Ректорга җиде дәгъва

Ректорга җиде дәгъва

КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвиев ректор Илшат Гафуровны шикаять итеп Русия Премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать язган. Саллы хатта Ясәвиев, үз фикеренчә, ректорның җитешсезлекләрен түкми-чәчми санап киткән. Укытучы университет җитәкчесен эшеннән алуны сорый.

1. Акча үзләштерү.

КФУ социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, ректор Илшат Гафуровның тырышлыгы фән һәм белем бирүгә түгел, ә «эффектив рәвештә идарә ителгән» университет рәвешен чыгару һәм акчалар үзләштерүгә юнәлтелгән.

2. Китапханә мәйданын киметү.

Гафуров ректор дәверендә Лобачевский исемендәге китапханәнең мәйданы шактый кимеде, дип яза Ясәвиев хатында. Күп мәйданны иганәчеләр шурасының утырышлар залына биргәннәр.

3. Укытучылардан мәкаләләр таләп итү.

Хәзерге вакытта укытучыларга төп таләп – Scopus һәм Web of science порталында мәкаләләр бастыру, ди Ясәвиев. Бу университетның халыкара дәрәҗәсенә йогынты ясый. Ләкин укытучыларга фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнер өчен өстәмә вакыт бирелми, белем бирү сыйфатына гомумән игътибар юк, ди доцент.

4. Җиһазландыру дәрәҗәсенең түбән булуы.

Уку залларында һаман ак бур һәм такта кулланыла. Ясәвиев язганча, кайбер бүлмәләрдә интерактив җиһазлар (компьютерлар һәм проекторлар) барлыкка килде, ләкин алар да сыйфатсыз – тиз арада эштән чыгалар.

5. Хезмәт хаклары арта дип белдерү.

Гафуровның «укытучылар хезмәт хаклары арта» дигәнен Ясәвиев «сан уены» дип атый. «2014нче елның маенда ректор КФУ укытучыларының хезмәт хакы якынча 46,9 мең сум тәшкил итә дип белдерде. Чынлыкта доцентларның күбесе 25 мең сумнан артык акча алмый. Башка укытучылар тагын да азрак ала», – ди Ясәвиев.

6. Бүлекләрне еш күчерү.

Стратегик рәвештә фикер йөртү – Илшат Гафуровка хас сыйфат түгел, ди укытучы. Аның сүзләренчә, өч ел дәвамында институтлар һәм факультетлар бер бинадан икенче бинага күп тапкыр күчеп йөргән. Философия факультеты, массакүләм коммуникацияләр һәм социология фәннәре институты инде икенче тапкыр күченергә әзерләнәләр.
7. Авторитар идарә итү стиле тудыру.

Доцент фикеренчә, иң мөһим нәрсә – Илшат Гафуровның университетка элек хас булмаган авторитар идарә итү стилен алып килүе. Укытучылар һәм хезмәткәрләр карарлар кабул итү, аларны уйлап табуда катнашмый, ди Ясәвиев. Аның фикеренчә, бу академик мәдәниятнең җимерелүенә, курку атмосферасы тууына, тәнкыйтьләүне тыюга китергән.

Ясәвиев Медведевтан боларны тикшерү өчен комиссия оештыруны һәм тикшерүдән соң Гафуровны эшеннән алуны сорый.

azatliq.org

Урыс чиркәвенең яңа төрле чукындыруы

Ел башында Русия Дәүләт Думасында барган түгәрәк өстәлдә провослав чиркәвенең миссионер комиссиясе иеромонахы Дмитрий (Першин) Инҗилне Үзәк Азия халыклары телләрендә чыгару проектын яклауны тәкъдим иткән иде. Күп тә үтмәде, Инҗилнең үзбәк телендә әзерләнеп ятуы билгеле булды. Урыс булмаганнарны чукындыру эше элек-электән үк эзлекле рәвештә башкарылып килә һәм моңа зур күләмдә акчалар тотыла. Бу юлы да төрле телләргә тәрҗемә ителә торган Инҗилнең бик сыйфатлы булачагын әйтәләр. Ул, нигездә, эшкә килгән мигрантларга адреслана.

Мәскәүдә 1990нчы еллар башында иң беренчеләрдән булып оешкан «Ватандаш» төбәкара үзбәк якташлык җәмгыяте җитәкчесе Усман Баратов монда бернинди куркыныч күрми. «Диннәрнең нигезләре бер. Берсе дөрес, икенчесе дөрес түгел, дип әйтү ярамыйдыр. Мөселман дин әһелләре Инҗилне тәрҗемә итүгә, мөгаен, тәнкыйть белдерер, ә бәлкем, инде белдергәннәрдер дә. Ни өчен әле Инҗилне укырга теләгән, әмма урысча белмәгәннәргә аны үзбәк телендә чыгармаска? Исламда бу тыелмый бит», – ди ул. Баратов әйтүенчә, динне сайлау һәркемнең шәхси эше һәм үзбәкләр арасында да христиан динен сайлаучылар юк түгел. «Иң билгелеләрдән җырчы Азиза христиан динен кабул итте. «Возвращение Будулая» фильмында бер чегән хатын-кызын уйнаган чибәр үзбәк хатыны да христиан диненә күчте», – ди ул.

Баратов вакытлыча эшкә килүче мигрантларны эштән башка берни кызыксындырмавын да билгеләп үтте. «Аларның максаты –Русиягә килеп, акча эшләп, тизрәк өйләренә кайтып китү. Үзбәкләр тәүлегенә 12-14әр сәгать эшли. Урыс теленә укыту программасы белән дә шундый ук хәл. Әлеге программа инде ике ел дәвам итә. Бу күзгә төтен җибәрү генә. Мигрантлар таңнан төнгә кадәр эшли, аларның укырга мөмкинлеге дә, теләге дә юк. Алар төнлә кайтып авалар да иртән тагын чыгып китәләр. Нинди урыс теле кайгысы булсын ди?! Ул сертификат, ялгышмасам, 7 мең сум тора. Укырга да, әле тагын акча да түләргә кирәк, шуңа алар аны сатып кына ала. Аны вокзалларда да табарга була. Бу тагын бер коррупция чыганагы. Әлеге акчалар кемнеңдер кесәсенә китә. Ә кирәк кеше урыс телен болай да өйрәнә», – дип белдерде ул.

Баратов Русиядә урыс хатын-кызлары белән никахлашкан үзбәкләрнең балалары киләчәктә урыс булуын яшерми. «Мондый катнаш никахлардан туучыларның балалары чиста урысча сөйләшсә дә, үзбәкчә белми инде. Бу башка милләтләрдә дә шулай», – дип уртаклашты ул.

Билгеле булганча, миссионерлар, татар авылларына да барып, татарча басылган югары сыйфатлы, матур рәсемле китаплар таратып йөри. «Җәй башында авылыбызда ике хатын-кыз, өйдән-өйгә кереп, «Аллаһ безне яратамы?» һәм «Изге язмалар» дигән китаплар таратты. Икенчесендә Инҗилдән алынган язмалар бирелгән. Менә дигән итеп татарча сөйләшә ул хатыннар, «Яхъя шаһитләре» дини оешмасының вәкилләре булса кирәк», – дип сөйләгән иде «Азатлык»ка Киров өлкәсендәге Нократ Аланы районында урнашкан Иске Пенәгәр авылында имам булып эшләгән Зыятдин Нәҗметдинов.

Ландыш ХАРРАСОВА.

«Татар милли хәрәкәтен бетерү максаты куелган»

5нче июньдә Казанда Татар иҗтимагый үзәге пикет уздырып, татар милли хәрәкәтен кысрыклауны туктатырга чакырды. Бауман урамында узган пикетта «Китмибез! Татарлар исән әле!», «Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә һөҗүм – татар халкына һөҗүм!», «Прокурор Нафиков! Требуем расследования провокации против ВТОЦ 12 апреля», «Президент Миңнеханов! Татарларга Казанда урын табасызмы?» һәм башка шундый шигарьләр күтәрелде.

Пикетны оештырган Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Галишан Нуриәхмәт, Татарстанда системалы рәвештә милли хәрәкәтне эзәрлекләү һәм аны юк итү максаты тормышка ашырыла, дип белдерде. «Татарстанда безнең соңгы Корылтайны үткәртмәс өчен бөтен чаралар күрелде. Алдан тиешле урыннарга мәгълүмат бирүебезгә карамастан, без җыелырга тиешле биналарны тиз генә ябып куйдылар. Корылтайны урамда уздырырга мәҗбүр булдык һәм, бу чараны урамда уздырган өчен, алты кешебезне мәхкәмәгә биреп, унар мең сумлык җәзага тарттылар», – дип сөйләде ул.

БТИҮ вәкиле сүзләренчә, бу Корылтайны уздырырга комачаулаган кешеләрнең үзләрен прокуратурага һәм тикшерү комитетына, Русия һәм Татарстан Президентларына шикаять итсәләр дә, бер нәтиҗәгә дә ирешә алмаганнар. «Без җибәргән документлар хәзер Казанның Мәскәү районы тикшерү комитетында ята. Безне кирәкмәгән вакытта сорамыйча митинг уздыруда гаепләделәр. Бу чара, беренчедән, митинг түгел, ә Корылтайның дәвамы иде. Икенчедән, җиде кеше митинг үткәрергә рөхсәт алырга тиеш түгел. Корылтайларыбыз алга таба барыбер үткәреләчәк. Чөнки без дәүләт тарафыннан теркәлгән оешма. БТИҮне әле беркем дә япмады, аңа беркем дә чикләү кертмәде. Шулай булгач, безнең бөтенесе дә кануни. Алга таба да Корылтайларны үткәрергә комачаулыйлар икән, без шундук аларны мәхкәмәгә бирәчәкбез», – диде Галишан Нуриәхмәт, «Азатлык» сорауларына җавап итеп.

Райнур ШАКИР.

Көч структуралары мөселман авылында корал һәм наркотик эзләде

Мордовиянең татарлар күпләп яшәгән Азюрка авылындагы берничә гаиләнең өендә тентүләр узды. Бу юлы тентүләрдә хәтта Мәскәүдән килгән ФСБ вәкилләре дә катнашты.

Азюрка авылында тентүләр 4нче июнь көнне 12 гаиләдә үткәрелә. Иртәнге җидедә көч структуралары авылга керә-чыга торган бөтен юлларны камап алган. Алар арасында Мордовиянекеләр генә түгел, ә Мәскәүдән үк килгән ФСБ вәкилләре булган. Өйләргә алар шулай ук бакча ягыннан бәреп кергән.

Тентү, нигездә, дин әһелләре һәм кайбер эшмәкәрләрнең өендә узган. Имеш, алар Әфганстан һәм Пакыстан чигендә һәм Сүриядәге халыкара террор оешмалары һәм канунсыз кораллы берләшмәләр эшендә катнашуда шикләнелә. Кайберләрнең өйләрендә корал һәм наркотик эзләгәннәр. Нәтиҗәдә, өйләрдә бернинди канунсыз әйбер табылмаган.

Тоткарланганнарны Мордовия башкаласы Саранскига сорау алуга алып киткәннәр. Аларның күбесе инде җибәрелгән. Шул ук вакытта Равил Абуллов дигән эшмәкәрне мәхкәмә ике айга сак астында калдырган. Журналист Ирек Биккинин сүзләренчә, әлеге Абуллов Төркиядә дини уку йортында белем алучы Азюркадан булган бер студентка акча бирүдә шикләнелә. Әлеге студент, имеш, Сүриядә хөкүмәткә каршы көчләргә каршы сугышка киткән булырга мөмкин, диелә. «Тентүләр дә шул Абулловка якын булган кешеләр өендә оештырылды», – ди Ирек Биккинин. Сорау алуларда да кайберәүләрдән Абулловның әлеге студентка акча бирүен күрүләре хакында протокол имзалатмакчы булганнар.

Әлеге чараларда мәскәүлеләрнең катнашуы инде бу тентүләрнең зурдан кубып уздырылуын күрсәтә. Шулай ук адвокатларның да, эш белән танышканнан соң, якларга алынырга куркуы инде хәлнең җитдилеген аңлата.

Әйтергә кирәк, хәзер инде татарлар күпләп яшәгән авыллардагы яшьләр дә даими шик астында. Мисал өчен, Азюрка авылыннан Айса Әхмәровны, бөтен әңгәмәләрне узуга карамастан, волонтер буларак Казандагы Универсиадага да, Сочидагы Олимпиадага да алмадылар. «Миңа калса, монда милли һәм дини караш һәм минем кайда яшәвем истә тотылгандыр», – дигән иде Әхмәров «Азатлык»ка.

Соңгы вакытта Русиянең иң зур татар авылларында тентүләр даими оештырылып тора. Нәкъ бер ел элек Пензаның Урта Әләзән авылында берничә мөселман өендә тентү узган иде.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Акмәчет «прокуратурасы»«Авдет» газетасын экстремистлыкта гаепләмәкче

Мәҗлес каршындагы «Авдет» кырымтатар газетасы баш мөхәррире Шәүкәт Кайбуллаев 3нче июнь көнне Акмәчет «прокуратурасы»на чакырылды. Сөйләшүгә чакырган хатта «прокуратура басманың Русия Федерациясенең экстремистлыкка каршы көрәш канунын бозу ихтималын тикшерә» диелгән.

Сөйләшүдән кайткач, Кайбуллаев «Азатлык» радиосына: «Безне бөтен дөнья кулланган терминнардан файдаланган өчен экстремистлыкта гаепләргә маташалар», – дип белдерде. «Оккупацияләнгән Кырым», «Русиянең Кырымны аннексияләве» дип язу, прокуратура рәсмиләре фикеренчә, Кырымда милләтара киеренкелек һәм каршылыклар тудырырга мөмкин. Әмма «Авдет» үз сәясәтен үзгәртергә җыенмый», – диде баш мөхәррир.

Кайбуллаев фикеренчә, хакимиятләрнең җирне яңадан бүләргә тотынуы халык белән шул ук хакимият арасын, шулай ук милләтара мөнәсәбәтләрне боза торган төп фактор була ала.

Алсу КОРМАШ.

Агрессив депутатка җәза булырмы?

4нче июньдә интернетта Татарстан дәүләт советы депутаты Равил Җиһаншинның дорфа итеп машина йөрткән видеосы пәйда булды. Кадрларда күренгәнчә, М-7 трассасы буйлап кара BMW Х5 машинасында барган түрә юлның сул ягыннан барган йөк машинасын узарга тели. Үзе дә башка машинаны узу маневрын ясаган йөк машинасы аңа юл бирми. BMW хуҗасының моңа ачуы чыга һәм ул йөк машинасын сул яктан юл читенә чыгып, тузан чыгарып узып китә. Аннан соң үч алыр өчен йөк машинасы алдына чыгып, тизлеген киметә һәм аны туктата. Шушы ук маневрны ул видео авторы белән дә эшли.

Соңыннан депутатны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Аның тәртип бозуы турында хәбәр итәргә туктаган видео авторы белдергәнчә, депутат полиция хезмәткәрләре алдында таныклыгын болгаган. Кадрларда күренгәнчә, Җиһаншин шулай ук видео авторына дәгъва белдерә һәм үз машинасын аның машинасы алдына чыгарып куя. Барлык гамәлләре белән депутат юл хәрәкәте кагыйдәләренең берничә пунктын боза. Аның маневрлары башка машиналарга куркыныч тудыра.

Автомобиль йөртүчесе буларак Җиһаншинга зур булмаган штрафлар гына яный, ә депутат буларак ул үз-үзен дорфа тотуының нәтиҗәсен күрәчәкме? Бу хакта Русия автомобиль йөртүчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге башлыгы Рамил Хәйруллин белән сөйләштек. Хакимият вәкилләре җәзага тартылмаячагын алдан ук белеп тора, шуңа күрә мондый вакыйгалар чыга, ди ул.

Республика җитәкчелеге халыкка шәһәрдә, юлларда уңайлы, куркынычсыз шартлар тудыру өчен тырышкан сыман. Ләкин кайбер аерым хакимият вәкилләре киресен эшли. Моңа ничек карыйсыз? Үзгәреш булырмы?

– Республика хакимияте халык уңайлыгы һәм куркынычсызлыгы өчен нидер эшләсә, шәһәр хакимиятләре – бу инде икенче мәсьәлә. Аларга сораулар күп. Ә «аерым вәкилләргә» килгәндә, алар әз түгел, бәлки һәр икенчесе шундыйдыр. Һәрберсенең тәртип бозуы фаш ителеп тормый.

Депутатның кыланышларын видеога төшерүче аны ЮХИДИга шикаять итәргә җыена. Гаделлеккә ирешә алыр дип уйлыйсызмы?

Кагыйдәләрне бозу булды. Ул аны теркәгән. Юлда куркыныч ситуация тудыру ике тапкыр булган. Кызганыч, бездә моның өчен авыр җәза бирмиләр. Штраф зур булмас. Ләкин монда Җиһаншинның үз-үзен тотышына да игътибар итү кирәк. Видеоның авторына депутатның әхлаксыз булуына Дәүләт шурасына мөрәҗәгать итәсе иде. Фәрит Мөхәммәтшинга мәсәлән. Депутатка үз-үзен алай тотарга ярамый. Юлларда тәртип бозасың икән, кимендә депутат икәнеңне фаш итмә, гади кеше бул.

Бу гауга нәтиҗәсендә Җиһаншинның депутат мандатын югалту ихтималы бармы?

Юк, моның өчен генә югалтмас. Менә аның аркасында авария булса, шул ук йөк машинасы юл читенә очса, ул гаепле булыр иде. Монда исә бары тик хулиганлык кыланышы. Моның өчен мандатны алмыйлар. Ләкин, минемчә, хакимият киләсе утырышларында аның үз-үзен тотуы турында сөйләшсә, һәм анда журналистлар булса, минемчә, яхшы булыр иде.

Илдар ГАБИДУЛЛИН.

Комментарии