Татар егете Русияне җитәкләмәкче

2011нче елның соңгы айлары сәяси яктан гөрләп торды. Мин хәтта 4нче декабрьгә кадәрге һәм аннан соңгы тормыш дип, чорыбызны икегә аерып карар идем. Власть болай да үз кулыбызда, дип яшәгән, матбугат чараларын үз кубызына биеткән, кеше саны өчен теләсә кем белән шыплап тутырылган «Бердәм Русия» фиркасе сайлауларда җиңеп чыкты. Һәрвакыттагыча, монысы да, хәрәмләшүләр белән үтте. Әмма илне бер-берсенә кулдан кулга тапшыру белән шөгыльләнгән тандем, хакимияткә тагын Путинның килүен хәл иткәч, сәяси түземлек юкка чыкты. Сайлауларның нәтиҗәләренә аптыраган халык урамга чыкты. Мәскәү армия белән тутырылды. Йөзләгән протестчылар кулга алынды. Ә бу вакытта дәүләт карамагындагы ТВ, радио, газеталар илдә бәхет-шатлык хөкем сөрә дип, елмаюлы йөзле хакимнәрне күрсәтте. Бары тик «» радиосы, «Дождь» телевидениесе һәм кына шау итте. Җыр-биюле, мәгънәсез ток-шоулар белән тулган, котрольле ТВда яктыртылган тормышның чынбарлык белән чагышмавы халыкны чыгырыннан чыгарды. Хакимият үзе дә бүтән Русиядә яшәгәнлеген онытты, ахыры. Бүген гап-гади телефон белән коралланган халык хәрәмләшүләрне, власть тарафыннан урамда оештырылган башбаштаклыкны минуты-сәгате белән интернетка урнаштырды.

Власть аңлады. Армияне тынычландырды. Чөнки бу чуалышларның кан коюга әверелү куркынычы туган иде. Һәм чираттагы митинглар башка шартларда үтте. Хакимият көч кулланудан курыкты. Бары тик аерым шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да кулга алу күренешләре дәвам итте. Митинглар 90лап шәһәрдә үтте һәм анда һәр җыенда кеше күбрәк катнашты. Мәскәүдәгесендә беренчесендә 40меңләп кеше катнашса, соңгысында 100 меңләп кеше урамга чыкты, дип белдерде әлеге җыенны оештыручылар. Әлбәттә, рәсми мәгълүматлар күпкә азрак иде.

Власть сәяси вәзгыятьтә дилбегәләрне йомшартырга, киләчәктә сайлауларны демократик рәвештә үткәрергә, фиркаләр теркәү тәртибен җиңелләштерергә, президент булып сайлану өчен имзалар җыюны киметергә, төбәк башлыкларын сайлауларны кайтарырга… һ.б. демократик үзгәрешләр вәгъдә итә.

Әмма… Әмма язгы Президент сайлаулары әлегә иске тәртиптә үтә. 2 млн. имза җыясы. Аны җыю өчен вакыт төгәлләнеп килә. Путинга кемнәр көндәш булыр, күп көтәсе калмады.

Билгеле чын көндәшләр булмаячак, булганнары да һәр елдагыча, катнашып, көндәшлек уенын уйнаучылар гына. Менә шушындый шартларда да сайлауларда катнашырга тырышкан яңа кешеләр бар. Шуларның берсе минем игътибарымны җәлеп итте. Ул татар егете . Аның әтисе Зәйнулла Татарстанның Арча районындагы Штерә авылында туган. Орскига килеп заводта төрле эшләрдә эшләп пенcиягә чыккан. Әнисе Гөлчирә тумышы белән Орскидан. Гомере буе төзелеш оешмаларында инженер булып эшләгән. Сеңлесе Лилия – эшмәкәр.

Кем бу шундый кыюлык күрсәткән егет? Һичшиксез, аның белән танышмый кала алмадым.

«Әтием дә, әнием дә татарча сөйләшә, мин татарча аңлыйм, әмма әлегә начаррак сөйләшәм», – дип каршылады безне Русия Президенты сайлауларында кандидат буларак катнашырга теләүче Ринат Хәмиев. Тиз генә очрашып алырга сүз куешсак та, сөйләшү озаккарак сузылды. Кызыклы иде әңгәмә кору аның белән. Чынлап та акыллы, булдыклы кешегә охшаган: төбәк губернаторы гына түгел, Русия белән идарә итәрлек дәрәҗәдә глобаль сөйләшә. Кем белә, иртәме-соңмы, ул максатына ирешер. Һәрхәлдә, мин шундый теләктә калдым бу сөйләшүдән. Һәм аралашуны якташлык дәрәҗәсен билгеләүдән башладым.

– Ринат әфәнде, мин сезнең үземнең якташым булуыгызга бик сөендем. Әтиегез Арчадан Штерә авылыннан икән… туган ватаныбыз, Татарстан белән ниләр бәйли? Туганнарыгыз бармы?

– Мин Татарстанда, Казанда еш булам. Туганнарыбыз бик күп. Казан, мөгаен, Русиядә генә түгел, дөньяда иң матур шәһәрдер.

– Инде президентлыкка амбицияләрдә нинди өметләр баглыйсыз?

– Әлегә мин шундый этапта. Бар документлар да тапшырылган. Кандидатлык таныклыгы да бирелде. Әмма теркәлгән кандидат булыр өчен 2 млн имза җыярга тиешлебез. Менә хәзер төбәкләр буйлап йөрим. Казанда да шул максаттан.

– Уңышка ышанасызмы?

– Ышанмасаң, мондый эшкә алынырга да түгел. Әмма гадел, чиста сайлаулар булуы да мөһим. Аннан теркәлү дә үтә катлаулы… кыскасы, минем булдыклылык дәрәҗәсенә генә бәйле булмаган шартлар бар.

– Бу Сезнең беренче тәҗрибәме?

– Орск шәһәре мэрына, Оренбург өлкәсе губернаторына, Русия Дәүләт Думасына сайлауларда катнаштым. Уйлавымча, нәтиҗә начар булмады. Әйтик, губернатор сайлауларында миңа 30 яшь тулган гына иде. Белгәнегезчә, губернаторга һәм Русия Президентына 30 яшькә кадәр сайланып булмый. Мин иң яшь кандидат идем. Шулай да 3нче урынны алдым. Ә өлкәнең көнчыгышында хәзерге губернатордан соң икенче урында булдым. Ә Орскта, ул промышленность үзәге, беренче урынны алып икенче турга чыктык.

– Безнең Русия үзенчәлекле ил. Дуслар һәм дошманнарны җитәрлек җыйгансыздыр алайса.

– Булды инде. Властьтагылар ягыннан, конкурент буларак скептик карашларны сиздем. Ә менә интернет аша, халык арасында зур яклау таптым. Әле дә миңа мөрәҗәгать итүчеләр бар. Беләсезме, сайлауларда да, интернетта да мине татар халкы яклады. Теләкләрен теләделәр. Татарлар сан ягыннан икенче урында. Димәк, көч бар.

– Минем хәтеремдә кинорежиссер Эльдар Рязановның Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин белән әңгәмәсе. Анда Рязанов Ельциннан: «Русиядә рустан башка милләт, әйтик, татар кешесе Президент була аламы?» – дип сорады. «Теоретик яктан була ала, ә практик яктан юк» – дип җаваплаган иде ул чактагы ил башлыгы. Бу чор бүгенгедән аерыла, демократик халәт күпкә яхшырак иде.

Моңа сезнең аңлатмагыз…

– Америка мисалын китерәсем килә. Анда да Барак Обама кандидат булганда, кара тәнле кеше Америка президенты була алмый, диючеләр күп булды. Ә башкача килеп чыкты. Мин Орскида мэр сайлауларында катнашканда 10лап кандидат идек. Арада бер мин – татар һәм бер немец булды. Немец милләтеннән булган кеше икенче турга чыкты. Мин өченче идем, 40%ка якын тавыш җыйдым. Бүгенге аралашып яши торган заманда кешенең милләте мөһим роль уйнамый. Беренче чиратта булдыклылык кирәк.

– Һәм чиста сайлаулар…

– Әйе, тормыш алга бара. Демократия яклы кеше буларак, шуны әйтә алам: бүген башка чор. Мәгълүматны яшереп тә, мәгълүмат кырын авызлыклап та булмый. Сәяси система да, шул мәгълүмат кыры да үзгәрәчәк. Информация тарату өчен телевидение һәм радио монополиясе юк.

Сәяси көрәшнең классик рәвеше һәм шулай ук классик сәяси идарә дә артка чигенә, фиркаләр һәм партаппарат көннән-көн әйдәп баручы ролен югалта бара. Социаль челтәрләр, интернеттагы төрле төркемнәр зуррак роль уйный. Хәзер миллиардерга караганда кеше хокукларын яклаган, халыкның үзе идарә итүенә юл ачкан ниндидер блоггерның президент булу мөмкинлекләре зуррак.

Инде хакимият та үзгәрә. Киләчәк сайлаулар гадиләштерелә. Ләкин, әлегә ул законпроекты гына. Аның ничек һәм кайчан кабул ителәсе билгеле түгел. Ә бу сайлаулар искечә үтәсе… Үзгә карашлы, халык тормышын чынлап торып кайгыртучылар ил башлыгы урынына үтә алмасын өчен җитди киртәләр куелган. Айдан да кимрәк вакыт эчендә, өстәвенә бәйрәм яллары… ике миллион имза җыю, бик-бик катлаулы булачак.

Шулай да булдыра алганча тырышачакмын.

– Милли мәсьәләләргә карата, булачак Президент нинди указлар әзерли?

– Русиядә татарлар сан ягыннан икенче халык, дип кенә илдә татар телен икенче тел итеп билгеләү буенча ниндидер фикер әйтергә әлегә тыелып торам. Шуны гына әйтәм, телләр, милләтләр үсеше өчен тигез шартлар булдыру мөһим.

– Сез Татарстанда еш булам, дисез. Әмма Русия Президентына кандидатлыкка ниятләмәсәгез, бәлкем, сезне белми калган булыр идек. Сезгә татар иленең мәркәзе Казанда, татар илендә ешрак булырга кирәктер. Бәлкем, бизнесыгызны да Татарстан белән ныграк бәйләргәдер. Әгәр, Татарстанда сезне белсәләр, Татарстанда дусларыгыз күбрәк булса, уңышка да өметегез зураер иде. Белгәнегезчә, Татарстан көчле төбәк.

– Казан миңа бик ошый дип әйттем. Монда дусларым да күп. Хезмәттәшлек итәргә рәхәтләнеп әзер. Бер-беребезгә файдалы була алсак, Татарстанга минем дә файда тия алса, бу яхшыга гына.

– Татарстан уникаль республикаларның берсе. Бездә республика башлыгы сүзеннән чыкмыйлар. Идарә ителә торган шундый демократия. Бәлкем, хакимият кешеләре белән дә дуслашыргадыр…

– Мин бәйсез кандидат булсам да, «Бердәм Русия»гә оппозициядә булмасам да, конкурент саналам. Сайлау комиссияләрендә каршылык сизмим. Әмма мине әлегә дәүләт мәгълүмат чаралары күрми. Ә менә интернет басмалар, бәйсез газеталар тарафыннан кызыксыну бар. Бик күп кызыклы әңгәмәләр, очрашулар булды. Ә мин ачык кеше, бар кызыксындырган сорауларга да җавап бирә алам.

– Димәк, киләчәктә Татарстанга тагын да якынаеп, алга хәрәкәт итәргә…

– Мин барысы да барып чыгар дип өметләнәм. Алтын медальләр белән, 3 югары белем алдым. Аллаһ кушса, бар да, әйбәт булыр. Сайлауларда катнашу мөмкинлеге алсам, икенче турга узармын дип уйламыйм. Әмма соңгы урынны алмаячакмын.

– Димәк, сезнең өчен бу сайлауларда җиңү мөһим түгел. Мәзәктәгечә, «куып җитә алмасам, җылынырмын…» Бу алга таба үрләр яуларга яхшы мәктәп булачак.

– Әйе, мин власть белән гел аралашам. Хакимиятнең игътибарын күп проблемаларга юнәлтәм. Әйтик, экологик проблемаларга…

– Без инде «Безнең гәҗит» укучылары исеменнән уңышлар гына телибез. Ә уңышлар һәркайсыбызга кирәк. Шушындый ачык әңгәмәләр, хакыйки язмалар белән без бергәләшеп демократик, сүз иреге якланган гадел җәмгыять корырбыз, һәм, әлбәттә, киләчәктә гадел, чиста сайлауларда да катнаша алырбыз, дип уйлыйм.

– Бүгенге сөйләшүгә чакырганыгыз өчен зур рәхмәт. Исән сау булыйк!

Әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Татар егете Русияне җитәкләмәкче , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии