«Дальний» эшен карау ачык булырга тиеш»

«Дальний» эшен карау ачык булырга тиеш»

+6 июнь көнне Казанның Идел буе районы мәхкәмәсендә «Дальний» эшенә багышланган беренчел тыңлаулар үтте. Монда төп утырышларның 13 июньдә башланачагы һәм аларның ябык булачагы белдерелде.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов бу мәхкәмә утырышларында зыян күргәннәр вәкиле буларак катнаша. 15 кеше зыян күргән дип табылган. Шолохов шуларның дүртесенә: Оскар Крыловка, Алия Садыйковага һәм тагын ике аноним зыян күрүчегә вәкиллек итә.

Компьютер программалары ясаучы Крылов, караклыкны үз өстенә алсын өчен, полициянең элекке хезмәткәрләре Айнур Рәхмәтуллин һәм Әмир Шәрифуллин аңа карата көч куллана. Элекке хезмәткәр Илнар Ибатуллин, кулына шешә тотып, букмекер ширкәте кассасыннан 70 мең сум акчаны «мин алдым» дип әйттерү өчен, Алия Садыйковага яный һәм куркыта.

Шолохов сүзләренчә, вәкиллек иткәннәр һәм үзе дә беренчел тыңлаулар вакытында мәхкәмәне ачык итәргә дигән белдерү белән чыккан. Хөкемдар алар фикеренә колак салмаган.

Хокук яклаучы «Дальний» эшен карауны ябык ишекләр артында үткәрү карарын мәхкәмәнең төп нигез ташларының берсеннән читкә тайпылу буларак бәяли.

«Дальний» эшен карый башлауга Русиядә игътибар зур булды. Мәгълүмат чаралары, Идел буе мәхкәмәсенең тар коридорларында моның кадәр күп журналист булганы юк иде әле, дип язып чыкты. Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин да белдерү ясады.

– «Дальний» бүлеге хезмәткәрләре үзләренә кирәкне әйттерү өчен җинаятьчел схема эшләгән булган. Мисал өчен, әгәр караклык ачылмаган булса, полиция хезмәткәрләре тоткарланучыга җинаять кылуны танырга тәкъдим иткән, баш тарткан очракта, аңа башка гаеп тагылган. Башта тоткарлаганнар һәм аннан соң кулга алу очраклары да булган. Аннан соң аларның җинаятьчел эшчәнлекләренең иң вәхши өлеше башланган. Оператив хезмәткәрләр бернигә дә карамыйча җинаятьне, хәтта физик көч кулланып та, үз өсләренә алдырырга тырышкан, – ди Маркин.

Ябык ишекләр артында үтсә дә мәхкәмә утырышларына игътибарның зур булачагы, федерал каналларда киң яктыртылачагы сизелеп тора. Шолохов та, җинаять кануннарында «тамаша процесс», ягъни «показательный процесс» дигән төшенчә булмаса да, «Дальний» эшен карауның шул рәвешле булачагын кире какмый.

ПОЛИЦИЯ ЭШЧӘНЛЕГЕ УҢАЙ ЯККА ҮЗГӘРМӘДЕ

Абруе шактый пычранган һәм гади халык арасында ышаныч тудырмаган Русия полициясе соңгы вакытта реформалар һәм төрле PR чаралар үткәреп чистарынырга тырыша. «Дальний» эшен карауны зурлап яктырту да «менә без җинаять кылган полиция хезмәткәрләрен дә канун нигезендә хөкем итәбез» дигәнне халыкка сеңдерү булырга мөмкин.

Узган елның 9нчы мартында 52 яшьлек Сергей Назаров туры эчәге ярылып «Дальний» полиция бүлегеннән хастаханәнең реанимация бүлегенә эләкте. Үләр алдыннан ул туганнарына полиция хезмәткәрләренең шампан шешәсе белән көчләүләрен сөйләде. Бу хәл шунда ук дөньяга таралды. «Дальний»ның биш хезмәткәре тоткарланды. Казанда тикшерүләр башланды һәм мондый хәлләрнең әлеге полиция бүлегендә инде гадәткә әйләнгән күренеш икәнлеге, башка җинаятьләрдә шикләнелүчеләр булуы да ачыкланды. 24 апрельдә бу бүлекнең элекке башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов та җинаять кылуда шикләнелеп кулга алынды. Җәнҗалдан соң Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.

Хәзер сигез кеше мәхкәмә каршына баса. Әхмәтҗанов авырганга, аның эше аерым каралачак, дип хәбәр ителә.

Шолохов сүзләренчә, Русиядә полиция бүлегендә тоткарланучының үлү очраклары әледән-әле булып тора. «Дальний»дагы хәлләрдән соң полиция эшчәнлегенең уңай якка үзгәрүе дә сизелми. «Дальний» эшен карау озакка, кимендә бер елга сузылырга мөмкин», – ди Шолохов.

Элек полициядә эшләгәннәр: җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары 25 яшьлек Алмаз Василов; җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы 31 яшьлек Айнур Рәхмәтуллин; полиция бүлеге башлыгы урынбасары, криминал милиция бүлеге җитәкчесе 26 яшьлек Фаил Сабирҗанов; милиция хезмәткәрләре 24 яшьлек Илнар Ибатуллин; 25 яшьлек Рамил Әхмәтҗанов, 29 яшьлек Әмир Шәрифуллин; 28 яшьлек Александр Фадеев һәм 23 яшьлек Денис Васильев вазифалары кысаларыннан чыгуда гаепләнә.

Әхмәтҗанов, Ибатуллин һәм Сабирҗанов тагын Назаровның сәламәтлегенә зур зыян салуда да гаепләнә.

Наил АЛАН.

Сәяси карикатура күргәзмәсе тыелды

«Пермьдәге ак төннәр» фестивалендә Сочига багышланган карикатуралар күргәзмәсе белән чыгыш ясаучы Валерий Слонов рәсемнәрен Казанда үтәчәк Универсиада уты Пермьдә тукталган вакытта шәһәргә килгән түрәләр күреп алган һәм бу турыда Русия президенты идарәсенә хәбәр иткән. Шуннан соң өлкә түрәләре «WELCOME! SOCHI 2014» күргәзмәсен тиз арада ябып, карикатураларны кеше күзеннән яшереп куйды һәм «хатаны төзәтү» эшенә кереште. Өлкәнең мәдәният һәм яшьләр сәясәте министры Игорь Гладнев министрлыкның «кырысрак контрольдә тоту механизмнары» булдырачагын белдерде.

Өлкәнең спорт министры Павел Лях та бу хәлгә аңлатма биреп спортчыларның Олимпиадага карата Слонов фикерләре белән килешмәвен әйтте.

– Олимпиада – чыннан да, иң матур вакыйгаларның берсе. Бу күргәзмә үткән Мәскәүдә дә, Түбән Новгородта да, Краснодарда да коллегалар бу фикер белән килешә дип уйлыйм. Һәм ул бары тик Пермьдә генә ябылды, аның нинди күргәзмә булуы ачыклану белән үк, – диде министр.

Слоновның сәяси карикатура буларак ясалган бу рәсемнәре киләсе елда Сочида үтәчәк Олимпиадага багышлана. Аларның берсендә Олимпиада тамгасы булган аю сурәтләнә. Әмма чынлыкта мөлаем аю битлеге артына казык тешләре ыржаеп торган Сталин качканлыгы күренә. Күрәсең, бу – хокук яклаучыларның илдә сәяси репрессияләр турындагы белдерүләренә ишарә. Шунда ук чәнечкеле чыбыклардан ясалган Олимпия тамгасы да бар.

Балта белән каен канын чыгару сурәтләнгән рәсемне табигатьне яклаучыларның Олимпия төзелешендә табигатькә карата рәхимсез мөнәсәбәт турында чаң кагуы белән бәйләргә була. Агач бәдрәфне күргәч тә кешенең уена шунда ук Русия килә, модернизация өлкәсендә «иң алдынгы рәтләрдә» булган Русия әле дә мондый бәдрәфләрдән арына алмый. Кыскасы, «WELCOME! SOCHI 2014» дигән язулы бу рәсемнәр бик гади һәм һәркемгә аңлаешлы.

«Пермьдәге ак төннәр» фестиваленең сәнгать мөдире Борис Мильгам күргәзмәнең ябылуына һәм түрәләрнең тәнкыйтенә карата үз фикерен белдереп: «Бу турыда һәркемнең үз фикере була ала. Кемгәдер ошый, кемгәдер – юк, кемгәдер яраклы, кемгәдер – юк. Әгәр дә кысалардан чыгып киткән икән – аның өчен гамәлдәге кануннар бар, анысы бер эш, чыгып китмәгән икән – башка нәрсә. Бу югары түрәләрнең әйткәннәре бернине дә үзгәртми», – диде.

Интернет аша таралган фоторәсемнәр аша да бу күргәзмәне хәзер инде бөтен ил белә.

Наиф АКМАЛ.

Казан урыслары Путинга әләк хаты язды

6 июнь – Пушкин туган көнне Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте урыс телен яклап митинг оештырды. Пушкин һәйкәле янында узган митингта чыгыш ясаучылар беравыздан Татарстанда урыс теленең кысылуына зарланды. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре урыс теле дәресләре урынын ала, шуңа күрә урыс балалары үз телләрен тиешенчә өйрәнә алмый диелде. Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов ата-аналарга балаларына кайсы телне өйрәтүне сайлау хокукы бирү кирәклеген әйтте.

ТАТАРСТАН ГУБЕРНАГА ӘЙЛӘНСЕН

Щегловтан соң чыгыш ясаган Лидия Логинова, Татарстанда яшәүче урысларның икенче сорт ватандаш булуына ышандырырга тырышты.

– Министрлар арасында урыслар юк диярлек. Республика җитәкчеләре авылдан килгән. Урыс телендә сөйләшүләре котычкыч. Әмма алар татарлар һәм безнең белән җитәкчелек итәләр. Бу коточкыч. Әлеге хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – инкыйлабка кадәр булган кебек милли республикаларны губернага әйләндерергә кирәк, – дип белдерде ул. Соңрак бу ханымның татарча аңлау гына түгел, әйбәт кенә сөйләшә белүе дә ачыкланды. Ул татар телен чуаш иреннән өйрәнгән булып чыкты.

Чараны алып баручы Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп фотога төшерүдә һәм бу рәсемнәрне «Вконтакте» социаль челтәренә куеп динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнүче Михаил Шаровны һәм тугыз көнгә тоткарланган Витольд Филипповны да яклап телгә алды. Алар нахакка тоткарлана, дип белдерде ул.

ТАТАРСТАН УРЫСЛАРЫ ШӘЙМИЕВНЕ САГЫНА

Митингны алып баручы исә үз чыгышын дәвам итте һәм республиканың элеккеге җитәкчелеген сагынуын яшермәде.

– Минтимер Шәймиев президент булган вакытта урыс мәдәнияте җәмгыяте белән уртак тел табарга тырыша иде, әмма Рөстәм Миңнеханов безнең проблемаларны ишетергә дә, безнең белән очрашырга да теләми, – диде ул.

Узып барышлый гына тукталган Әлфия Әхмәтшина «Азатлык»ка митингта чыгыш ясаучыларның фикерләре белән килешмәвен белдерде.

– Республикада урыс теле кысыла дигән фикер белән килешмим. Без урыс телендә сөйләшәбез, урысча уйлыйбыз һәм хәтта бөтен тормышыбыз урыс телендә бара. Киресенчә, татар теленә игътибар бик аз бирелә. Урысларның Татарстанда яшәп тә татар телен белмәүләре – ялкаулык, безне хөрмәт итмәү, безне кешегә санамаудан килә дип әйтер идем. Республика җитәкчелегендә татарлар күп дип әйтәләр. Димәк, әле урыслар бездән көнләшәләр дә. Безнең татарлар урысча да, татарча да, хәтта инглизчә дә сөйләшә. Димәк, булдыралар, – диде ул.

Чара ахырында урыслар, Татарстанда үз хокукларының бозылуына зарланып, Русия президентына әләк хаты язды. Шул хатны яклап имза җыелды. Чара Михаил Щегловның әлеге хатны укуы белән тәмамланды. Тыңлап торучылар беравыздан «Татарстан – ул Русия», – дип кычкырып, аны хуплады.

– + Райнур ШАКИР.

Путин талагы мәзәкләре

Русия Президенты Владимир Путинның хатыны Людмила белән аерылышуы турындагы хәбәр Русия халкында шунда ук күпсанлы мәзәкләргә сәбәп булды.

Шундый популяр мәзәкләрнең берсендә, Путинның Русия байлыкларын үз кулына алуы турында ишарә буларак, күрәсең, «Канун нигезендә Русиянең яртысы Людмилага бирелергә тиеш», – диелә.

Твиттерда Ринат Балгабаев: «Путин үз хатынының вазифасыннан китү гаризасын кабул итте һәм яңа хатын сайлаганчы, аны хатын вазифаларын башкаручы итеп билгеләде», – ди. Бу инде Мәскәү мэры Сергей Собянинның яңадан мэр булып сайлану өчен вакытыннан алда гариза язып мэр вазифаларын башкаручыга әверелүенә ишарә.

«Людмилага Медведев өйләнәчәк, әмма дүрт елдан аерылачак һәм аңа яңадан Путин өйләнәчәк», – ди Антон Белозеров.

Ринат Сибаев: «Людмила Путина шулай да өченче мөддәткә бармады! Конституцияне хөрмәт итә!» – ди.

Шул ук юнәлештәге Александр Жданов мәзәгендә: «Путин хәзер яңа фамилия алачак һәм тагын 16 елга сайлану мөмкинлегенә ия булачак», – диелә.

«Берлускони белән дуслык менә нәрсәгә китерде» дигән мәзәк Путинның дусты, хатын кызлар белән бәйле җәнҗалларга чумган элекке итальян премьеры Сильвио Берлускониның күптән түгел хатыны Вероника Ларио белән аерылышуына ишарә.

«Людмила – үзен Путиннан азат итә алган бердәнбер русияле», – дигән мәзәк тә популяр.

Наиф АКМАЛ.

«Классик технологияләр» кире кайта

Элекке Советлар Берлегенең кайбер илләрендә хакимиятләргә ошамаган фикердә булучылар барысы да порно китаплар укып яткан наркоманнар дигән тәэсир калырга мөмкин.

Соңгы берничә айда Азәрбайҗанда Мөхәммәд Азизов, Дашгин Маликов, Талеһ Багиров, Рашад Рамазановлар наркотик куллануда гаепләнеп кулга алынды. Азизов һәм Маликов – оппозиция активистлары. Багиров – имам. Рамазанов – блогер. Аларның барысы да теге яки бу юл белән президент Илһам Алиев хөкүмәтен тәнкыйтьләгән өчен эзәрлекләнгән кешеләр.

Оппозицияне наркотик куллануда «фаш итү» бер Азәрбайҗан өчен генә хас әйбер түгел. Русия һәм Украинада, шулай ук Беларуста хакимиятләрне тәнкыйтьләүчеләр өйләрендә порно китаплар тотуда, балык уылдыгын яшереп сатуда гаепләнеп төрмәгә ябыла.

Азәрбайҗанда журналист Әйнулла Фатуллаев рөхсәтсез наркотик ташуда гаепләнеп 2010 елда 2 ел 6 ай төрмәгә хөкем ителде

«Мондый гаепләүләр белән андый илләр аннары «бездә сәяси тоткыннар юк» дип әйтә ала», – ди Лондонда урнашкан Amnesty International хокук яклау оешмасы белгече Һезер Макгилл.

Лондондагы белгеч белән Бакуның үзендә яшәүче хокук яклаучы да килешә. «Соңгы 20 елда журналистлар кулга алынмаган бер ел да булмады. Алар наркотик куллануда гаепләнеп кулга алына яки яла ягуда гаепләнә. Сайлау якынлашканда басымның тагын да артканы күренә», – диде хокук яклаучы.

Азәрбайҗанда президент сайлавы 16нчы октябрьгә билгеләнгән.

СОҢГЫ АЙЛАРДА…

Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин әйберләрендә Сомали балаларына ярдәм итү өчен барган сәфәреннән кайтышлый «1,5 грамм наркотик табалар». Илгә канунсыз төстә героин кертүдә һәм дини, милли юнәлештәге коткы таратуда гаепләнеп, Әхмәтшин 4 ел 6 ай төрмәгә хөкем ителә. Үзе ул барлык гаепләүләрне дә кире какты. Әхмәтшиннең бу сәфәрен Төркиядә урнашкан Кеше хокуклары, иреклек һәм гуманитар ярдәм вакыфы оештырган иде. «Бу – тулаем бер провокация. Әхмәтшинның актив иҗтимагый эшчәнлегенә зыян китерү максатыннан яки нокта куяр өчен эшләнгәндер ул. Бу бит «классик технологияләр», – дип белдерде Азатлыкка вакыфның матбугат вәкиле Самәт Доган.

Иваново өлкәсенең Тейково шәһәрендә май аенда гыйбадәт йортында тентүләр вакытында ФСБ «тыелган дини китаплар һәм86 граммшартлаткыч» тапкан. Аннан элегрәк, Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә, «Мәскәүдә террор һөҗүмнәрен әзерләп ятканда» террорда катнашы булуда шикләнелгән бер төркем мөселманнар кулга алынды. Аларның берсе, Роберт Әмирханов 20нче июльгә кадәр сак астында булачак. «Террор әзерләүчеләрдә» Калашников автоматы һәм 25 патрон табылды.

СОҢГЫ ЕЛЛАРДА…

Уфада яшәүче хокук яклаучы Әлмира Жукованы 2010 елда наркополиция тоткарлады. Адвокат ханымны машинага җирдән сөйрәп алып барып утыртканнар. Аннан элегрәк аның кызы Алинә Жукова кулга алынган иде. Әнисе сүзләренә караганда, аның авызын каерып ачканда ике тешен сындырганнар, шул вакытта сумкасына наркотик ташлаганнар. Әлмира Жукова моны үзенең эшчәнлеге «җимеше» дип исәпләвен әйтте. Жукова торак-коммуналь өлкәдәге төрле җинаятьләрне тикшерү, мөселманнарны яклау белән танылган адвокат.

Оппозициядәге «Башка Русия» хәрәкәте активисты, наркотик сатуда гаепләнгән Таисия Осипова 2011 елда 10 еллык колониягә хөкем ителде. Соңрак югарырак мәхкәмә, гаепләүчеләр аны дүрт елга иректән мәхрүм итүне сораса да, бер шаһит ялганны күрсәтә торган җиһаз белән тикшерелеп наркотикның аңа тоткарлаучылар тарафыннан ташлануын расласа да, биш яшьлек кыз анасы Осипова каты авыру булса да, аңа сигез еллык колония җәзасы билгеләде.

Оппозициядәге «Берләшкән ватандашлар фронты» активистлары да даими рәвештә тузга язмаган гаепләүләр белән кулга алына. 2008 елда Әстерханнан кайтканда оешманың Петербург бүлеге рәисе Ольга Курносованың әйберләре тикшерелә. Анан бер банка балык уылдыгы алына. Курносова «канунсыз товар» ташуда гаепләнә.

2010 елда Украинада Винница кеше хокуклары оешмасы координаторы Дмитро Гройсман үзенең блогында сатирик язмалары һәр рәсемнәре өчен кулга алына. Аңа порнография тарату һәм дәүләт байрагын мыскыл итү гаепләүләре белдерелә. «Алар (полиция) минем эш урыныма порнографиягә каршы һәм байракны мыскыл итүгә каршы көрәш сәбәбе белән бәреп керде, безнең барлык документларны алып китте, алар арасында БМО качаклар агентлыгының яшерен документлары бар иде. Оешмабызның эше алты айга туктап калды», – диде Гройсман «Азатлык»ка.

Узган ел Беларуста журналист һәм хөкүмәттән бәйсез, инде ябылган бер оешма башлыгы Алеһ Волчек «халык алдында сүгенгәне өчен» тугыз көн төрмәдә утырып чыкты. Үзе ул бу җәзаны өч көн алдан полициянең пикетчыларны кыйнавы турында мәкалә язганы өчен алганын фаразлый.

Алсу КОРМАШ.

Комментарии