Демократия тагын да артачак?

Демократия тагын да артачак?

Русиядә 2000-2008 елларда Президент, соңгы дүрт елда Премьер-министр булган Владимир Путин 3 меңләп кунак алдында тантаналы ант биреп, кире Президент вазифасына әйләнеп кайтты.

Вазифасыннан китүче Дмитрий Медведев үз чыгышында Русия халкына үз хакимияте чоры өчен рәхмәт белдерде һәм Путинны ил халкының күпчелеге яклый дип, аңа котлау сүзләре әйтте.

Ант биргәннән соң Путин, чираттагы тапкыр, алга таба Русиядә демократияне ныгытырга вәгъдә итте. Русиянең яңа чорга керүен һәм алдагы берничә елның ил өчен хәлиткеч булачагын белдерде.

Мәскәүдә «Миллионнар маршы» белән башланган протест чаралары исә Путин инаугруациясе вакытында да тынмады. Полиция Мәскәү үзәгендә рөхсәтсез протест чарасы оештырырга маташкан 80ләп кешене, шул исәптән оппозиция җитәкчесе Борис Немцовны тоткарлады.

Протестчылар Путинга «Өченче мөддәтне – төрмәдә» дип кычкырды.

Тоткарлаулар шәһәрнең башка урыннарында да узды. Никита бульварындагы «Жан-Жак» кафесы янына җыелган Путин Президентлыгын кабул итмәүчеләрне полиция хезмәткәрләре тоткарлады.

​​Үткән сайлауда хәрәмләшүләр белән җиңгән Путинның өченче мәртәбә Президент булуына каршы ризасызлык чараларына 6 май көнне Мәскәүдә 20 меңләп кеше урамга чыкты. Полиция 400дән артык демонстрациячене тоткарлады. Полиция белән бәрелешләрдә дистәләрчә кешенең, шул исәптән полиция хезмәткәрләренең яралануы хәбәр ителә.

Дүшәмбе иртән Борис Немцов журналистлар белән сөйләшкәндә, Путинны Беларус Президенты Александр Лукашенкога тиңләде.

​​Хокук яклаучы Лев Пономарев «Азатлык» радиосына: «Минем исемнән Владимир Путинны котлагыз. Аның инаугурациясе көнендә нацист хакимияте урнашты», – диде.

Пономарев шулай ук полициянең кешеләрне оппозиция тамгасы булган ак тасма таккан яки такмаганлыгына карамастан барысын да тоткарлавын, ә Кремль яклы хәрәкәтләр вәкилләрен уздырып җибәргәнлеген әйтте.

Наиф АКМАЛ.

Вәгъдәләр үтәлмәсә…

Башкортстанның Урман авылында яшәүчеләр чарасызлыктан М-5 (Мәскәү-Уфа-Екатеринбург) федераль юлын ябарга җыена. 2011 елның май азагында Башкортстанның Иглин районындагы хәрби келәтләрдә кораллар шартлау нәтиҗәсендә янәшәдәге Урман авылы зур зыян күргән иде. Шартлау берничә көн дәвам итте, күпме йортлар җимерелде һәм андагы мәктәп, хастаханә яраксыз хәлгә килде. Хакимият тиз арада йортларны төзекләндерергә, халыкка матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә итсә дә, инде бер ел вакыт узуга карамастан, вәгъдә үтәлмәгән.

Аптыраган халык бер атна элек митингка чыгарга карар кылды. Әмма халыкны туктату өчен, хакимият тагын вәгъдәләр бирде. Русия дәүләт телевидение һәм радио ширкәтенең Башкортстандагы хәбәрчесе Азамат Салихов әйтүенчә, хәзер анда вәзгыять кискен.

Салихов сүзләренчә, Урман авылында ике урамда янган йортлар өчен хакимият яңа торак биргән.

– Бу – 111 кеше. Әмма әлеге шартлаудан күбрәк бина зыян күргән. Башка биналарда да ярыклар барлыкка килә башлады. Һәм алар хакимияткә үз мөрәҗәгатьләрен җиткерде. Бер ел узды һәм берни хәл ителмәде. Төрле сәбәпләр аркасында, ике меңгә якын кеше матди ярдәм алмыйча калган булып чыкты. Мисал өчен, кемдер документны дөрес тутырмаган, кемдер бу авылда яшәсә дә, теркәлмәгән булган, – ди ул.

Юлны ябарга җыенучылар матди ярдәм алыр өчен кирәкле документларны да җыйган, ләкин акча бирмәгәннәр. Күпләр үз хисабына ремонт ясагач кына матди ярдәм тиешлеген белгән. Ләкин инде аларга: «Сез бит ремонт ясагансыз», – дигәннәр.

Бүген Русия Саклану министрлыгы җыеп алмаган снарядлар белән бала-чага уйный, кайберләре аны металлга тапшырып акча эшли. Авыл халкы турыдан-туры Русия саклану министры Анатолий Сердюковка мөрәҗәгать итә алмаганга, республика Президентына дәгъва белдерә.

Ландыш ХАРРАСОВА, Рәмзит АБУЛАЕВ.

Мәктәптә дин укытылачак

Бу дәресләр, Русиядәге традицион дин әһелләренең Русия җитәкчелегенә гозере нигезендә укытыла башлаячак. Әлеге дәресләр ике ел буена Русиянең 19 төбәгендә тәҗрибә узган. Ата-аналарга Ислам, православ, яһүди, будда диннәре нигезләре, «Дөньяви этика нигезләре», «Дөнья диннәре тарихы» модульләре тәкъдим ителгән.

Тәҗрибә нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ата-аналарның 40 проценттан артыгы үз балаларына «Дөньяви этика нигезләре» укытуны өстен күргән. Быел Татарстанда әлеге дәрес белән беррәттән, «Дөнья диннәре тарихы» дәресе исеме астында бары тик ике модуль генә укытылачак. Ул дәресләр 4-5 сыйныфларда керәчәк.

Бу уңайдан 4 майда Татарстан Диния нәзарәтендә әлеге дәресләрне тормышка ашыру һәм көтелгән нәтиҗәләргә багышланган «Түгәрәк өстәл» утырышы үтте.

Әлеге Русиякүләм яңалыкка Татарстан мәктәпләре ни дәрәҗәдә әзер, китаплар һәм укытучылар санында кытлык булмасмы, дигән һәм башка сорауларга җаваплар «Түгәрәк өстәл» утырышында табылмады, чөнки бу чарага Татарстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре чакырылган булса да алар килмәгән иде. Шулай ук яһүди дине вәкилләре дә бу утырышта катнашмады.

Ирекле фикерләшү рәвешендә барган утырышта Казандагы будда үзәге президенты Оскар Брейдман әйтүенчә, балаларга кече яшьтән нинди дә булса дин дәресен укыту дөрес түгел.

Брейдман: «Бала үсә төшкәч нинди дин нигезләрен өйрәнүне үзе сайлап алырга тиеш», – дигән фикер белдерде.

Татарстан Диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Ягъкуб аның бу фикеренә каршы чыкты һәм соңыннан «Азатлык» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә бу адымына ачыклык кертте.

​​Аның сүзләренчә, татар халкын саклап калу, аңа хас рухилыкны тәэмин итү өчен балага кечкенә яшьтән үк Ислам динен сеңдерергә кирәк. Әгәр балага традицион дин турында мәгълүмат бирелмәсә, ул баланы алга таба башка дини агымнарга эләктерү җиңелрәк булачак. Ә будда дине вәкиле нәкъ менә шуны күздә тотып үз фикерен әйтте, дип белдерде ул.

Вәлиулла Ягъкуб, гомумән, урта мәктәпләрдә яңа курс кертүне хуплап чыкты. «Быелга бу курсның ике модуле керә торсын, алга таба башка модульләрен дә укыта башлау мөмкин булачак. Әлегә мәгариф түрәләре дә, Кремльдәгеләр дә, дөньяви кешеләр дә бу курсларга шикләнеп, шөбһәләнеп карый. Әмма диннән шөбһәләнмәскә кирәк, динне белеп үскән баланың тәртибе дә яхшы була», – дип белдерде ул утырышта.

Русия ислам университеты ректоры, галим Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, диннең мәктәпләргә үтеп керүенә табигый күренеш буларак карарга кирәк.

​​«Җәмгыятькә дин әйләнеп кайтты. Әмма ата-аналарны дин нинди рәвештә укытылачак һәм аның нәтиҗәләре нинди булыр дигән сораулар борчый. Аннан соң ата-ана, әгәр мин балама үз бабам тоткан динне укыта башласам, аңа карата башка балаларның мөнәсәбәте үзгәрмәсме дип тә борчыла. Ата-аналар, дин белеме бирелә башлагач, сыйныфның бүлгәләнүеннән дә курка.

Шулай ук бүгеннән башлап диннәр укыту өчен мәктәп гомумән әзер микән соң? Чөнки мәктәп – әлегә кадәр дөньяви булды. Мәктәптә табигать фәннәре Чарльз Дарвинның эволюция теориясенә корылган. Бер дәрестә әлеге теория буенча белем биреп, икенче дәрестә кешене Аллаһы Тәгалә яралткан дип укыту башланса, аның нәтиҗәсе нинди булачак, дигән мәсьәлә дә ата-аналарны да, әлбәттә, безне дә борчый. Без бу курсларны мәктәптә балалар әхлаклырак булсын дип кертәбез. Ә моның нәтиҗәсен Балтач районындагы бер мәктәптә әхлак нигезләре укытыла башлагач бик яхшы күрдек», – дип белдерде ул.

«Түгәрәк өстәл»дә сүз, гомумән, урта мәктәпләрдә дин дәресләрен укытачак мөгаллимнәр әзерләү, алга таба Ислам, православ, будда һәм яһүди дине нигезләрен укыту мәсьәләләре, бу модульләрне сайлап алганда ниләргә игътибар итү кирәк, дигән темалар да сөйләшенде. Шулай ук киләсе очрашуларда Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләрен кабат чакырып мәсьәләләрне бергәләп тикшерү кирәклеге әйтелде.

Райнур ШАКИР.

Комган гел кирәк

Татарстанда комган ясаучылар бармак белән генә санарлык, кайбер районнарда алар бөтенләй юк. Лениногорск районы Керкәле авылыннан 73 яшьлек Рәшит Насыйбуллин югалып баручы комган ясаучыларның берсе.

– Ун яшьтә инде мин итек асларына ныгытмалар салдым, итекче идем, – дип башлады сүзен Лениногорск районы, Керкәле авылыннан Рәшит Насыйбуллин. Яшьли әтисез калу аны яшүсмер вакыттан ук ныклап эшкә җигелергә мәҗбүр иткән.

Комган ясауны да ул үзлегеннән өйрәнгән. Күрше бабайларның эшләвен карап, иске комганнар үрнәгендә эшли башлаган. Бүген ул калайдан нәрсә эшләп була, барысын да башкара: самовар морҗалары, таслар, чүмеч, терлекчелектә кирәкле калай савытлар. Шулар арасыннан халыкка иң кирәклесе комган икән.

– Бигрәк тә мәчетләр ала, мәет юарга зур комганнар сорыйлар. Мин аларны берничә төрле итеп эшлим. Бәләкәйләрен әбиләр ала, аларга җиңел комган кирәк. Гомум кулланылыш өчен эшләнгәннәре дә бар. Комганнар белән генә чикләнмим, машинамның тузган калай өлешен дә үзем алыштырдым, – ди Рәшит Насыйбуллин.

​​Хатыны Гөлйөзем Насыйбуллина ясаган комганнарның бәяләрен дә әйтте: иң кечкенәсе – 150 сум, урта зурлыктагы комган – 200 сум, иң зурысы 250 сумга икән.

– Мин аңа көч, дәрт биреп торам. Кияүгә чыкканда эшчән, тырыш булуын белә идем. Кулыннан бөтен эш килә, кулы алтын. Нәрсә кушсаң, шуны эшләп тора. Заказларны беркайчан да иртәгегә калдырмый, – ди ул.

– Бүген бер көнгә бер комган ясыйм, – ди кул эше остасы. Аның сүзләренчә, ихтыяҗ кимеми, күрше төбәкләрдән, Нижневартовск шәһәреннән дистәләгән комган алганнар.

– Мәчетләр күпләп заказ бирә. Үзебезнең Керкәле авылы мәчетенә, зиратларына да эшләп бирдем, – ди Рәшит Насыйбуллин.

Тик аның кебек комган ясаучы гына бу якларда башка юк икән.

«Малайлар да, авылдашлар да бу эш белән кызыксынмады. Өйрәнергә теләүче булса, мин рәхәтләнеп өйрәтә идем», – дип төгәлләде ул сүзен.

Рөстәм ИСХАКЫЙ.

Чаллы академиясендә реформа

1980 елларда «КАМАЗ» ширкәте гөрләп эшләгән заманнарда Чаллыда Кама политехника институты (КамПИ) ачыла. Бу уку йортының төп максаты – шушы төбәктәге ширкәтләр өчен югары белемле белгечләр әзерләү була.

КамПИ студентларга совет икътисады белеме биреп килде. Аннан соң Чаллының үзендә, Түбән Камада, Алабугада, Әлмәттә, Кама аръягында дистәләрчә югары уку йорты ачылды. Заманга ярашлы эшләү максатыннан, КамПИ исемен алыштырды һәм инженер икътисад академиясе – ИНЭКА исемен алды. Бу академиягә хәзер тагын исемен үзгәртергә туры киләчәк.

Быелның 27 апрелендә Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко Чаллының иң зур уку йорты булган ИНЭКАны Казан федераль университетына кушу турындагы боерыкка кул куйды.

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, 3 май көнне Чаллыга КФУ ректоры Илшат Гафуров килде һәм укытучылар кыскартылмаячагына, хезмәт хакы кимемәячәгенә ишарә ясады. Ул белдергәнчә, 2011 елда ИНЭКАда уртача хезмәт хакы 30 меңнән артык булган. Бу саннарны ишеткән укытучылар аңа көлү, гөжләү белән җавап бирде. Ләкин бу канәгатьсезлекләр Гафуровка түгел, ИНЭКАның хәзерге җитәкчелегенә юнәлгән булгандыр.

Җыелышта академияне тулысынча ябып, яңа исем белән эшләтә башлау һәм яңа җитәкчелек сайлау вакыты 7 айга кадәр сузылырга мөмкин диелде.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Демократия тагын да артачак? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии