«Фотосыннан эзләп таптым»

«Фотосыннан эзләп таптым»

Казанда яшәүче яхшы танышым Ләйсән Шәймәрданова шалтыратты. Ел саен гәҗитебезгә Бөек Җиңү алдыннан кызыклы әйберләр сөйләп бирә ул. Узган ел бабасының сугышта алып барган көндәлеге турында язып чыккан идек, мәсәлән. Тарих һәм шәҗәрә төзү белән мавыккан танышымның бу юлы сөйләгәннәре дә кызыклы булып чыкты.

Шәҗәрә төзегәндә берәр туганым, әби-бабам төшеп калмадымы икән, дип, быел җәй көне әнисенең туган ягы Чүпрәле районының Шланга авылына кайткан булган Ләйсән. Шунда башланган бу хәл.

– Әнинең абыйсында бер фотоальбом калган икән, шуны бүләк иттеләр дә, фотолар карый башладым. Шулай карап утырганда бер егетнең кечкенә генә карточкасы килеп чыкты. «Бу кем икән?» – дип сорыйм, ләкин беркем дә танымый. Фотография артында латин хәрефләре белән «Фәтхуллин Зәйнулла. Истәлек өчен Хәйруллина Зәйнәпкә. Тәтеш, 1939нчы ел» дип язылган. Зәйнәп дигәне – минем әби була инде. Фото артына тагын нәрсәдер язылган булган, тик аны сызып бетергәннәр. «Сагынам», яки «яратам» дип язылган булмады микән, дип кенә фаразлыйм. Бәлки аны вакытлар узгач, ят күзләр күрмәсен дип, әби шулай сызып куйган булгандыр… – ди Ләйсән.

– Тәтеш дигән сүзне укыгач, аңлап алдым – минем әби 1935-1939нчы елларда Тәтештә педагогика училищесында укыган булган бит. Шунда бер егет белән очрашып йөри башлаган. «Бик шәп егет булган, тик сугыштан исән кайта алмаган, кайткан булса, әбиең Зәйнәп аңа кияүгә дә чыккан булыр иде», – дип сөйләгәннәре бар иде үземә дә. Әлеге фотода шушы егет сурәтләнмәгәнме икән, дигән шик керде. Егете булмаса, ник тик торганнан фотосын бүләк итәр иде? Ул заманда мондый әйберләр бик уйланылып, ихлас хисләр кичергән очракта гына эшләнгән бит. Монда ниндидер сер бар, дим. Шушы Зәйнулла исемле егетнең иске фотосын кулыма алдым да, «Эх, бу кешенең кем икәнен беләсе иде…», – дим. Аллаһы Тәгаләдән дә ярдәм сорадым шунда. Минем бу егетнең кем булуын ачыклап, Зәйнәп әбиемнең яшьлек серен беләсем килде. Чөнки шәҗәрә төзегәндә архивларга мөрәҗәгать итеп карадым, әби турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Менә шушы мәгълүматны булса да белер идем, дим. Тәтеш дигән сүзне күргәч, фотодагы егет турында мәгълүмат эзләүне шушы районнан башладым. Аның да әбидән бер курс кына түбәнрәк укып, 1940нчы елда педагогика училищесын тәмамлавын һәм укыту өчен Апас районына җибәрелүен белдем. Алга таба уйлый башладым да, минәйтәм, юкка гына Апас районына җибәрелмәгәндер бу, бәлки шушы районныкыдыр? Архивлардан карый торгач, чынлап та, шулай булып чыкты. Укып бетергән чагында Зәйнулла Фәтхуллин 19нчы яше белән барган булган, шуңа күрә Апаста укытып тора алмаган ул, 1940нчы елда армиягә алганнар, шуннан туры сугышка да киткән, – дип сөйли Ләйсән.

Фәтхуллин Зәйнула Нигъмәтулла улы сугышта зур батырлыклары белән тарихта калган. Гадәти солдат түгел, рота командиры булган ул, кайбер чакта батальон белән команда иткән. Күп тапкырлар яраланган. Татар егетенә сугышта күрсәткән батырлыклары өчен медаль-орденнарны да шактый биргәннәр.

Изображение удалено.– Батальон белән идарә итү – коточкыч авыр әйбер ул. Аны бөтен кеше дә булдыра алмый. Зәйнулла бабай педагог, белемле кеше булуы өстенә, идарә итү сәләтенә дә ия булган, димәк. Сугышта да гел алгы рәтләрдә барган. Башта Сталинградка эләккән. Анда беренче батырлыгын күрсәткән. Немецлар булган торак пунктны чолганышка алып, бөтен батальон килгәнче шунда тотканнар. Моның өчен «За оборону Сталинграда» медале бирелгән. Тарихны укып, иң канкойгыч бәрелешләрнең берсе Сталинградта булуын беләбез инде. Бик күп кеше ятып калган анда. Сугыш чын мәгънәсендә канкойгыч булган. Зәйнулла да шушында яраланып, озак вакыт госпитальдә ятып чыккан. Аннан кабат сугышка киткән. Кишиневта барган сугышлар вакытында дөрес карарлар кабул итүе, батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены биргәннәр. Аннан соң Венгриягә таба киткәннәр, анда да яраланган. Архивлардан бу мәгълүматларны укыйм, һәм шул көннәр күз алдыма килә. Кешенең нинди булуы турында аның эшләгән эшләре сөйли, диләр бит, бу очракта да шулай килеп чыкты. Зәйнулла Фәтхуллинга зур җаваплылык йөкләнгән, башкалар аннан үрнәк алган, ул батыр булырга, бернәрсәдән дә курыкмаска тиеш булган. Немецларга каршы сугышу җиңел булмаганын аңларга тиеш без. Немецлар ахмак түгел, алар да бик акыллы булган, бу көндәшлек саллы булган. Дөрес, 1945нче елга кадәр безнекеләр инде сугышта чыныгып, аерым тәҗрибә туплап өлгергәннәрдер, тик тарихка күз салсак, 1945нче елларның сугыштагы авыр чор булуы күренә. Читлеккә япкан бүре ничек тыпырчына, немецлар да, җиңелә башлауларын сизеп, шундый көчле каршылык күрсәткәннәр, безнекеләрне әсирлеккә алып, ни кадәр вәхшилекләр эшләгәннәр… Венгриядә исә сугышлар көчле барган, безнекеләр озак вакытлар Будапештны ала алмаган, аны алгач та, бәрелешләр дәвам иткән бит. Һәм 1945нче елның 29нчы мартында, Зәйнулла шушындый сугышуларның берсендә кабат яралана. Аның корсагына снаряд кыйпылчыклары эләгә. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: тарихта Бөек Ватан сугышында башы яки корсагы яраланып исән калган кешеләр бик-бик аз. Гадәттә бу җирләренә эләктеме – кеше үлгән. Зәйнулла Фәтхуллин да, яраланып бер көн генә яши дә, һәлак була. Җиңүгә бик аз вакыт калгач, әнә шулай Венгриядә үлә. Ни бәйрәмне күрергә, ни туган ягына кайтырга өлгерми. Нык үкенечле. Әз генә калган бит югыйсә, әз генә… Менә шулай итеп алар минем әби белән өйләнешә алмый калалар. Зәйнулла Фәтхуллинның балалары да булырга өлгерми, туганнары хакында да әллә ни мәгълүмат юк, архивларда әнисе – Фәризан Фәтхуллина хакында гына әйтелә. Шуңа күрә, бу язманы укып, «Бу бит безнең туганыбыз», – диюче була икән, редакциягә шалтыратып әйтсеннәр иде, мин алар белән элемтәгә үзем чыгар идем, – ди Ләйсән Шәймәрданова.

Батыр турындагы мәгълүматны «Дорога памяти» порталына да урнаштырган, Апас районы музеена да җиткергән Ләйсән. Әле моның белән генә тукталасы түгел – нияте Будапештка барып, Зәйнулла Нигъмәтулла улы Фәтхуллинның каберендә булу:

– Минем аны эзләп табуым болай гына түгелдер. 75 ел узганнан соң таптым бит мин аны. Хәзер менә аның исеменә дога кылучылар бар – үземнән соң да балаларыма васыять итеп калдырачакмын, Зәйнулла картны онытмасыннар. Аның хакында мәгълүматларны табып бетергәннән соң, үзем дә утырып, озак кына мәрхүм рухына дога кылган идем. Шуннан соң төшемә керде ул минем. Бераз өлкәнәйгән чагын күрдем. Күрәсең, догаларым барып ирешкәндер һәм рәхмәт әйтергә теләве булгандыр. Зәйнулла картның күмелгән урыны Венгриядәге Чекель авылында, дип язылган. Бу хакта мәгълүмат эзли башладым да, андагы кардәшләр каберлеген (братская могила) башка урынга күчергәннәр шикелле. Коронавируслар беткәч, Венгриядәге илчелек белән элемтәгә чыгарга ниятлим. Алар Совет солдатларының күмелгән урыннарын табарга булыша. Насыйп булса, Зәйнулла бабайның каберен дә табарбыз әле, – дип тәмамлады әңгәмәдәшем.

Айгөл ЗАКИРОВА

«Фотосыннан эзләп таптым», 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии