- 10.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №27 (11 июль)
- Рубрика: Архив
10 июль көнне «Булгария» фаҗигасенә нәкъ бер ел булды. «Булгария» казасында 122 корбан арасында 28 баланың да булуы җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүчеләрне тетрәндерде. Кушма Штатларда яшәүче Лиза ЛаРю «Булгария балалары» дип аталган эпик композиция иҗат итте. Ул 13 минутлык бу әсәрен фаҗигагә бер ел тулган көнгә әзерләде. Бу әсәрнең тулысынча яңгыраячагы турында Кушма Штатлардагы радиоларда хәбәр ителде.
Лиза ЛаРюнең әнисе сөйләгән хатирәләрне тыңлап, кечкенә вакыттан ук күңеле тетрәнгән була. «Әнием кечкенә чакта чиркәү приютында яшәгән. Андагы кара тәнле балалар качып, өйләренә кайтып китә алмасын өчен, аларны бер бинага бикләп куя торган булганнар. Бервакыт бу бинада янгын чыга һәм балаларның барысы да янып үлә», – дип, хатирәләрен барлый көй авторы.
«Булгария» казасы вакытында да балалар күбесе көймәнең кызыл почмагына, алар өчен оештырылган чарага чакырылган була. Күпләр әнә шул кызыл почмактан чыга алмый кала.
БАЕРГА ТЕЛӘҮ КЕШЕ ГОМЕРЕННӘН ӨСТЕНРӘК
Азат Фәйзрахмановка 27 яшь, Казанда яши. Бу фаҗига турында ишетүгә үк ул Казан елга портына төшә. Монда үткәрелгән чараларның барысында да катнашырга тырыша. Балаларның күпләп корбан булуы аны бигрәк тә тетрәндерә.x
Азат Фәйзрахманов
– Хәзер кемнәрнедер гаеплиләр. Монда төп мәсьәлә әлеге көймәнең җитәрлек дәрәҗәдә яхшы итеп каралмавында дип уйлыйм. Рейска чыкканда тикшереп тормыйча гына документлар имзаланган.
Дөресен әйткәндә, бездә елга портындагы көймәләр бик тузган. Беркемгә бернәрсә кирәк түгел, заводлар эшләми, туктап калган. Бу глобаль проблема булып тора. Монда тикшерүче оешмалар да гаепле, алар көймәләрне тиешенчә контрольдә тотмый, – ди Фәйзрахманов.
Ул үзенең бу фаҗигагә берничек тә битараф булып кала алмавын әйтә. «Гомердә булмастай хәл, көймә ниндидер океанда түгел, ә безнең янда гына, Идел елгасында батты… Мондый хәл һәркем белән дә булырга мөмкин», – дип өсти ул.
Юрий Сафиуллин Казанда яши. Аңа 30 яшь. Ул юлдагы казаларны күргәндә дә тетрәнеп китүен әйтә.
«Шулкадәр баланың корбан булуы әйтеп бетергесез фаҗига. Үзем андый көймәләрдә еш йөрим, кайчан да булса, мин дә һәм теләсә кем шул хәлгә дучар булырга мөмкин бит», – ди Сафиуллин.
Рамил Гатауллинга 20 яшь, Яшел Үзәндә яши. Ятимлекнең нәрсә икәнлеген әти-әнисен югалткан кеше үзе генә белүен әйтә. Рамил кечкенә вакытта ятим кала. Ятимлекне бернинди акчалар белән дә алыштырып булмый, ди ул.
– «Булгария» казасында ятим калган балаларга дәүләттән җитәрлек ярдәм итәләр дип уйламыйм. Аларга аеруча зур игътибар кирәк. Җәй көне тернәкләндерү лагерьларына алып барсалар, социаль яклау хезмәткәрләре гел яннарына килеп хәлләрен белешеп торса, Казанда үткән мәдәни чараларга бару оештырылса, аз гына булса да күңелләре күтәрелеп китәр иде, – ди Гатауллин.
Балалар өчен булган күп кенә җәйге лагерьларның ярым ташландык хәлгә килүенә дә хакимиятләр гаепле дип белдерә. Гатауллин үзе концертлар оештыру белән шөгыльләнә. Гомумән, фәкыйрь гаиләдән булган балаларның күп булуын әйтә. Аларга ярдәм итү өчен елына бер-ике тапкыр махсус чаралар оештыруларын белдерә.
БАЛАЛАРНЫҢ КҮБЕСЕ ӘБИ-БАБАСЫ ТӘРБИЯСЕНДӘ
Гатауллин да, Сафиуллин да, Фәйзрахманов та «Вконтакте» социаль челтәрендә оештырылган «Булгария. Хәтер. Ярдәм. Хакыйкать» дип аталган төркемгә кушылган. Аңа барлыгы 6 мең 182 кеше теркәлгән. Аңа кушылучылар артканнан арта бара.
Бу төркем активистлары «Азатлык» радиосына Казан елга портында искә алу чарасын үткәрү өчен порт җитәкчелегеннән рөхсәт ала алмаулары турында хәбәр иткән иде. Дүшәмбе көнне активистлар генераль директорны күрү өчен портка барган. Алар әйтүенчә, җитәкчеләрнең берсе гариза язып тормыйча да чара үткәрергә рөхсәт биргән. Тәртип саклау өчен полиция хезмәткәрләре булыр дип вәгъдә иткәннәр.
Әлеге төркем кулларыннан килгән кадәр бу фаҗигадә әти-әниләрен югалткан балаларга ярдәм итәргә тырыша.
Вконтакте сәхифәсендә “Булгария. Хәтер. Ярдәм. Хакыйкать” төркеме бите
«Без ярдәм чаралары уздырган вакытта беркайчан да акча җыймыйбыз. Кешеләргә мөрәҗәгать итеп, алардан печенье, тәм-том алып килүләрен сорыйбыз. Балаларны 1 сентябрьгә әзерләгән вакытта мәктәп кирәк-яраклары, уенчыклар, киемнәр җыйдык. Башка шәһәрләрдән – Мәскәү һәм Самарадан да ярдәм итүчеләр булды. Түбән Новгородтагы бер гаилә безгә почта белән мәктәп формасы җибәрде. Шахматлар, уенчыклар җибәрүчеләр дә булды.
Бер малай үзенең әти-әнисен югалткан, ул фәкыйрь гаиләдән. Аның кесә телефоны юк иде, бер гаилә аңа кесә телефоны алып бирде. 1 сентябрьгә дә, Яңа елга да без аларга бүләкләр әзерләдек. Яңа елда Кыш бабай белән Кар кызы һәр гаиләгә барып котлап та йөрде.
Күпчелек балаларның әтисе дә, әнисе дә һәлак булды һәм алар әбисе йә бабасы тәрбиясендә генә калды. Русиядә пенсияләр бик кечкенә булганга, әби-бабайлар аларга артыгын булыша алмый. Без аларга уенчыклар, җиләк-җимеш һәм тәм-томнар да җыябыз. Башта без әби-бабайларга шалтыратып нәрсә кирәклеген сорыйбыз», – дип белдерде активистларның берсе.
МИНИСТРЛЫКТА БЕЛГЕЧ КАЯДЫР КИТКӘН
«Азатлык» радиосы Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинга «Ятим калган балаларга ярдәм турында киңрәк мәгълүмат бирсәгез иде. Алар аерым исемлектәме һәм контрольдәме? Аларның бүгенге язмышы ничегрәк?» – дигән сораулар юллаган иде. Хатта мәкаләнең 9 июль көнне әзерләнеп бетәчәге турында да әйтелде.
9 июль көнне «Азатлык» радиосына министрлыкның матбугат хезмәте башлыгы Рафаил Гыйниятуллин: «Бу сорауга җавап бирә алырдай белгеч әлегә министрлыкта түгел. Мин аның кайда икәнлеген әйтә алмыйм. Берсекөнгә шалтыратыгыз», – дип кенә әйтте.
Наил АЛАН.
Краснодар фаҗигасе җимешләре
Краснодар өлкәсендә су басуда һәлак булучылар саны соңгы хәбәрләр буенча, 155 кешегә җитте. 13 меңләп йортны су баскан. Юлларны су агызган, элемтә өзелгән. Кайбер авылларда җирле хакимият иминлек өчен ут бирүне туктаткан.
Һәлак булучыларның күпчелеге Кырым районында. Бу хакта төбәкнең эчке эшләр идарәсе хәбәр итә. Хакимиятләр әлегә казаның нидән килеп чыкканын белдерми.
Русия Гадәттән хәлләр тыш министрлыгы табигать казасы булган урынга коткаручылар җибәрде һәм кирәк булса, җәйләүләрдәге балаларны да башка урынга күчерәчәкләрен белдерде. Су басудан килгән казаны бетерүгә хәрбиләр дә җәлеп ителгән.
Күрүчеләр әйтүенчә, Кырым шәһәренең яртысын су баскан. Анда җиде метр биеклегендә ташкын төшкән. Кырым шәһәрендә яшәүчеләр, ташкын таулардагы сусаклагычлардан төшкән булырга мөмкин, дип белдерә.
Геленджик һәм Новороссийскида гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Геленджик хакимияте җиде мең кешегә зыян килгән дип белдерде. Анда ике меңнән артык йортны су баскан. Геленджик районында 320 йорт су баскан килеш кала. Новороссийскида да йортларны су басты, анда ике кеше һәлак булды.
Тимер юлның Крымская-Баканская өлешендә поездлар, Краснодар-Новороссийск юлының бер өлешендә машиналар йөрү туктатылган.
Русия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков әлеге һәлакәт буенча оештырылган оператив штаб утырышында: «Милекләре бөтенләй юкка чыкканнарга беренче кирәк-яраклар алу өчен башта 100 мең сум, өлешчә мөлкәтләрен югалтканнарга 50 мең сум түләнәчәк», – дип белдерде. Аның әйтүенчә, моңа башка түләүләр керми. Краснодар өлкәсе губернаторы Александр Ткачев та, һәлак булганнарның гаиләләренә акча түләнәчәк, диде.
Каза китергән зыян миллиард сумнан да күбрәк булырга мөмкин, дип белдерелә.
Наил АЛАН.
Казаннан Кырымга очабыз
Алты ел элек Казаннан Акмәчеткә туры очышлар билгеле булмаган сәбәпләр аркасында туктатылган иде. Казаннан Кырымга килүчеләр Мәскәү аша килергә мәҗбүр булды. Ә юлчылар өчен бу бик уңайсыз. Юл чыгымнары берничә тапкыр кыйммәт, Кырымга килүчеләр һава аланнары арасында йөрергә дә мәҗбүр иде. Нәтиҗәдә Казаннан Кырымга ял итүчеләр килүе бик нык кимеде, чөнки поезд белән 3 тәүлек йөрү өчен дә зур сабырлык кирәк. Шундый вәзгыятьтә бу эшкә Кырымдагы «Алтын-тур» туристлык ширкәте җитәкчесе Илмира Вәлиляева тотынды. Ул үзе бу эшне ничек итеп башлап җибәргәнен сөйләде.
– Мин Казанда булганда Кырымга ял итүчеләр ни өчен күп йөрмәвен өйрәнеп, Казанда кешеләр белән, хәтта урамнарда да, таксистлар белән дә сөйләштем. Һәм шундый мониторингтан соң Казан–Акмәчет–Казан очкыч рейслары булмавы төп роль уйнаганын аңладым. Шуннан Казанда үткәрелгән туристик ярминкәләрдә көз көне катнаштым, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында Радик Муллагалиев белән очрашып сөйләштем. Шулай итеп «Ак Барс Аэро» ширкәте белән элемтәгә кердем һәм сөйләшүләр алып бардым.
Хәзер безнең билетлар инде август аена кадәр сатылып бетте. 50 урынлы очкыч Казаннан Акмәчеткә атнага бер тапкыр оча башлады. 50 урыннан сигезен «Алтын-тур» сата һәм безнең билетлар «Ак Барс Аэро»ныкыннан арзан, ягъни бер билет 435 доллар, ике якка. Калган урыннарны «Ак Барс Аэро» сата. Билетларны интернеттан да сатып алырга мөмкин, без «Сбербанк России»да хисап ачтык. Интернет адресыбыз аша безгә мөрәжәгать итә алалар, – ди ул.
– Ә менә мөселман кагыйдәләре белән ял итәргә теләүчеләр сездә булмадымы?
– Без моңа әзер түгел идек, ләкин безгә мөрәҗәгать иткән мондый кешеләр булды. Без аларга Судак шәһәрендә шундый кунакханә таптык. Анда мөселман кагыйдәләре буенча шартлар тудырылган, намаз кылу өчен урын бар, аш-су да бу кагыйдәләр буенча әзерләнә.
– Проект уңышлымы, юкмы? Ул кайчан тәмамлана?
– Проект, берсүзсез, уңышлы, чөнки билетлар инде август аена сатылып бара. Җәй проекты 27 сентябрьдә тәмамланырга тиеш, ләкин без аны, бәлки, тагын да озайтырбыз. Бар проектларны баш партнерым, ирем Муждаба Вәлиләев белән бергә башкарабыз. Аның ярдәме булмаса, мин бер эшне дә башламаган булыр идем.
Дилявер ОСМАН.
Башкортстанда эшсезлек арта
Бу елның беренче яртысында Башкортстан республикасы мәшгульлек хезмәтенә эш эзләп 196 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Узган елгы шул ук вакыт белән чагыштырганда, республикада эшсезләр саны 41,1 процентка арткан.
Әлеге көнгә рәсми эшсезләр саны гына да 24 меңнән артык исәпләнә. Ә күп кенә кеше рәсми теркәлми һәм эшне үзе генә эзләүне өстен күрә, йә очраклы, вакытлы эш белән дә гомерен үткәрә.
Узган бер елда Башкортстанда уртача хезмәт хакы 20 мең сум чамасы тәшкил иткән. Бу исә хезмәт хакының 13,2 процентка артуын күрсәтә. Шул ук вакытта халыкның чынбарлыкта алынган керемнәре нибары 5,3 процентка гына арткан.
Республикада быел хезмәт хаклары, киресенчә, кимүгә таба тәгәрәр дип көтелә. Әлеге дә баягы дөньякүләм икътисадый төшенкелек белән бәйләп аңлатыла бу хәл. Күп кенә ширкәтләрдә һәм оешмаларда бу ел башыннан хезмәт хакларын 15-20 процентка киметү турында күрсәтмәләр булган.
Фәнис ФӘТХИ.

Комментарии