- 11.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Түбән Тагилдагы «Уралвагонзавод» хезмәткәре башта оппозицияне куып таратачаклары белән мактанса, хәзер Русиянең завод-фабрика эшчеләренә Путинны яклау комитетлары булдыру мөрәҗәгате белән чыкты.
«Уралвагонзавод» оешмасы 15 декабрь көнне Владимир Путин белән туры элемтә вакытында танылды. Андагы бар эшче ирләр бергә җыелып оппозиция чараларын куып таратачакларын вәгъдә итте.
«Әгәр безнең полиция эшли белмәсә, без ирләр белән чыгып үз тотрыклыгыбызны үзебез якларга әзер. Әлбәттә, канун кысаларында», диде ул.
Вәгъдә итүен итсә дә, ул үз сүзендә тормаган. Түбән Тагилда «Гадел сайлаулар» өчен узган митингка алар килмәгән. Чараны оештыручы Егор Бычков: «Үзе дә, ул вәгъдә иткән ирләр дә булмады. Мин сәхнәдән махсус сорадым», – диде.
Путин белән сөйләшкән «Уралвагонзавод» хезмәткәре Игорь Холманских чынлыкта заводның бүлек җитәкчесе, «Бердәм Русия» праймеризында катнашучы булган. Димәк, эшче буларак тәкъдим ителсә дә, бу бик үк дөреслеккә туры килмәгән.
Иң кызыгы, бу көннәрдә әлеге завод хезмәткәрләре Русиядәге барлык эшчеләрне Путинны яклап комитетлар төзүгә чакырды һәм бу мөрәҗәгать язучылар арасында шулай ук бер генә эшчесе дә юк. Путинны яклау комитеты исеменнән аны шул ук Холманских, тагын берсе «Бердәм Русия» партиясеннән дәүләт думасы депутаты, Путин штабы вәкиле Валерий Якушев һәм заводның социаль эшләр идарәсе башлыгы, «Урал Масс Медиа» реклама төркеме җитәкчесе Андрей Ленда язган. Алар анда Уралның саклану-сәнәгать комплексы оешмаларына, завод-фабрика хезмәткәрләренә, эшчеләргә, авыл кешеләренә мөрәҗәгать итүләрен әйтә.
«Бүген илдә тотрыклыкны юк итү омтылышлары бара. Мәскәү һәм башка эре шәһәрләрдә «алга киткән» буш куыклар митингларга чыгып барлык халык исеменнән сүз йөртергә хокуклары бар, дип саный. Без көне-төне заводларда эшләгәндә, дәүләткә керемнәр китерә торган җитештерү белән шөгыльләнгәндә, алар урам буйлап үз хокуклары турында кычкырып йөри. Шул ук вакытта, халыкны борчыган бер генә проблеманы да күтәрмиләр», ди алар.
Мөрәҗәгать авторлары, гади эшчеләр булсалар да, үзләрен сарык түгел, дип яза. Путинны яклап, митингка чыгучыларны «сарык»лар дип атауларны искә ала. Моңа өстәп алар 90нчы еллардагы хезмәт хаклары түләнмәү, заводларның күпләп ябылуын искәртә.
«Без кирегә кайтуны, Русиянең таркалуын теләмибез. Һәм аерым бер ширкәтнең һәм гомумән илнең киләчәгенә битараф булмаучыларны «Уралвагонзавод» эшчеләре башлангычын якларга һәм үз оешмаларында да Владимир Путинны яклап комитетлар булдыруга чакырабыз», ди алар.
Инде «Уралвагонзавод» мөрәҗәгатен яклаучылар да пәйда була башлады. «Уфимское Времечко» телевизион программасы хезмәткәрләре Путинны яклау комитеты оештыруларын белдерде. Алар фикеренчә, проблемаларны митинглар уздырып түгел, ә эш күрсәтеп хәл итәргә кирәк икән.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Айдархановны армиядә үтерер алдыннан көчләгәннәр
Бу көннәрдә, Свердлау өлкәсе Еланск гарнизонында хезмәт иткәндә асылынган килеш табылган Руслан Айдархановны үтерер алдыннан көчләгәннәре ачыкланды. Бәйсез белгеч каберне казып алып тикшерү уздырганнан соң, шундый нәтиҗә чыгарган.
Туганнары таләбе белән бәйсез тикшерү уздыру өчен, Чиләбенең Арслан авылы егете Руслан Айдархановның мәетен киредән казып алганнар. Хәрбиләр, Руслан әнисе үлеменнән, сагынудан армиядә үз-үзенә кул салган дисәләр, туганнары моның белән килешми.
Хокук яклаучылар, җәмәгатьчелек һәм туганнары басымы нәтиҗәсендә, хәрби тикшерүчеләр мәетне киредән казып алып, суд-медицина экспертизасы уздыруга килешкән. Хокук яклаучылар дөреслекне ачыклауны сорап, Русия президенты Дмитрий Медведевка да мөрәҗәгать иткән иде, ә Арслан һәм якын тирәдәге авыл халкы Русланның үлеме тикшерелми торып, улларын армиягә җибәрмәүләрен әйтте.
Айдархановның әнисенең бертуганы Гамилә Гыйльманова сүзләренчә, мәетне казып алу нәтиҗәсендә, бәйсез эксперт Русланга сексуаль характердагы көч куллану булганын әйткән. «Моны хәрбиләр бик ныклап яшерергә тырышты. Хәзер дә алар бары Руслан үзенә-үзе кул салган дип бара. Безнең эксперт исә бу хәлнең 100% булганын әйтә», ди ул.
Гамилә ханым сүзләренчә, хәзер гаеплеләрне җәзага тарту өчен барлык тикшерү протоколларын алырга кирәк.
«Эш бик озак бара. Башта мәетне тикшергәч, документ әзерләп, өч ай бер фикергә килә алмадылар. Бездә бит кем үтерә, шул ук кешеләр тикшерү эшен дә алып бара» ди ул.
azatliq.org
Дөньяның иң олы яшьтәге кешесе Чечнядә яши
Паспортына караганда, Кәси Каруевага 116 яшь. 5 гыйнварда аңа 117 тула. Туу турындагы таныклыгына караганда исә, ул тагын да олырак. Анда аның туган елы 1884 ел дип куелган.
XX гасыр башланганда Кәси әбигә бары тик дүрт яшь булган. Ул бүген дә патша заманнарын, Сталин чорында чеченнарның Үзәк Азиягә сөргенгә куылуын хәтерли. Кәси әби патша хакимияте чорын сагынып искә ала. «Николай II вакыты иң яхшы чор иде. Ул чакта барысы да яхшы, кешеләр бер-берсен ярата, бер-берләренә игътибарлы, мөнәсәбәтләр әйбәт иде», дип сөйли чечен әбие.
Кәси Каруеваның 12 баласы булган. Аларның икесе әле дә исән.
Гиннес рекордлар китабы Кәси әбине дөньядагы иң олы яшьтәге кеше дип теркәде. Аңарчы иң олы кеше дип АКШның Джорджия штатында яшәүче Бесс Купер санала иде.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Космос «яңгыры» көтелә
Русиянең «Фобос-Грунт» планетаара станциясенең атмосферада янмаган кисәкләре 15 гыйнварда җиргә төшәр, дип көтелә. Бу хакта Русия саклану министрлыгының һава-галәм саклану гаскәрләре вәкиле полковник Алексей Золотухин белдерде. Аның сүзләренчә, тышкы йогынты нәтиҗәсендә төшү көне үзгәрергә дә мөмкин.
Роскосмос элгәре гомум авырлыгы 200 килограмм булган 20-30лап кисәк җиргә төшәргә мөмкин, дип әйткән иде. Бу кисәкләрнең кая төшәсе берничә тәүлек кала гына беленәчәк, дип хәбәр ителә.
Русиянең планетаара станциясе «Фобос-Грунт», соңгы 15 елда мондый беренче очыш. Ул 9 ноябрьдә Байконурдан җибәрелде. Станция 2012 елның августында Марска кадәр барып җитеп, аның иярчене Фобоска төшеп утырып, аннан җиргә туфрак җибәрергә тиеш иде. Әмма станция галәмгә чыгарылгач, Марска таба очу өчен аның идарә системасы кабынмады һәм ул җир орбитасында калды.
Әлеге проектның бәясе биш миллиард сум, дип әйтелде. Шундый зур сумнарга төшкән станциянең уңышсызлыкка очравы Русия җитәкчелеген чыгырыннан чыгарды, дип әйтергә була. Соңгы бер ел эчендә генә дә илнең галәмгә старт алган 35 корабының алтысының язмышы уңышсыз төгәлләнде. Бу казалар арасында «Прогресс» йөк корабы белән булган хәл дә бар. Әлеге каза 24 августта булган иде.
Яңа елга берничә көн кала билгеләнгән вице-премьер Дмитрий Рогозин Роскосмостан тармактагы хәлләрне тикшерергә һәм 25 гыйнварга кадәр үзенә хисап китерергә кушты. Шушы вакытка ук «Роскосмос» тармак үсешенең 2030 елга кадәр программасын да хөкүмәткә тәкъдим итәргә тиеш.
Роскомоска караган ширкәтләрнең хәлләрен инде Рогозинның бу таләбенә кадәр үк блоггерлар тикшерергә өлгерде. Алар керү тыелган, җитештерү сер булып сакланган Химкидагы «Энергомаш» заводына койма ярыгы аша үтеп керде. Анда хәрби ракеталарга моторлар да ясала. Блоггерлар заводтагы хәлләрне фотога төшереп интернетка да урнаштырган иде.
Дмитрий Рогозин «һәр казага кем дә булса гаепле» ди. Әмма тикшерү тәмамланганчы беркемне дә эштән алмаячаклар. «Белгечләргә кытлык болай да бик зур», ди ул.
Наил АЛАН.
Яңача таксилар
2012 елның 1 гыйнварыннан Русиядә такси турында яңа канун көченә керде. Әлеге канун нигезендә, такси хезмәтендә эшләүче кеше махсус рөхсәт алырга һәм машинасында таксометр урнаштырырга тиеш. Шулай ук такси йөртүчегә көн саен медицина тикшерүе узу һәм машинасында дөньякүләм танылган махсус шакмаклы тамга булу мәҗбүри.
Табигый ки, үз машинасына кеше утыртып акча эшләүчеләр мондый яңалыкны сөенеп кабул итмәде. Күбесе өчен таксида эшләү – өстәмә керем чыганагы. Моңа кадәр машинасы булган һәр кеше, такси хезмәте белән килешү төзеп, килгән заказлар өчен билгеле күләмдә акча түли иде. Кемдер такси хезмәтенә һәрбер заказдан 15әр сум түләгән булса, башкалар көненә мең сумлык план үтәргә тиеш булды. Калган акча машина йөртүченең кесәсенә кереп барды. Хәзер исә чыгымнар һәм чикләүләр бермә-бер артты.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Русиянең Беренче каналына биргән әңгәмәсендә бер таксометрның бәясе 13 мең сум дип белдерде. Таксида эшләүчеләргә моннан ары салымнар да түлисе булачак.
2013 елдан Татарстандагы такси ике төстә булачак: эконом-класс – сары төстә, бизнес-класс – ак төстә. Димәк, автомобильне әле буярга да туры киләчәк.
Нәтиҗәдә, яңа елга керү белән Казанда шакмаклы машиналар юкка чыкты дияргә мөмкин. Берәүнең дә штраф түлисе килми. Шуңа күрә такси йөртүчеләр юлчыларны «яшерен рәвештә» утырта. Таксида эшләүче Марат Вәлиев сүзләренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктата, документларны тикшерә. Ләкин рөхсәт алмаган таксистны кулыннан тоту мөмкин түгел, диярлек. Юлда барганда машинаны полиция туктатса да, машинага утырган юлчының нәкъ менә юлчы икәнен кем исбатлар?
Татарстан транспорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада таксида эшләүчеләр саны 27 меңгә җитә. Бу кешеләр яңа кагыйдәләргә буйсынып эшләргә әзерме? Әллә инде күбесе «күләгәгә» китәчәкме? Әлегә әйтүе кыен. Шулай да Казанда такси бәяләре кимендә 30%ка арткан. Кайбер таксистлар фикеренчә, яңалыклар өстәмә мәшәкатьләр тудырачак һәм ришвәтнең дә үсүенә генә китерәчәк.
«Безнең ширкәт оешканда ук машиналарга таксометрлар куелган иде. Бу кертелгән яңалыклар өстәмә мәшәкатьләр генә тудырачак, чөнки транспорт министрлыгыннан таксида эшләү рөхсәте алырга кирәк. Безнең ширкәттә ике меңнән артык машина эшли иде, алты йөзгә якын машина гына алардан рөхсәт алган. Дәүләт әнә шул юл белән бөтен такси системасын үз контроленә алырга тели һәм дәүләткә салымның керүен арттырырга ниятли», – ди Казанда такси ширкәтләренең берсендә эшләгән 28 яшьлек Фаил.
Рамил САФИН.
Динияр Казанга кайтырмы?
Англиянең «Эвертон» ярымсакчысы Динияр Билалетдинов гыйнварда Казанның «Рубин» командасына күчәргә мөмкин. Хәбәрләргә караганда, «Рубин» Мәскәүдә туып-үскән татар егете өчен 6 миллион фунт стерлинг түләргә әзер. «Рубин»нан әлегә бу хакта рәсми ачыклау булмады.
Соңгы араларда Динияр Билалетдиновның «Эвертон»нан китәчәге турында күп сүзләр әйтелсә дә, Динияр үзе бу сүзләрне моңарчы кире кагып килде. Әмма хәзер ул китәргә теләвен үзе дә яшерми. Англиянең матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, Билалетдинов «Эвертон»да бик аз уйнатыла һәм шуңа күрә Евро-2012 алдыннан күбрәк уйнау мөмкинлегенә ия булачак берәр командага китәргә тели (Евро-2008дә Динияр Русия данын яклады).
»Берәр клубта мин күбрәк уйнау мөмкинлегенә ирешсәм, быелгы Европа чемпионатында катнашачак Русия җыелма командасына эләгү мөмкинлегенә дә ия булачакмын. Шуңа күрә дә клубымны үзгәртергә булдым. Бу эшне кышкы трансфер капкасы ябылганчы хәл итәргә кирәк. Мин клубымны гына үзгәртеп калырга уйламыйм, ә чемпионатны да алмаштырырга телим. Бу уңайдан мине Русия чемпионатында уйнарга чакырдылар, әмма «Локомотив»ка түгел», дип белдергән ул. Бу хакта Русиянең спорт сайтларының берсе язып чыкты.
Казан Билалетдиновлар белән кызыксына
Lifesports интернет сайты хәбәр итүенчә, Динияр Билалетдиновны кышкы трансферда «Рубин»га алып кайтуны Корбан Бердыев та беренче максат итеп куйган. Сайт бу хәбәрне октябрь аенда ук язып чыккан иде.
Шунысы да мөһим: Казан клубы Диниярнең әтисе, танылган тренер Ринат Билалетдиновны да Рубинга китерергә тели дип белдерә шушы ук сайт. «Рубин» өлкән Билалетдиновка Казан командасының яшьләр составын җитәкләргә тәкъдим итә.
54 яшьлек белгеч «Рубин» белән кызыксынуын яшерми. «Без клуб вәкилләре белән утырып сөйләштек. Казан командасы җитәкчелеге «Рубин»да клубның яшьләр командасында җитлеккән уенчылар уйнавын тели. Әмма минем белән узган бу сөйләшүне Динияр белән бәйләргә кирәкми. Ул – аерым шәхес. Үзенә кагылышлы карарларны ул үзе кабул итәргә тиеш. Әлбәттә, әгәр аңа берәр тәкъдим була кала икән, ул минем киңәшемне сорамый калмас», дип белдергән иде.
Динияр Билалетдинов 1985 елда Мәскәүдә туган. Аның әтисе 1980нче елларда «Локомотив» һәм Ярославль «Шинник»ның танылган футболчысы – Ринат Билалетдинов. Әнисе Гаделия Билалетдинова – табибә. Диниярнең абыйсы Марат та футболчы, ә энесе Данил исә кылыч спорты белән шөгыльләнә. Динияр Билалетдинов 8 яшеннән футбол белән мавыга башлый. 15 яшендә «Локомотив»ның спорт мәктәбенә керә. 2004 елдан башлап әлеге команданың төп составында уйный башлый. 2007 елда «Локомотив»ның капитаны итеп билгеләнә. 2004 тән алып 2009 елга кадәр Мәскәү командасында туп типкән татар егете, 2009 елда Англиянең «Эвертон» командасы белән килешү төзи. Беренче елларында «Эвертон»да уңышлы гына чыгыш ясап, мөһим туплар кертүенә дә карамастан, соңгы вакытларда ул инглиз командасының төп составына алынмый яисә уенның соңгы минутларында алмашка гына чыга башлаган иде.
Динияр Билалетдиновның Англия клубы белән төзегән контракты 2014 елның июнендә тәмамлана.
Райнур ШАКИР.
Айнур: «Татарстан президентлары ярдәм итмәде»
Арча егете Айнур Галимовка катлаулы операция өчен күп акча кирәк. Ул – яшь журналист, «Шәһри Казан» газетасында эшли. Айнурның авыр хәлен белеп шактый кеше ярдәм иткән, ә республика җитәкчелеге битарафлык күрсәткән.
Айнур ярдәм сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итми: Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, элекке республика башлыгы Миңтимер Шәймиевкә, төрле хәйрия вакыфлары, район башлыгы, оешма-ширкәтләр, җырчы Айдар Галимов дисеңме. Тик өметле күренгән җитәкчеләрдән генә уңай җавап килми.
«Дөресен әйткәндә, бай кешеләрдән бернинди ярдәм булмады, гади халык кына булыша. Рөстәм Миңнехановка, Миңтимер Шәймиевкә, республика хөкүмәтенә язган хатлар сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелеп барды», дип аптырый Айнур Галимов. Министрлык үз чиратында бернинди төгәл гамәл эшләми.
Аның каравы, егеткә туганнары, йөргән кызы, дус-танышлар, республика халкы ярдәм итә. Кыйммәтле операция өчен бүген инде ике миллионнан артык акча тупланган.
Айнур язмышына битараф булмаучылар өчен пәрәвездә махсус pomozhem-ajnuru.ru сәхифәсе булдырылган. Анда кемнең күпме акча бирүен, нинди рәвештә ярдәм итү хакында мәгълүматлар бирелгән. Шунда ук Айнур авыр хәлнең ничек килеп чыгуын аңлатып язган. Бу тарих инде күпләргә мәгълүм, телевидение, газет-журналлар аңа игътибарсыз калмады. Ул түбәндәгедән гыйбарәт.
1988 елның беренче ноябрендә Арча районы Казанбаш авылында туган Айнур Галимовта хондросаркома, ягъни сөяктәге яман шеш авыруы табалар. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кыскан һәм шул рәвешле аның аяклары хәрәкәтләнми икән. 2009 елда Казанда ясаган операция дә уңай үзгәреш китермәгән, киресенчә, егетнең хәле начарайган, аяклары йөрмәс булган.
«Шеш үзгәрешсез калды, зурлыгы 1х1,5 см. Ул арка миен кысып тора, катлаулы уңайсыз урында урнашкан», диде Айнур.
Казан урамнарындагы игълан такталарына куелган мәгълүмат Русия табиблары төрле сәбәп белән шешне алу операциясенә алынмаган. Айнур чит илнең билгеле хастаханәләренә дә мөрәҗәгать иткән, бары тик Израилдән уңай җавап килгән. Бәясе – 55 мең доллар. Тулы дәвалау курсы өчен сигез-ун миллион сум акча кирәк. «Минем моның кадәр акча бирерлек бай туганнарым юк шул. Байтак кирәк әле җыярга, менә Германиядән җавап көтәм, анда булыр кебек әйттеләр. Бәясе арзанрак булмасмы», ди ул.
Яман шеш 23 яшьлек егетне аяктан екмаган булса, бүген ул дипломлы журналист булырга тиеш иде. Айнур Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультетының татар журналистикасы бүлегендә укыганда инвалид арбасына утырды. Язмыш сынавын ул үзе генә түгел, йөргән кызы, туганнары, дуслары, аның өчен борчылучы кешеләр белән бергә үтә.
1990 елның 30 декабрендә туган Лилия Габдуллина егете Айнур өчен утны-суны үтәргә әзер икән. Айнур йөргән кызы Лилия белән»Казан урамнарында унлап реклам тактасына (щит) игълан куйдырту, фатирларга махсус белдерүләр, журналлардагы хәбәрләр – барысын да йөргән кызның директоры бушлай эшләп бирде», диде Айнур.
Әлеге егет турында мәгълүмат таралуга, пәрәвездә: «Ул акчалар Айнурга барып җитмәячәк», «Бу эшнең мәгънәсен күрмим, дәүләт ярдәм итәргә тиеш!» дип язучылар булды. 2011 елның октябрь аенда 500 мең акча тупланган булса, бүген инде ике миллионнан артык акча җыелу Айнурның аякка басу өметен тагын да арттырган.
Татарстан җитәкчеләре яшь журналистны игътибарсыз калдырса да, халык аңа акча күчерүне дәвам итә. «Айнурга булышыйк!» пәрәвез битендә егет ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен белдергән. Анда кемнең күпме акча күчерүен күреп була. Узган елның 25 ноябрьдә Тәнзилә Лотфрахманова Айнурга 50 мең сум күчергән, Ландыш Камалова 35 мең 140 сум. Болар иң күп акча җибәргән кешеләр, башкалар булдыра алганча биргән, алар анда йөзләгән, һәркайсы үз өлешен кертергә тырышкан.
Айнур Галимовка ярдәм итәргә теләүчеләргә мәгълүмат:
1. Галимов Айнур Раисович
ОАО «АИКБ «Татфондбанк»
кор/счет: 30101810100000000815
БИК 049205815
рас/счет: 42301810900930000989
2. Пластик карта: ОАО»АИКБ»Татфондбанк»:
40817810700001145388
3. яндекс-кошелек: 41001941906758
4. «Билайн» номеры: +7(960) 0319038 (телефонга акча салып була)
Элемтәләр өчен Айнурның телефон номеры: +7(917) 254-2542
Рөстәм ИСХАКЫЙ.
Комментарии