- 10.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Архив
Русия илбашының милли телләрне укытуга кагылышлы фикереннән соң, газиз халкым – милләттәшләребезнең, татар теле укытучыларының тынычлыгы бетте. Әйтерсең, югарыдагы түрәләрнең башка эшләре беткән. Татар теленнән башка бар да ал да гөл.
Ә бит илебездә миллионлаган кеше очын-очка ялгап яши. Аларның барысы да эчкече түгел ләбаса. Илдә хәерчеләрнең артуына югарыдагы түрәләр оялырга тиеш тә… Бу – дөньяда иң күп табигый байлыклары булган илдә бит. Мәсәлән, Кытайда халык бездәгедән ун тапкырга артык, әмма анда бездәгедәй хәерчелек тә юк, түрәләр дә моның кадәр урлашмый. Кем булуына карамастан, угрыны үлем җәзасы көтә.
Хәзер совет чорын тәнкыйтьлиләр. Ә бит ул вакытта Татарстанда да, башка барлык милли республикаларда да рус теле белән бергә үз туган телләрен дә яхшы үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Бөтен уку-укыту системасы бушлай иде.
Газиз татар халкым илдә сан буенча урыслардан кала икенче урында. Инде менә татар телен ныклап торып кысу сәясәте башланды. Хәер, ул СССР җимерелү белән үк башланган иде. Паспортта хәзер милләт графасы да юк бит. Бездә бер генә милләт – «россиянин» гына булырга тиеш.
Кемнең дөньяда бары тик бер генә төрле чәчәк үсә торган болын күргәне бар? Болын төрле-төрле чәчәкләре белән матур. Илебездә бара торган сәясәт болындагы чәчәкләрнең барысын да йолкып, бары тик бер төрле генә чәчәк калдырырга тырышуны хәтерләтә.
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар туган телебезне киметмәү, кимсетмәү турында иң беренчеләрдән булып әйтергә тиешләр иде. Безнең туган телебез 80не узган Кобзон, Терешковага да, 70не узган Зюганов, Жириновскийларга да кирәк түгел. Ул безгә, безнең киләчәк буыннарыбызга кирәк!
Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
Менделеевский районы, Ижевка авылы
Комментарии