- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Архив
Арча районы искә төшү белән, күз алдыма төркем-төркем булып иҗат кешеләре килеп баса. Танылган язучы, җырчы, журналистлар искитмәле күп чыккан аннан. Бөек шагыйрь әйтмешли, тавыклары да җырлый бугай аларның. Әллә Тукайның аягы җиңел булган, әллә чишмәләре илһамландыра торган, әллә бу якларның башка сере бар шунда… Сәйдәш маршы, Камал эзләре, Горькиның егет чаклары – болары да Арчага барып тоташа. Ләкин, беренче чиратта, Арча ягы – Тукай ягы. Узган атнада шагыйрьнең тууына 124 ел тулды. Бу уңайдан Арчада үткән чараларны үзем дә күреп кайттым.
Бирегә Казаннан 20гә якын шагыйрь һәм язучы килде: Илфак Ибраһимов, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Хатыйп Миңнегулов, Хәнәфи Бәдегый, Вакыйф Нуриев, Булат Ибраһимов һәм башкалар. Шулай ук быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе алучылардан прозаик Фоат Садриев, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, баянчы Владимир Федотов белән дә монда очраштык. Экскурсия спорт комплексыннан башланып, аннан “Казан арты” тарих-этнография музеенда дәвам итте. Әле бер ел элек кенә ачылган бу музей турында әдәбият галиме Хатыйп абый Миңнегулов та фикерен белдерде:
– Бинасы әйбәт, экспозицияләргә бай, экскурсовод Ирина Фаязова да бик яхшы аңлата. Без канәгать. Моны музейларда күп йөргән кеше буларак та әйтәм. Киләчәктә атаклы мәдрәсә һәм мәчет сурәтләрен күрсәтергә, галимнәр турында мәгълүмат тупларга мөмкин. Бу якта кулъязмалар күп табылган, шуларны музейга куйсагыз була. Болары киңәш рәвешендә, әлбәттә.
Киләсе тукталыш – мәдәният йорты. Килүебезнең төп сәбәбе дә – ел саен 27 апрельдә үткәрелүче шигырь бәйрәмендә катнашу.
– Гадәттә, урамда оештырып, ул халык бәйрәменә әйләнә, Казанныкыннан да күңеллерәк була иде. Быел һава торышы начаррак булу сәбәпле, бинада уздырабыз, – диде Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова.
Хәер, бинада узса да, Тукай йөзенә кызыллык китерерлек булмады ул. Арча педагогика көллияте студентлары чыгышын гына алыйк. Бер дигән! Республика күләмендә танылган яшь җырчылар белән чагыштырып утырдым үзләрен. Боларның тавышын да көне-төне радиодан әйләндерә башласаң, йолдыз булып дөрләп кабынырлар иде, мөгаен. Ләкин шигырь бәйрәмендә сүз бу яшь сәләтләр хакында түгел, ә иң якты йолдыз – Тукай турында барды.
– Габдулла Тукай иҗатын дәррәү кубып өйрәнсәк тә, һаман тулысынча үзләштереп бетерә алмыйбыз. Ул шулкадәр киңкырлы, анда нинди көч! Әле Тукай дәрәҗәсенә җиткән кеше юк. Быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары тагын бишкә артты. Аларны тәбрик итәм, яңа уңышлар телим! – диде Арча муниципаль район башлыгы Алмас Әмин улы Нәзиров.
– Монда килгәч, үзебезне рухи яктан сафландырабыз, Тукай алдында никадәр бурычлы икәнебезне аңлап китәбез. Киләчәктә дә бергә, Тукайлы булыйк, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.
– Ничә ел рәттән бу көнне Арча ягына кайтабыз. Моннан чистарынып, пакьләнеп китәбез. Хәзер укучыларны лидер булуга тәрбиялибез, ә Тукай тумыштан лидер булган. Ул – халкыбызның кыйбласы, – дип әйтте Разил Вәлиев.
Әйе, Тукай бөек. Ләкин без аны тиешле дәрәҗәдә хөрмәтлибезме? Музейлары Тукай бөеклегендәме? Биредәге шартлар теләсә кайсы туристны кабул итәрлекме? Туфан Миңнуллин да шул хакта сүз башлап, республика җитәкчеләренең Тукайга игътибары җитеп бетмәү турында әйтте. Менә шагыйрьнең туган көнен елдан-ел шулай зурлап үткәргән, милли җанлы җитәкче Алмас Әминовичка бу көнне рәхмәтләр күп яуды. Нәшере 7,5 миллион сумга төшкән китап бүләк иттеләр. Җиңел түгел, 4,5 килограмм авырлыктагы Тукай әсәрләре җыентыгы бу.
– Бу кадәр авыр китап башына төшсә, Тукайны кадерләмәгән кешегә дә аң керер, – дип шаярды Туфан Миңнуллин китапны тапшырганда. – Кичә Тукай һәйкәленә чәчәк куйганда, безгә икешәр данә чәчәк бирделәр. Белүегезчә, парлы чәчәкне мәрхүм кеше каберенә куялар. Шулчак оештыручыларның ялгышын төзәтеп, безгә берне яки өчне бирегез, чөнки Тукай үлмәде, дидек. Без аны олылый белмәсәк, олы булса да үләр иде…
Мөслимдә яшәп иҗат итүче Фоат Садриевның Арчага беренче тапкыр килүе икән.
– Әтием сугышта үлде. 20шәр бала басуда үстек, безне халык тәрбияләде, җир туйдырды. Шуңа минем халыкка хөрмәтем искиткеч, халык турында язам. Ару-талу белмәүче авыл кешесен бераз кыерсытылган дип саныйм. Ләкин телебезне, мәдәниятебезне саклаучы шул ук авыл. Халыкны тәрбияләрлек мөмкинлекләр безнең кулда. Тукай премиясе биргәннәр икән, димәк, мин дөрес юлда, – диде Фоат абый чыгышында.
Бу көнне генә үтәлә торган күркәм бер традиция бар – чыршы утырту. Әйе-әйе, Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары Кырлай авылына барып, агач утырта. Аннары мәктәп балалары карап, су сибеп тора. Корыган ике агачны исәпкә алмасаң, хәзер биредә барысы бергә 171 чыршы. Утыртучысының исем-фамилиясе язылган кәгазь һәр агачка беркетелгән. Хуҗасын табуның бер кыенлыгы да юк дигән сүз. Әнә Туфан абый Миңнуллин да үз агачы янына барып: “Эх, шушы минем буйлык булганчы яшәсәң иде”, – дип торды. “Килгән саен үз агачы янына йөгерә ул”, – диде аның турында музей хезмәткәрләре. Моннан соң үзем дә Тукай һәйкәле каршына йөгерә торган булачакмын. Чөнки нәкъ шунда чыршым үсә бүген. Тукай премиясе алмасам да, агачын утырттым әле.
Кырлай музее, Кушлавыч… Тукай эзләреннән кичкә кадәр йөрдек. Юк, арытмады. Киресенчә, ял итеп, тынычланып, рәхәтләнеп кайттым бу яклардан. Кырлайны тикмәгә генә татарның мәккәсе димиләр, күрәсең.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Казан – Арча – Казан.
Комментарии