- 10.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Архив
10нчы сентябрьдә Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин үз-үзенә ут төртте. Ул хастаханәгә китерелгән, тәне 90 процентка янган. Соңрак алган җәрәхәтләрдән вафат булды. «Азатлык» бу фаҗиганең нечкәлекләрен белеште.
Альберт Разин 1940 елда туган. Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәшә.
Альберт Разин иртә белән Удмуртия Дәүләт шурасы янына шигарьләр язылган плакат алып килгән. Анда шагыйрь Рәсүл Гамзатовның «Иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер» дигән сүзләре язылган.
Разин белән бергә пикетка тагын ике кеше чыккан. Алары шигарьләр тотмаган, теләктәшлек белдергән. Шуларның берсе – удмурт милли хәрәкәте активисты Петр Тимошкин. Разин аның күз алдында янган. «Азатлык» шалтыратканда Тимошкин тикшерү комитетында сорау алуны көтә иде. «Азатлык»ка ул бу коточкыч хәл турында җентекләбрәк сөйләде.
«Альберт Разин миңа ике көн элек шалтыратты: пикетны фотога төшерергә иде, матбугатта, социаль челтәрләрдә таратырбыз, диде. Ул башта, иртәрәк килегез, диде. Иртәнге 8 тулганчы инде килеп җиттек, ул телефоннан соңга калам, дип кисәтте. Ул килгәндә без инде урында идек. Минем белән тагын ике активист бар иде. Иртәнге тугызынчы киткәндер, ул машинасын куеп безнең якка килде, кулында плакатлар иде. Сәламләштек, кәефе гадәттәгечә. Артык берни сөйләшмәдек. Анысы-монысы сизелмәде. Ул плакатын тотып парламент каршына чыгып басты, без читкәрәк бастык.
Парламентка халык эшкә сәгать 9га килә, бүген депутатларның утырышы бит. Разинны күбесе белә иде, туктап сәлам бирүчеләр бар иде. Полиция кешеләре килмәде. Ул дүшәмбе электрон почта аша пикетка чыгам дип алдан хәбәр иткән булган.
Сәгать тугыз тулганда Разин арыдым диде, без урындык бирербез дигәндә таныш булмаган егет Разин янына килде. Алар нидер сөйләште. Аннары Разин машинасы янына китте. Бу егет Разин урынында калды, аннары бераздан тагын бер кеше килде. Мин анысын да танымадым. Без читтәрәк тордык бит. Алар Разинның плакатларын тотып торды. Аннары алар арасында әллә бәхәс, әллә нәрсә булды… Мин Разинга шалтыраттым, монда әллә нинди кешеләр, кил әле, дидем. Ул кире килде, кешеләр юкка чыкты. Разин пикетын дәвам итте. Бераздан ул тагын ял итәргә китте. Бездән 10га кадәр торырга үтенде, мөрәҗәгатьләрне таратырга кирәк булачак диде, депутатларга кертергә кирәк булыр дип аңладым. Ул тагын машинасы янына китте. Урынын алмаштырдым, диде.
Берни сизмәдек. Без сөйләшеп тордык, ул кире килде, без үзара сөйләшеп торганда бермәл борылып карасам, Разин яна! Йөгереп килдек, янына килерлек түгел, ул дөрләп яна иде. Разин тораташ кебек басып торды һәм дәшми иде. Коточкыч хәл… Куркыныч. Берсе дә сүндерергә ашыкмады, фотога төшерделәр, без тегеләй дә болай да сүндереп карадык, мөмкин түгел иде, ярый бер хатын ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга башы эшләде. Янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм 15 минуттан килеп җитте. Разинның хәле бик авыр. Белмим, ник болай килеп чыкты…», – дип сөйләде Тимошкин.
Удмурт милли хәрәкәте кешеләре Альберт Разин бу гамәлен телне яклап башкарган дип фаразлый.
«Удмурт киңәш» активисты Илья Викторов күз яшьләрен тыя алмыйча, бу хәлләр булырга тиеш түгел иде дип сөйләде. Разин соңгы елларда удмурт телен яклау өчен көрәште, әмма республика башлыгы, депутатларга язган мөрәҗәгатьләргә «отписка» ала иде.
«Дүрт көн элек без аның белән шалтыратыштык. Пикетка чыгам диде, депутатларга мөрәҗәгатьләр таратам, диде. Текстта ни язылганын белмим, удмурт телен саклау, факультативка калдырылган тел өчен җан әрнүе, депутатларны гамәл күрсәтүгә чакыру турында булгандыр. Соңгы елларда ул андый хатлар, мөрәҗәгатьләрне йөзләрчә язды, уңай җавап кына алмады. Удмуртия башлыгына да, парламент депутатларына да, мәгариф министрлыгына да язды. Барысы да юкка. Берсе дә игътибарга алмады, аның өендә ул кәгазьләр күп җыелды.
Үз-үзен яндыру турында бер сүз дә әйтмәде, кичә миңа тагын шалтыратты, пикетка чыгам диде, әйдә минем белән диде. Әмма мин килә алмыйм, һава торышы яхшы, бакчада эшләрне тәмамларга кирәк, дидем. Хәзер ник бармадым дип үкенәм. Аңа бит ярдәм дә итә алмаганнар, сүндерә алмаганнар, мин янында булсам, булышкан булыр идем кебек. Коточкыч үкенү.
Бензин, шырпы алган. Ул бит тәмәке дә тартмый иде, шырпыны юкка алмаган, әзерләнгән. Ә миңа берни әйтмәде…
Альберт тел өчен әрнеде, милли телләргә карата сәясәт белән килешмәде. Тел үлә бит дип өзгәләнә иде. Ижауга якын каенлык бар, ул –удмуртларның дога кылу урыны. Альберт удмуртларның мәҗүси динен тота иде, яратып, төгәллек белән тотты. Ул каенлык удмуртлар өчен изге урын санала. Шул урынны ял итү урыны итеп ясарга дигән карар чыкты, Альберт Разин ул карарга да каршы чыкты. Кешене үтерделәр… Разинга 79 яшь иде, ул инде университетта эшләми иде. Аның яшь хатыны, 18 яшьлек кызы бар.
Ике-өч ай элек Татарстаннан Удмуртия парламентына юлланган хат Разинга килеп иреште. Анда татар, удмурт, чуаш, марилар телгә кагылышлы уртак фәнни конференция уздыру турында язылган. Аны миңа Разин телефоннан гына әйтте, кем исеменнән хат – белмим», дип сөйләде Викторов.
* * *
2017нче елда Удмуртиянең Аксакаллар шурасы, анда Альберт Разин да керә, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка хат язган. Алар архитектурада удмурт милли бизәкләрне кулланырга; Ижауның үзәк мәйданында удмурт телендә шигарьләр эләргә; шәһәргә керү урыннарын башка милли республикалардагы кебек бизәргә; җәмәгать транспортында, вокзалларда белдерүләрне ике телдә игълан итәргә таләп итә.
* * *
Кырымтатарларның үз-үзләренә ут төртү очраклары
- 1978нче елдаАкмәчет янындагы Биштирәк авылында Муса Мамут үз акчасына йорт сатып ала, ләкин аны кырымтатар булганы өчен бу йортта теркәлергә рөхсәт итмичә төрмәгә утырталар. Балаларын мәктәпкә, үзен эшкә алмаулары, Кырымнан куганнары өчен Муса үзенә һәм гаиләсенә җирле хакимиятләрнең еллар буе оештырган золымнарына каршылык йөзеннән, 23нче июньдә милиция хезмәткәре аның өенә килгәч үз өстенә бензин түгеп үзен яндыра.
- 1989нчы елның 24нче октябрендә Кырымның Сак районы Наташино авылында хатыны кырымтатар үзе казан татары булганШәүкәт Яруллин хакимиятләрнең Кырымга кайтучыларны пропискага кертмәүләренә протест белдереп үзен яндыра.
- 2018нче елның 3нче августында кырымтатар активисты Ватан Карабаш Акмәчетнең Стрелковая бистәсендәге төзелешкә протест йөзеннән үзенәут төртә. Тирә-яктагы кешеләр янгынны тиз арада сүндереп аны коткара.
***
Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017нче елның җәендә Владимир Путинның «ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл» дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килгән. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар, балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми, дип зарланды.
2017нче елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик «туган тел» дәресе кысаларында гына укытыла башлый. 2017нче елның 29нчы ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктата.
Милли республикалар, зыялылар әлеге хәлләрне борчылып кабул итте. Иҗтимагый оешмалар милли телләрне укыту программасының мәҗбүри өлешендә калдыруны сорап мөрәҗәгатьләр юллады. Протестка татар җырчылары да флешмоб рәвешендә кушылды. Татар яшьләре Татарстан Дәүләт шурасы утырышы алдыннан депутатларга «Әлифба» китабын таратты һәм «Туган тел» җырын җырлады. Милли телләрне ихтыяри укытуга каршы күпсанлы урам җыеннары узды, алар күбесенчә ялгыз пикетлар рәвешендә булды. Милли телләрне ихтыяри итүгә каршы Русия халыкларының демократик конгрессы оешты.
2018нче елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Милли җәмәгатьчелек канунга дәррәү каршы чыкты, Думага ата-аналардан протест хатлары язылды, Татарстан депутатлары да каршы чыкты. Нәтиҗәдә, канун өлгесе йомшартылды, ләкин туган телләрне ихтыяри укыту калды, республикаларның милли телләрен укыту мәсьәләсе ачыкланмады.
Татар активисты Наил Нәбиуллин Альберт Разинга теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкты
10нчы сентябрьдә Казанның Бауман урамында «Азатлык» татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин сишәмбе иртән Удмуртия Дәүләт шурасы янында туган телен яклап үз-үзенә ут төрткән Альберт Разинга теләктәшлек күрсәтеп ялгыз пикет уздырды. Ул «Мин/Без – Альберт Разин! Брат, живи! Молитвы и сердца татар с тобой!», дигән шигарь күтәреп торды.
Наил Нәбиуллин туган телләрне яклау темасы удмуртларга гына түгел, Русиядә яшәүче башка халыкларга, аеруча татарларга да якын, ди. Без инде күп еллар туган телебезнең укыту һәм куллану даирәсен киңәйтү өчен көрәш алып барабыз, дип сөйләде ул. Аның сүзләренчә, соңгы елларда тел мәсьәләсе Русиядә яшәүче халыкларның хокукларын шактый чикләде. Бүген татар теле ихтыяри дәрәҗәгә генә калды.
– Әлбәттә, без моның белән килешмибез. Альберт Разиннның үз-үзен яндыру – тирән төшенкелеккә бирелү акты. Аны аңлап була. Мин аның үз-үзен яндыруын хупламыйм. Әмма аның көчле кеше булуын таныйм. Ул туган теле өчен үз-үзен корбан итәргә курыкмады. Бу, әлбәттә, куркыныч һәм көчле адым. Бу гамәл белән ул үзенең туган теле проблемаларына, аның авыр хәленә игътибар җәлеп итте, – диде. – Русиядә туган телләребезнең хәле шулкадәр авыр, хәтта кешеләр үз-үзләрен яндырырга әзер. Безнең шушы чын ир-егеткә теләктәшлек күрсәтәсебез килә. Исән-сау булсын, дәвалансын иде. Һәм алга таба да үзенең удмурт теле өчен көрәшсен иде. Без бөтен йөрәгебез белән аның хисләрен аңлыйбыз. Әлеге фаҗига безнең туган телебез өчен тагын да күбрәк көрәшергә этәрә. Кешеләрне туган тел мәсьәләләре белән күбрәк кызыксындыра. Кешенең үз-үзен яндыруы – соңгы чик. Ул кешенең башында, йөрәгендә ниләр булганын белмибез. Әмма барлык демократик, хокукый юлларны кулланып, хатлар, мөрәҗәгатьләр язып, рөхсәт ителгән урам чараларына чыгып, төрле юлларны кулланып без туган телебез өчен көрәшне дәвам итәргә тиешбез, – диде Наил Нәбиуллин.
РоСТ Шәймиевнең полилингваль мәктәбен прокуратурага шикаять итте
Урыс ата-аналары берләшмәсе Казандагы 165нче мәктәптә туган тел буларак татар телен сайларга мәҗбүр итүләрен белдерә. Мәктәп мөдире әлеге гаепләүне кире кага.
Үзләрен «Татарстанның ата-аналар җәмгыяте» (РоСТ) дип атаучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе 165нче мәктәпне прокуратурага шикаять иткән. Бу турыда «ВК» яза. Әлеге мәктәп нигезендә Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән полилингваль мәктәп ачу планлаштырыла, быел мәктәптә беренче полилингваль сыйныфлар ачылган.
Үз шикаятендә ата-аналар мәктәптә беренче һәм бишенче сыйныфларда балаларга «туган тел» буларак урыс телен сайларга мөмкинлек бирелмәвен язган. «Мәктәпнең полилингваль белем бирү системасына күчү сәбәпле барысын да татар телен ирекле-ихтыяри рәвештә туган тел буларак күрсәтергә мәҗбүр итәләр. Татар телен өйрәнүдән баш тартучыларга башка белем бирү оешмасын сайларга тәкъдим итәләр», дип китерә РоСТ мөрәҗәгатен басма.
165нче мәктәп мөдире Айдар Шәмсетдинов басма хәбәрчесенә әлеге мәгълүматны кире каккан. Аның сүзләренчә, укытучылар урыс телле укучыларга татар телен популярлаштыру өчен мөмкин кадәр эшли, ләкин һәр ата-ана туган телне үзе сайлый. Мөдир сүзләренчә, мәктәптә 20%лап укучы туган тел буларак урыс телен сайлаган.
РоСТ төркеме активистлары үз төркемендә прокуратурадан «канун бозуны туктату өчен» хәрәкәт итүне сораган. Моннан тыш активистлар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына яңа ачылачак полилингваль мәктәпкә керү тәртибе һәм туган телне сайлау турында мөрәҗәгать юллаган булган. Министр урынбасары Илсур Һадиуллин аларга җавап биргәнчә, мәктәптә билингваль сыйныфлар ачылачак, аларда туган тел буларак урыс телен сайлап булачак (министрлык җавабы шулай ук РоСТ сәхифәсендә урнаштырылган).
Комиссиядә хакимияттән бәйсез әгъзалар булганда сайлау нәтиҗәләре башкача килеп чыккан
Татарстанда Дәүләт шурасына сайлауда төрле тавыш бирү урыннарындагы нәтиҗәләр бер-берсеннән бик нык аерыла. Тавыш бирү урыннарындагы комиссияләргә хакимият вәкиле булмаган әгъзалар кертелгән очракта, ул тавыш бирү урынында «Бердәм Русия»нең җиңелүе яки рәсми саннардагыдан күпкә азрак тавыш җыюы игътибарны җәлеп итә.
Дәүләт шурасына сайлауда хакимият фиркасе «Бердәм Русия»нең 72,5 процент җыеп ышанычлы җиңүгә ирешүе, КПРФның 10,7 процент җыюы, калган фиркаләрнең парламентка керү өчен зарур булган 5 процент киртәсен уза алмавы игълан ителде. Әмма Казанда тавыш бирү урыннарындагы комиссияләрдә оппозиция вәкилләре әгъза булган урыннарда нәтиҗәләр башка тавыш бирү урыннарындагыдан да, гомум сайлау бүлгесендәге нәтиҗәләрдән дә бик нык аерыла.
Социолог Искәндәр Ясәвиев, 4нче Прибрежный бер мандатлы сайлау бүлгесендәге 118нче тавыш бирү урынында сайлау комиссиясендә эшләгән. Ул «Гадел Русия» фиркасе әгъзасы булмаса да, комиссиягә әлеге фирка вәкиле буларак кергән.
– Игътибарны җәлеп иткән нәрсә безнең тавыш бирү урынында «Бердәм Русия»нең җиңелүе булды. КПРФ 29 процент җыеп җиңеп чыкты. «Бердәм Русия» 25 процент тавыш җыеп икенче урынга калды. Бер мандатлы сайлау бүлгесе аша сайлауда да КПРФ намзәте Михаил Ильин безнең тавыш бирү урынында 27,5 процент җыеп җиңүче булды, ә Прибрежный бүлгесендә 54,5 процент җыйды дип күрсәтелгән «Гадел Русия» намзәте Әлмир Михеев безнең бүлгедә 25 процент кына тавыш җыя алды. Прибрежный бүлгесендә бер мандатлы сайлауда «Бердәм Русия» намзәте катнашмаган иде. Әмма бүген безнең тавыш бирү урыны да кергән Прибрежный сайлау бүлгесе нәтиҗәләрен күреп шаккаттым. Анда бөтенләй башка саннар язылган. Бу бүлгедә Ильин өченче урынга калган дип күрсәтелә. Бу бүлгедәге кайбер тавыш бирү урыннарында Ильин ике мәртәбә азрак, кайберләрендә өч мәртәбә азрак тавыш җыйган. Безнең тавыш бирү урынында Ильин 145 тавыш алса, 94нче тавыш бирү урынында 4 кенә тавыш җыйган дип күрсәтелә. Безнекенә күрше булган 119нчы сайлау бүлгесендә ул 61 тавыш җыйган, 121нче тавыш бирү урынында да аңа 61 тавыш язылган, 120нчедә – 79. Социология белгече буларак, мин мондый аерма чынлыкта берничек тә була алмый дип әйтә алам. Бу тавыш бирү урыннары бер-берсенә бик охшаш, анда сайлаучылар да социаль-демографик яктан бер үк төрле. Бу – һичшиксез хәрәмләшү нәтиҗәсе. Безнең бүлгедә партия исемлекләре нигезендә тавыш бирү нәтиҗәләре дә шундый зур аерма күрсәтте. Мин эшләгән тавыш бирү урынында 25 процент җыйган «Бердәм Русия»гә Казанның Киров районы бүлгесендә 62,3 процент, КПРФка 13,5 процент тавыш язылган. Ә бездә КПРФ 29 процент җыйды, – ди социолог.
Ясәвиев бюллетеньнәрне бозучы сайлаучыларның да күп булуын әйтә. Тавыш бирүчеләргә тапшырылган 537 бюллетеньнең 36сын бозганнар. Кемдер барлык фиркаләрне дә сызып ташлап, «Барысына да каршы», кемдер «Мин Путинга һәм боларның барысына да каршы» дип өстәгән.
Ясәвиев сүзләренчә, калган күпчелек тавыш бирү урыннарында «Бердәм Русия»нең җиңеп чыгуы андагы комиссияләрдә хакимияттән бәйсез әгъзаларның катнашмавы, шул сәбәпле тавышларны санаганда хәрәмләшү мөмкинлеге булуы белән бәйле. Бәйсез әгъзалар бик аз гына комиссияләрдә булды бит ди ул.
31нче Идел буе бер мандатлы сайлау бүлгесендәге 1539нчы тавыш бирү урынында оппозиция вәкиле, экология активисты Вера Керпель 60 процент, «Бердәм Русия» намзәте Ренат Мистахов 9 процент җыйган. Биредә дә партия исемлекләре нигезендәге сайлауда «Бердәм Русия» (28,5%) КПРФка (32%) оттырган. Тавыш бирүчеләр бюллетеньнәрнең 7 процентын тартмага бозып ташлаган.
Бу тавыш бирү урынында «Гадел Русия» исеменнән сайлау комиссиясе әгъзасы булган Вероника Лебедева, Татарстандагы сайлау кануннары тавыш бирүнең гадел узуын тәэмин итү мөмкинлеге бирә, әмма аның үтәлүе өчен тырышырга кирәк, ди. Бу тавыш бирү урынындагы комиссиядә хакимиятнеке булмаган дүрт әгъза эшләгән.
– Хакимияттән бәйсез бер генә әгъза булганда, аны алдавы җиңел, ул каядыр чыккан, игътибары читкә юнәлгән арада да берәр нинди хәрәмләшүгә өлгерә алалар, хакимияттән бәйсезләр күбрәк булган саен, андый мөмкинлекләр кими, – ди Лебедева.
Верониканың әтисе Сергей Лебедев шул ук сайлау бүлгесенең 1553нче тавыш бирү урынында «Гадел Русия» исеменнән комиссия әгъзасы булган. Биредә тавыш бирүдә катнашкан 696 сайлаучының 102се өйдә тавыш биргән. Бу уртачадан шактый югары сан.
– Өйләр буйлап тавыш бирүдә ике машина йөрде, шуларның берсендә безнең кеше юк иде, тавыш бирү урынын калдырып китәргә ярамады. Шул безнең кеше булмаган төркемдә хакимият фиркасе өчен 40лап тавыш өстәлгәнгә охшый, ул шундук игътибарны җәлеп итте, – ди Лебедев.
Илья Арефьев шул ук сайлау бүлгесенең 2835нче тавыш бирү урынында сайлау комиссиясендә хакимияттән бәйсез әгъза булган. Ул безгә җибәргән зурайтылган протоколларга караганда, биредә дә хакимият фиркасе җиңелүгә дучар булган.
Бу тавыш бирү урынында Керпел 53 процент, Мистахов 9 процент тавыш җыйган. КПРФ та 30 процент җыеп «Бердәм Русия»не (25 процент) җиңгән.
13нче Дәрвишләр бер мандатлы сайлау бүлгесенең 361нче тавыш бирү урынында комиссия башлыгы Ләйлә Сафиуллова шул ук комиссиядә «Гадел Русия» вәкиле булган Андрей Бояршиновка һәм КПРФ вәкиле булган Алик Кирилловичка сайлау протоколларының мөһерле күчермәсен тапшырудан баш тарткан, хәтта аны фотога төшерү мөмкинлеге дә бирмәгән. Бояршинов мөһерсез, комиссия әгъзалары имзаламаган зурайтылган протоколны гына фотога төшерә алган.
Әмма бу протоколларны сайлау нәтиҗәләрен күрсәтүче рәсми интернет сәхифәсендәге саннар белән чагыштырып карагач, Бояршинов бик зур аерма күргән һәм комиссия әгъзалары сайлаудан соң саннарны үзгәртеп протоколларны яңадан язганнар дип исәпли. «Протоколлар имзаланганнан соң бераз вакыт узгач, комиссиянең карар итү вәкаләтенә ия әгъзаларын җыеп башка бүлмәгә алып киттеләр, ә безне, киңәшләшү вәкаләтенә генә ия булган әгъзаларны, полиция, «тавыш бирү тәмамланды, биклибез» дип, бинадан чыгарып җибәрде. Шунда чын протоколларны юк итеп ялган протокол тутырганнардыр дип исәплим», диде Бояршинов.
Искәндәр Ясәвиев, Татарстанның яңа парламенты сайлауның шушы ялган нәтиҗәләре нигезендә төзеләчәк һәм халык мәнфәгатьләрен түгел, түрәләр мәнфәгатен кайгыртачак, дип белдерде.
– Татарстан Дәүләт шурасы чынлыкта республика сайлаучыларын вәкиллек итәчәк, дип бер дә уйламыйм. Андагы депутатлар сайланган вәкилләр түгел, ә киңкүләм фальсификацияләр нәтиҗәсе булачак. Узган Дәүләт шурасы да халык сайлаган парламент булмады, ә хакимият даирәсе кешеләре җыены булды. Ә андый кешеләр бәйсез дә була алмый, республика суверенитетын да, телләр укыту мәсьәләсендәге бәйсезлекне дә яклый алмый. Алар нибары югарыдан идарә ителә торган курчаклар гына, аларның җепләре Татарстан президенты идарәсенә тоташкан дияргә мөмкин, – диде Ясәвиев.
Ясәвиев киләчәктә берни үзгәрмәячәк, тиздән җыелачак Дәүләт шурасы да, соңгы биш елда эшләгәне кебек, кесә парламенты булачак дип исәпли.

Комментарии