Юкны бушка аудару

Соңгы араларда өлкән буын вәкилләре, пенсионерлар, хөкүмәт уйлап чыгарган тагын бер кызыксындыру чарасы (бәлки, тозактыр!) артыннан чаба-чаба аяксыз калып, бушлай сырның капкында гына булуына тагын бер кат инана. Нәрсә турында сөйләвең, дисезме? Хәзер шәрехлим.

Өч һәм аннан күбрәк бала табып үстерүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнеп, өстәмә арту мөмкинлеге бар, дигән яңалыкны ишеткәч, әниемнең каршы килүләрен тыңламыйча (чөнки ул инде тормышта күпне кичергән, булмастай эшне күңеле белән шундук тоемлый), туганнарымның туу турындагы шаһәдәтнамәләрен, әти-әниемнең язылышу турында таныклыгын, паспорт күчермәләрен алып, шәһәребезнең ЗАГС бүлегенә киттем. Ни өчен анда – чөнки минем туу турында шаһәдәтнамәмдә бер артык хәреф өстәлгән иде, шуны дөресләтү максатыннан бардым. Чиратым җитеп, җитәкче ханымга керү бәхетенә ирештем. Ишек артында миннән соң да яу кебек чират калды. Хәлне аңлаттым. Инде башка кәгазьләргә чират җитте. Әнием белән минем фамилиямдә 1 хәреф хатасы гына дип торсам, бусы әле баласы гына булган икән. Әле әниемнең паспортындагы әтисенең исеме әтием белән язылышу таныклыгында теркәлгәне белән чагышмый икән… Ә язылышу таныклыгы шушы ук җитәкче ханым имзасы белән 2012нче елда алыштырып алынган булган югыйсә! Ул чакта паспорт белән чагыштырып язмадылар микәнни? «Документны алганда әниең кая караган?» дигән сорау ишетәм. Ә ул укымышлы, җитәкче урынын биләгән ханым кул куйганда үзе кая карады икән? Нәтиҗәдә, хәрефне дөресләтү өчен банкка барып, 650 сум күләмендә госпошлина түлисе икән… Күңелдә сорау туа: ни өчен?!

Кемнеңдер үз эшенә салкын каравы өченме? Тагын шунысын да әйтеп үтәсем килә, культура өлкәсендә эшләүчеләрнең халык белән аралашу дәрәҗәсе шул кадәр түбән. Үзләреннән өлкән кешеләргә тамак төбе белән кычкырып сөйләшергә аларга кем хокук биргән?

Кыскасы бу очы-кырые булмаган буталчык эш артыннан йөрмәскә уйлап, кул селтәдек. Хөкүмәттән нидер алганчы, башта йөз кат акча янчыгыңны әйләндереп саласы икән. Күпме өлкән яшьтәге кеше борчылып, күбесе башка шәһәрләрдән, авыллардан килә-килә, юкка вакыт сарыф итеп йөри дип нәтиҗә ясадым бу хәлләрдән соң…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии