- 10.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №18 (11 май)
- Рубрика: Архив
Рамил Рәхмәтуллин – Оренбур дәүләт университетының фәнни лабораториясе мөдире, гиаматрикс, ягъни ясалма биотән авторы. Алтын медаль һәм Зворыкин премиясе белән бүләкләнгән гиаматрикс ачышы шушы көннәрдә сертификатка ия булды. Ясалма тәнне булдыру өчен, яшь галимгә ун ел кирәк булган. Беренче фәнни җитәкчесе Рамил Әхмәт улы Зәбиров белән Рамил Рәхмәтуллин хезмәттәшлеген әле дә дәвам итә.
Биотәнне офтальмологлар да куллана башлады. Күзгә куелган ясалма тәннең өстенлеге операцияләрне җөйсез үткәрергә һәм яраның тиз төзәлүенә мөмкинлек бирә. Медицинаның бу юнәлеше ветеринариягә дә уңышлы күчте.
Ясалма тән ачышының сертификатка ия булуы – бу инде җитештерүне җайга салу дигән сүз. Оренбурның үзендә биоматериал үзәген төзү көз айларында тәмамланырга тиеш.
Тиз арада үзен танытып өлгергән гаҗәеп гиаматриксның беренче үрнәкләре юка пергаментны хәтерләтсә, бүгенге яңа биотән казанышлары калын кеше тиресенә охшаш.
Тыныч йокы һәм кайтарылган сәламәтлекләре өчен авырулар табибларга түгел, ә галимнәргә рәхмәтле. Ярты ел дәваланып та файдасы булмаган Сәлимәнең кул җәрәхәтләре 10 көн эчендә төзәлә. Өстәвенә, биотән кулның хәрәкәтләнә алу мөмкинлеген дә кайтара. Ә 12 яшьлек Диманың еллар буена дәвалануга бирелмәгән эренле җәрәхәтләре 19 көн эчендә сәламәтләнә.
Кәгазьдәге күзәнәкләрнең тере булып, аларның даими рәвештә бүленеп артулары – үзе бер могҗиза. Күзәнәкләрнең нәкъ менә шушы сыйфаты яраларны төзәтүгә китерә дә инде.
Хәзер инде биотәнне куллану буенча Оренбурның кан алмаштыру станциясе белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр бара . Ә бу – биотән нигезе күзәнәкләре ярдәмендә матрицаны уйлап табу дигән сүз. Әлеге эксперимент киләчәктә биобөер һәм башка биоәгъзаларны да булдырырга ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә гиаматриксның куллану өлкәсе – ул пешкән урыннарны гына дәвалау түгел, шулай ук онкология, гинекология һәм хәтта косметология дә. Киләчәктә Сколковоның инновацион үзәгендә ясалма тән булдыру буенча лаборатория ачылачак.
Фирүзә ӘБСӘЛӘМОВА.
Бензин бәяләре ник арта?
Татарстанда бензин бәяләре тагын артты. Ләкин бәяләр артып торса да, Русиянең кайбер төбәкләрендәге кебек, машина ягулыгына кытлык булмаячак, дип ышандыра түрәләр.
Апрель аенда Русиянең кайбер төбәкләрендә бензин кытлыгы барлыкка килгәч, хөкүмәт әлеге проблеманы хәл итү өчен, төрле чаралар күрә башлаган иде. Нефть чыккан ил булып та, бензин җитмәү күп кешедә гаҗәпләнү китереп чыгарса да, түрәләр бу мәсьәләгә төрлесе төрлечә җавап бирергә тырышты.
Халык арасында бензин бәяләрен арттыру өчен эшкуарлар, бензинны махсус сатуга чыгармыйлар икән, дигән сүзләрне дә күп ишетергә туры килде. Белгечләр исә моңа сәбәп итеп, бензин экспортлау күләменең артуын, евро-3 стандартын сатуга күчүне һәм ил эчендәге нефть биржаларындагы дефицитны күрсәтте.
Ләкин ни генә булмасын, Татарстанда бензин бетү очраклары күзәтелмәде. Әмма шулай да, май бәйрәменә бүләк сыман, бензин бәяләре күтәрелеп тә куйды.
Татарстанда бензин бәяләре Идел буе федераль бүлеге төбәкләре арасында уртача алганда түбәнрәк, дип белдерәләр бу тармак белгечләре. Әмма алга таба бензин бәяләре тагын да күтәрелергә мөмкин икән.
Бүгенге көндә республикада «АИ-92»ле бензин – 23 сум 70 тиен, «АИ-95»ле – 26 сумнан, ә дизель ягулыгы 24 сумнан сатыла.
Күрше Башкортстан Республикасында, гадәттә, бензин бәяләре Татарстанга караганда кыйбатрак булса да, хәзерге вакытта анда, киресенчә, түбәнрәк бәядән сатыла. Әйтик, «АИ-92»ле – 22 сум 70 тиен, ә «АИ-95»лене исә 24 сум 70 тиеннән сатып алырга була.
Алынган мәгълүматларга караганда, бензин бәяләре Татарстанда – 90, Пермьдә – 10, Пензада – 11, Самарада – 20, Ижау һәм Кировта 30 тиенгә арткан.
Татарстанда ягулык һәм энергетика ресурсларын сыйфатлы һәм рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев сүзләренә караганда, агымдагы елның 4 аенда Русия 1 миллион 800 мең тонна бензинны экспортка озаткан. Бу күрсәткеч узган елгыдан 600 мең тоннага күбрәк. Моның белән беррәттән, Русия нефть биржасында да ихтыяҗ тәкъдимне узып киткән һәм, нәтиҗәдә, бензин кытлыгы барлыкка килгән.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров бу хәл Татарстанга кагылмаячак, дип белдерә. Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән, Татарстанның эре нефть оешмалары бензин белән иң беренче чиратта республиканың эчке кулланучыларын тәэмин итәчәк.
Роберт Гыйләҗиев исә, Русия Премьеры Владимир Путин биргән фәрман үтәлмәсә, бензин бәяләре тагын да күтәреләчәк, дип белдерә.
Путин күрсәтмәләре үтәлгән очракта, экспортка бензин чыгарылмый һәм, нәтиҗәдә, эчке базар бензин белән тәэмин ителәчәк. Шул вакытта ил эчендәге күпләп сату бәяләре дә төшәргә тиеш.
Татарстан Президентының күрсәтмәсе белән, «ТАИФ» чыгарган бензин республика эчендә генә сатылачак, артып калса гына читкә чыгарылачак.
«Шуны әйтим: без бу бизнес белән шөгыльләнә алмыйбыз, бөлгенлеккә төшәбез, ди бензин сатучылар. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Хәзер кайбер авылларда икешәр АЗС бар. Алар гөмбә шикелле үсә. Сатучыга керем һәрвакыт җитми.
«Бу урында, зинһар өчен, хөкүмәт күрсәтмә бирде дип әйтмәсәгез иде, без бары тик тәкъдим генә итәбез, әмма безнең тәкъдимгә барысы да колак салмый», – ди Роберт Гыйләҗиев, журналистларның бензин бәяләре тагын да күтәреләчәкме, дигән сорауларына җавап итеп.
Бүгенге көндә Татарстанда «Татнефтепродукт» оешмасының – 167, «Татнефть»нең – 153, «ТАИФ-НК АЗС»ның – 20дән артык, «Лукойл-Уралнефтепродукт» оешмасының 18 бензин сату урыны эшли. Шулай ук, шәхси эшмәкәрләр АЗСлары бар.
Райнур ШАКИРОВ.
Президентлык көрәшендә яңа фронт.
Путин фронты
Русия премьер-министры Владимир Путин сайлауга әзерлек башлады. Ул үз фронтын булдырып маташа. Гомумрусия халык фронты «Бердәм Русия» фиркасен, иҗтимагый оешмаларны һәм шулай ук башка партияләрне дә декабрьдә узачак Русия Дәүләт Думасы сайлауларына әзерлек уңаеннан берләштерүне максат итә. Һәрхәлдә Путин шулай дип белдерә.
Сәясәт фәннәре докторы, «Геликс» проект үзәге җитәкчесе Григорий Голосов фикеренчә, «Халык фронты», беренче чиратта, нәкъ «Бердәм Русия»нең абруен күтәрү һәм Путинның Президент сайлавына әзерлеге максатыннан уйлап табылган.
«Хәзер инде Владимир Путинның сайлауда катнашачагы ачыклана бара һәм ул «Бердәм Русия» исемлеген җитәкләячәк. Бу исә әлеге партия ничек тә 60-65% тавыш казанырга тиеш дигәнне аңлата. Хәзерге шартларда аның бу кадәр тавыш җыя алачагы икеле, әлбәттә. Хәтта Русия сайлауларында кулланыла торган хәрәмләшүләрне истә тотып та, кайбер төбәкләрдә моңа ирешү бик авыр булыр иде. Шуңа башка сәяси юлларны эзләү бара», диде ул. Һәм «Халык фронты» нәкъ шул юнәлешнең берсе булып тора.
Голосов фикеренчә, бу хәйләкәр адым: «Халык фронты» ярдәмендә җәй дәвамында игътибарны «Бердәм Русия»дән читләштереп тормакчылар. Чөнки нигездә түрәләр, эшмәкәрләр, ширкәт җитәкчеләре вәкилләреннән торган бу партиягә халык инде бик салкын карый башлады. Шуңа сайлауда «Халык фронты» катнашачак дигәнрәк мәгънә бирмәкчеләр.
«Бары көз җиткәч инде «Бердәм Русия» белән «Халык фронты» ул бер максатны истә тотып эшли» дип сайлаучыларны Путин җитәкләгән партиягә юнәлтмәкчеләр», – ди белгеч.
Моннан тыш, «Халык фронты»на караячак иҗтимагый оешмалар халык проблемаларын «Бердәм Русия»гә җиткереп тора алачак. Фиркә үз чиратында аның хәл ителәчәген вәгъдә итеп, алар белән хезмәттәшлек бар икәнне күрсәтмәкче. Голосов фикеренчә, бу вәгъдәләр, әлбәттә, үтәлмәячәк. Чөнки «Халык фронты»ның максаты: бары киләчәк 6 елда Путинны хакимияттә калдыру.
«Аннары инде Путин «Халык фронты» тарафыннан, ягъни тормышны яхшыртырга теләгән барлык халык тарафыннан сайланган дип әйтеп булачак. Әлбәттә бу, «караклар һәм алдакчылар» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителде, дигәнгә караганда күпкә яхшырак. Бик көтелгән сайлау алды стратегиясе», ди ул.
«Гадел Русия», ЛДПР, Коммунистлар партиясе баштан ук «Халык фронты»на керүдән баш тартты. Хәтта «Гадел Русия» фиркәсе үз фронтын булдыруын әйтә. Ләкин Путинныкы белән чагыштырганда, калган партияләрнең башлангычлары инде күләгәдә кала. Чөнки барлык иҗтимагый оешмаларны туплый алган кеше инде үзеннән-үзе күз алдына партиянең генә түгел, ә бөтен җәмәгатьчелекнең җитәкчесе кебек килеп баса. Ә сайлау алдыннан инде кемнеңдер моңа каршы көчле җавап кайтара алуы бик икеле.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Чаллы урам җыенында катнашучылар хөкем көтә
30 апрельдә урыс телен яклап уздырылган урам җыенында Казан һәм Чаллыдан татар милли хәрәкәт вәкилләре дә катнашты. Аларның кайберләренә прокуратура тарафыннан «административ хокук бозу» исеме астында гаепләү белдерелде.
Гаепләү белдерелгәннәр арасында Рәфис Кашапов, Зиннур Әһлиуллин, Наил Нәбиуллин һәм тагын берничә кеше исеме әйтелә. Чаллы ТИҮ рәисе Р.Кашапов белдерүенчә, гаепләү беркетмәләрен төзүләр дәвам итә, бу җыенда татар милли хәрәкәте вәкилләрен катнаштырмау максатыннан, Чаллы прокуратурасы урам җыенына кадәр дә кисәтүләр ясаган.
«29 апрель көнне прокуратура хезмәткәрләре безне чакырды. Мин һәм Зиннур Әһлиуллин, урыс ата-аналары оештырган җыенда кискен хәрәкәтләр ясасак, төрмәгә утырту ихтималы хакында да кисәтү алдык. 30 апрельдә, урам җыеныннан соң мине, Зиннурны һәм Наил Нәбиуллинны, тагын 3-4 кешене Чаллының Автозавод районы эчке эшләр бүлегенә алып киттеләр. Анда беркетмә төзелде.
Сигезләп кеше хөкем каршына басасы. 1000 сумнан 3000 сумга кадәр штраф билгеләделәр. Без моңа риза түгел. Зиннурга – эшендә, Наилгә – Казанда, Равил Сәхәбиевның Чаллыдагы фатирына кереп беркетмә төзегәннәр», – диде Р.Кашапов.
Кисәтүләрдән соң, ТИҮ, «Азатлык» татар яшьләре берлеге исеменнән БМО генераль секретаре Пан Ги Мун әфәндегә хат юллана. «Татарстан Конституциясе нигезендә, Татарстанда татар һәм урыс телләре тигез дәрәҗәдә. БМО Декларациясендә төп халыкларның хокуклары хакындагы 2007 ел, 13 сентябрьдәге 61/295нче резолюциянең 14 маддәсендә болай диелә: «Төп халыклар мәгариф системасы, ана телендә белем бирерлек уку йортлары булдырырга хокуклы…»
Шушы маддәгә нигезләнеп, татар телен яклап, урам җыенына чыктык. Безнең хәрәкәт экстремистик дип бәяләнә алмый. Шуңа, көч структураларының канунсыз эшчәнлекләренә каршы сүзебезне белдереп, Татарстан кануннарын яклавыгызны сорыйбыз», – диелә БМОга язылган хатта.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Рәхимовның судка тартылуы ихтимал
Башкортстанда нефть тармагында эшләүчеләр шикаятьләр яудыра башлаган. Алар зарарлы тармакта эшләү өчен түләнә торган өстәмә акчаларны, еллык ялларын һәм, шул уңайдан, бирелә торган акчаларны тиешле күләмдә ала алмаулары уңаеннан көрәшә.
Хезмәтне яклау инспекциясенә генә дә шул хакта 300дән артык гариза бирелгән. Инспекция ул бурычларны түләүне таләп иткән. Әлеге акчаларның күләме ике ярым миллиард сум дип бәяләнә. Бурыч нефть тармагы белән Урал Рәхимов җитәкчелек иткән чорда барлыкка килгән.
Нефть тармагын сатып алган яңа җитәкчеләр – «Система» корпорациясе түрәләре узган эшләр өчен җавап бирмәүләрен белдереп, инспекция карары уңаеннан судка мөрәҗәгать иткән иде. Башкаланың Орджоникидзе районы суды, вакыт узу сәбәпле дип, нефть тармагы җитәкчеләре файдасына карар чыгарды. Ләкин инспекция моның белән килешмичә, югары судка мөрәҗәгать итте.
«Система» җитәкчеләре, акчаларны Мортаза Рәхимов карамагындагы Мортаза Рәхимов фонды түләргә тиеш дип исәпли.
Нефть тармагында 14 мең кеше эшләвен исәпкә алганда, бу каршылыклар шома гына узмаска охшаган.
Мөнир ВАФИН.
«Совет чорының кулай һәм тискәре яклары бар иде»
Ханты-Манси автоном бүлеге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов совет чорында да дин тоткан һәм милли үзаң саклаган гаиләдә тәрбияләнгән. Аның әтисе төрле шәһәрләрдә имам булган. Габделхак хәзрәт Саматов ул чорда да Бохарада укып кайтырга мөмкинлек тапкан. Әлбәттә, аның бу гамәлләре совет хакимияте тарафыннан һич кенә дә хупланмаган. «Дүрт баласын калдырып Бохарага чыгып китте, дип газета-журналларга яздылар, радиоларга чыгардылар. Әтине дини фанат, дип атадылар», – ди Таһир хәзрәт.
Таһир Саматов кечкенәдән үк дини тәрбия алып үскән. Үз гаиләсеннән тыш, аның әтисе башкаларга да дин өйрәтергә тырышкан. Әлбәттә, күп очракта бу дәресләр, качып-посып үтә торган булган.
Дин белән бергә, аларның гаиләсендә милли тәрбиягә дә зур урын бирелгән. Казанның Мәскәү районындагы Волгоград урамында яшәсәләр дә, алар укырга бердәнбер татар мәктәбе булган Тукай урамындагы 80нче мәктәпкә йөргәннәр. «Юкса, өйдән ун минутлык юлда гына бер мәктәп бар иде. Әмма без иртән иртүк чыгып китеп, ике трамвай белән шул 80нче мәктәпкә йөрдек. Милли телебез бетмәсен өчен, еракка барырга да авырсынмадык», – ди хәзрәт.
Саматов сүзләренчә, атеизм чорында динне кысу мәсьәләсе кискен торса да, социаль өлкәдә үз уңай яклары булган.
«Халыкның хәзер совет чорын сагынып искә төшерүләрен аңларга була, чөнки шул ук югары уку йортларына керү, эшкә урнашу җиңел иде һәм республикалардагы төрле халыклар арасындагы элемтәләр нык булды. Дин ягыннан, әлбәттә, мәчетләр җимерелде, руханилар, китаплар юк ителде. Ул ягы күңелләрдә бик авыр тәэсир калдырды, совет чорында дингә басым ясалса да, халык күңелендә иман ныклыгы сакланып калган. Качып-посып булса да, никахлар укыттылар, балаларга исем куштылар, малайларны сөннәткә утырттылар», – ди Т. Саматов.
Таһир хәзрәт хәзер Русиядә динне дә, милләтне дә куәтләргә мөмкинлек бар дип саный. Аерым алганда, татарча яхшы китаплар чыгуын, милли традицияләрнең торгызылуын искәртә. Ә илгә үтеп кергән төрле дини агымнар Русияне таркату өчен эшләнә, дип саный.
«Чит илләр шушы юл белән безнең дәүләтне таркатмакчылар. Узган гасырда татар милләте һәм дине төрле эзәрлекләүләргә дучар ителүгә карамастан, беркайчан да дини экстремизм, радикализм күрмәдек. Хәзер исә «бу дин түгел, ә милли гадәтләр, яисә дәүләт системасы дөрес түгел» дигән яшьләр башка милләттәшләренә дә шуны сеңдерә. Дәүләтебезнең бердәмлеген саклап яшәргә тырышырга кирәк. Бу мөһим. Чөнки тынычлык бетсә, аны кире кайтару авыр булачак. Аллага шөкер Президентыбыз, хокукларыбыз бар. Шундый хокукый дәүләттә яшәү үзе бер шатлык», – ди Т. Саматов.
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии