Пенсия яшен арттыру – халыкка хыянәт

Пенсия яшен арттыру – халыкка хыянәт

Әгәр миңа хокук бирелсә, мин регионына, эшенә карап – авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә пенсиягә чыгу өчен аерым яшь билгеләр идем. Әйе, түрәләребез Айрат Фәррахов, кәнәфиен алыштырып кына торучы Фатыйх Сибгатуллин әфәнделәр, пенсиягә яшен 80 итеп куйсаң да, постларында торачаклар. Путин либеральлек итә, Грефка акча җитми.

Әйтегез әле, космонавт Терешкова бозау караучының (10 меңгә 75 бозау!) нинди шартларда эшләвен күзаллый аламы? Ул күптән инде үзенең станок артындагы тукучы икәнен онытты. Шушы кешеләр пенсия яшен хатын-кызга 63, ирләргә 65 дип закон чыгаралар. Адәм көлкесе бит бу!

Укучым Кәрамов Фаяз механизатор булып эшләде. Бер күзе сукырайды, бүген аның бөтен эчке әгъзаларында да өч хәрефле чир. Күршем Әхбаз пенсиягә чыга алмыйча, үлеп кайтты. Авыр хезмәттән пенсияләрен ала алмыйча бакыйлыкка күчкәннәрне бик күп саный алам. Гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә пенсияләр яшен хәзерге дәрәҗәдә калдырсыннар иде.

Симереп, йоклап утыручы әфәнделәр! Кайсыгыз телефоннан сөйләшә, мөһим мәсьәләне аңламый да тавыш бирәсез түгелме соң? Ипи үстерүнең ничек авыр хезмәт икәнен беләсезме сез? Һәрбер түрә итнең дә ГМОсызын, чиста экологик шартларда үскәнен ашый. Авылым хезмәтчәннәренең кәсебе авыр булуын күрәм, авыл тарала – сәбәбе бары тик хөкүмәтнең тормыш, яшәешнең чын авырлыгын белеп, халыкка яшәргә ярдәм итмәвеннән, дип уйлыйм. Безнең авылда сөтнең 1 литрын 11 сумнан җыялар. Солярка, бензин өчен 4-5 л сөт сатарга кирәк. Ә сөт каян килә? Моны уйласаң, җәһәннәмгә олагасы-олактырасы килә шул хаксызлыкка юл куючыларны.

Пенсия яшен арттыру халыкка хыянәт ул!

Рәсимә ФӘРРАХОВА (МӨРӘСОВА),

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Эшлик әле йөзгәчә…

(Пенсия яшен арттыруга багышлап)

Русия путевка өләшә,

Тизрәк алып калыгыз.

Йөзгә кадәр дә эшләрсез –

Чыкмый калса җаныгыз.

Безнең илдә яшәү рәхәт,

Акчаң булса – тамак тук.

Алтмыш биш яшькә җитмичә,

Үләргә һич хакың юк.

Бәхетлеләр күреп калды

СССР дигән илне.

Бертугандай яшәделәр,

Иңнәргә куеп иңне.

Рәхмәт инде, сөендерде,

Хөкүмәт газиз халкын.

Җүнсез законнар чыгарып,

Үтәми биргән антын.

Хезмәт халкы күтәрә бит

Илнең иң авыр йөген.

Уйлыймы икән, бу мескеннәр

Ничек яшиләр бүген?

Пенсияне арттырам дип

Җитте акыл сатуың,

Алтмыш биш яшь чепуха ул –

Йөз, дип чыгар законын…

Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии