Соңарып килгән хат

Соңарып килгән хат

Сугыштан килгән өчпочмаклы хатлар – солдатның якыннары гына түгел, бөтен авыл өчен бәйрәм булган. Ул хатларны бергә җыелып укыганнар, бергә шатланганнар яки көенгәннәр. Шушы хатлар килеп торган вакытта гаиләләрдә ачлыкка, авырлыкка карамастан, тормыш түгәрәк булган. Тик кайвакыт хатлар бөтенләй килми башлаган, кайдадыр югалып калганмы, әллә солдат батырларча яу кырында һәлак булганга тукталганнармы – монысын юрарга гына калган.

Актаныш районының Сәфәр авылында яшәп, мәрхүм булган сугыш ветераны Муллаян Фарсыевның сугыш кырыннан язган хаты исә 70 елдан соң гына, ветеранның вафатыннан соң гына барып ирешкән әнә. Бәлки кемнәрдер күргән дә булгандыр, унбер ел элек бу хакта «Жди меня» тапшыруында күрсәткәннәр иде.

Тапшыруда эшләүчеләрнең кулына 1941нче елда яу кырыннан язылып та, туганнарына барып ирешә алмаган хатлар килеп кергән. Сугышның беренче көннәрендә үк алар фашист гаскәрләре тарафыннан тартып алынып, трофейлар хәлендә Австриягә җибәрелгән һәм андагы музейда 70 ел буе ятканнар. Соңыннан хатларны Украинага кайтарганнар. Шул көннән башлап, «Жди меня» хезмәткәрләре Киев музее белән берлектә бу хатларның адресатларын, яки язган кешеләрен эзләү белән шөгыльләнгән. Һәм тапканнар. Муллаян абый Фарсыевның хаты да шулар арасында.

Муллаян абый 1918нче елның 9нчы декабрендә туган. 1939нчы елда аны Советлар Союзы армиясенә алганнар. 2 ел узгач, өйгә кайтырга тиеш булган. Тик кайтып барган чагында Бөек Ватан сугышы башланып, фронтка китәргә мәҗбүр булган. Бессаравия сугышларында катнашкан, аздан гына әсирлеккә эләкми калган, чөнки чолганышта булганнар. Төнлә урманнар буйлап йөреп, партизаннарны эзләп табып кына үзләренекеләр белән кушыла алганнар. «Курск дугасы» бәрелешләрендә катнашкан, соңыннан танкист булып хезмәт иткән. Смоленск астында сугышкан һәм яраланып госпитальләрдә дәваланган. Терелгәч, кабат сугышка киткән, Ватанын саклауны дәвам иткән, Берлинга кадәр барып җиткән, Җиңүдән соң да Германиядә хезмәт итеп калган һәм Ватанына 1946нчы елда гына әйләнеп кайта алган.

…Актаныш районының Сәфәр авылыннан Бөек Ватан сугышына 448 кеше киткән. Шуларның авылга кире бары тик 122се генә әйләнеп кайткан. Бу – тупас санап әйткәндә, өчтән бере кадәр дигән сүз.

«Жди меня» тапшыруында авылдашлары ул елларны түбәндәге хатирәләр белән искә ала: «Фронтка китүчеләрнең барысы да акыллы, матур ир-егетләр иде. Әгәр сугыш комачау итмәсә, министрлар булырлык егетләр. Сугыштан ничек кайтуларын хәтерлибез: кемдер кулсыз, кемдер аяксыз – инвалид хәлдә булсалар да, исән иделәр. Бу безнең өчен шатлык булды. Бөтен кеше елады. Тик күпләр сугыштан әйләнеп кайта алмады».

«Мин сугыш вакытында хат ташучы булып эшли идем. Хәбәрләр күп килде. Кара пичәт сугылган хатларны күрү белән кешеләр елый башлыйлар иде. Алар моның нинди хат булуын аңлыйлар. Бу – үлем хәбәре».

Изображение удалено.Әлеге тапшыруның күрсәтелүенә шактый вакытлар узган. 11 ел. Шулай да, хатның язмышы белән кызыксынып, Муллаян абыйның Мәскәүдә яшәүче 68 яшьлек кызы Рәзилә апа Каюмова белән элемтәгә чыктык. Ул хат кына түгел, әтисе язмышы турында да тулырак сөйләде:

– Әтинең хатлары килми торгач, сеңелләре дә, әнисе дә ул үлгәндер, дип уйлаган. 1946нчы елда май аенда ул сугыштан кайткан. Шул вакытта әни белән танышканнар. Әнием Минзәлә районының Җәмәк авылыныкы. Сугыш вакытында Актанышта зоотехник булып эшләгән, Чаллы аша параход белән эшкә йөргән. Бер ялында әниләре янына Минзәләгә кайткан булган да, кабат Чаллы аркылы пароход белән кире Актанышка китәсе булган. Шул параходта сугыштан кайткан солдатлар, шул исәптән минем әтием утырган. Алар әнә шулай пароходта танышканнар. Әнием озын чәчле, чибәр иде. Шунда танышканнар да, әткәй Сәфәр авылыннан велосипед белән атнага бер тапкыр 30 чакрым ара үтеп, әни янына Актанышка йөри торган булган. Шуннан соң алар июнь аенда өйләнешкәннәр. Әни яңадан укытучылыкка укып, гомер буе башлангыч класслар укытучысы булып эшләде. Биш бала үстерделәр: өч кыз һәм ике малай.

Изображение удалено.Әтиебез сугышта танкист булган, авылга кайткач башта шофер булып эшләгән. Аннары ярты ел гына колхоз рәисе булып та торган. Күчеш чорында кирәк булгандыр инде берәрсенең идарә итүе. Әтинең белеме күп түгел, шуңа рәис булып эшләрлек белеме булмагандыр. Аннары гомер буе бригадир булып эшләде ул. Әтиебез сугышта берничә тапкыр яраланган. Яңакларында, аягында яра эзе бар иде. Әни аны, баштагы чорда төшендә сугышны күреп, кычкырып уяна иде, дип сөйли иде. Әткәй беркайчан да сугышта булган хәлләрне шапырынып сөйләмәде. «Мин шулай эшләдем, тегендә булдым, монда булдым, мин герой», – дип, сөйләшмәде ул. Кияүләре кайткач, соңрак лапаста утырып тәмәке тартканда әзрәк сөйләштергән, тик безгә өстәл артында мин шулай булдым, фәлән, дип сөйләшмәде. Аның андый шапырынганын ишетмәдек. Әти безнең 2006нчы елда үлде. Ул үлеп 3 ел үткәч аның хаты табылган. Шалтыратканнар башта Сәфәр җирлек башлыгына. Чөнки конверт тышында адресы «ТАССР, Калининский район, деревня Сафарово, Фарсию Фарсиеву передайте», – диелгән. Әтисе Фарси исемле булган, хатны да аның исеменә язган ул. Мәскәүлеләр шалтыраткан вакытта Сәфәрдә җирлек рәисе булып безнең өчтуган абыебыз эшли иде, ул шундук безнең әткәйнең хаты икәнен аңлап алган, безгә – балаларына шалтыратты. Әтинең бер генә хатын бирделәр, ул хат хәзер миндә саклана. Тик эчтәлеген аңлый алмыйм, ул гарәпчә хәрефләр белән дә язылган. Аны бары тик әнкәй генә укый ала иде, әнкәебез дә мәрхүм булды инде. Тик үлгәнче бөтен оныкларына укып чыкты ул бу хатны. Хаты эченә әтиебез: «Исәнмесез, Сәфәр авылында яшәүче әткәй, әнкәй, сеңелкәшләр! Ничек яшәп ятасыз, сездән күп вакыттыр хат юк. Үзем хат яза алмадым, өлкән апаның ирен – җизнәйнең сугышта үлгәнен ишеттем, шундый кайгы килгән икән», – дигән. Сугыш турында язмаган. Хәл-әхвәлләр генә сөйләшкән. «Кире адрес яза алмыйм, чөнки без күченеп торабыз гел», – дигән.

Хат төкерекләгәч зәңгәрләнә торган карандаш белән генә язылган иде. Вакыт үткәннән соң күп хәрефләре дә юылган, эчтәлекләрен аңлап бетерә торган түгел. Тик аны әле дә кадерле хатирә итеп саклыйбыз, – дип сөйләде Рәзилә апа.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии