- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Архив
Татарстан прокуратурасы карамагындагы тикшерү комитеты Казан хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек турында килеште. Тарафлар рәсми даирәләр һәм милиция хезмәткәрләре тарафыннан кылынган җинаятьләр турында мәгълүмат алышачак.
Казан кеше хокукларын яклау үзәге юристлары тикшерү комитетына үз киңәшләрен биреп торачак. Үзәк адвокатлары рәсмиләрдән зыян күрүчеләрне судта яклаячак.
– Бу безнең илдә прокуратура карамагындагы тикшерү комитеты белән хокук яклаучылар арасында төзелгән беренче шундый килешү, дип уйлыйм. Без комитет рәисе Владимир Киршинга иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерүе өчен рәхмәтлебез. Безнең эшебез, максатыбыз уртак – кеше хокукларын яклау, – диде Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов.
Килешү 2011 елның 1 маена кадәр төзелгән.
И. ХӘКИМОВ
ЯЗ ХӘТӘР АЛЫП КИЛӘ
Узган ялларда авылга кайтып килергә карар кылдым. Бакчада казыныйм, саф һава сулап килим, мин әйтәм. Туйган бу шапшак шәһәрдән. Шакшы булмый ни, кар эрегәч, бөтен чүп-чар өскә чыга. Юл буенда яткан шприц, шәхси гигиена әйберләре, хайваннар калдырган “күчтәнәчләр”не күрмәмешкә салышып булмый. Күз салсаң – күңел болгана. Урам себерүчеләр генә җыештырып бетерергә җитешми, күрәсең. Теләсә-кайда бер-бер артлы чүплекләр пәйда була. Бу язда гына Казан тирәсендәге 112 чүплекне юкка чыгарганнар икән. ТРның Министрлар Кабинеты карары белән 1 апрельдән 1 июньгә кадәр шәһәр һәм районнарыбызда санитар-экологик икеайлык дәвам итә бит, чистартмый кая барырсың. Ярый да шәһәрдә һәрдаим арттан җыеп йөрүче бар. Авыллар нишли икән?! Кайтышлый күз салырмын, имеш…
Башта шәһәрдән чыгып китә алмый азапландык. Һәркем авылына ашыга: шәһәрдән чыгу юлындагы “бөкедә” генә дә ике-өч сәгать утырырга туры килде. Капкыннан котылгач, язгы пейзаж, яшел кырлар белән хозурланыйммы дисәм, кап-кара җирне күреп исем китте. Кипкән чирәмгә ут төрткәннәр дә вәссәлам. Ел саен бер күренеш булса да, акыл кабул итә алмый шуны. Ни йөрәгең белән ут ягып, аны үз иркенә калдырып китәргә кирәк?! Җиле җил төсле генә булса икән. Каян чыга бу янгын дип гаҗәпләнәсе дә юк соңыннан. Ел саен шул бер балык башы булгач, 24 апрельдән 15 майга кадәр шул ук Министрлар Кабинеты тарафыннан янгынга каршы көрәш режимы игълан ителгән. Димәк, бу көннәрдә чирәмгә ут төртергә, урманда учак ягарга, анда гына түгел, үз участогыңда да чүп-чар яндырырга, янгын чыгу куркынычы булган җирдә тәмәке төпчекләре ташларга ярамый. Юкса штраф квитанциясе тотып, “артык” акчагызны дәүләткә тапшырырсыз. Штраф дигәннән, экология милициясе хезмәткәрләре, административ хокук бозулар өчен, ел башыннан бирле 6 миллион сумлык штраф салырга өлгергән инде. Акча түләп кенә котылсагыз, яхшы булыр әле ул.
Көннәр җылынгач, республикабыз территориясендә генә янгын чыгу куркынычы туган 1121 очрак булган. Шул чүп-чар, чирәм ягу аркасында. Былтыр янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан 130 корылманы искә төшерәсе дә гыйбрәт кенә аласы югыйсә. Бер дә булмаса быелгы фаҗигаләр дә җитәрлек. 22 апрельдә Спас районының бер авылында ике агач йорт көлгә әйләнгән. Шул ук көнне Балык Бистәсе районының бер почмагында ике хуҗалык урынында күмер генә утырып калган. Казаннан ерак түгел генә урнашкан 4 дача да шул язмышны кабатлаган… Алла сакласын!
Сизәсезме, Хезмәт бәйрәме ниндидер “шашлык-машлык” көненә әйләнеп калды. Бер җыелып утырып алу да кирәктер инде, аңлыйм. Әмма шул бәйрәмнән соң өелеп калган чүпне кем генә җыештырып китә икән… Учак ягуга аерым тукталсак, быел урманга ут кабу очрагы җиде тапкыр теркәлгән. Нәтиҗәдә, янгыннан 4 гектар урман зыян күргән. Һәрхәлдә, аек акыллы кеше бу саннарны күреп уйланырга тиеш, миңа калса.
Илдинә ЯДКӘРОВА
Гаилә белән – фермерлыкка
Татарстанда озакламый гаилә фермерлыклары барлыкка киләчәк. Бу хакта махсус программа әзерләнә. Аның нигезендә авыл җирендә эшмәкәрлеккә гаиләләре белән тотынучыларга дәүләт ярдәме карала – ташламалы кредитлар һәм заманча техниканы түбән бәядән сатып алу мөмкинлеге бирелә. Фермерлар сөтчелек, итчелек, кошчылык, сарык үрчетү кебек юнәлешләрдә эш башларга тиеш. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрше Ульян өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнгән. “Андагы кебек йөзләгән гаилә фермасы булган йөзләгән авыл бездә булмаячак, әлбәттә, ләкин быел 100 гаилә фермасын оештыру хәлебездән килергә тиеш”, – ди министр Марат Әхмәтов.
Уфада балалар бакчасы ябылды
Уфадагы 267нче балалар бакчасы суд карары нигезендә бер айга ябылды. Әлеге карар биредә тәрбияләнгән тугыз сабый ашказаны-эчәк инфекциясе эләктереп больницага салынгач кабул ителә. Хәзер “сальмонеллез” диагнозы тагын 40 балада һәм 10 хезмәткәрдә расланган. 4 азык-төлек блогы куркыныч авырулы, хәзер аларда санитар чистарту эше бара.
Армиягә бармау ни бәя?
Хәрби прокуратура Казанда яшәүче бер төркем кешегә карата ришвәтчелек турындагы җинаять эшен тикшерә. Шик астындагыларның берсе – башкаланың Совет районы комиссариаты хезмәткәре. Өч егетне армиядән йолып калу өчен, алар 323 мең сум акча сорый. Арадашчыны акча алыш-биреше вакытында эләктерәләр. Кулга алынгач, ул үз гаебен таный һәм тикшерүгә ярдәм итәргә ризалашып, хәрби комиссариатта эшләүче 46 яшьлек подполковник белән шул ук көнне оператив хезмәткәрләр күзәтүе астында очраша. Аны 200 мең сум ришвәтне кесәсенә салып куйгач тоткарлыйлар.
Милиционерлар төрмәгә озатылды
Чуашиядә ике милиционерны 5 ел ярымга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр. Алар Козлов районында яшәүче 51 яшьлек ир-атны имгәтүдә гаепләнә. 18 гыйнварда исерек кешене милиция бүлекчәсенә алып кайтып бик каты кыйныйлар. Мондый вәхшилеккә әллә ни сәбәп тә булмый – погонлы егетләрне ир-атның салмыш булуы чыгырдан чыгара. Иректән мәхрүм ителүдән тыш, элеккеге хокук сакчылары 540 сум матди һәм 70 мең сумлык әхлакый зыянны капларга тиеш.
Сөтчеләр берләшә
Татарстанда Сөт җитештерүчеләр берлеге барлыкка килде. Ул әлеге төр продукцияне җитештерү һәм сату мәсьәләләрен контрольдә тотарга тиеш. Төп максат – сөткә бәяне җайлаштыру. Юкса аның хакы җәйгә чыкканда бөтенләй дә калмый бит. Яңа берләшмә коммерциягә нигезләнмәгән, ул эре компанияләрне дә, шәхси затларны да якларга һәм якын арада аңа 70 җитештерүче керергә тиеш.
“Кольцо” ишелде
Май бәйрәмнәрендә якшәмбе көнне Казанның “Кольцо” сәүдә-күңел ачу комплексында гадәттән тыш хәл булды. Биредә түбәдән гипсокартон ишелеп төшә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Барлыгы 20 квадрат метр мәйданда түшәм убылган. Комплекстагы кешеләрне тиз арада урамга чыгаралар. “Кольцо” җитәкчелеге әйткәнчә, куркырлык нәрсә юк, дүшәмбедән сәүдә үзәге гадәти режимда эшли башлады.
Эчеп балаларын онытканнар…
Алабугада яшь тә дүрт айлык кыз бала мәете табылды. Ул ачлыктан үлгән. Баланың әнисе 29 яшьлек ире белән 17 апрель көнне кибеткә аракы алырга дип чыгып китә. Тик юлда бер-берсен югалталар, хатын-кыз кибеткә үзе генә керә. Аракы алып, кибет янында ирен көтә-көтә дә, түзмичә, танышы янына китеп бара. Анда аракыны икәүләшеп эчәләр. Буш кул белән кайткач, ирем кыйнар дип, әни кеше икенче бер таныш ир-атка барып куна. Шулай читтә кунып йөрүе 5 көнгә сузыла. Әти кеше исә, үзе ышандырганча, өйгә кайтып, ишектә йозак күргәч, сарайга барып йоклый, берничә көн айнымый шунда эчеп ята. Тәмам гарык булып, тәрәзәне ватып керсә, ачтан үлгән кыз баласын табып ала… Тикшерүчеләр ачыклаганча, моңарчы әни кешене ике баласын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм иткәннәр инде. 5 яшьлек инвалид улы – интернатта, 6 яшьлек кызын башка ата-аналар алып үстерә.
Ветераннарга юл – бушлай
3 майдан 12 майга кадәр ветераннар һәм алар белән бергә баручы кеше барлык төр транспортта бушлай йөри алачак. Сигез көн эчендә илнең теләсә кайсы почмагына барырга мөмкин. Әйтик, самолет белән ун тапкыр очса да, йөз тапкыр очса да, бер тиен дә түләмәячәк.
Армиягә 30 яшькә чаклы
Федерация Советында узган “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә Русия хәрби көчләренең Генераль штаб башлыгы урынбасары Василий Смирнов армиягә алу яшен 30га кадәр озайтырга тәкъдим итте. “Русия ватандашларының хәрби бурычы” дигән яңа канун өлгесе әзер. Анда язгы чакырылышны 1 апрельдән 31 августка кадәр озайту карала. Хәзер ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр. Көзге чакырылыш вакыты – 1 октябрь-31 декабрь. “Хәрби хезмәткә баруны кичектерү хокукы булган югары уку йортлары саны 70%ка кимиячәк”, – дип тә өстәде Смирнов.
Быел яз көне Русиядә 270 600 егетне хәрби хезмәткә алу планлаштырыла.
Бакыев якыннары өчен 100 мең доллар
Кыргызстанда вакытлыча хөкүмәт Корманбәк Бакыевның улы Максим Бакыев, бертуганы Җаныбәк, Әхмәтбәк һәм Каныбәк Бакыев белән бергә кайбер югары дәрәҗәле җитәкчеләрне кулга алу турында карар чыгарды. Кыргызстанның вакытлыча хөкүмәте Бакыев тирәсендәге кешеләрнең кайда булуы турында мәгълүмат биргән кешегә 20 меңнән алып, 100 мең долларга кадәр акча вәгъдә итә. Төрле гаепләүләр белдерелгән Бакыевка якын рәсмиләрнең саны 12 кеше дип белдерелде. Алар арасында Бакыевның бертуганнарыннан кала, иминлек эшләренә караган Җамыбәк Бакыев, элекке премьер Данияр Үсәнов һәм Бакыевның кече улы Максим Бакыев бар.
Кыргызстанда 7 апрельдә милиция белән оппозиция тарафдарлары арасында чыккан бәрелештә 85 кеше һәлак булды. Кагылгысызлык статусы бетерелгән Корманбәк Бакыев 85 кешенең үлемендә гаепләнә.
Түрә җирле телне белергә тиеш
Былтыр июль аенда хан кытайлар белән уйгырлар арасында зур каршылык чыккан Көнчыгыш Төркестан (Синҗан) төбәгендә Кытай, дәүләт эшендә эшләгән барлык кешеләргә кытайча белән беррәттән җирле уйгыр телен дә белүне шарт итеп куя. Кытай хәбәр агентлыгына чыгыш ясаган җирле хөкүмәт сүзчесе Каң Тиң Фең: «Бу яңа карар белән дәүләт хезмәткәрләре халыкка яхшырак хезмәт итәчәк”, – диде. Һәм моңа өстәп, ул: «Әлеге үзгәреш җирле телләрнe өйрәнүгә һәм төрле этник төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуга зур өлеш кертәчәк”, – дип әйтте.
Тамбовта мәчет төзеләчәк
Тамбов хакимияте шәһәрнең көнчыгыш өлешендә ислам корылмалары төзү проектын раслады.
Өлкә мөселманнары җитәкчесе Габдрәхим Ильясов әйтүенчә, әлегә шәһәрдә бер гыйбадәт йортына 100-150ләп кеше җыела. Яңа проект нигезендә 600 кешелек манаралы мәчет төзеләчәк.
Мәчет янында мәдрәсә һәм хәләл азык-төлек кибете дә булачак.
Төзелеш бу елда ук башланыр дип көтелә. Соңгы җанисәп өлкәдә 9 меңләп мөселман яшәвен күрсәткән иде.
Комментарии