- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Архив
«БГ» редакциясе, аның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов һәм фәкыйрегез апрель аен Сабага сәфәр кылу белән йомгаклады. Илфат абый өчен Саба яклары туган районы күршесе булса, икенче яктан, газета укучылар, район интеллигенциясе белән даими очрашу урыны. Бу юлы сәфәр Саба районының Тимершык авылы мәктәбе укытучы вә укучылары белән очрашудан гыйбарәт иде.
Тимершык авылы атамасын Тимершәех исеменнән кыскартылган, диләр. Имеш, Дөнья яратылганда Тимершәех исемле бер кеше бирегә беренче булып килеп җайлашкан. Буе да, иңе дә алтмыш метрлы баһадир икән. Мәчет манарасына менеп, шуннан сөңге бәргән:
– Кая барып төшсә, шуннан чишмә чыгар, – дигән.
Ул чишмәне хәзер Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Икенче кат сөңге бәргән:
– Кая барып төшсә, мине шунда күмәрсез, – дигән.
Миңгәр (Тимершык белән рәттән урнашкан авыл – авт.) кырына барып төшкән. Шунда күмгәннәр.
Риваятьтә телгә алынган Изгеләр чишмәсеннән бүген дә шифалы су челтерәп ага, аның янындагы тау битенә күмелгән Изге Тимершәехнең борынгы кабере дә Миңгәр ягына карап тора. Сүз уңаеннан, без дә бу авыл өчен изге урыннарны зиярат кылдык.
Тимершык авылы мәктәбендә узган очрашуны тасвирлаганчы, шушы риваятьне сөйләп бирү кирәк иде. Чөнки авыл халкы үз тарихы белән, чын мәгънәсендә, горурланып яши. Бүген белем бирүче мәктәп торгынлык еллары башында ук салынган булса да, укытучылар белән укучылар милли үзаңын түбән дәрәҗәдә дип әйтеп булмый. Авыл өчен изге төшенчәләр күпләргә кыйммәтле һәм алар белән аралаша торгач, моңа тагын да инанасың. Биредә көчле рух бар.
Бу очракта Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина апаның сүзләре урынлы. Ул биредә балаларны тумыштан ук хыялый булып туа, ди. “Тимершыкта яшьләр үзләре нидер иҗат итәргә тотына. Аларны мәҗбүр итмибез, андый очракта моны эшләмәсләр дә иде”, – дип җөпләп куйды ул үз фикерен.
Татарстан гербы һәм әләме белән каршы алган мәктәптә милли үзаң, бар нәрсәгә иҗади караш булуы күзәтелде. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атнасы туры килгәнгә шулай тоелгандыр, бәлки.
Очрашуның инициаторы “БГ” укучыларына яхшы таныш, “Саба таңнары” газетасы журналисты Гөлсинә апа Галимуллина булса да, кичә Тимершык урта мәктәбе укучылары кулында иде. Очрашуны 10 сыйныф укучылары Илназ Миңнеханов һәм Илүзә Гарифуллина алып барды, ә Алмаз Латыйпов, Фәннүр Фатыйхов, башлангыч сыйныфтагы Булат, Вәсилә төрле тамаша күрсәтте, кичәне җыр-шигъри тәлгәшләргә күмде. Нуршат апаның “тумыштан ук хыялый булып туалар” дигән сүзләре хак икән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәмфирә апа Нуруллина әйткәнчә, авылның бүгенге яшь иҗади буыны киләчәктә шәһәр сәхнәсен тотмас дип беркем инкарь итә алмый.
Очрашуның югары ноктасы сорау-җавап бирү вакытына туры килә. Катнашучыларны глобаль мәсьәләләрдән алып, баш мөхәррирнең туган авылы турындагы мәгълүматларга кадәр кызыксындыра булып чыкты. Укытучы вә укучылар “Укытучы һөнәрен сайлар идегезме, әллә журналистиканымы?”, “Иҗади уңышларда мәктәп укытучыларының роле ни дәрәҗәдә?” ише сораулар, журналистикага бәйле мәсьәләләрдә Матбугат.ру сәхифәсе, телевидениедагы эшчәнлек турында, якынлашып килүче Бөек Ватан сугышы, Ватан, туган авыл һәм башкалар турында сорашты. Мәктәпнең физик культура укытучысы: “Спортта уңышларга ирешкән шәхесләр турында мәгълүмат биреп тора алмассызмы?” – дип үз гозерен белдерде. Тимершык авылы директоры Рәмис Фазылов: “Бүген матбугатны сары газета-журналлар басты, ләкин “БГ” дөрес фактлар бәян итеп, халыкны үзенә яулап ала алды”, – ди. Илфат абый спорт җиһазлары, аерым алганда, спорт туплары һәм теннис ракеткасы бүләк иткәннән соң, директор: “Безгә хәзер республиканы оту бурычы куела”, – дип белдерде.
Тимершыктан Сабага кузгалганчы әле балалар бакчасына да сугылдык. 22 апрельдә генә бинаның мәктәпкә кушылган өлешен төзекләндереп балалар бакчасын яңартканнар. Ремонт үзе үк 2,5 миллион сумга төшкән, җылы, уңайлы. Барлык шартлар тудырылган балалар бакчасында хәзер 43 бала тәрбияләнә, май башыннан тагын 5 бала килер дип көтелә. “Тумыштан хыялый булып туганнар” иле әнә шундый яшәргә көч бирерлек дәртләре, шифалы сулары, газета өчен әзерләнгән язмалары, “БГ”га багышлап язылган шигырьләре белән безне озатты:
“Безнең гәҗит” һәрвакытта әзер
Кунакларны каршы алырга.
Ачык йөзле, бик бай эчтәлекле,
Ашык әле, язылып калырга!
P.S. “БГ” редакциясе укучылар белән генә очрашып калмады, бөтен тирә-якта яратып тыңлана торган “Саба дулкыннары” аша халык белән аралашып алды. Шушы радиога нигез салган шәхес, телерадиокомпаия җитәкчесе Әлфия апа Мөбарәкова Илфат Фәйзрахманов белән радиодан турыдан-туры эфирда гамьле әңгәмә оештырды.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии