Татарстан 1992нче елгы конституциянең кайтуына өмет югалтмый

Татарстан 1992нче елгы конституциянең кайтуына өмет югалтмый

Татарстанның 1992нче елда кабул ителгән конституциясенә 2002нче елда Русия кануннары белән тәңгәлләштерү вакытында бик күп һәм зур үзгәрешләр кертелде. Беренче вариантта Татарстан «суверен дәүләт» дип язылган булса, үзгәртелгәч, «дәүләт» төшенчәсе калса да, Татарстан – Русиянең бер төбәге дип әйтелде. Кайбер бүлекләр бөтенләй алынды. Төп канун 164 маддәдән 124кә кадәр кыскартылды.

«Татарстан конституциясе бәйрәменең нинди мәгънәсе бар, Татарстанның төп канунында дәүләтчелекнең «д» хәрефе дә калмады» дип әйтүчеләр дә шактый.

2017нче елда Татарстан белән федераль үзәк арасында яңартылган шартнамәнең вазифасы бетә, яңасында Татарстан статусы нинди булуын, аннан соң кануннарга нинди үзгәрешләр кертелүен фаразлау авыр.

Татарстанның аерым хокуклары күрсәтелгән конституциясенә «Йәсин» чыгарырга вакытмы, әллә киләчәге өметлеме? Бу сорауга Татарстандагы билгеле җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, галимнәр җавап бирде.

Депутат, шагыйрь Разил Вәлиев хәзерге конституция дә начар түгел, дигән фикердә тора, анда бирелгән хокуклар әле тулысынча тормышка ашырылмаган, ди ул. Аның фикеренчә, хәзерге көндә аларны үтәү юнәлешендә эшләргә кирәк, әмма киләчәктә үзгәрешләр дә булып куярга мөмкин.

Татарстанның яңа заман тарихы Татарстан Дәүләт шурасының яшь депутаты, коммунистлар фракциясе вәкиле Артем Прокофьевка чит-ят нәрсә түгел. Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе, референдум, конституция, шартнамә кабул ителгән соңгы 25 елда ул үсеп, шәхес булып формалашкан, хәзер Татарстан парламентына элекке депутатларга алмашка килгән заманча сәясәтче. Ул федерализм идеяләрен сеңдереп үскән, Татарстанның төп канунын башка төбәкләргә үрнәк итеп күрә һәм шулай булып калуын тели.

Журналист, республиканың төп рәсми татар газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров төп канунда әлегә кадәр булган хокукларны сакларга кирәк дип әйтә. Шул ук вакытта ул, 1992нче елгы конституциягә салынган мөстәкыйль дәүләт турындагы хыял алай ук өметсез түгел, дип саный.

Иң киеренке вакытларда конституцияне күзәтү дәүләт комитетын җитәкләгән, соңыннан мәхкәмәнең рәисе урынбасары булып эшләгән Әнәс Гатауллин, Татарстанда дәүләтнең бөтен билгеләре бар, Татарстан – һич шикләнүсез дәүләт, дип саный. Конституциядә дәүләт төшенчәсе алга таба да сакланачак, чөнки ул Русиянең үзенең төп канунында әйтелгән, ди ул.

Заманында Татарстан Президентының сәяси киңәшчесе булган тарихчы галим Рафаэль Хәкимов, Татарстанда 1992нче елгы конституция, анда салынган рух белән бер буын үсте, ул хәзер идарә итә башлый – бу да бер казаныш, диде. Аның фикеренчә, киләчәктә дә Татарстан дәүләт булып, үз башы белән яшәячәк.

Бикә ТИМЕРОВА.

Миңнеханов президент булып калачагын белдерде

Рөстәм Миңнеханов сайланган вакыты тәмамланганчы президент булып калачагын белдерде. Бу хакта ул Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге уздырган медиаклуб утырышында әйтте. Миңнеханов быел Татарстан Президенты итеп тагын дүрт елга сайланды.

2010нчы елда кабул ителгән федераль канун нигезендә 2015нче елның 1нче гыйнварына җирле парламентлар барысы да бер исем белән аталырга, җитәкчеләре башлыкларга әйләнергә тиеш иде. Русия Дәүләт думасы Татарстан өчен бу вакытны бер елга кичектерде.

Дума депутаты, үз вакытында Татарстан Конституциясе авторларының берсе булган Василий Лихачев, федераль канунны үтәү кирәклеге турында белдерде, әмма җәмгыять фикеренә дә колак салмыйча булмый, диде.

«Татарстан Дәүләт шурасында республикада президентлыкны саклау турында референдум уздыру турында уйланалар. Бу федераль үзәк белән республика мәнфәгатьләрен исәпкә алып кылынган гамәл һәм вазгыятьтән чыгу юлларының берсе була ала», – диде Лихачев​. Депутат сүзләренә караганда, бу җиңел булмаячак. «Халыкка, республика җитәкчесе ничек кенә аталса да, аның мәгънәсе шундый ук динамик, нәтиҗәле һәм тулы булачагын аңлатырга кирәк», – диде ул.

Рамзан Кадыров Чечняда президентлыкны 2010нчы елның августында бетерде. Аннан соң шуны ук барлык Төньяк Кавказ һәм калган республикалар эшләде. Бүгенге көндә президент атамасы Татарстанда гына калды.

«Мисырга булмаса, ичмасам, Таиландка барырбыз!»

Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников Мисырга очышларны туктатып торырга киңәш итте. Шунда ук Владимир Путин да хөкүмәткә Русиядән Мисырга очышларны туктатырга боерды. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аның бу карарын болай аңлата: «Путин хөкүмәттән антитеррор комиссиясе биргән киңәшләрен тормышка ашыруның механизмнарын җайга салуны һәм Русия ватандашларын кире илгә кайтаруны таләп итте».

Аңа кадәр Британия, Ирландия, Нидерланд, Украина, Франция һәм Литва Синай ярымутравы өстеннән уза торган очышларны туктатырга өлгергән иде инде. Моңа, очкычта шартлау булган, дигән фикернең төп версияләрнең берсе булуы сәбәпче.

Русиядән Мисырга очышлар 6нчы ноябрьдән кичке сәгать сигездә туктатылды. 7нче ноябрь иртәсендә инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисырда ял итүче татарстанлыларны ватанга кайтару мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк төбәк штабын булдырырга боера. Штабны республиканың вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкли. Штабка Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстанның туризм комитеты, Казан һәм Түбән Кама хакимият вәкилләре кертелде. Мисырда 3,5 мең татарстанлы ял итә, диелде.

КЕШЕЛӘР ҺӘМ БАГАЖ АЕРЫМ

Русия ватандашларын Мисырдан кире кайтаруны Русия хөкүмәте «эвакуация» дип атады. «Эвакуация» гаять кызыклы рәвештә башкарыла. Мисырга килгән русиялеләрне очкычка фәкать кул букчалары белән генә кертәләр. Ягъни алар багажны Мисырда калдырырга тиеш. Багажны исә башка рейслар белән «Русия почтасы» оешмасы кайтара. Янәсе, иминлек таләпләре шуны куша. Имеш, 31нче октябрьдә һәлакәткә юлыккан «Когалымавиа» очкычына шартлаткыч матдәне багажга тыккан булганнар.

Багаж иң элек Мисырдан Мәскәүгә килеп төшә, аннары аны даими рейслар белән кирәкле шәһәргә кайтаралар. Әйтик, Казаннан Мисырга киткән юлчының багажы әүвәл Мисырдан Мәскәүгә оча, аннары Мәскәү – Казан рейсы белән Татарстан башкаласына җибәрелә. Казан һава аланы исә, чемоданнар хуҗасы белән элемтәгә кереп, «Сезнең багажыгыз кайтты» дигән хәбәрне җиткерә. Һәм багаж иясе аны алыр өчен, тагын һава аланына килергә тиеш була.

Әйтергә кирәк, беренче «эвакуацияләнгән» юлчылар Татарстанга инде кайта башлаган. Ә менә багажлары һаман юклар тоткарлана. Казан халыкара һава аланы багажның вакытында килмәвен таный һәм әйберләрен көткән кешеләргә махсус анкета тутырырга куша.

КЫРЫМ ҺӘМ ТӨРКИЯ ҮЗЛӘРЕНӘ ЧАКЫРА

Мисырга очышларны туктатырга өлгермәделәр, Кырым башлыгы Сергей Аксенов Русия халкын Кырымга килергә өнди башлады. «Кырым туристларга Мисыр һәм Төркия курортларындагы ялдан бер дә ким булмаган тәкъдимнәр әзерли. Республиканың курортлар һәм туристлык министрлыгы бу юнәлештә инде актив эшли», – диде ул.

Аның сүзләрен шушы министрлык җитәкчесе дә куәтли: «Кырымның көньяк өлешендә коры субтропик климат хакимлек итә. Анда көз көне дә ял итеп, сәламәтләнеп була», – дип белдерде Сергей Стрельбицкий. Интернетта шул уңайдан шунда ук һәртөрле шаярулар башланды. Халык Кырым белән Мисырдагы һава температурасын чагыштыра: «Ялтада +8, Хургадада +27» дип язалар.

Кырымда октябрь башында ял итеп кайткан Резидә Фәтхетдинова ярымутраудагы ялыннан канәгать булмаган: «Климаты яхшы, ә менә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе Советлар берлегендәге кебек. Бәяләр дә коточкыч! Акмәчет һава аланыннан диңгез буена барып җитәр өчен таксига 2500 сум түләргә туры килде. Йөземнең килосы 250 сум! Кырымда үскән чикләвек өчен килосына 450 сум түләдем!» – дип сөйләде ул «Азатлык» хәбәрчесенә.

Шул ук вакытта Төркия дә ял итәргә теләүче русиялеләрне үзенә чакырды. «Анталия провинциясе Мисыр урынына Төркиягә барырга риза булган барлык туристларны кабул итә алачак», – дип белдерде Анталиянең мәдәният һәм туристлык департаменты җитәкчесе Ибраһим Аҗар.

Анталиядә елның бу вакытында инде коенып булмаса да, анда барырга ризалашкан юлчылар табылды. 7нче ноябрьдә Петербургтан Төркиягә беренче шундый чартер очыш башкарылды: бу рейстагы кешеләрнең барысы да Мисырга юлламалар алган булган һәм, ялдан бөтенләй колак какмас өчен, Кызыл диңгез урынына Урта диңгезгә барырга карар кылган.

КОМПЕНСАЦИЯ ЮК, ТАИЛАНДНЫ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР

Күп кеше, Русия хөкүмәте оештырган «эвакуация»не акыллы рәвештә эшләп була иде, дип уйлый. Интернетта «Нишләп соң Мисырга инде килеп ял итә башлаган кешеләрне дә ашыгыч рәвештә өйләренә кайтырга мәҗбүр итәләр? Яллары беткәч, имин рейслар оештырып кайтарсыннар иде. Нишләп аларга тияләр?» дигән эчтәлекле язмалар шактый.

Туристлык өлкәсен күзәтеп барган белгечләр исә Русиядән Мисырга очышларның туктатылуы күп кенә ширкәтләргә зур зыян салачак, дип белдерә. Яңа ел бәйрәмнәренә инде 250 меңләп юллама сатылган булган. Аларга акча кайтарырга ашыкмыйлар. Мисыр урынына Төркиягә яисә Таиландка барырга тәкъдим итәләр.

Казан кызы Алсу Әхмәтҗанова 7нче ноябрь кичендә Мисырга очып китәргә тиеш иде. Әмма хәзер ул Таиландка очарга әзерләнә: «Гомеремдә беренче тапкыр чит илгә юллама сатып алдым. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, килеп чыкмады инде. Шарм-эль-Шәйхтагы 10 көнлек ял өчен берүземә 54 мең сум түләдем. Мисырга рейслар туктатылганнан соң, туристлык ширкәте, миңа шалтыратып, Мисыр урынына Төркия яисә Таиландка барырга тәкъдим итте. Акча кайтарабыз, димиләр. Төркиягә барырга өндиләр. Ә анда бит хәзер диңгездә коенып булмый – суы салкын! Таиландка барырга булдым. Тик анысы өчен тагын 12 мең сум өстәргә туры килде. Ярар инде, Мисырга булмаса, ичмасам, Таиландка барырбыз!» – дип сөйләде Алсу.

Чыннан да, Ростуризм оешмасы сатып алынган юлламалар белән нишләргә икәнен әле хәл итмәгән. Фәкать «Натали-Турс» операторы гына Мисыр юлламалары өчен акчаны кире кайтара башлаган дигән хәбәр чыккан.

МИСЫР ДА, КАЗАН ДА ЗЫЯН КҮРӘЧӘК

Мисыр икътисадының уннан бер өлеше туристлыкка нигезләнгән. Илгә ял итәргә килүчеләрнең 30 проценты – Русия ватандашлары. Белгечләр фикеренчә, Русиядән очышлар туктатылу сәбәпле, илнең кереме 3,5 процентка кимергә мөмкин.

Шул ук вакытта Русиядә эшләүче күп санлы туристлык ширкәтләренә дә куркыныч яный. Кризис аркасында болай да акчасы кимегән халык Дубай, Мальдив утраулары, Доминикан кебек кыйммәтле курортларга йөри алмый. Җәй көне чит илгә барырга мөмкинлеге булган кешеләрнең күбесе – Төркиягә, кышын Мисырга юл тота. Хәзер Мисырга юл ябык, ә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Таиландка юлламаларның бәясе бермә-бер кыйммәт.

Халыкның бер өлеше, Русия чикләрен акрынлап яба, дигән фикердә тора. Иң элек полициядә эшләүчеләргә чит илгә чыгарга тыелды. Аннары түрәләргә фәкать Русиядә теркәлгән һава юллары белән генә очарга боерылды. Хәзер менә Мисырга очышлар туктатылды. Кайчандыр илне бөтен дөньядан аерып торган «тимер пәрдә» янә әйләнеп кайта, диләр.

Казан халыкара һава аланы да Мисырга очышларның туктатылуыннан зур зыян күрәчәк. Һава аланына быел 2 миллион юлчы булырга тиеш дигән максат куелган иде. Әмма Татарстан башкаласында су спорты буенча дөнья беренчелеге үткәрелсә дә, юлчыларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 9 процентка кимегән. 2015нче елның беренче тугыз аенда Казан һава аланыннан 1,4 млн. юлчы файдаланган. Шарм-эль-Шейх белән Хургада, Анталиядән соң иң популяр чартер очышлар, аларның юкка чыгуы – юлчыларның кимүенә тагын бер сәбәп.

Комментарии