«Путин Уеннары»: Сочи төзелешләрендәге коррупция турында фильм

«Путин Уеннары»: Сочи төзелешләрендәге коррупция турында фильм

«Путин Уеннары» исемле бу фильмда Олимпия корылмалары төзелешендәге коррупция, хокук бозулар, табигатькә зур зыян китерүләр сурәтләнә.

Продюсер Шимон Бауманн әйтүенчә, Русиядә инде өч мәртәбә аның янына бу фильмны сатып алырга теләүчеләр килгән булган. Әмма Бауманн фильмны халыктан яшерергә теләүчеләр белән бернинди сөйләшүләргә дә кермәячәген белдергән.

– Аны сораучылар мине бер дә гаҗәпләндермәде. Мин инде Русиядә шактый яшәдем һәм бар нәрсәне дә акчага сатып алып була дигән нәрсәдән минем ачуым кайнап чыга, – ди Бауманн.

Германия, Австрия һәм Израил авторлары әзерләгән фильм беренче мәртәбә 23нче ноябрьдә Амстердамдагы абруйлы Халыкара документаль фильм фестивалендә, бу җомгада исә Мәскәүдәге АРТДОКФЕСТ фестивалендә күрсәтелде.

Бауманн һәм Тель-Авивтагы продюсер Александр Гентелевның «Путин Уеннары» фильмы – ике ел дәвамындагы тикшеренүләр һәм видеога төшерүләр нәтиҗәсе.

Олимпиадага әзерләнүче Сочидагы тормыш турында шактый күләмле бер хисапка әверелгән бу фильмда Русиянең Олимпия уеннары хуҗасы булу өчен инфраструктураны, кеше хокукларын, табигатьне корбан итәргә әзер икәне ачык күрсәтелә.

Фильмда төзелештәге ришвәтчелекне фаш иткәннән һәм Олимпия төзелешләре өчен җаваплы түрәләр тарафыннан янаулардан соң Русиядән качарга мәҗбүр булган төзелеш магнаты Валерий Морозов үз башыннан кичкәннәрне сөйли.

Салым түләүчеләр кесәсеннән һәм хосусый инвесторлардан алынган акчаларга оештырылучы Сочи уеннары Олимпиада тарихындагы иң кыйбатлы уеннар булачак. Инде хәзер үк чыгымнар 50 миллиард доллардан артып китте.

Морозов әйтүенчә, түрәләр аннан төзелеш өчен бюджеттан бүленгән акчаларның 50 процентын кире үзләренә ришвәт итеп бирүне сораган.

Аның әйтүенчә, ришвәт бирүдән баш тарткан төзелеш ширкәтләренә коточкыч янаулар булган.

– Безгә ачыктан-ачык янаулар булды. Кан белән юыначаксыз, канга тончыгачаксыз, диделәр. Ишарәләре дә бик гади иде, чынбарлыкны да беләбез. Һәм гомумән Русиядә кеше гомере бәясе юк бит инде, – ди Морозов.

Үз ширкәтен бөлгенлек шартларына куярлык дәрәҗәдә зур ришвәт таләп иткәннән соң, Морозов акча таләп итүчеләрне фаш итәргә була.

Русиянең салым хезмәте аның ширкәтен ныклап эшкәртүгә алганнан соң, 2011нче елның декабрендә ул Лондонга кача һәм салым тикшерүләрен ришвәт бирүдән баш тарткан өчен үч алу дип саный.

«Путин Уеннары»нда шулай ук Сочидагы һәм аның янындагы төзелешләр барышында табигатьнең нинди зыян күрүе дә сурәтләнә.

Иң зур борчу тудырган нәрсәләрнең берсе – шәһәрнең зур чүплеккә әверелүе. Экологлар бу чүплекләр Сочидагы су тәэминатын да пычратырга мөмкин дип кисәтә. Бөтенрусия табигатьне саклаучылар җәмгыяте рәисе Константин Цыбко: «Вәзгыять коточкыч. Анда яшәү мөмкин түгел. Без барып карадык, анда чүплек янындагы ике чакрымга кадәр ераклыкта яшәү мөмкин түгел. Ә анда бит йортлар бар. Анда инде күптәннән кешеләр яши», – ди.

Йортларыннан күчерелгән Сочи кешеләре тормышы да «Путин Уеннары»нда ачык итеп күрсәтелгән.

Шуларның берсе төзелеш ширкәтләренең бик җиңел генә юлларны ябуына, йортларда суны, утны өзеп куюына ачуын белдерә.

Роман Ребенко исемле икенче бер Сочи кешесен яңа фатир бирәбез дип алдап үз йортыннан башка урынга күчергәннәр.

Ребенконың кечкенә балалары булган тугыз кешелек гаиләсе хәзер бик кысан шартларда яши. Бәдрәф ишегалдында, кайнар су юк.

«Бу Олимпиада безнең өчен бер бәла булды. Чөнки моңарчы без үз йортыбызда тора идек, миңа берни кирәк түгел иде, дәүләттән, хакимияттән берни сорамый идем. Минем генә түгел, бөтен гаиләмнең тормышын боздылар», ди Ребенко.

Фильмда кышкы спорт ярышларын кар аз булган субтропик төбәктә, тотрыксыз, сазлыклы җирдә оештыру карарының ни дәрәҗәдә акыллы булуы турында да сүз күтәрелә.

Наиф АКМАЛ.

Казанда атом станциясенә каршы чыктылар

+Русия хөкүмәте быелның 11нче ноябрендә кабул иткән 2084нче күрсәтмә нигезендә 2030нчы елга кадәр төбәкләрдә энергетика табуны арттыруны планлаштыра башлады. Әлеге планда төбәкләрдә 9 яңа атом электр станциясе төзү бар. Аңа Татарстанның Кама Аланындагы АЭСы да керә. Әлеге күрсәтмә нигезендә шулай ук 30 су электр станциясен төзү яисә булганнарын киңәйтү дә планлаштырыла. Бу исемлектә дә Татарстан кабат телгә алына. Ягъни күрсәтмә нигезендә Түбән Кама су электр станциясе электр җитештерү көчен 100 МВт-ка җиткерергә тиеш булып чыга.

Бу турыда республика мәгълүмат чаралары әллә ни язмады да, сөйләмәде дә. Русия премьеры Татарстанда атом станциясе төзү карарына кул куйган икән дип әйтеп узылды да, бу хакта сүз куертылмады.

Әмма Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте белән Татар иҗтимагый үзәге Кама Аланында атом станциясе төзелеше һәм Түбән Камада су электр станциясенең көчен арттыруга карата үз ризасызлыгын күрсәтү өчен шимбә көнне Бауман урамында пикет оештырды.

Пикетта катнашучылар әллә ни күп булмаса да узып баручылар пикетта күтәрелгән шигарьләр белән якыннан кызыксынды. Оештыручыларның ризасызлык фикерләрен тыңлады.

ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов «Азатлык» сорауларын җаваплап әлеге пикетка чыгарга мәҗбүр булуларын әйтте.

– Бүгенге көндә хакимият халык белән санлашмыйча, безне тагын бер тапкыр тырма башына бастырырга тырыша. 1990нчы елларда Кама Аланында бер тапкыр атом электр станциясе төзергә талпынып караганнар иде инде. Без бүтән бу төзелеш кабатланмас дип уйлаган идек. Әмма бүгенге көндә әлеге мәсьәлә тагын кузгалды. Бу төзелешне башлатуны мөгаен алыпсатарлар бик тели торгандыр, – дип белдерде ул.

Ибраһимов үзләренең бу төзелешкә өч төрле сәбәп аркасында каршы чыгуларын әйтте.

– Беренчедән, Татарстанда җитештерелгән энергия Татарстанга җитәрлек. Икенчедән, безнең икътисад бик нык артка чигенә башлады. Артка чигенә башлаган икән, димәк энергиягә кытлык юк. Өченчедән, Чернобыль, Маяк, Фукусима фаҗигаләре безнең өчен бик зур сабак. Боларга өстәп АЭСлардан чыккан калдыклар да Татарстан экологиясенә зур зыян китерәчәк. Әгәр дә атом калдыклары зыян китермәсә, Европадан Русиягә ул калдыкларны ташымаслар иде. Европадагылар безгә караганда акыллырак дип уйлыйм, – дип белдерде ТИҮ вәкиле.

Ибраһимов ризасызлык чаралары уздыруга карамастан, Кама Аланында АЭС төзелә калган очракта, моңа каршы өч чарага мөрәҗәгать итеп булуын белдерде.

– АЭСны төзи башлыйлар икән мин өйдә утырырга җыенмыйм. Хәлемнән килгән хәтле каршылык күрсәтәчәкмен. Моның беренче ысулы – агитация булачак. Икенче ысулы – ачлык. Өченче ысулы исә – шул төзелеш янына барып утырып машиналарны үткәрмәү. Менә шушы өч ысулны кулланырга һәрвакыт мөмкинлек бар, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Рәүф Ибраһимов.

Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте атом станциясе республика экологиясенә зур зыян сала дип саный. АЭСка альтернатив буларак алар җил белән эшләүче электр станцияләре төзүне тәкъдим итә һәм бу җил белән эшләүче станцияләрнең потенциал көче Түбән Кама ГЭСы мөмкинлекләреннән 27 тапкыр артыграк булуын белдерә.

Шуны да әйтергә кирәк, Русия хөкүмәтенең 2084 санлы карарында 2030 елга кадәр Русиядә җил белән эшли торган 16 яңа станция төзү планлаштырылса да, аларның барысының да Татарстаннан читтә төзеләчәге әйтелә.

Райнур ШАКИР.

«Монда үлеп, җәннәткә керергә дип килдек»

Ноябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе район прокуратурасының «Фәйзрахманчылар» исеме белән танылган төркемне үз йортларыннан чыгару таләбен канәгатьләндерде. Төркем вәкиле Гомәр әфәнде «Азатлык»ка мәхкәмә карары булса да, үз йортларыннан чыкмаячакларын, монда үләргә дип килүләрен әйтте. Гомәр әфәнде шулай ук «Азатлык» хәбәрчесен беренче тапкыр йортларына кертеп, андагы тормыш шартлары белән таныштырды.

Гомәр әфәнде әңгәмә башланганчы ук үзләрен «Фәйзрахманчылар» дип атауга каршы булуларын әйтеп куйды. Безне «Коръәнчеләр җәмгыяте» дип әйтсәгез дөрес булыр, дип белдерде ул. Әңгәмә Казанның Торфлы урамы 41нче йортта узды.

– Гомәр әфәнде, хәзерге вакытта сезне үзегез яши торган Торфлы урамындагы йорттан куып чыгарырга дигән мәхкәмә карары бар. Сез моннан хәбәрдармы?

– Безгә мәхкәмә булырга өч көн кала повестка китерделәр. Ләкин без сезнең мәхкәмәне танымыйбыз, повесткагызны кул куеп алмыйбыз һәм мәхкәмәгә бармыйбыз, дип белдердек.

– Мәхкәмәнең мондый карар чыгаруының сәбәбен нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткәнчә, без фәкать Коръән кушканча яшәгән өчен генә алар безгә бәйләнәләр. Аларның башка сәбәпләре юк. Мәхкәмәдән шундый карар чыгуы турында безгә танышлар телефоннан шалтыратып әйттеләр. Мәхкәмәдән килеп безне бу карар белән таныштыручы булмады.

– Беркөн көч структуралары килеп, мәхкәмә карары бар, сез бу йорттан чыгып китегез дисәләр сез нәрсә эшлисез?

– Без монда үләргә дип килдек. Безгә монда үлеп җәннәткә керергә кирәк. Без шушында үлеп шәһит булачакбыз. Мәхкәмә карары булса да, гаскәр белән килеп куарга теләсәләр дә, Аллаһ йортыннан чыкмыйбыз.

– Мәхкәмә сезне бу йортта теркәлмәгән, шуңа күрә монда яшәүчеләрне теркәлмәгән урыннан чыгарырга, дип карар кабул итте. Сез үзегез бу йортта теркәлгәнме?

– Шәхсән мин үзем бу йортта пропискада торам. Аннан соң монда яшәүче Галимҗан Хазетдинов та шулай ук пропискада.

– Алайса рәсми теркәлгән булуга карамастан, мәхкәмә сезне дә әлеге йорттан куып чыгарырга җыенамы?

– Ә без анысын белмибез. Без аларның канунын танымыйбыз. Мин сезнең теркәлгәнме дигән сорауга җавап кына бирдем.

– Гомәр әфәнде, былтыр җәй көне сезнең йортта яшәүчеләрнең балаларын дәүләтнең балалар йортларына урнаштырганнар иде. Балаларның хәле белән дә таныштырыгыз әле?

– 2012нче елның августында бу йортта яшәүчеләрнең 21 баласын алып киткәннәр иде. Аларның кайберләрен ата-аналары алды. Хәзерге вакытта Яшел Үзән районы Нурлат авылындагы балалар йортында 12 бала тәрбияләнә.

– Алар белән күрешеп торасызмы?

– Әйе, барып йөрибез.

– Балаларның хәлләре ничек?

– Безне күргәч кайчан кайтабыз дип елый башлыйлар.

– Балаларның сәламәтлекләре ничек?

– Начар. Анда гел чирлиләр. Хастаханәдә яталар. Монда чагында чирнең нәрсә икәнен дә белмиләр иде. Мине күргәч, мине кочаклап елыйлар. Син безне алырга килдеңмени, безнең кайтасы килә диләр. Мин аларны үземчә юатам инде. Әз генә калды, кайтырсыз дим.

– Гомәр әфәнде, сезнең бу хәлләрдән Татарстан диния нәзарәте хәбәрдармы? Алар ягыннан сезнең хәлегезне килеп сораучы булдымы?

– Юк. Татарстан диния нәзарәтеннән безнең янга килүче булмады.

– Элекке мөфти дә, яңа мөфти дә килмәдеме?

– Юк, юк. Безнең алар белән аралашканыбыз юк.

– Гомәр әфәнде, чыннан да сезне бу йорттан көч белән чыгарсалар сез моннан кая барырга уйлыйсыз?

– Без моннан чыкмыйбыз. Безнең бүтән барыр җиребез юк. Безнең урыныбыз шушында гына. Без шушында үләбез. Безнең өчен бүтән җир – җәһәннәм. Без шушында үлсәк, җәннәткә керәбез. Әгәр дә без алардан куркып моннан чыгабыз икән, без җәһәннәмгә керәчәкбез. Без күрәләтә җәһәннәмгә керә торган кешеләр түгел.

Үзләрен «Коръәнчеләр җәмгыяте» дип атаган дини төркем вәкилләре бүгенге көндә Казанның Торфлы урамының 41, 41а, 41б йортларында яши.

Быелның августында мәхкәмә бу төркемне экстремистлыкта гаепләп аның эшчәнлеген тыйган иде. Шулай ук, быелның ноябрендә Казанның Совет районы мәхкәмәсе әлеге дини төркемне Торфлы урамындагы йортларыннан чыгару карары кабул итте.

Райнур ШАКИР.

«Путин Уеннары»: Сочи төзелешләрендәге коррупция турында фильм, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии