Чүп заводына каршы торучылар басуда яши башлаган

Чүп заводына каршы торучылар басуда яши башлаган

Казан янындагы Усаклык (Осиново) бистәсендә төзеләчәк Чүп яндыру заводына каршы көрәш дәвам итә. 2нче декабрь көнне активистлар завод төзеләчәк территориягә техникаларны кертмибез дип, шушы салкында чиратлашып кырда яши башлады. Ноябрь ахырларында заводка таба илтәчәк юл төзелә башлаган иде. Шул юл узарга тиеш булган басуның нәкъ уртасында бүген палаткалар корылган. «Юл салалар икән – безне таптап китеп салсыннар, урыныбыздан кымшанмыйбыз да», – ди җыелучылар.

«ПРЕЗИДЕНТ КИЛСЕН!»

Урамда ике-өч градус кына салкын булса да, лагерь урнашкан басуга килгәч, суык үзен тиз сиздерә. Кыр, ялан уртасы бит – җиле дә ачы. Лагерь уртасында учак яна, аны сүндермиләр: көндез дә төнлә дә утын өстәп, саклап торалар. Юкса эш харап: кул-аягың өшесә, башка җылытыр урын да юк.

Казан егете 26 яшьлек Артур Гәрәев тә, монда еш килә. Гадәттә төнгә йокларга кала. Сакта торырга кирәк, дип аңлата:

– Мин чүп яндыру заводын төзүләренә каршы. Ул зарарлы калдыкларын 24 километрга кадәр генә таратачак дисәләр дә, чынлыкта йөз километрга кадәр таралачагы билгеле. Бу Усаклык бистәсен генә түгел, Казанны да куркыныч астына куя. Шуңа мин дә әлеге көрәшкә кушылырга булдым. Башта без юл төзү өчен техника китерелгәнен белеп алдык. Аннан соң, үзебез дә палаткалар куеп, монда сакта тора башладык. Эшчеләр әйтте: «Юлны төнлә түгел, көндез генә салабыз», – диделәр. Без аларның сүзенә ышанып, кайтып киткән идек, бер төн эчендә өчтән беренә вак таш җәеп тә өлгергәннәр. Шуннан соң башка бер сүзләренә дә ышанмаска булдык. Төнгә дә кала башладык, – дип сөйли Артур.

Активистларның бу юл төзелешенә каршы чыгуының сәбәбе мондыйрак. Заводны төзиячәк оешманың юлны төзергә түгел, ә реконструкцияләргә генә рөхсәт кәгазе бар. Ә реконструкцияләү ул нәрсә дигән сүз? Иске асфальтны кырып атып, яңасын салу. Балчык юлга вак таш китереп аудару. Ягъни, моңа кадәр булган юлны төзекләндерү. Әмма бу гомер буе басу саналган, авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә каралган кыр уртасында юл беркайчан да булмаган.

– Юл төзүгә рөхсәт алуга караганда, юлны реконструкцияләргә рөхсәт алу җиңелрәк, шуңа завод хуҗалары хәйләкәрлек белән эш итмәкче була. Без моңа каршы. Әгәр дә, юл төзелешенә рөхсәт кәгазен ялган юллар белән алсалар да, барыбер көрәшәчәкбез. Алар монда юл да, завод та төземәячәк. Халык техника астына ятарга да әзер. Әгәр безнең түрәләр һәм хакимият башында торучылар кешеләрне тереләй күмәргә әзер икән, андыйларның да поты бер тиен! – дип сөйли активистка Ирина Никифорова.

Халыкның бердәм рәвештә басу уртасына чыгуы һәм палаткаларда яши башлавы бушка булмады – 5нче декабрь көнне юл төзергә килгән техникалар кырдан чыгып киткән. Хәзерге вакытта биредә бернинди төзелеш эшләре дә алып барылмый. Ләкин активистлар да, таралышырга уйламый. Алар үзләре белән очрашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәнчегә кадәр, беркая да китмәячәкбез, ди. Сары плакат та элеп куйганнар: «Рөстәм Миңнеханов исемендәге ДиОкСИНОВО палата лагеры»… Осиново бистәсен Диоксиново бистәсе итеп язуларының сәбәбе аңлашыладыр: завод төзелә калса, онкология китереп чыгаручы диоксин дигән матдә дә таралачак…

Изображение удалено.– Без Рөстәм Миңнехановны биредә көтәбез. Чүпне яндырудан бөтен алга киткән илләр инде баш тартты. Безгә дә ул кирәк түгел: аерым җыеп, чүпне эшкәртү яклыбыз. Президентыбыз килсә, республикада чүп белән нәрсә эшләргә мөмкин булуын аңа бик теләп аңлатыр идек. Бушлай үзебез ярдәм итәргә дә әзер, – дип сөйли икенче бер активистка Вера Керпель.

Вера биредә кирәк булса халыкның бер ел да, ел ярым да яшәргә әзер булуын сөйли. Сүз безнең һәм балаларыбызның сәламәтлеге турында бара икән, бер нәрсәдән дә курыкмыйбыз, – ди ул.

Ә активистларга карата мондый басым да булган. Мәсәлән, палаткалар корылган гына мәлдә ике көн рәттән унышар полиция хезмәткәре килеп, җыелучыларны законсыз митинг үткәрүдә, иҗтимагый тәртипне бозуда гаепләгән.

– Әмма без закон бозмыйбыз – безнең хәтта плакатларыбыз да юк, без техника астына да ташланмыйбыз, үзебезне тыныч тотабыз, – ди җыелганнар.

Изображение удалено.«КОЛБАСА АШАРГА КИЛМӘДЕК»

Берникадәр вакыттан басуга машинага төялеп пенсионер апалар килеп җитте. Иң өлкән яшьтәгесе – 82 яшьлек Рәшидә апа да көн саен бирегә килә, дежурлык итә икән. Ә дежурлык бик кирәк: палаткалы лагерьда кешеләр 3-4кә генә кала икән, шундук техникалар килеп, үз эшен кабаттан башлый, ди.

– Интернетка: «Әбиләр дежурлык итәргә түгел, колбаса ашарга гына киләдер», – дип язып чыкканнар. Без колбаса ашарга түгел, завод төзелешенә каршы булганга чыктык. Ашарга үзебездә дә җитәрлек, монда да алып киләбез әле, – диде Рәшидә апа. Өлкән яшьтә булса да, ул бер дә авырсынмавы турында сөйләде.

Фирая Касыймова исемле ханым исә, завод төзеләчәк территориягә быел көз агачлар утырткан булулары турында сөйли:

– Каен, чыршы кебек, бездә үсә торган 50-60 төп агач утырттык. Бу – яңа парк башлангычы булсын, завод урынына парк ачсыннар, дидек. Исем дә бирдек әле: «Путин паркы»! Путинныкы дигәч, бәлки агачларына тимәсләр, – ди ул.

…Лагерь территориясендә 6 палатка бар. Һәрберсендә икешәр-өчәр кеше йоклый. Ялгыз ятсаң – суык. Активистларның хәлен белешеп торалар. Тирә-як бистәләрдән дә ярдәм килә. Әйтик, Николаевкада яшәүче Әсхәт абый өч машина агач китергән – учакны сүндермәскә, өшемәскә, чәй кайнатырга җитәрлек булсын. «Җитмәсә, тагын китерермен, шалтыратыгыз», – дигән. Заводка юл салырга килгән техника янына килеп, намаз укучылар да бар икән. Аллаһы Тәгалә көрәшкә чыкканнарга ярдәм итсен, дип. Кем ничек ярдәм итә ала – шулай булыша.

– Мин нык ышанам, без бу көрәштә җиңеп чыгарга тиеш. Оят та инде бер карасаң – элек әтиләребез фашистларны кертмәү өчен көрәшкән, ә без үзебезнекеләргә каршы көрәшәбез. Сугыш та юк бит – тыныч вакытта. Бу хәлгә күңелләребез кычкырып елый, сиздермибез генә, ди 82 яшьлек Рәшидә апа.

Чүп яндыру заводы төзеләсен уйлап, күңеле кычкырып елаучылар бер Татарстанда гына түгел икән. Активистларга теләктәшлек күрсәтү өчен Пермь шәһәреннән үк килгән Олег Бурылов белән таныштык.

– Интернетта «Казан янында гына чүп яндыру заводы төзеләчәк», – дигән сүзләр укыган идем. Мин үзем блогер. Бу проблеманы интернетта да күтәреп чыктым. Минемчә, безнең илдә мондый чүп яга торган заводлар төзергә түгел, ә пластик эшләп чыгаруны туктатырга кирәк. Ләкин аны туктатмаячаклар, чөнки бу пластикны Путинның кемнәренеңдер кемнәредер чыгарганы билгеле. Әгәр пластик эшләнми башласа, чүпне эшкәртеп булыр иде. Безнең Пермь краенда 100 мең кешенең 187се онкология белән чирли. Татарстанда да бу саннар югары, дип беләм. Әгәр завод төзелсә, андыйларның саны өчләтә артачак сездә, әзер булыгыз. Чүпне яндыргач, күмәчәкләр. Ә ул калдыклар үзләре үк 50 ел буе газ чыгарып торачак. Әле эчкән суларыгызга, җирегезгә дә таралачак. Казан – Русиянең йөрәге. Кайчандыр Наполеон Бонапарт болай дигән: «Әгәр дә мин Киевне алсам – Русияне аягыннан тотам. Әгәр Петербургны алсам – башыннан. Әгәр Мәскәүне алсам – Русиянең йөрәгенә кадаган булып чыгам», – дигән. Мин Мәскәүдә булып кайттым. Хәзер аны Русиянең йөрәге дип булмый, йөрәк урынында анда калын акча янчыклары гына. Русиянең йөрәге – Казан. Сездәге халыклар, кешеләр мәрхәмәтле, аларда җан бар. Шушы Казанны, Русиянең йөрәген, чүп заводы төзеп, тибүеннән туктатабызмы? Алай гына да түгел, ил буенча шушындый 200 завод төзергә җыеналар. Хакимияттәгеләргә мөрәҗәгать итәм: халыкның сәламәтлеген бетерүчеләр сез булачаксыз бит, бераз уйланыгыз әле! – ди ул.

Активистларның лагеры эшен дәвам итә. Көн саен диярлек полиция хезмәткәрләре килүне исәпкә алмаганда, әлегә бар да яхшы. Вакыйганы күзәтеп торачакбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии