһидан МОСТАФИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии