Милли каһарман вафат

Милли каһарман вафат

Татар халкы зур югалту кичерде. 2020нче елның 6нчы сентябрендә 96 яшендә татар халкының мәшһүр улы, милли хәрәкәт аксакалы, Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр ага Салиев вафат булды.

Зөфәр абый данлы тормыш юлын үткән кеше. Бөек Ватан сугышында катнаша. Чирмешән һәм Аксубай районнарында, Казанда укытучы, мәктәп директоры булып эшли.

Зөфәр абый 80нче еллар азагыннан башлап татар милли хәрәкәтендә, ялкынлы көрәшчеләр сафында. Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең I Корылтаенда катнашты. 1990нчы елда Борис Ельцин Казанга килгәч, аңа түбәтәй кидергән татар булып тарихта калды. Татарстан бәйсезлегенә һөҗүм башлангач, «Ельцин түбәтәйне кире кайтарсын», дигән таләп белән чыкты. Татар дәүләтчелеген торгызуда аның керткән өлеше һичшиксез. 1990нчы елда кабул ителгән «Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация», 1992нче елгы бәйсезлек турында референдум, 1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе – бу бөек тарихи вакыйгаларда ул актив катнашты. Татарстан бәйсезлеге өчен армый-талмый көрәште, татар дәүләтчелегенә, мәгарифенә, теленә һөҗүмгә каршы торды, үзен кыю, акыллы сәясәтче, дип күрсәтте.

Зөфәр абый чын милләтпәрвәр иде, татар халкы, татар дәүләте дип йөрәге яна иде. Бик олы яшьтә булса да, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә килеп йөри иде, борчыла иде.

Зөфәр абый – бөек татар, ватанпәрвәр, кыю көрәшче иде. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Без аны беркайчан да онытмаячакбыз.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы

Комментарии