«Йортыбызны тартып алу өчен махсус авария хәленә китерделәр»

«Йортыбызны тартып алу өчен махсус авария хәленә китерделәр»

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә бәхәсле йортта яшәүчеләр шәһәр хакимиятен йортны тартып алу өчен ул йортны махсус рәвештә каза хәленә китерүдә гаепли.

Бәхәсле йортта яшәүче Дания Перминова сөйләвенчә, Яшел Үзән башкарма комитеты рәисе урынбасары, кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү өчен җаваплы Ольга Матвеева һәм шәһәрнең Торак сәясәте департаменты рәисе Нияз Минһаҗев бер төркем эшчеләр алып килеп, йортның икенче подъезд фатирларын чыннан да каза хәленә китергән. Перминова әйтүенчә, ул үзе бу вакытта Тикшерү комитетыннан йортның хәлен тикшерүне тизләтүне сорар өчен Казанга киткән булган. Хакимият вәкилләренең Декабристлар урамы 9 адресындагы бу йортны эчке яктан җимерүе турында аңа бу хәлләрне күргән күршеләр сөйләгән. Күршеләр полиция чакыргач хакимият вәкилләре хулиганнар кебек качып киткән.

– Хакимият вәкилләре җитәкчелегендә эшчеләр фатирларның түшәмнәрен, диварларын җимергән, җылыту торбаларын кискән. Шул рәвешле безнең йортның каза хәлендә булу-булмавын тикшерәчәк комиссия килүенә әзерләп калдырганнар, йорт хәзер чыннан да каза хәлендә, – ди ул.

3нче декабрьдә җимерү эшләре башкарылган икенче подъездда беркем дә яшәми. Мондагылар узган җәйдә ипотека алып башка фатирларга күченеп киткән.

Бу йортта яшәүчеләр үзләренең милкенә янаучы бәлаләр өчен инде күптәннән шушы хакимият вәкилләрен гаепләп килә һәм аларга карата җинаять эше ачуны таләп итә. «Инде бу хәлдән соң да җинаять эше ачылмаса, моңа ни әйтергә дә белмим», – ди каза хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерү программасы нәтиҗәсендә икешәр бүлмәле ике фатирын югалтуына зарланучы Дания ханым.

Дания Перминованың хәзер яшәр урыны юк, бу фатир аның исеменә язылмаган. Әмма башка кунар урыны булмаганга, ул монда бары төнлә йоклап кына китә.

2019нчы елның февралендә Дания Перминованың әнисе, 93 яшьлек тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваның йортын каза хәлендә дип бушатуга бәйле җәнҗал купкач, Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерүчеләргә җирле хакимиятләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә һәм Яшел Үзән халкының каза хәлендә булган йортлардан күченү программасы үтәлешенә зарларын өйрәнергә кушкан иде. Ул чакта Мәрфуга Һадиеваны яклап интернетта урнаштырылган петиция 316 меңнән артык имза җыйды. Әмма Мәрфуга әби шушы көздә фатирларының тартып алынуына каты борчылып вафат булды, узган атнада аның кырыгын уздырдылар.

Перминова әйтүенчә, алар яшәгән йортны хакимият вәкилләренең каза хәленә китерүе Бастрыкин кушуы белән уздырылырга тиешле тикшерү алдыннан үзләренә каршы булган дәлилләрне юк итү өчен дә эшләнгән. Ул шулай ук моны узган атнада Мәскәүгә барып Тикшерү комитетына, Баш прокуратурага, Русия Президенты каршындагы коррупциягә каршы комитетка кереп җирле хакимияткә карата шикаять тапшыруы өчен үч алу дип тә саный. Мәскәүдә аңа көтегез, тиздән җавап булыр дигәннәр.

Әнисенең шәһәр үзәгендәге Полукамушки тарихи бистәсендәге фатиры урнашкан йортның узган җәйдә җимерелүе һәм яндырылуы артында да хакимият вәкилләре тора дип саный Дания Перминова. Анда XIX гасыр азагында төзелгән тарихи торак йортлардан шәһәр хакимияте төзекләндереп, кибет, кафелар ачып туристик урын ясамакчы.

Хәзер Декабристлар урамындагы бу йорт белән дә шул ук хәлләр кабатлана, ди ул. Узган җәйдә Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы вәкилләре Яшел Үзәнгә килеп Мәрфуга Һадиева белән очрашты һәм каза хәлендә дип күчерелергә тиешле башка йортларны да карады һәм аларның кайберләренең, шул исәптән Декабристлар урамы 9 адресындагы йортның каза хәлендә булуына шик белдерде.

Дания Перминова сүзләренчә, бу елның октябрь аенда Мәрфуга Һадиеваның үлеменә берничә көн кала гына аларга 67,2 квадрат метрлы, ике бүлмәле яңа фатир бирелгән. Республикада әлеге гауга чыккач, үз-үзен танытырга теләмәгән хәйрияче табылуы игълан ителде. Ул Мәрфуга әбигә башка фатир алу өчен матди ярдәм күрсәтергә әзер, дип әйткән иде Татарстан Президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова. Ләкин бирелгән ул яңа фатирда тормыш шартлары булмау сәбәпле, Дания Перминова әнисе белән иске фатирларында калды: «Яңа фатирда идән җәелмәгән, бәдрәф, юыну бүлмәсе берни юк, коры түшәм белән диварлар гына», – ди Перминова.

Алар яшәгән ике бүлмәле фатирның мәйданы 68,4 квадрат метр, ә яңа бирелгәне 67,2 квадрат метр.

Перминова серле хәйрияченең кем булуын да сөйләде. «Бернинди хәйрияче түгел. Моның белән Татарстан төзелеш министрлыгы каршындагы каза хәлендәге тораклардан күчерү өчен җаваплы махсус бүлекнең башлыгы Марат Әхмәтов шөгыльләнде. Минем ике фатирым бар иде. Берсе шушы әни белән яшәгән фатир, икенчесе Полукамушки дигән тарихи районда. Ике фатирның мәйданын санасак – 106 квадрат метр. Хәзер исә минем бер генә, яшәү шартлары булмаган, 67,2 квадрат метрлы фатирым калды. Иске фатирымнан чыгарырга приставлар килә дип шалтыраттылар. Яңа фатирга күчеп китә алмыйм, чөнки анда торырлык түгел», – ди ул.

Дания Перминова әнисенең гомеренең соңгы елы шулай борчылып үткәнгә җирле хакимият гаепле дип саный һәм фатирны үзендә калдырыр өчен көрәшен дәвам итәчәген белдерә.

«Безнең подъездда дүрт гаилә яшәп калды, алар бөтенесе диярлек өлкән яшьтә. Аларга ярдәм итү йөзеннән дә, әниемнең якты истәлеген саклап та, коррупциягә баткан хакимияткә каршы көрәшне дәвам итәчәкмен. Минем әнине инде кайтарып булмый, ләкин мондый хәл башка гаиләләргә дә кагыла ала. Чөнки Татарстанда каза хәлендәге тораклар мәсьәләсе белән бәйле башбаштаклык дәвам итә. Әни белән булган хәл кабатланырга тиеш түгел», – ди ул.

Алсу ӘХМӘТ

Минтимер Шәймиев: «Милли телләрдә дәреслек чыгаруны федераль үзәк төрле юллар белән суза»

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев 5нче декабрьдә Казанда узган киңәшмәдә федераль үзәкнең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Аерым алганда, ул милли телләрдә дәреслекләр чыгаруда үзәкнең аяк чалуын ассызыклады.

«Рус телендә дәреслек чыгарыр өчен бер комиссия узу җитә. Милли телләрдә, мәсәлән, удмурт, яки татар телендә чыгарсаң, ул дәреслек дип чыкмый, әсбап дип чыга. Шул ук көчне саласың, шул ук комиссияләрне узасың. Күңел рәнҗиме моңа, әллә юкмы? Әле тагын бер кат экспертиза өчен түләргә кирәк, шул кадәр үк бәя. Шушы эшне сузар өчен нинди ысул бар, барысын кулланалар. Әйтерсең, монда бер көн дә мәктәптә укымаган надан кешеләр утыра», – диде Шәймиев.

«Акчасы бар, эше күренми». Ни өчен конгресс татар хокукларын якламый?

Дөньяда кеше хокукларын яклаучы төрле оешмалар бар. Ә менә аерым халыкларның хокукларын кем якларга тиеш? Әйтик, татар халкын, татар оешмасын, татар шәхесен яклау – кем вазифасы? Татар хокукларын яклау эшен беренче чиратта Татар конгрессы оештырырга тиеш сыман. Әмма татар теленә һөҗүм барганда, милли һәм мөселман активистлары эзәрлекләнгәндә, тиешле белгечләр, юристларны җәлеп итеп, татар халкы хокукларын яклау үзәген оештырасы урынга конгресс бу хәлләргә еш кына битараф кала. Ул арада башка милли республикаларда җирле халыкларның хокукларын яклаучы төрле үзәкләр эшләп килә.

15нче ноябрьдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы мәхкәмәсе өлкә татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов тыелган экстремистик дини китаплар саклаган һәм тараткан дигән хөкем карары чыгарды һәм аңа өч мең сум штраф җәзасы билгеләде. Ул бу гамәлләр куәт структуралары тарафыннан ул җитәкләгән милли оешманы ябар өчен эшләнә, дип белдерде. Бу уңайдан Фәсхетдинов Дөнья татар конгрессына өч тапкыр мөрәҗәгать иткән, ләкин конгресс бернинди булышлык күрсәтмәгән. «Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка да, конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка да чыктым. Дөнья татар конгрессы юристы Рауза Шаһиморатова, мондый эшләр белән шөгыльләнгәнебез юк, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз дип җавап бирде», – диде Рәүф Фәсхетдинов.

Киров өлкәсендәге вакыйгалар чираттагы тапкыр татар халкының, татар оешмасының, татарның хокукларын кем якларга тиеш, ни өчен Дөнья татар конгрессы бу эштән читләшә, дигән сорау тудырды. Башка милли республикалар тәҗрибәсен өйрәндек. Баксаң, Башкортстан, Якутия, Кавказда җирле халыкларның хокукларын яклау эше азмы-күпме оештырылган икән.

Татар конгрессы юристларны җәлеп итеп, татар халкы хокукларын яклау үзәген оештыра алмаган арада, Дөнья башкорт корылтае бу мөмкинлектән булдыра алганча файдаланырга тырыша. 2017нче елда туган телне кысрыклау башлангач, башкорт корылтае юристлары мәктәпләрдә башкорт халкы хокукларын яклап йөрде.

Кавказ активистлары да бүген халыкара кеше хокукларын яклау үзәкләре белән актив эшли. Шуларның берсе –«Мемориал» үзәге. Ул Чечня һәм Ингушетиядә сәяси эзәрлекләнүчеләрне яклый. Илледән артык активистны (шул исәптән башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны да) сәяси тоткыннар исемлегенә кертте. Татарстанда Хизб ут-Тәхрир эше нигезендә кулга алынган сигез активистны да алар сәяси тоткыннар дип саный. Алар арасында «Казан егетләре»нең элекке җырчысы Азат Әдиев та бар.

Татар халкы хокукларын яклау үзәген оештыру, анда юристларны җәлеп итү мәсьәләсе Дөнья татар конгрессында берничә тапкыр күтәрелде. 2017нче елда узган 6нчы Корылтайда Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Президенты каршында татар халкын яклауны оештырырга тәкъдим иткән иде. Ләкин конгресс бу тәкъдимгә колак салмады һәм шул ук елны Татарстан мәктәпләрендә татар телен кысрыклау эше башланды.

Татар халкы хокукларын яклау эшен оештыру турында 2002нче елдагы корылтайда ук сүз булган. Шуннан соң конгресс махсус утырыш җыя. Ләкин аерым үзәк оештыруга барып җитми. Билгеле хокукчы, адвокат Роза Фәрдиеваны конгрессның юристы итеп сайлап куялар. Ул анда 2003-2007нче елларда эшли. Роза ханымга махсус штат бүленми, ул килешү нигезендә эшли.

«Иң беренче эшем Чиләбе татарларын яклау булды. Икенчесе – милли мәгариф иде. Кайда проблема чыга, шунда бардым. Пермь краенда өч авылга бер мәктәпне ябарга теләделәр, мин якларга бардым. Тамбов өлкәсендә мәктәпне саклап кала алдым. Пензада көчле мәдрәсәгә каршы эш бара иде, аны туктаттым.

Берүзем 18 юнәлештә эшләдем. Татар авылларына Чернобыль статусы бирдерттем. Мин бу эшне Татар конгрессы каршында кеше хокукларын яклау комитеты дип таныттым. Чөнки бу губернатор, вице-губернаторлар белән күрешеп сөйләшергә мөмкинлек бирә иде», – дип сөйләде Роза Фәрдиева.

2007нче елда Фәрдиева эштән киткәч, конгресста бу эш белән беркем шөгыльләнми башлый һәм татар халкы хокуклары шундук онытыла.

Роза Фәрдиева Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка татар халкын яклау комитетын торгызу тәкъдиме белән чыккан. Ләкин конгресстан бернинди җавап та килмәгән. «Татар халкы хокукын яклауга ихтыяҗ хәзер бик зур. Ләкин конгресска өметем юк. Татар халкының проблемалары белән шөгыльләнмәячәк ул. Юрист, беренче чиратта, татар җанлы булырга тиеш. Икенчедән, халыкның проблемаларын белергә тиеш», – ди Роза Фәрдиева.

Татар конгрессын 1992-2002нче елларда җитәкләгән тарихчы Индус Таһиров «Азатлык»ка 90нчы елларда юристларның аерым җәлеп ителүе хакында сөйләде.

Безнең юридик үзәк юк иде. Кирәк чакта юристларны таба идек. Билгеле юристлар бар, алар белән эшли идек. Файдасы тия иде, – дип сөйләде Индус Таһиров.

Бүген конгрессның юристларны җәлеп итәргә финанс мөмкинлекләре бар, ләкин алар бу эш белән шөгыльләнми, ди тарихчы.

«Әгәр татарның яхшы квалификацияле юристлары бар икән, үзәк оештырырга түгел, ә аларны иҗтимагый рәвештә җәлеп итәргә кирәк. Чын татар икән, ул үзеннән-үзе ярдәм итәргә тиеш. Ә аппарат оештыру, конгресста болай да хәттин ашкан. Конгрессның акчасы бар. Хөкүмәт аларга күп бирә. Яхшы юристлар яннарында гел булырга тиеш. Штатта булмаса да, иҗтимагый рәвештә. Кирәк чакта акчасын биреп эшләтергә тиеш. Конгрессның андый мөмкинлекләре бар. Ләкин алар бу эш белән шөгыльләнми», – диде Индус Таһиров.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии