- 10.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Архив
Минем баркайчан да, кабатлап әйтәм, беркайчан да мондый начар хәлдәге йортны күргәнем юк иде. Балтач авылы, Нариман урамы, 24 адресы буенча урнашкан әлеге йортның эченә керү өчен зур батырлык кирәк. Мондагы хәлләрне үз күзем белән күргәнгә, кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: шушы йортка көн саен берничә кат кереп-чыгып йөргән, биредә әле дә яшәп ятучы кешеләрдән дә батыр кеше дөньяда юктыр.
…Ике катлы агач йортның өске катындагы фатирларны түбә баса башлаган. Йорт ике яктан бөкләнеп, түбәнең авырлыгына чыдый алмагандай, нечкә билле самавыр хәленә кереп бара. Йортның «биле» нечкәргән саен, аның түшәме белән дивар арасы да шулкадәр ныграк киңәеп, йорт эченә җил үтә. Беренче катта хәлләр бөтенләй мөшкел. Черек торбалардан су сиптереп утыра. Өске катта яшәүчеләр су алганда гына бераз тынып тора да, бераздан кабат сиптерергә тотына. Аны инде мең кат ямаганнар, ләкин черекне ямау белән генә җиңеп булса икән… Идәннәр дә череп убылган һәм… Подвалдагы бил тиңтен суга егылып төшмәс өчен, стенага калай белән беркетелеп, яңа идән элеп куелган. Ягъни, идән, стенага беркетелеп, эленеп тора! Йортта тычканнар хакимлек итә, чөнки алар кешедән дә курыкмый. Дымлы, черек идәндә «медведка» дип аталучы олы-олы тараканнар күренгәли, диварда төннәрен әкәм-төкәмнәр куыша… Кыскасы, кышны бу йортта үткәрү мөмкин түгел!
Йортның янәшәсеннән йөк машиналары узып китсә, ул калтырап куя. Әйтерсең лә, хәзер үк лапылдап җиргә сеңәр иде, тик эчтә яшәүче кешеләрне басып үтерергә курка. Ә менә Балтач районы хакимияте курыкмый! Шул йорт ишелгәч басылып үләсе кешеләр өчен тотасы җаваплылыкка да, бөтен Русиягә яңгыраячак «ЧП»га да исләре китми. Ә бит бу йортта бүген 4 гаилә – җәмгысе 18 кеше пропискада тора!
САБАНТУЙДАН БИРЛЕ ЙОРТ КӨТӘБЕЗ
Бу йортның ничәнче елда салынуы да төгәл генә билгеле түгел.
– Минем 90 яшьлек бабай бу йорт турында «бай йорты» дип сөйли иде, – ди Надирә Низамова. – Ул аны балачактан бирле белә. Аннары монда медпункт булды, әле без кечкенә чакта бирегә прививкалар ясатырга йөрдек. Аннары мех фабрикасы иде. Соңрак фабрика эшчеләренә балалар бакчасы кирәк булды да, бакча итеп ясадылар. Яңа балалар бакчасы салынгач, монда балаларны йөртми башладылар һәм бинаны 4 фатир итеп бүлделәр. Хәзерге вакытта бу йортның бернинди документлары юк. Ул «снесённый» дип санала. Ягъни без, бөтенләй исәптә булмаган йортта торабыз. 2009нчы елда бу йортны авария хәлендәге йортлар исемлегенә керттеләр. 2012нче елга кадәр безгә йорт салырга тиешләр иде инде, ләкин булмагач, без шул елның октябрендә Башкарма комитет рәисе Рамил Шакировка кердек. Ул йорт салу өчен участок юклыгына зарланды. Шуннан соң әлеге проблема хакында үзебезнең Торак-коммуналь хуҗалыгының күптармаклы оешмасы җитәкчесе Шамил Җәләевка әйткәч, ул участок барлыгын әйтте. Безнең янда Рамил Шакиров белән дә сөйләште. Баксаң, безнең район аңа бу җирне бирми йөргән икән. Шуннан соң акча да бүленеп, безгә яңа йорт салу өчен төзелеш башланды, – ди Надирә ханым.
– Ул Сабантуйга кадәр әзер була, – диделәр. Без инде яңа фатирга күчәргә җыенып яши башладык, – дип дәвам итә
. – Җәй көне төзелеш бөтенләй туктап торды. Универсиада иде бит. Бөтен төзүчеләр шунда киткән булып чыкты. Соңыннан район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе үк төзелешне ашыктыра башлады. Ноябрьнең 20сенә кадәр әзер булачак дип вәгъдә иттеләр. Без төзүчеләрнең кичке 9-10га кадәр эшләвен күреп сөенә идек. Әле бит үзебез шул төзелеш урынына барып, кайда йокы бүлмәсе бүләргә, кайда зал урыны ясарга икәнен күрсәтеп йөрдек. Безнең йорт авария хәлендә булгач, яңа йорт та нәкъ биредәге квадрат метрларны исәпкә алып төзелде. Газ кертү өчен дә без үзебез акча түләдек, кулыбызда квитанцияләр бар, – ди беренче катта көн итүче Гөлүзә апа. Ул монда инвалид бала да тәрбияли икән. Идәнгә итексез генә басып та булмаган, торбаларыннан су сиптереп торучы йортта инвалид бала түгел, сау-сәламәт кеше дә чирлегә әйләнә ала, алар ничек яшидер, күзалдына да китерә алмыйм.
– Безне 1нче декабрьдә Башкарма комитетка чакырдылар. Инде фатир ачкычы алабыз дип, куанышып бардык, – дип сөйли Нурзия апа. – Баксаң, безгә фатирны бөтенләй бирмәячәкләр икән. Фатир алам дигән кешегә, башта биредәге фатирын приватизацияләргә, аннары ипотека рәсмиләштергәч кенә яңа фатирга күчәсе икән. Путин шундый яңа канун кабул иткән, имеш. Әле безгә Рамил Шакиров, кулында ниндидер кәгазь болгый-болгый (имеш, Путин карары – авт.) болай дип кычкырды: «Әгәр яңа фатирга күчәсегез килсә, ипотека ясагыз да, 110 мең сум «предоплата» түләгез, аннары ай саен 8 мең сум түләп яшәрсез», – диде. Мин үземнең 6 мең сум хезмәт хакымнан ничек 110 мең җыярга тиеш икән дә, 8 меңне ничек түләп яшисе икән? – ди Нурзия апа.
– Без ул законны эзләп, әллә кемнәр белән интернетларны актарып бетердек. Прокурорга бардык инде. Интернетта да табылмады ул закон, прокурорыбыз да белми аның турында. Документлар ягыннан караганда, бөтенләй булмаган йорттагы торак-коммуналь хуҗалыгы түләүләренә без ай саен 4000 сумга якын түләү түләп ятабыз. Кыш көне өй стеналарына боз ката, тәрәзә аслары бозлана. Стена, түшәм аерылып, алар арасындагы электр чыбыклары чытырдый. Аста подвалда – су, анда да электр чыбыклары бит, – ди Саимә апа.
Анда ишеткән-күргәннәрне газетага язып бетерә торган түгел. Шунысы ачык – бу йортта яшәүчеләрне Ходай саклый.
ЗАКОН ҮЗГӘРГӘНЕН КӨТӘЛӘРМЕ?
– Иң беренче итеп, Балтач авыл җирлегенә шалтыраттым. Балтач авыл советы рәисе урынбасары Нурия ханым Зарипова белән сөйләшеп, бар сорауларыма да җавап таба алырмын дигән идем. Нурия ханым башкарма комитет белән сөйләшергә кушты.
Башкарма комитет рәисе Рамил Илдус улы Шакиров белән без үзара элемтәгә чыга-чыга, дуслаштык та, кычкырыштык та. Күрешкән булсак, бәлки, сугышкан да булыр идек. Кем әйтмешли, халык өчен, хаклык өчен бит!
Ул үзенең сүзләрен ничек бар – шулай, мәгънәсен үзгәртмичә бирергә кушты. Шулай эшлим дә. Игътибар белән укыгыз, чөнки анда… хәлләр бар!
– Республикада авария фондына кертелгән йортлар ике төркемгә бүленә: приватизацияләнгән һәм приватизацияләнмәгән. Бүген Мәскәүнең шундый йортлар урынына яңаны салу өчен акча бүлеп бирү турындагы яңа положениесы бар. Элек ул йортларны салу өчен акча республика һәм Русия бюджетыннан гына бүленә иде, ә хәзер ул өчкә бүленде. Беренчесе – Русия федерациясе суммасы, икенчесе – Татарстан республикасыныкы, өченчесе – милекчеләрнең шәхси акчасы. Йорт салу өчен акча өч чыганактан җыела ягъни.
– Сез хәзер приватизацияләгән йортлар турында сөйлисезме?
– Мәскәү, приватизация ясамаган йортлар белән бөтенләй эшләмибез, диде. Районда приватизацияләнгән йортлар – 60%, ә приватизацияләнмәгәне – 40% тәшкил итә. 2013нче елда финанслау бөтенләй булмады. Хәзер Татарстан ничектер 2013нче елның акчасын алып калырга көрәшә. Бүгенге көндә Русиянең 2013нче ел өчен килгән акчасы күпмедер күренә, ә Татарстанныкы бөтенләй юк әле. Яңа положение буенча, барысы да ТР Торак фонды аша эшләнә. Әйтик, берәр оешма бу йортны үз хисабыннан төзи дә, без аны ул оешмадан сатып алабыз. Аның квадрат метры 26 мең сумнан дип исәпләнә. Менә хәзер шул 26 меңнең 10 мең сумын Русия каплый, 10 мең сумын – Татарстан, ә калган 6 мең сумын алар үзләре түләргә тиеш булып чыга. Бүген Русиянең күчергән акчасы бар, ә Татарстанныкы юк, милекчеләрнеке дә юк. 16 мең сум акчаны каян табарга дигән сорау тора. Ә сез әйткән Нариман урамы, 24нче йортта яшәүчеләр анда ничек килеп эләккән? Әгәр берәрсе хатыны яки ире белән тыныша алмаса, яки тормышта ниндидер башка бер авырлык килеп туса (йорты янып бирегә кертелгән хатын хакында сүз бара дип аңладым – авт.), алар администрациягә киләләр дә почмак сорыйлар. Боларны без мәҗбүри рәвештә шунда кертәбез инде. Бүген аларның ни приватизациясе юк, ни техпаспортлары эшләнмәгән. Менә шундый очрак булганга, безгә бу йорт белән эшләү бик авыр. Хәзер мин аларның документациясен тәртипкә китерү мәсьәләсе белән шөгыльләнәм. Мин аларны бер-ике тапкыр чакырып җыелыш та җыеп карадым. Алар бик аңларга теләми, һаман үз киресен укый. Боларга бушка кирәк, ә бушлай әйбер бетте хәзер.
– Сез аларны чакыртып: «Менә бүген 110 мең сум түләгез дә, аннары ай саен 8 мең сум түләп яшәгез», дигән сүз әйткәнсез.
– Эльвира, андый сүз… Алар, беләсезме, мине нәрсә дип тә сөйләгәннәр? «Бомжлар алар», дип әйтте, дигән сүзне дә әйткәннәр. Анда бит минем янда ничә кеше утыра. 110 мең дигән сүзнең нәрсә икәнен аңлыйсызмы? Сез хәзер ике кешене бутыйсыз. Беренчесе – Рамил Рашитович, глава, ул чакырды аларны. Икенчесе Рамил Илдусович – анысы мин булам.
– Район главасы белән башкарма комитет рәисен бутарлык дәрәҗәдә үк түгел бит инде мин.
– Да, мин шул сүзне әйттем, ди. Бер квартира 1 млн 163 мең сум тора. Без аларга аны соципотека кысаларында алырга тәкъдим иттек. Ул очракта беренчел кертем – 10%, ягъни 110 мең сум була, дидек. Соципотека 8% белән 15 елга бирелә. Алай уңайлырак та була әле. Әгәр алар хәзер коммуналь хезмәткә 2 мең сумнан артыграк сумма түләсә, тегендә алар күчкәч 400-500 сум түли максимум. Бәлки, миңа ул йортны соципотека итеп рәсмиләштерергәдер? Бәлки, миңа шуның артыннан йөреп карарга кирәктер, дигән сүзне әйттем. Аны алай итеп рәсмиләштерүне бит миңа глава әйтте! Ләкин мин әлегә бу әйбергә тотынмыйм, ни өченме? Чөнки дөнья хәлен булмый. Закон көн саен үзгәреп тора. Бердәнбер көнне приватизацияләнмгән йортлар белән эшлибез дисәләр, бу йортныкылар миңа йөгереп килер дә: «Безгә ипотека бирдегез, әнә тегеләрне бушка керткәнсез», – дияр.
– Элек кешеләрне күчергәнсез бит инде бушка…
– Во-от! Шул-шул менә! Элек положение юк иде бит. Элек без квадрат метрлары бер үк төрле булган яңа йорт салып бирә идек тә, күчерә идек кешеләрне. Ә менә хәзер положение үзгәрде дә куйды.
– Аларга дигән йорт төзелгән бит инде… Ул оешмага акча күчмәгән инде алайса?
– Төзелеш оешмасы бердәнбер көнне шушы авария хәлендәге йортны күрә дә, аларга дип йорт төзи, ләкин ул аны бер елдан башкарма комитетка сатасын исәпләп төзи. Менә хәзер ул йорт бар, ләкин инде үзгәргән закон да бар. Ул хәзер төзүченең шәхси йорты булып тора, без аны сатып алмадык. (Кызык кына икән, бу кешеләр шәхси кешегә үзләре газ кертеп биргән. – Авт.) Без аны акча булса алырга мөмкинбез, булмаса, алмаска да мөмкинбез.
– Ә сезнең җыелышларда нинди 5 млн хакында сүз барган иде?
– Русиянең 10 сумы бар дидемме? 5 млн – менә шул акча ул. Безнең ул акчаны ничек хәл итәчәгебез – билгесез, чөнки безгә Мәскәүдән әле команда килмәде. Шуңа без аны тота алмыйбыз. Бу акча безнең счетта күренсә дә, аны район бер нишләтә алмый, чөнки аның механизмы юк.
– Бу бит инде документлар буенча күптән ишелгән йорт, аны приватизацияләп булмый.
– Сез дә аңлый башладыгыз бугай, ниһаять. 2006-2007нче елда бу йорт авария хәлендәге дип саналган. Без бит инде җитәкче кешеләр, без аның кайбер нечкәлекләренә күз йомып, авария хәлендәге дип таныйбыз, чөнки безнең аны ремонтлап каласы килә. Ул бит «проживанию не подлежит, срочно нужны деньги» дигән сүз.
– Ветхий – ул иске дигән сүз, ә авария хәлендәге йортлар гомумән яшәргә яраксыз дигәнне аңлата. Бу йорт инде 2011нче елда ук авария хәлендәге дип танылган.
– Без аны ул елда ук авария хәлендә дип таныдык, чөнки аны ветхий йортлар исемлегенә кертергә кирәк иде.
– Әле бит шушы сөйләшүдә генә бу йортның 2006-2007нче елда ук ветхий дип танылуы турында әйттегез. Соң бит мантыйк буенча, йорт башта искерә, аннары гына яшәп булмаслык хәлгә килә. Бутап бетердегез. Ә сезнең кулыгызда Мәскәүнең положениесы бармы?
– Юк. Ул бит Мәскәү югарылыгында эшләнә. Безгә Казан нәрсә кушса, без шуны эшлибез. Безгә әйттеләр – без туктаттык ул программаны.
Сүз ахырында Рамил Илдус улы: «Сезнең белән кайсы да булса башкарма комитет рәисенең шулай матур итеп сөйләшкәне бар идеме?» – дигән кебек сөйли башлап, Кайбыч районы главасын хәтерләтте. Ул да бит: «Ә сез үзегезнең кем белән сөйләшүегезне беләсезме?» – дип күперенә башлаган иде бер мәлне.
АЛДАМАГЫЗ – ТОТЫЛЫРСЫЗ!
Мин бу эшләрдә эксперт түгел, ләкин Балтачта законнар Татарстандагы кебек түгел, ә үзгә булырга охшаган. Чөнки башка бер районда бу ситуацияне бөтенләй башкача аңлатып бирделәр. Иң беренче ялган: халыкны яңа йортка күчерү өчен, фатирларны приватизацияләү кирәк, дип әйтүләре. Чөнки хәзерге авария хәлендәге йорт та – муниципалитетныкы, сезнең өчен төзелгән йорт та барыбер хөкүмәтнеке булачак. Шуңа күрә сез, йортыгыз башыгызга ишелеп төшкәнче, бөтен ситуацияне аңлатып, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына һәм электрон хөкүмәт аша президентка хат юллагыз! Авария хәлендәге йортта наем белән яшәвегезне языгыз, асылмалы идәннәрегезне видеога төшереп, Камазлар узганда йортның ничек бер яктан икенчесенә кыйшаюын һәм ишеләчәген дә әйтергә онытмагыз. Балтач хакимиятенең шуларны күреп тә ничә еллар сезне биредә яшәтүен дә яхшылап языгыз.
2011-2012нче елларда, чыннан да, авария хәлендәге фатирларга алмашка бушлай торак бирелгән. Быел исә, халыкны сөендереп уздырылган Универсиада сәбәпле, ул бетерелгән икән. Аның каравы, яңа система кертелгән. Бу очракта, проблемадан ике чыгу юлы бар. Беренчесендә, кешеләр яңа фатирга күчә дә, наем белән яшиләр. (Надирәнең кулында социаль найм турында документ күргән идем. Кыскасы, алар шул ук найм белән алга таба да, ләкин яңа фатирда яши ала.) Ә икенче вариант: авария хәлендәге фатиры исәбенә яңага күчәргә теләгән кешегә һәр квадрат метрга 10 мең сум исәбеннән дәүләттән компенсация бирелә. Әйтик, сезнең фатир 50 квадрат метр икән, сезгә 500 мең сум компенсация бирелә. Сез шул акчаны беренчел кертем итеп исәпләп, яңа фатир сатып ала аласыз. Анысы инде сезнең шәхси фатирыгыз булачак. Калганын ипотека итеп ясыйсызмы, юкмы, әллә кесәгездән чыгарып түлисезме – анысы сезнең эш. Сезнең җитәкчелеккә исә, наем белән яшәвегез һәм ай саен 2 мең сум наем түләвегез түгел, әлбәттә, ипотека рәсмиләштереп, күбрәк акча түләвегез файдалырак. Акча кирәк аларга, акча!
Гомумән, бу Балтач җитәкчелегенең әкият сөйләп, кулларында бернинди дәлилле положениелары булмый торып, халык өчен бәргәләнеп йөргәндәй кыяфәт чыгаруы күңелне болгата. Һәм бу хәл әле тиз генә чишелмәс кебек. Беренче кышкы бураннарда Балтачта кабат очрашырбыз, мөгаен. Тик ул чакта ишелгән йорт кырыенда мин берьялгызым түгел, ә күпсанлы журналистлар, МЧС хезмәте, янгын сүндерүчеләр һәм хокук саклаучылар белән берлектә басып торырмын кебек. Аллаһы Тәгалә Үзе саклый күрсен инде мондый бәлаләрдән.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Балтач-Казан.
«БАЙ ЙОРТЫ»НДА БАТЫРЛАР ЯШИ,
Комментарии