- 10.06.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №23 (11 июнь)
- Рубрика: Архив
Моннан берничә ел элек Америкада күпләп бал кортлары үлү турында сүз чыккан иде. Умарта кортларының 70-80 проценты һәлак булган дип тә сөйләделәр. Башта моның нәрсәдән килеп чыгуын төгәл генә әйтә алмадылар – кәрәзле элемтә активлашу, бөҗәкләр арасында бал корты гриппы дигән вирус таралу дип юрадылар, әмма сәбәбе – пестицидлар куллану икәне билгеле булды.
Моңа охшаш мисалны әллә ни ерак китмичә дә китерергә була – басуларны агрохимикатлар һәм пестицидлар белән тиешенчә, кагыйдәләрне бозмый гына эшкәртмәү нәтиҗәсендә инде ике ел рәттән Арча районы умартачылары зыян күрә. Чөнки инвесторлар басуга агу сиптерәчәге турында йә әйтеп торуны кирәк дип тапмый, яки «булдымы-булды» принцибыннан чыгып, беркем күрми торган җиргә белдерүгә охшаган мәгълүмат урнаштыра.
«БАЛ КОРТЫ – СЫЕР ТҮГЕЛ»
Арча районының Түбән Оры авылына җитәкчебез Илфат Фәйзрахманов чакыруы буенча кайттым.
– Баш мөхәррир буларак, үземнең шәхесемә кагылган әйберне газетага яздыру һәм тавыш чыгару миңа бер дә күңелле түгел. Җитмәсә, бу районда тудым һәм авылымда яшим, диярлек. Ләкин әйтмичә дә булмый. «Вамин Мәрҗәни» ҖЧҖ агрофирмасы территориясендәге басуларны пестицид белән эшкәртергә уйлый. Әмма умартачыларның хокукларын бозып. Кичә кибеткә кердем дә, язган белдерүләрен укып, түнеп китә яздым. Бер генә төгәл мәгълүмат та күрсәтелмәгән бит анда! – диде ул телефоннан.
Түбән Орыга кайтышлый якын-тирә авыллардан шул белдерүне эзләдем. Дөрес, Яңа Кенәрдә мәдәният йорты каршына эленеп куелган ул, әмма кибеттә булырга тиешле белдерүне күпме эзләсәм дә табалмадым. Соңыннан сатучылар касса янында әллә ни күзгә чалынмый гына яткан кәгазь кисәген бирде. Түбән Орыда исә белдерү кибеткә генә урнаштырылган. Ул шулай ук касса янына куелган. Димәк, әгәр кибеткә бармый торса, умартачы тиздән басуларны агулаячаклары турында белми дә калырга мөмкин булып чыга. Ә инде игътибарсызрак булсаң, кибеткә килгәч тә, берни күрми кайтып китүең бар.
– Белдерүне укыгач та, «ВАМИН»ның җитәкчелеген эзләргә керештем. Итагатьле сөйләшә барысы да. «Нәрсә бу?» – дидем. «Илфат абый, ипине башкача үстереп булмый бит инде, иписез тормыш бармый», – диләр. Минәйтәм: «Умартасыз тормыш барамы? Ипине, агу сибеп, өч ел үстерерсез, дүртенче елны, умарталар үлеп беткәч, ипи дә булмый бит». Коръәндә дә язылган – әгәр умарта бетсә, ахырзаман җитә, дөнья бетә. Алар болай да бик күпләп үлә, аларны саклау болай да бик кыен. Умарта бетсә, тереклек тә ачтан үлә бит. Үсемлекләр серкәләнми – кысыр кала. Ул бит изге бөҗәк! – ди Илфат абый.
«Вамин Мәрҗәни» ҖЧҖ агрофирмасы директоры Марат Миначетдинов больницада булу сәбәпле, директор вазифаларын башкаручы Камил Мәхмүт улы Мостафин үзләренең зур миссия башкаруларын – «шәһәр кешеләрен ипи белән туендыруларын», болай эшләргә министрлыктан күрсәтмә бирелүен ассызыклаган аңа.
– Мин үзем дә авыл малае. Шушы ук «Вамин»да бил бөгүче кешеләргә бәйрәмнәр оештырам, артистлар алып кайтам. «Вамин»ның бер тиенлек тә ярдәм күрсәткәне юк. Безнең колхозыбыз бик бай иде. «Вамин» алганнан соң, таралып бетте. Дәлилем юк, кеше сүзе аша гына ишетеп беләм – имеш, бөтен үлгән терлекне колбасага озатып баралар икән. Сыерлар төне буе мөгри, нилектәндер! Менә шушы проблемаларны хәл итсен алар, пестицид белән мавыкканчы, – дип борчылуын белдерде Илфат абый.
БЕЛДЕРҮГӘ ЫШАНСАҢ…
Бал корты асрыйлар дип, игенчелек белән шөгыльләнми торып булмыйдыр анысы. Әмма һәр нәрсәнең үз җае бар.
Гадәттә, умарта пестицидлар куллану кагыйдә-нормаларын тупас бозу нәтиҗәсендә агулана. Әгәр дә умартачыларга басуларны химикатлар белән эшкәртелүнең вакыты, урыны төгәл күрсәтелмәгән икән, бу очракта, билгеле, умартачы да кортларын: «Йә басу эшкәртерләр…» – дип, атналар буе ябуда яткыра алмый. Бигрәк тә җәйнең 30 градуслы кызуында. Чөнки болай эшләгәндә, ике-өч сәгать эчендә аларның пешеп үләчәге бәхәссез.
Ә менә «Вамин Мәрҗәни» агрофирмасы «элгән» игъланда конкрет кына мәгълүмат юк. Киресенчә, моны укыгач, ни көләргә, ни еларга белмисең.
Игъланда: «2014нче елның 27нче маеннан 1нче июленә кадәр «Таң», «Оры», «Яңа Кенәр» бүлекчәләрендә авыл хуҗалыгы культураларына пестицидлар сиптерелә башлый», – диелгән.
Нинди культураларга сиптерелә икән ул? Моны белү бик мөһим бит – бәлки, кешенең бакча артында гына басудыр? Кайсы авылларда сиптереләчәк? Бәлки, бер авылда сиптерерләр, ә икенчесендә калдырырлар… 27нче майдан 1нче июльгә кадәр дигән срок кую дөрес буламы? Аны көн саен сиптерәчәкләрме, әллә ике көн генәме? Бәлки, бер атнадыр? Җавап бирегез: кайчан, кайда, ничек сиптерелә соң ул? Ә нинди пестицид сиптерәсез? Умартачы булсам, миндә менә шундый чиксез күп сораулар туган булыр иде.
Алга таба белдерүдә пестицидларны сиптерү вакытын да күрсәткәннәр. Иртәнге сәгать 4тән 8гә кадәр һәм кичке сәгать 6дан 10га кадәр. Умартачыларга саклык чараларын күрү кирәклеген дә искәрткәннәр…
– Умартачы нинди саклык чарасын күрергә тиеш икән инде… Сыер түгел бит ул, кайтыгыз, дип көтүгә куып та, алып та кайтып булмый. Изге бөҗәкләргә шундый кансызлык күрсәтү беркемне дә акламый. Якты булса, бал кортлары көненә 24 сәгать буе да очар иде – алар йокламый. Берничә генә минут тынлыкта торып алалар да кабат эшкә керешәләр. Хәзер мин сәгать алтыда кайтып җитегез, дип, кортларга команда бириммени?! Төнлә караңгы булгач кына эшләргә тиеш агулаучылар, кортчыларны кисәтеп. Умартачылар челтәр куеп, кортларны чыгармыйча торырлар иде. Аларга закон «непочем»мыни хәзер? – ди бу уңайдан Илфат абый да.
Умартачылык турындагы законның 11нче маддәсендә бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулауны булдырмау дигән пункт бар. Шушы ук законның 13нче маддәсендә умарта тотучыларга бал кортлары өчен куркыныч тудыра торган әйберләр турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр ителергә тиеш диелә. Бу сүз пестицидлар һәм агрохимикатлар куллануның санитар кагыйдәләренең 2.16нчы пунктында да күрсәтелгән. Халыкны газета, радио, телевидение аша кисәтергә тиешләр. Әмма ни кызганыч, соңрак ачыкланганча, агрофирма болай итеп мәшәкатьләнеп тормаган булып чыкты.
ҖИТӘКЧЕ НИК СӨЙЛӘШМИ?
Яңа Кенәр авылы җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов умартачыларны кисәтеп язган игъланнар тиешле урыннарга урнаштырылган дип ышандырды.
– Яңа Ашыт белән Яңа Кенәрнекен үзем элеп куйдым. Сөрде авылында Наил Нәҗметдинов исемле ярдәмчем бар. Түбән Орыныкын һәм Сөрденекен аңа биреп җибәрдем, – диде башлык, кибет кассасы янында яткан белдерүләрнең эленмәү сәбәбен үзенчә аңлатып.
Рафаэль Фәхретдинов умартачыларны индивидуаль кисәтеп булмавын әйтте, чөнки хуҗалыклар саны 1500дән артып китә икән. «Физик яктан өлгереп булмый», – диде. Ярый, бәлки шулайдыр да. Ә менә радио, газета аша белдерү ясау турында уйларга булгандыр бит?
– Сезнең җирлекләрдә басуларны агулау көн яктысында алып барыла икән. Бал кортларына моның зыяны булмасмы?
– Моны авыл җирлеге башкармый, авыл хуҗалыгы оешмалары эшли. Алар барысы да укыган агрономнар, белмичә алынмаслар инде. Караңгыда эшләргә тиешләр дисез дә, бал кортлары гына түгел, кеше факторы да бар бит. Төнлә эшләгәндә ни булмас! Якты вакытта эшләргә тиешләрдер.
– Ә сезгә нинди басулар кайчан чәчеләсен төгәл әйттеләрме?
– Юк.
Әйтмәгәннәрдер, ышанам. Чөнки «Вамин Мәрҗәни» ҖЧҖдә директор вазифаларын башкаручы Камил Мостафин минем белән дә озак сөйләшеп тормады. Югыйсә, тупас итеп тә сөйләшмәгән идем, начар ният белән дә шалтыратмадым. Камил Мәхмүт улыннан белдерүгә язылмаган кайбер мәгълүматларны гына алуга ирештем. Пестицидлар белән бодай, арпа, кукуруз басулары эшкәртеләчәк икән.
– Пестицид түгел, гербицид ул. Бу – кортларга зыян китерә торган нәрсә түгел. Чүп үләннәренә каршы кулланыла ул. Аның бал кортларына йогынтысы юк.
– Белүемчә, гербицидларның да бал кортларына йогынтысы бар. 109нчы Федераль закон буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану тереклеккә зыян китермәскә тиеш. Эшләрнең караңгы вакытта алып барылуы шарт. Сез басуларны иртәнге 4тән 8гә һәм кичке 6дан 10га кадәр эшкәртәсез икән. Бу Федераль законны бозмыймы?
– Шуннан? Мин нәрсә дип әйтим инде сезгә хәзер?
– Эшчәнлегегез белән федераль законны бозмыйсызмы? Шуны әйтсәгез иде.
– Мин сезгә интервью бирмим. Ярар. Пока!
Туры сүз туганыңа ярамас ди, бигрәк тиз үпкәләттем җитәкчене. Әллә үзләренең хаклы булмауларын һәм чынлап та закон бозуларын таныдымы икән?
Агрофирманың агрономы Фәнис Галәветдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта Шурабаш, Түбән Оры, Яңа Ашыт, Мәмсә, Ташкичү, Кенәр авыллары территориясендәге басулар күпьеллык чүп үләннәреннән секатор турбо дигән гербицид белән агулана. Бу – 2 мең 300 гектар кукуруз һәм 1800 гектар арпа.
– Бал кортларына зыяны юк, гербицид кына ич ул. Авыл җирлекләре кисәтелде, умартачыларга әйттек – алардан әлегә кадәр бернинди моң-зар ишетелгәне юк, була да күрмәсен инде, – дигән булды агроном. Без дә шул ук теләктә калабыз анысы.
БЕЛДЕРҮ ДӨРЕС ТҮГЕЛ
«Россельхознадзор»ның Татарстан Республикасы җир күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйбадуллин зыян күрүчеләргә Арча районының прокуратурасына күмәк хат юлларга кушты. «Шунсыз без тикшерүгә алына алмыйбыз», – диде ул.
– Юридик яктан пестицидлар белән эшләү болай булырга тиеш: халыкка игълан, белдерү ясау шарт – фәлән-фәлән көнне басуларны петицидлар белән эшкәртү булачак, кортларыгызны ябып торыгыз, дип. Ул бит ун көн буе бармый – чәчү түгел. Зур шланглардан 3-4 сәгать эчендә сиптерәләр дә чыгалар инде аны.
– Белдерүдә тәгаен көн күрсәтеләме?
– Әйе, конкрет булырга тиеш. Алар авыл җирлеге башлыклары белән киңәшеп, кеше күп йөргән җирдә белдерүләр куярга тиеш. Һәм умартачылар шул вакытка кортларын бераз ябып тора. Гербицидлар 2-3 көннән үзеннән-үзе очып бетә ул. Шуңа күрә, әгәр агу сиптергән көнне очмаса, кортлар үлми.
– Белдерүдән күренгәнчә, пестицидларны 27нче майдан 1нче июльгә кадәр сиптерәләр, бу очракта срок дөрес куелганмы?
– Срокны дөрес билгеләмәгәннәр монда, бик озак бу. Кайчан планлаштыралар, шул көнне күрсәтү зарур. Бу – боларның хатасы. Мондый очракта халык иренмичә прокуратурага хат юлларга тиеш.
– Без агрофирманың җитәкчесе белән сөйләштек, ул, бал кортларына гербицидның зыяны булмый, диде. Зыяны бармы?
– Нишләп булмасын! Пестицид ул – гомуми төшенчә. Гербицид – шуны конкретлаштыру гына.
«ВАМИН ГЫНА ШУЛАЙ ЭШЛИ»
Әйткәнемчә, узган елларда да Арча районында бал кортлары агуланып үлү сәбәпле, хәзер районның умартачылык җәмгыяте басуларга пестицидлар сиптерүне аеруча зур игътибар белән күзәтә башлаган. Умартачылык җәмгыятенең җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиев сүзләренчә, башка агрофирмалар басуларны агулау эшләрен төнлә алып бара. «Вамин» гына бу исемлеккә керми.
– Төнлә җылы булу сәбәпле, кортлар иртән иртүк эшли башлый. Пестицидларны белдерүдә күрсәтелгән вакытта сиптерү куркыныч тудыра. «Вамин» гына шулай эшли. Башка агрофирмалар, әйтик, «Ак Барс Агро» да, «Сервис-Агро» да пестицидларны кичке сәгать 9дан иртәнге 5кә кадәр генә сиптерә. Болар белдерү язган, үзенчә халыкны кисәткән, әмма моның көне конкрет түгел. Сиптерелү срогында бер ай вакыт күрсәтелергә тиеш түгел. Кайсы басуда сиптереләчәге дә юк монда. Умартачы бал кортын очмасын дип 20-30 градуста ябып тота алмый. Алар пешеп үләчәк. Пестицидлар белән агуланып, басуда гына үлеп калсалар, аны берәү дә белми, умартачы үзе дә сизми калырга мөмкин. Әмма пестицидлы балны алып кайтып, оядагы кортларга ашатса, бу очракта эшләр харап.
«ВАМИН МӘРҖӘНИ»НЕҢ ГАЕБЕ ЮК?
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагы үсеше бүлеге өлкән киңәшчесе Фәргать Зиннәтов фикеренчә, «Вамин Мәрҗәни» басуларны агулауда бернинди кагыйдәне дә бозмаган, киресенчә, барысын да дөрес эшләгән. Җитәкче әйтүенчә, пестицидлар белән эшләгәндә температура +20 градустан артмаска тиеш, чөнки агу парга әйләнеп очып бетәргә мөмкин.
– Көндез бит һава температурасы бик эссе була, шуңа күрә алар иртән һәм кич эшләргә тырыша инде. Иртәнге 4тән 8гә кадәр һава температурасы да яхшы гына була. Кичке сәгать 6дан соң, шулай ук, температура түбәнәя. Әгәр дә температура көне буена 20 градус тора икән, пестицидлар сиптерүнең вакыты бөтенләй чикләнмәгән – ул көне буена да сиптерелергә мөмкин.
Фәргать Зиннәтов белән бәхәскә керешеп булыр иде. Аңа бер генә киңәш: кануннарны өйрәнергә кирәк. Сүз бит басуга су түгел, агу сиптерү турында бара. 20 градус тора бит дип, теләгән вакытыңда химикатка үрелсәң, ахыры нәрсә булып бетәчәген уйлавы да куркыныч. Беркем каршы килми, канун кушканча, төнлә эшләсеннәр. Төнлә 20 градус эсселек юк…
– «Вамин Мәрҗәни» агрофирмасы бодай, арпа кебек культуралы үсемлекләрне агулый. Ә аларда чәчәк юк. Бал бирә торган үсемлекләр түгел бу. Шуңа күрә, кортларның нектар аша пестицид белән агулануы мөмкин хәл түгел. Әмма пестицидлар сиптергәндә тагын бер таләп үтәлергә тиеш бит. Җил тизлегенең секундына 5 метрдан артып китмәве шарт. Әлеге күрсәткечтән артыграк булганда, агу башка үсемлекләргә дә күчәргә мөмкин, – дип дәвам итте Фәргать Зиннәтов.
Бодай белән арпадан кортларның бал алмавын беләбез анысы. Әмма басу уртасында яки басуның тирә-ягында бал бирә торган үсемлекләр үсәргә мөмкин. Бал кортлары әйләнеп уза белми, табыш урынына туп-туры юнәлә. Гербицидларның очып бетүе өчен тәүлекләр кирәк булуын исәпкә алганда, басу өстеннән очып үткән күч барыбер агулана ала. Моны умартачылык белән шөгыльләнүче теләсә кем әйтеп бирер иде.
Һәркемнең бармаклары үзенә таба кәкре. Бәлки шуңадыр, игенчелек тармагы үсеше бүлеге җитәкчесе дә «Вамин Мәрҗәни» ҖЧҖ агрофирмасын тәнкыйтьләмәде.
Мин икмәк үстерүгә, басуларны корткычлардан һәм чүп үләннәреннән арындыруга каршы түгел, дөрес аңлагыз. Авыл хуҗалыгы булгач, икесе дә кирәк. Балны аерым гына ашаганчы, ипи белән ашау тәмлерәк. Әмма алдым-бирдемгә, кем ничек тели – шулай эшлигә корылмасын иде бу. Икесе дә авыл хуҗалыгы үсешенең күрсәткечләрен булдыра торган тармак. Бал кортларының агулануы һәм күпләп кырылуы умартачыларга гына түгел, бөтен ил икътисадына зыян китерергә мөмкин булуы хакында онытмыйк.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Арча – Казан.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ:
– Айгөлне Казанга озатып кайтканда, мин кичкә таба (әле кичке 6 да юк иде) авылыбызда басудан агу сиптереп кайтучы тракторны күрдем. Минем үземнең дә берничә баш умартам бар. Кортларның күпләп үлүен сизмәдем, шөкер. Әмма шул кырларны агулаганнан соң, алар бик усалланды. Берничә көн бакчага чыгу кыен булды. Оя каршында да үлгән кортлар күренә иде. Бу инде «Вамин Мәрҗәни» агрофирмасы хуҗалары мине ипи белән туйдыру өчен (җитәкче урынына калган Камил әфәнде миңа шулай аңлатты) зур тырышлык куйганны күрсәтә торган дәлил. Әнә министрлык вәкиле дә аклап тора икән үзләрен. Татарстан Республикасы азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен умарта кортлары кызганыч түгел, ахыры. Вәкилләре, болай министрлыкның позициясен аңлаткандыр, дип уйларга нигез бар. Кызганыч, бик кызганыч. Ярый әле әлегәчә, умарта кортларына килгән зыян турында хәбәрләр юк. Юкса, олы тавыш чыгарырга әзер торабыз. Басуларны агулыйбыз кагыйдә боза-боза...,

Комментарии