ҖАВАПСЫЗ СОРАУ

ҖАВАПСЫЗ СОРАУ

«Җавапсыз сораулар» дигән мәзәк язмаларда шундый бер сорауны еш күрергә була:

«Сүз сүзлектә хаталы язылган булса, аның дөрес язылышын ничек тикшерергә?»

районында булып кайтканнан соң, кылт итеп искә төшкән бу җөмләне үзгәртәсем килеп китте:

«Закон сагында булырга тиешле прокурор закон бозса, нишләргә?»

Биектау прокуроры Фәнис Әһлиуллович Гайфуллин бу юлларны үзенә кабул итә күрмәсен тагын. Аның бары тик халык өчен генә эшләвенә үзем ышандым, үз күзләрем белән. Халыкның исемен дә әйтә алам – Флер Әһлиуллович Гайфуллин исемле ул халык.

ФЕОДАЛИЗМ?

Феодализм заманнарын сурәтләгән тарих дәреслекләре шул заманның тискәре күренешләрен сүгеп язалар иде. Феодаллар кирәксез җирләргә дә күперләр салып, шулардан узган һәркемнән акча түләткәннәр. Шул сәбәпле, ул заманнарда үсеш күзәтелмәгән. Түләргә теләмәгән затлар пәйда булса, чарасы бар – феодалның живадурдай рыцарьлар «әрмиясе» тешен кайрап тора.

Бүгенге заман феодаллары да уңайлы урынга утырып, үзләре уйлап тапкан тариф буенча акча суыру һөнәрен матур гына үзләштереп киләләр. Шушындый һөнәрне үзләштергән кешеләрнең берсе – иптәш Гайфуллин.

МИҢНЕБАЙДАН – ГАЗ

Казанга газ 1963нче елда төзелгән «Миңнебай-Казан» газүткәргече аша килә. Ул заманнан бирле газүткәргеч искергән дә, көннән-көн зурая барган шәһәргә тиешле газны җиткерә дә алмый. 2000нче еллардан бирле республика җитәкчелеге Мәскәүдән яңа газүткәргеч проектын финанслауны сорый башлады. 2008нче елда яңа «Миңнебай-Казан» газүткәргеч проекты кабул ителде. Яңа газүткәргеч Казандагы торак йортлардан шактый читтә, ярымтүгәрәк кебек, Лаеш, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән районнары һәм Казанга кергән җирләр аша узарга тиеш. Яңа проект 9 миллиард сумга төшәчәк, ул Казанга килгән газ күләмен ике тапкырга арттырачак. Хәзер торбадан елына 2,3 млрд м³ килсә, яңа торбаның куәте 5 млрд м³.

Изображение удалено.

Газ торбасы салуның үз тәртибе бар. Җир кишәрлеге хуҗасы белән 11 айга аренда турында килешү төзелә, кирәк булса, килешү тагын 11 айга озайтыла. Техник рекультивацияне (туфрак белән кызыл балчыкны аралаштырмауны) газчылар үз өсләренә алалар. Биологик рекультивация (җирне ашлау дип әйтик) һәм җирдән алынмый калган табыш өчен гектарына 200 меңнән 270 мең сумга кадәр компенсация түләнә.

Чыннан да җирдә эшләгән фермерлар газүткәргечне ниндидер проблема итеп кабул итми. Бердән, газүткәргеч кайдан да булса үтәргә тиеш бит инде ул, аны күктән уздырып булмый. Аннан соң килеп, иген үстерү гектарыннан 200-270 мең сум табыш китерәме соң әле ул? Ә монда – эшлисе дә юк, акчаны бирәләр.

ФЛЕР КИШӘРЛЕГЕ

Флер Гайфуллин газ торбасының кайдан үтәчәген алдан ук белгән дип уйларга нигез бар. 2008нче елда ул Өнсә авылы янындагы ташландык җирләрне үзенеке итә. Кемдер генә ул еллар буе җир алу артыннан йөрергә мөмкин, ә булган җегетләр өчен бу проблема түгел. Нинди җир диген әле? Бу урыннан Русиянең Европа өлешен һәм Европа илләрен газ белән тәэмин итүче «Уренгой-Ужгород» газүткәргече уза. 1,5 метр диаметрлы сигез торба. Нәкъ шушы урында «Миңнебай-Казан» газүткәргече «Уренгой-Ужгород» газүткәргече белән кисешә, шул сәбәпле, газчылар өчен бу проблемалы урын. Конкрет шушы урында алар шактый зур мәйданны актарырга тиеш була. Зуррак мәйдан актарылган саен, җир хуҗасына шулкадәр зуррак файда.

Газ торбасы түгел, «Таттелеком» кабеле генә ятса да, җир участогын рәсмиләштерү турындагы теркәү документында бу хакта искәртмә була. «С обременением» дип сатыла ул кишәрлек. Җирдән файдалана аласың, әмма аерым шартларны үтәргә тиешсең. Себердән Европага үткәрелгән газ торбасы өстендәге җир кишәрлеген Гайфуллинга «без обременения» биргәннәр. Ни өчен шулай икәнен сорагач, Биектау районының җир һәм милек мәсьәләләре палатасы рәисе Әгъзәм Хәсәнов ике җавап әйтте. Беренчесе – «җавап бирә алмыйм», икенчесе – «җирне алганда межалаучы оешмалар тарафыннан хата җибәрелгән».

ФЛЕРНЕ ТАЛЫЙЛАР!

2011нче елда газчылар Флер Гайфуллинның «Агротакт» оешмасы белән 11 айга килешү төзи, чүптән гайре үсмәгән кырда эш башлана. «Уренгой-Ужгород» торбаларын казып чыгарып, диагностика үткәреп йөргән бер мәлдә, 2011нче елның маенда килешүнең срогы чыга. Газчылар аны тагын 11 айга озатырга тели, әмма Гайфуллин килешүне озайтудан баш тарта һәм газчыларны үз җиреннән куып чыгара. Торбалар яртылаш казылып атылган, кайберләрендә газ җибәрү вакытлыча туктатылган. Газчыларның асларына су керә – Түбән Новгород һәм Казанны газ белән тәэмин итү туктатылырга мөмкин. Эшләр зурга китсә, Европага бара торган газүткәргечтә авария вәзгыяте туарга мөмкин. Шуңа да, Гайфуллинның котырганына, газчыларга атылган ташларга карамастан, тагын аның җиренә керәләр. Гайфуллин да төшеп калган егет түгел. Кишәрлектә участковый пәйда була һәм газчыларны куып җибәрә. Китми кара! Аның бит биленә таккан алтатары да бар, ата башласа тагын, Алла сакласын! «Ул монда төн кунып ятты», – дип сөйләделәр участковый турында. «Проблемалы» урынга газүткәргеч төзүче оешма «Газпром инвест юг»ның республика бүлеге җитәкчесе Зөфәр Нургали улы Шакиров килә.

– Без килгәч участковый, Биектау районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, район прокуроры урынбасары Шәймәрданов килеп җиттеләр. Участок өчен җаваплы кеше белән мине эләктереп алып, икебезне ике машинага утырттылар да, җинаятьчеләрдән алган кебек, сорау ала башладылар. «Ни өчен кеше җирен законсыз рәвештә басып алдыгыз», «моны болай гына калдырмабыз», дип янадылар. Аннан соң мине тагын ике тапкыр Биектау прокуратурасына чакыртып, аңлатма алдылар, кеше җирен законсыз басып алуда гаепләнәчәгемне әйттеләр.

Боларның актарып ятылган торбалары ачык һавада ята бирә, Мәскәү – план, Гайфуллин акча сорый, участковый кишәрлеккә беркемне кертми, дежур тора. Компенсация күләмен арттыру максатыннан ахыры, моңарчы чүптән гайре үсмәгән басуына Гайфуллин бодай чәчә. Хәер, чәчә дип әйтү дөрес түгел, «чәчтерә». Күрше хуҗалыклардан кемдер кушуы буенча килгән техника эшкәртелмәгән дә басуга ашыгыч кына бодай сибеп чыга. Пеләш башындагы чәч кебек анда санда бодай күренгәли ул басуда. Шул бодайларны күрсәтеп, Гайфуллин «алынмый калган табыш өчен» дә акча таләп итә. җир хуҗасын яклый: «Ну-ка, выжт! Гайфуллин җиреннән!»

Кыса торгач, Гайфуллин үз дигәненә ирешә – «Газпром» аның җирендә эшләргә рөхсәт алу өчен 8 миллион сумнан артык акча түли. Башкаларга түләнгән компенсациягә караганда 22 тапкырга артыграк сумма бу. Шул рәвешчә, Гайфуллин авыл хуҗалыгының табышлы эш икәнен үз мисалында исбатлый. Абыең прокурор булса, аеруча табышлы.

БЕЗНЕҢ ҖАВАП БЕР!

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга Флер Гайфуллин турында сорау биргәч, ул җавап бирүне кирәк дип тә тапмады: «Безнең җавап бер», – дип, җир һәм милек мәсьәләләре палатасына юллады. «Проблемалар юк, килешү төзелде, газчылар эшлиләр», – дип җаваплады җир һәм милек мәсьәләләре палатасы рәисе Әгъзәм Хәсәнов.

Флер Гайфуллинның да, акча инде кесәдә булгач, бик сөйләшәсе килми булып чыкты. «Бернинди проблема юк. Мин Уфада, аннан кайткач сөйләшәбез», – дигән Гайфуллин мәңгегә Уфада калды бугай, рәхмәт төшкере, бүтән аның нурлы тавышын ишетергә насыйп язмаган икән миңа – телефоны җавап бирмәде.

ЭШЕ КҮП ӘХМӘТҖАНОВ

Әгәр дә мәгәр берәр бичара фермер «Газпром»га каршы төшеп маташса, хакимият бульдозеры шул мескеннең өстеннән генә узар иде. Ә монда бер җирбиләүчене полиция дә, прокуратура да яклаган.

«Газпром» хезмәткәрләренең прокуратурага биргән аңлатмаларына ниндидер җавап булырга тиеш. Флер Гайфуллин мөрәҗәгате буенча нинди карар кабул иткәннәрен белергә теләп, прокуратурага кергән идем. Энекәш «Газпром» акчасын алгач, абзый ялга киткән булып чыкты – Фәнис Гайфуллин отпускта икән. Прокурор ярдәмчесе компьютерыннан карап, «Газпром инвест юг» җитәкчелегеннән аңлатмаларны Айдар Әхмәтҗанов алганын әйтте. Әхмәтҗанов вакытлыча прокурор вазифаларын башкаручы икән. Бер килгәндә бу юк иде, икенчесендә, үзендә, диделәр. Әһә! Әхмәтҗановны күрергә дип җәһәт кенә өченче катка күтәрелеп маташа идем, каршыга берәү очрады.

Күреп танымау сәбәпле, моңардан:

– Айдар Әхмәтҗанов Сез түгелме? – дип сорадым.

– Юк, – диде дә бу, йөгереп төшеп китте. Күзләренең хәйләкәр елтыравы буенча, шул үзе түгел микән дигән корт керде күңелгә. Өченче катка менсәм, моның ишеге ачык, кеше юк. Шул үзе булган икән, бәхете арткыры! «Егыласымны белсәм, салам җәеп куйган булыр идем»,– дигән ди бит берәү. Белгән булса, ишеген бикләп кенә китәр иде дә бит. Урамга чыгып сызар иде дә, койрыгын мәңге тота алмаган булыр идем. Ачык ишеген бикләргә менәсе булды да, асыл кошны эләктереп алдым.

Айдар Әхмәтҗанов «Агротакт» оешмасы директоры Гайфуллинның мөрәҗәгать итүен дә, газчылар белән кем сөйләшкәнен дә, ни турында сөйләшкәннәрен дә белми икән. Имеш, моның белән прокурорның икенче бер урынбасары шөгыльләнгән, ә анысы судта икән. Әхмәтҗанов ул урынбасар белән сөйләшеп, икенче көнгә җавап бирергә вәгъдә бирде. Әмма икенче көнне дә әңгәмә барып чыкмады. Телефон аша сөйләшүебез сукыр белән чукракның әңгәмәсе булып чыкты:

– Кызганычка каршы, җавап бирә алмыйм, мин бу эш белән шөгыльләнмәдем.

– Сез бит кичә җавап бирәм дидегез!

– Ул эш белән шөгыльләнүче прокурор урынбасары судта.

– Сез аны кичә судта дигән идегез. Суд утырышы шул вакыттан бирле тәмамланмадымы?

– Суд утырышы тәмамлана да яңадан да башлана. Сез хакимияттә булгансыз, ул темага интервью алгансыз бит инде.

– Интервью алдык, аның бит безнең бу сөйләшүгә бернинди катнашы юк.

– Ничек катнашы юк, бәлки сезгә шул җитә торгандыр инде?

– Нәрсә җитә, нәрсә җитми икәнне без үзебез ачыкларбыз, ярыймы.

– Сез мин белмәгән мәгълүматны бирергә мәҗбүр итмәгез. Мин мәгълүматны белмим, мин уйлап чыгара алмыйм бит инде.

– Сез, бердән, прокурор вазифаларын башкаручы, икенчедән, сез документларны күтәрә аласыз.

– Минем үз эшем күп. Әйдәгез, башта мин үз эшемне эшлим, аннары сез сораганны эшлим, ярыймы?

НӘРСӘ УЛ КОРРУПЦИЯ?

Менә шулай. Биектау прокуратурасындагы эшләр «минем үз эшем»гә аннары «сезнең эшкә» бүленә булып чыкты. «Минем эшкә» – прокурор катнашы булган эшләр, «сезнең эшләр»гә безне кызыксындырган эшләр керә, ахырысы.

Мине шул кызыксындыра. Кайда кайсыгызның берәр фермерның басуында участковыйның дежур торганын күргәне бар? Берәр мескен фермерның җир кишәрлегенә кемдер кергән дип, очынып прокурор урынбасары килеп җиткәнен?

Әгәр дә мәгәр чынлап та бозу булган икән, бу урында прокурорга без мәдхия укырга тиештер – җир хуҗасының чикләрен бозуны прокурор шәхсән контрольдә тота, молодец! Берәр җирдә орден ятмыймы, тагыгыз аңа тизрәк! Шулай дип чәчрәп чыгар идем мин үзем дә.

Әмма бит бу очракта райондагы дистәләгән җир хуҗасы арасыннан берсен генә яклау турында гына сүз бара. Һәм ул кеше – прокурорның туганы. Әгәр шушы әйбер коррупция түгел икән, нәрсә соң ул алайса коррупция?!

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

Казан–Биектау–Казан.

 

Комментарии