Казан метросында татарчага тәрҗемәче табылмаган

Казан метросында татарчага тәрҗемәче табылмаган

Казан метросындагы сенсорлы мәгълүмат терминалларының татар телендәге өлеше инде бер айга якын эшләми. Баксаң, андагы мәгълүматны татар теленә электрон тәрҗемәче аркылы гына тәрҗемә итеп урнаштырган булганнар. Нәтиҗәдә, татар телендәгесе бөтеләй мәгънәсез килеп чыккан.

Универсиада вакытында бу мәгълүмат белән кызыксынучы татарлар, мөгаен, андагы мәгънәсез җөмләләрдән аптырап калгандыр. Әлеге хаталар турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Twitterынa язудан соң, сенсорлы терминалларда татар телендәге өлеше бөтенләй юкка чыкты. Казан шәһәре хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева әйтүенчә, хәзер тәрҗемәчеләр ул хаталарны төзәтү белән мәшгуль. x

– Cенсор таблолардагы хаталарны Универсиада башланганчы ук күрдек. «Метроэлектротранс» оешмасындагы җаваплы хезмәткәр белән сөйләштек. Алар аны электрон тәрҗемә аркылы гына тәрҗемә иткәннәр. «Безнең тәрҗемә итәргә акча булмады, ярдәм итүчеләр табылмады», – диделәр.

– «Метроэлектротранс» җитәкчелегенә аның татарчасын туктатып торырга дип әйтелде. Без барлык мәгълүматны башкарма комитетның тәрҗемәчеләренә җибәрергә куштык. Хәзер алар бу мәгълүматларны дөрес итеп тәрҗемә итү эшен алып бара. Әмма ул бик күп материал. Аны бер-ике көндә генә тәрҗемә итеп бетерерлек түгел. Тәрҗемәчеләр дә мәгълүмат эчтәлеге ягыннан кабатлана торган да булмасын, төрлерәк тә булсын дип тырыша. Аның урысчасында да хаталы урыннар бар, анысына бик игътибар итмиләр. Әмма татарчасында, чыннан да, әйтергә дә оят хаталар бар иде, – ди ул.

Республика хөкүмәтенең Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева сүзләренчә, Универсиада алдыннан бер ел эчендә бик күп хаталар төзәтелгән.

– Ул хаталар калгандыр, килешәм. Метродагы хаталарга «Метроэлектротранс» җавап бирә. Казан шәһәре башкарма комитеты бүлеге хаталарны гел тикшереп тора. Берәр комиссияне чыгарып каратып чыгарырга кирәк. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шикаятьләр калдыруга мөмкинлек бирә торган «Халык контроле» системасында исемнәрдәге хаталарга багышланган махсус бүлек бар. Күргән хаталарны шунда да язарга була. Үзебез күргән хаталарны без һичшиксез төзәттерәбез, әмма күрми калганнары да була, – диде ул.

+Ландыш ХАРРАСОВА.

Казанда 180 метрлы хәләл шашлык пешереләчәк

7нче сентябрьдә Чуашстанның Козловка шәһәре янында 10 метрлы хәләл шашлык пешерделәр. Бу чара 3-6 октябрьдә Казанда узачак «EURO-ASIA EXPO 2013» халыкара күргәзмәсенә әзерлек кысаларында оештырылды.

Чараны оештыручылар сүзләренчә, октябрь башында Татарстан башкаласында узачак халыкара күргәзмәдә 180 метр озынлыктагы хәләл шашлык пешереләчәк. Моның белән Гиннес рекордлар китабына керү планлаштырыла. Шимбә көнне оештырылган 10 метрлы шашлык исә әлеге күргәзмәдә пешереләчәк рекорд озынлыктагы шашлык пешерү чарасын бер сынап карау үзенчәлеген йөртте.

Моңа кадәр Йошкар Ола һәм Киев шәһәрләрендә 150 метр озынлыктагы шашлык пешерелеп рекорд куелган булган. Хәзер бу рекордны хәләл шашлык пешереп уздырырга ниятлиләр.

Быел «EURO-ASIA EXPO 2013» халыкара күргәзмәсе кысаларында «KAZANHALAL» күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылачак. Бу күргәзмә-ярминкәдә игътибар үзәгендә хәләл индустрия булачак.

Тәҗрибә шашлыгының Козловка шәһәре янында пешерелүенең сәбәбе исә рекорд шашлык пешәчәк мангалларның нәкъ менә Козловкадагы металл эшләнмәләр заводында эшләнүенә бәйләп аңлатылды.

Быелгы «EURO-ASIA EXPO 2013» күргәзмәсенең төп тематикасы – гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре булачак.

Ә рекорд озынлыктагы хәләл шашлык белән хәләл ризыкка игътибар җәлеп итү – төп максат булып тора дип әйтелде.

Козловкада булганы кебек күргәзмәдә пешереләчәк хәләл шашлыкны пешерүгә дә волонтерлар ярдәм итәчәк. Пешкән шашлык ярминкәгә килүчеләргә таратылачак.

Райнур ШАКИР.

Казанда мөселман киносы фестивале ачылды

5нче сентябрьдә Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә IX халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышы булды.

+Фестиваль ачылышы Болгар дәүләтен искә алган сүзләр, аңа багышланган күренешләр белән башланып китте. Ачылышның башы татар рухы белән үрелеп барды. Татар биюе куелды, заманчалаштырылып «Әллүки» көйләнде. Сөембикәгә багышланган аерым бию булды, чара ике телдә барды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин фестивальне ачык дип игълан итте һәм үз чыгышында бу фестиваль халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуы, яхшылыкка өндәве, халыкларның бер-берсен өйрәнүе белән Аллаһы Тәгалә чакыруына җавап та булып тора дип сөйләде.

– Фестивальнең девизы итеп «Мәдәниятләр диалогы аша цивилизацияләр диалогына» дигән сүзләрне юкка гына сайламадык. Без шушы катлаулы, глобальләшә барган, кайбер җирләрендә каршылыклар, тынычсызлык булган дөньяда мәдәниятләр диалогын үстереп, цивилизацияләр, диннәр диалогы булдырырга, дуслыкта һәм тынычлыкта яшәргә тиеш. Безнең фестиваль яхшылыкка, бер-береңне өйрәнүгә өнди, ә бу Аллаһы Тәгалә чакыруына җавап бирү. Без бер-беребезне өйрәнү өчен барлыкка китерелгән, – диде шәех.

Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия театр артисты Валентина Талызина, балет солисты Андрис Лиепа, режиссерлар Владимир Алеников, Карен Шахназаров та бар иде.

Быелгы фестивальдә Австрия, Азәрбайҗан, Албания, Беларус, Британия, Германия, Мисыр, Иран, Испания, Италия, Казахстан, Кыргызстан, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Словения һәм башка илләр катнаша.

Киноларны бәяләү нәтиҗәсендә «Иң яхшы операторлык», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы режиссёрлык эше» һәм башка исемдәге бүләкләр биреләчәк. Иң яхшы фильм Татарстан республикасы Президентының «Киносәнгатьтә гуманлык» өчен дигән махсус бүләген алачак.

Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА.

Дөньяда Русияне өнәмәүчеләр арта бара

Бу атнада Егермелек саммитын үткәрүче Русия халыкара сәхнәдә үзенең позициясен күпмедер дәрәҗәдә ныгытса, кайбер күршеләренә басымны арттырып аларга тәэсирен көчәйтүгә ирешсә дә, дөньяда Русиянең абруе бик үк шәптән түгел һәм төшә бара.

Pew тикшеренүләр үзәге үткәргән яңа бер сораштыруда катнашканнарның (38 илдә) 36%ы Русиягә уңай карауларын әйтсә, 39%ы тискәре мөнәсәбәттә булуын, 19 проценты нинди фикер әйтергә белмәүләрен әйткән. АКШка исә шул ук фикер белешүдә катнашканнарның 63%ы уңай мөнәсәбәт белдергән.

Pew үзәге бу тикшеренүне узган язның ике ае дәвамында 39 илдә, шул исәптән Русиядә үткәргән. Әмма Русиягә мөнәсәбәтне исәпләгәндә Русиядә яшәүчеләрнең фикерләре исәпкә алынмый. Фикер белешүдә барлыгы 37653 кеше катнашкан.

Тикшеренү үткәрелгән илләрнең бары икесендә генә халыкның яртысыннан артыгы Русиягә уңай карашта. Алар – Греция (63%) һәм Көньяк Корея (53%). Башка илләрдә исә бар кыйтгага сузылган бу илне бик үк яратмыйлар икән. Тискәре караштагылар бигрәк тә Якын Көнчыгышта, Көнбатыш Европада һәм әле дә Русия белән солых килешүе төзи алмаучы күрше Япониядә күп.

Кайбер Көнбатыш илләрендә, шул исәптән АКШ һәм Британиядә Русиягә уңай караучылар 2007 елгы белән чагыштырганда кимегән. Әмма иң зур кимү Мисыр белән Үрдүндә булган. Күрәсең, бу Мәскәүнең Якын Көнчыгышта соңгы елларда алып барган сәясәтенә ризасызлык нәтиҗәседер.x

Гомумән, Русиягә тискәре караучылар бигрәк тә Якын Көнчыгышта күп. Израилдә (77%), Үрдүндә (70%), Төркиядә (66%), Мисырда (64%), Фәлестиндә (57%) һәм Лүбнәндә (53%) күпчелек Русиягә тискәре мөнәсәбәттә.

Күп кенә Европа илләрендә дә Русиянең абруе шәптән түгел. Франция,(64%), Германия (60%), Италия (56%), Польша (54%), Чехия (51%) һәм Испаниядә (51%) Русияне бик үк өнәмиләр.

Европада Русиягә күпчелек халкы уңай караган бердәнбер ил – Греция. Биредә 63% яхшы караса, 33 проценты начар мөнәсәбәттә.

Азиядә исә мөнәсәбәт төрлечәрәк. Японнар (64%) һәм филиппиннарның (52%) күпчелеге Русияне өнәмәсә, якында гына урнашкан Көньяк Кореяда (53%), киресенчә, уңай караш белдергәннәр.

АКШ белән Канадада карашлар бер чамада капма-каршы бүленгән. АКШта 37% уңай, 43% тискәре, Канадада 42% уңай, 39% тискәре мөнәсәбәт белдергән. Көньяккарак юнәлсәң, анда Бразилия халкының да 52 проценты Русияне өнәми икән.

Алты ел элек үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре белән чагыштырганда Русиянең абруе Көнбатыштагы мөһим илләрдә төшә бара. Канадада Русиягә уңай караучылар 10%ка кимегән. Шулай ук Британиядә (-9%), АКШта (-7%), Мексикада (-10%), Кениядә (-10%), Израилдә (-8%) һәм Чилида (-8%) Русиягә уңай караштагылар кимегән.

Әмма уңай мөнәсәбәттәгеләрнең кимүе аеруча Үрдүндә (-23%) һәм Мисырда (-16%) булган.

Уңай мөнәсәбәттәгеләр сизелерлек арткан илләр исә икәү генә: Индонезия (+7%) һәм Аргентина (+7%).

Наиф АКМАЛ.

Навальный уңышы Кремльгә яңа мәшәкатьләр тудыра

Мәскәү үзәк сайлау комиссиясе дүшәмбе иртәсенә игълан иткән беренчел нәтиҗәләргә караганда, якшәмбе Мәскәүдә яңа мэр сайлауда шәһәрнең хәзерге башлыгы Сергей Собянин – 51,37%, аның төп көндәше, оппозиция к Алексей Навальный – 27,24% тавыш җыйган.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Валентин Горбунов сүзләренчә, беренчел нәтиҗәләр үк сайлауның бер турда тәмамлануын күрсәтә.

Сайлау комиссиясе нинди генә саннар игълан итмәсен, бер нәтиҗә инде билгеле – бу сайлауда оппозиция кандидаты Алексей Навальный алдан көтелгәннән күпкә яхшырак нәтиҗәгә иреште.

Бер атна элек кенә фикер белешү агентлыкларының күбесе Навальныйга күп дигәндә 15% фаразлады.

Тавыш бирү тәмамлангач игълан ителгән exit-poll нәтиҗәләре исә Навальныйга 29-32% чамасы тавыш бирелгәнен күрсәтте. Аның сайлау штабы нәтиҗә хәтта 36% чамасы дип белдерә.

Мәскәүнең үзәк сайлау комиссиясе шактый озак «уйлаганнан» соң, Собянинның беренче турда ук җиңүен тәэмин иткән 50% җыйганы турында беренче саннарын әйтә башлагач, Навальный бу нәтиҗәне хәрәмләшү дип атады, аны танымаячагын һәм икенче тур өчен көрәшәчәген белдерде.

Федераль каналларга чыгу мөмкинлеге булмауга карамастан, Навальный үзенең тарафдарларына һәм ярдәмчеләренә таянып шактый көчле кампания алып барды.

Навальныйның штаб вәкиле Алексей Шагал «Азатлык» радиосына әйткәнчә, «Навальный бу кампания нәтиҗәсендә шактый чыныгып, сәяси көрәшнең югарырак дәрәҗәсенә күтәрелгән.»

8нче сентябрьдә тавыш бирүдә сайлаучыларның нибары 32%ы катнашкан. Ун ел элек булган соңгы сайлауда бу сан илледән күбрәк булган. Кайбер белгечләр моның сәбәбен Навальныйның мәскәүлеләрне «уята алмавында» күрә.

Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Николай Петров исә моны Собянинның болай да җиңәчәгенә ышанып, административ ресурсны, элекке мэр Юрий Лужков белән чагыштырганда, бик аз куллануы белән аңлата.

Билгеле булганча, Навальный июль аенда коррупциядә гаепләнеп биш ел төрмәгә хөкем ителде һәм түләү хисабына гына иреккә чыгарылып хәзерге вакытта апелляция карарын көтә. Петров фикеренчә, Навальныйның бу сайлауда уңышы Кремльгә яңа мәшәкатьләр тудыра ала.

«Кремльгә иң җиңеле – Навальныйга биш ел шартлы хөкем бирү булыр иде. Хәзер исә мондый уңыштан соң аны төрмәгә утыртырга чакыручы «карчыгалар» табылачак», – ди Петров.

Навальный «Кировлес» эше кысаларында 10нчы сентябрьдә мәхкәмәгә чакырылган. Дүшәмбедә Мәскәүдә аны яклап урам җыены үтә.

Али ГЫЙЛЬМИ.

Комментарии