Тормыш өчен җаны-тәне белән көрәшеп китте, Гөлнара

Тормыш өчен җаны-тәне белән көрәшеп китте, Гөлнара

Әле газетабызның бу санын нәшриятка тапшырырга әзерләнгән вакытта йөрәгемне өзеп алган хәбәр җиткерделәр. Минем телевидениедә үткән 22 еллык гомеремнең юлдашы, якын дустым, хезмәттәшем, танылган тележурналист Гөлнара Зиннәтуллина арабыздан китеп барды. Миңа бу юлларны язу бик авыр. Мин аның популярлыгына, халык мәхәббәтен яулавына соклана идем. Без һәрчак бергә булдык, киңәшләшеп эшләдек. Әле 1 атна гына элек тиз генә кереп хәлен белеп чыктым. Шушы араларда иркенләп керәм, бер сөйләшеп утырырбыз, дип вәгъдә иттем. Аның белән яшьлек елларыбыз, журналистика турында озаклап камера каршында сөйләшеп утырасы идек, тарих өчен күп вакыйгаларны Гөлнара үзе белән алып китте. Чөнки ТВ тарихы иде аның тормышы. Хезмәт кенәгәсендә аның башка эш урыны юк, телевидение генә иде. Бераз химияләремнән арыныйм, мин исә, авылдагы эшләремне төгәллим, дип килештек. Аһ, ни үкенеч!!! Мин сизә идем, югалтуның еракта булмавын. Тик болай тиз дип уйламадым. Гөлнара үзе сер бирми иде бит шул. Чырык-чырык көләр иде, әмма мин шул оптимизм артында аның ничек сызлануын, аны сиздермәскә тырышуын сизеп, өзгәләнә идем. Рәхимсез авыру иде шул анда. Яман шешнең дә бик сирәк очрый торган төре. «Минем белән авырган кешеләр күптән үлеп бетте инде, мин яшим әле», – дип көлә иде. Тик бервакыт: «Моңарчы яшисем килә иде, Илфат, бик арыдым, инде китәсем, килә», – дип ычкындырды. Мин сүзне икенчегә бордым, Яңа елны бергә каршылыйбыз, дип юаттым.

Бер әйтеп куйды ул: улыма әйттем, мин үлсәм, шыпырт кына күмеп куегыз, кешеләрне борчымагыз, минем өчен кайгырмасыннар, еламасыннар, диде. Үзем гел кешенең күңелен күтәрергә тырыштым, боекмасыннар, шуңа берәүгә дә хәбәр итмәгез, дип әйттем, диде. Мин исә: «Түтәй (аның кушаматы Түтәй иде), әйдә килешик, кем кайчан китәсен белмибез, әйдә мин сине чакырам җеназама, син мине… Ату үпкәләшербез…» дидем. Көлештек. Әле килене ишеткәч, Гөлнараның сүзен сүз итмәдем, бар дөньяга хәбәр салдым. Бу кеше белән хушлашып калмау ярамас, бар дөнья үпкәләр, дидем. Чөнки аны белмәгән кеше юктыр. «Безнең гәҗит» укучылары да аның язмышы белән даими кызыксынып тора иде бит.

47 ел телевидениедә эшләде. Аңа язын 69 туласы иде. Ярдәмчел, уңган-булган, чигәргә, пешерергә, рәсем ясарга оста иде ул… Аның янында җиңел, рәхәт иде… Синсез, бик күңелсез булыр безгә Гөлнара… Хуш бәхил бул, Түтәй… Караңгы гүрең якты булсын, мин өметләнәм, ышаныйм: урының җәннәт түрләрендә булса иде.

Укучыларыбыз исеменнән туганнарының, балаларының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии