- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Архив
АКШ хөкүмәте каршындагы халыкара дин иреклеге комиссиясе яңа хисабын чыгарды. Анда Русиядә традицион булмаган дини оешмалар һәм мөселманнарның хокуклары бозылуы әйтелә.
Шунысы игътибарга лаек: элекке Советлар берлегенә кергән илләрнең күбесендә проблемалар бер-берсенә охшаш. Комиссиянең өлкән сәясәт белгече Кэти Косман әйтүенчә, хәзерге хакимият совет заманы тәртипләреннән әле дә арына алмый. “Кешеләр нәрсә уйлый, ник алай уйлый – барысын да белеп торырга телиләр. Шул рәвешле аларга күбрәк тәэсир итмәкчеләр”, –ди ул.
Русия инде икенче ел комиссиянең “аеруча игътибар” исемлегенә кертелә. Хисапта Русиядә рәсмиләр тарафыннан традицион булмаган дини оешмалар һәм мөселманнар хокуклары бозылуы очракларының артуы әйтелә. Бу исә хөкүмәтнең экстремизм төшенчәсенә үзгә бер мәгънә кертергә тырышуы белән дә бәйле. Русиядә кайбер дини төркемнәр илгә ят төркем буларак кабул ителә. Ксенофобия, милләтара нәфрәт нигезендәге җинаятьләр арта һәм алар хәтта кеше үлеменә дә китерә, диелә хисапта.
Чыннан да, Русия төбәкләрендә үтәмилләтчеләр тарафыннан славян йөзле булмаган, күпчелектә Үзәк Азиядән килгән мигрантларга һөҗүмнәр турында әледән-әле ишетеп торабыз. 29 мартта Мәскәү метроларындагы шартлаулардан соң хиҗаптан йөрүче мөслимәләргә караш та начарайды. Хәтта аларга һөҗүм очраклары да артты.
Билгеле ки, мөселманнарның күпчелеге Идел-Урал төбәгендә һәм Төньяк Кавказда яши. Һәм таякның төп башы да күбрәк мондагы мөселманнарга эләгә. Хәзер Русиядә ислам оешмаларын, дини китапларны тыю һәм аларга экстремистик дигән мөһер сугу мөселманнарны гаҗәпләндерми дә кебек. Әле бер ел элек тирәсе генәРусиядә “Тәблигъ җәмәгать” төркеме тыелды. Аларны ислам хәлифәтен төзергә җыенучы радикал оешма дип белдерделәр. Аның тарафдарларын эзәрлекләүләр артты.
Аңа кадәр “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” оешмасы вәкилләре дип саналучылар хөкемгә тартылды. Башлыгы дип исәпләнгән Алмаз Хәсәнов Татарстан Югары суды тарафыннан 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Моннан тыш, “Хизб ут-Тахрир”ның тагын 11 әгъзасы төрле дәрәҗәдәге җәзалар алды. Моңа кадәр судка күбрәк ир-егетләр генә тартылса, бер ай чамасыэлек Казан дәүләт энергетика институтында укучы ике мөслимәне “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами» идеяләрен тараткан өчен шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
Ландыш ХАРРАСОВА
Бутап атканнар…
Башкортстан милициясендә тагын җәнҗал: милиционер гаепсез кешегә аткан.
Бу хәл Башкортстанның Әлшәй районындагы Бөдәньяр авылында була. Республиканың Октябрьск шәһәрендә эшләүче Раушан Гатиатуллин туган авылына – Бөдәньярга әнисе янына ялга кайта. Көмәгәндә әнисе яшәгән йортка өч милиция хезмәткәре килеп керә һәм Раушанны экстремистлар белән бәйләнеше булуда шикләнүләрен белдерә. Тентү башлана һәм шунда Коръән аятьләре язылган, шулай ук улларының фотосурәтләре тупланган компакт диск табыла.
Яхшылап сөйләшергә дә өлгермиләр, бер милиционер Раушан аркасына пистолеттан ата. Яраланып, каны саркып торса да, Раушанның кулларын каерып бәйләп куялар. Шул чакта бирегә тагын да өч милиция хезмәткәре килеп җитә. Яраланган Раушанның хәле мөшкел була башлаганын аңлагач кына, аны больницага илтәләр.
Баксаң, хокук саклаучылар биредә ниндидер экстремистларны табарга күрсәтмә алган, ләкин адресны бутап, Раушанның әнисе йортына килеп кергән икән. Мәгълүм ки, Башкортстан куәт оешмалары Раушан яшәгән һәм төзүче булып эшләгән Октябрьск шәһәрендә, үзләре белдергәнчә, бер җинаятьчел төркем әгъзаларын тоткарлау максатыннан, киңкүләмле чаралар оештырган иде. Күрәсең, милиция хезмәткәрләре әле һаман да шул чараны республика буйлап дәвам итә.
Больницадан чыккач, Раушан Гатиатуллин Җәзалауларга каршы төбәкара комитетның Башкортстан вәкиллегенә мөрәҗәгать итә. Хәзер бу комитет вәкилләре Раушан әфәнде белән булган хәлне җентекләп тикшерә башлаган.
“Азатлык” хәбәрчесе Әлшәй районына шалтыратып, Раушан Гатиатуллин белән элемтәгә чыкты. “Әле миңа карата басым юк, без милиция хезмәткәрләре өстеннән прокуратурага мөрәҗәгать иттек. Алар җинаять эше ачкан”, – диде ул.
Хокук яклаучылар фикеренчә, Эчке эшләр министрлыгы бу хәл хакында әллә ни сүз куертмыйча гына нокта куярга охшаган. “Булса да шул Раушан Гатиатуллинга аткан милиционерга карата гына җиңелчә бер чара күрелер”, – дип фаразлый алар.
Милиционерларга бәйле җәнҗаллар Башкортстанда әледән-әле кабатланып тора. Быел гына милиция хезмәткәрләре бер студентны айныткычка алып баргач каты кыйнап, умыртка баганасын сындырган иде. Ә инде 2004 елда республиканың Благовещенск шәһәрендә милиция һәм ОМОН көчләренең 350ләп кешене тукмаулары хакында бар илгә мәгълүм булды.
azatliq.org
Русия рәсмиләренең АКШка керүе тыелырмы?
АКШта югары сенатор дәүләт секретарена мөрәҗәгать юллап, коррупция һәм бер адвокатның үлеме белән бәйләнеше булуда гаепләнгән бер төркем Русия рәсмиенең АКШка сәяхәт итү хокукын чикләүне сорады. Исемлектәге рәсмиләр арасында өч татарстанлы да бар.
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына җитәкчелек иткән сенатор Беньямин Кардин АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтонга юллаган мөрәҗәгатендә Русиянең 60 рәсмие өчен АКШ визасын гамәлдән чыгаруны сорады. Кардин исемлектәге кайбер кешеләрнең Русиядә әле дә коррупция белән шөгыльләнүен алга сөрә. АКШ сенаторы бу кешеләрнең танылган адвокат Сергей Магнитскийның җәберләнүе һәм үлеме белән бәйләнеше булуын яза.
Адвокат Магнитский кайбер дәүләт рәсмиләренең коррупция нәтиҗәсендә бюджеттан 5,4 миллиард сумга якын (230 миллион доллар) акча үзләштерүен ачыклаган иде. Ул бу җинаятьтә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең катнашы барлыгын фаш итеп, аңлатмалар биреп чыкты. Аның бу белдерүеннән соң Магнитскийга карата җинаять эше ачылды һәм кулга алынды.
Суд эше кичектерелеп килгән 37 яшьлек Hermitage Capital британ инвестиция фондының адвокаты Магнитский 16 ноябрьдә Мәскәү төрмәсендә үлде. Рәсми чыганаклар ул йөрәк авыруыннан вафат булды дип белдерде.
Кеше хокуклары торышын күзәтүче җәмәгать комиссиясе исә хокукчы Сергей Магнитскийның үлеме прокуратура хезмәткәрләре, изолятор җитәкчеләре һәм табиблар җаваплыгында дигән нәтиҗә чыгарды.
Кардин төзегән исемлекнең иң башында Мәскәү шәһәр эчке эшләр бүлегенең ике хезмәткәре – Артем Кузнецов һәм Павел Карпов бар. Калганнар – Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек һәм салым хезмәтләре, Генераль прокуратура вәкилләре.
Исемлектә шулай ук Казанның Вахитов районы суды хакиме Руфина Газизова, Татарстан арбитраж судының ике хөкемдары – Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов та бар. Алар өчесе дә күп шау-шу тудырган “Эрмитаж” эшен һәм бюджеттан 5,4 миллиард сумны урлауда гаепләнә.
Кардинның таләбенә карата Русия хакимияте ни кылыр, әлегә билгесез. Ноябрь аенда адвокат Магнитскийның үлем хәбәреннән соң Русия Президенты Димитрий Медведев Магнитский эшен караган берничә рәсмине вазифадан алган иде. Шулай да аның үлеме яисә ул ачып биргән коррупция очрагы буенча әлегә беркем дә хөкем ителмәде.
Татар газетасы юкка чыкты
1990 елда “КамАЗ” ширкәте тарихында беренче тапкыр татар газетасы нәшер ителә башлый. Газета ул чордагы татар милли хәрәкәте көче, басымы нәтиҗәсендә “Нур” исеме белән дөнья күрә. Ләкин аның гомере озын булмый. 26 апрель, Тукай туган көнне, татар газетасы хезмәткәрләренең соңгы төркеме эштән җибәрелә. Шуның белән КамАЗ татар телен санга сукмавын күрсәтте.
“Нур” газетасы 2002 елда ук бетте, дияргә мөмкин. КамАЗга директор булып Сергей Когогин килгәч, аның боерыкларының берсе шушы газета белән бәйле була. Һәм “Нур” татар газетасы булудан туктый, аның урынына “Вести КамАЗа” дигән русча газетаны тәрҗемә итеп, “КамАЗ хәбәрләре” чыга башлый.
Монысы да кыска гомерле булды. Биредә соңгы көнгә кадәр эшләгән хезмәткәрләр “Азатлык”ка мөнәсәбәтләрен белдерергә теләмәде. Өлфәт Гыйлаев – заманында шушы газеталарда эшләп киткән кеше.
– Беренче зур күсәк элегрәк, “Нур” газетасы ябылгач төшкән иде. Безнең халык язмышы шундый, күрәсең. Ул сабыр, тырыш, күндәм. Без әле бер генә аякка тезләндерелгән. Халык уяныр. Кешенең үз телендә язарга, укырга хокуклы икәнен аңлар. КамАЗда эшләүченең яртысы татар бит. Аларны татар теленнән мәхрүм иттеләр, – дип борчыла Гыйлаев.
Мәскәүдән китертелгән, КамАЗның мәгълүмат департаменты башлыгы Олег Афанасьев башкача фикерли.
– КамАЗда катлаулы икътисади вәзгыять. Ике газета асрау максатка ярашлы түгел. Бездә барысы да русча белә, шуңа татарча газетага акча сарыф итмәскә булдык. Нәтиҗәдә, татарчасын ябу турында карар кабул ителде. Киләчәктә, бәлки, тәрҗемә булмаган татар газетасын чыгару ихтималы каралырга мөмкин, – диде “Азатлык”ка Афанасьев әфәнде.
Татар теле, кәгазьдә генә булса да, дәүләт теле санала. Чаллы халкының яртысы – татар, алар да салым түли. Шул халыкны телсезгә әйләндерү бара. Татар русча укый, яза дип аклану – дөрес түгел. Кешенең ана телендә укырга хакы бар, – ди журналист, “Шәһри Чаллы” газетасы баш мөхәррире Флүзә Фәррәхова.
Шунысы да игътибарга лаек: КамАЗдагы басманың ябылуы хакында Чаллыдагы татар җәмәгатьчелегенең зур күпчелеге белми булып чыкты. Быелның гыйнвар аеннан ук газета башта атна саен чыкса, аннан ике атнага бер, ары таба өч-дүрт атнага бер сан чыга башлады. “Нигә болай?” – дип дәгъва белдерүче булмагач, ахрысы, мәңгегә тынып калды. “Мәрхүм” өчен борчылучылар күренми.
Матбугат иреге ни хәлдә?
Дөньядагы кеше хокуклары торышын күзәткән «Freedоm Hоusе”ның соңгы хисабында узган ел күпчелек илләрдә матбугат иреге кысылган, диелә. Хисапка караганда, 2009 елда матбугат иреген иң күп бозу очраклары Төркмәнстан, Үзбәкстан, Белоруссия һәм Иранда булган.
“Freedоm Hоusе» оешмасы 196 илдә матбугат иреге торышын күзәтеп, дөньядагы 6 кешенең берсе генә матбугат иреге булган илдә яши, дигән нәтиҗә чыгарды. Хисапка караганда, элекке Советлар Берлеге илләрендә матбугат иреге кысыла. Русия исә бу илләрнең башында. Биредә хакимият матбугат чараларына карата контрольне арттырды. 196 ил исемлегендә ул 175 урында тора. Элекке Совет илләре арасында урын алган Балтыйк илләрендә матбугат торышы «бәйсез» дигән категориягә кертелде. Украина белән Грузия исә «өлешчә» ирекле матбугаты булган илләр сафында.
“Freedоm Hоusе» башлыгы Валкер сүзләренә караганда, Балтыйк илләреннән кала элекке совет илләрендә хәбәр һәм мәгълүматлар дәүләт яисә хаким көчләр кулында булуы күзәтелә, шулай ук кайбер шәхси журналистларга да янаулар бар. «Бу илләрдә матбугатта мәгълүмат төрлелеге юк”, – диде ул.
БМО кабул иткән Матбугат иреге көне уңаеннан, чикләрне танымаган хәбәрчеләр оешмасы матбугат ирегенә янаган кешеләр исемлеген яңартты. Матбугат үсешенә аяк чалучылар исемлегенә кайбер дәүләт башлыкларының исемнәре дә кертелә.
Әлеге исемлеккә быел Кытай Президенты Һу Җинтау, Иран Президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат һәм Русия премьеры Bладимир Путин кертелде. Быел шулай ук исемлеккә Чечня Президенты Рамзан Кадыйров һәм әфган талибларының җитәкчесе Молла Гомәр өстәлде.
Мәтин КАРЫШМАС
Танылган һәм танылмаган геноцидлар: чиркәсләр
Чиркәс халкы үзенә каршы җинаять дәвам итә, дип саный. Сочида Олимпия уеннарын оештыруны алар Освенцим концлагерена барып күңел ачуга тиңли. 145 ел элек Русия патшасы әмере белән 300 мең чиркәснең юк ителүен әле бер ил дә геноцид дип танымады.
2014 елда Сочида Олимпия уеннарын уздыруга каршы булучыларга кайбер чиркәс оешмалары да кушылды. 2015 елда патша Русиясендә 300 меңләп чиркәснең юк ителүенә 150 ел тулачак. Дистәләгән мең кеше күрше Төркиядә, шулай ук Израил, Үрдүн, АКШта сыену тапты. Чиркәсләр бүген Русиянең 3 республикасында – Адыгея, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Чиркәстә төп халык булып тора. Кавказда бер миллионга якын чиркәс яшәсә, чит илләрдә алар саны 7 миллионга якын.
– Олимпия уеннары – Русиянең чиркәс тарихын юк итү сәясәте дәвамы, – ди АКШта туган Лиза Җаркаси.
Нәселе белән чиркәсләрдән булган бу ханым үз эченә 30 чиркәс оешмасын алган “Сочи-2014 уеннарына каршы” кампания оештыручыларның берсе. “Каберлекләр өстендә төзелеш бара. Без моны туктатырга тиеш”, – дип сөйләде ул күптән түгел Грузия башкаласында узган чиркәслар җыенында. Март ахырында Тифлистә “Яшерелгән милләтләр, дәвам иткән җинаятьләр: чиркәсләр һәм Төньяк Кавказ халыклары тарих һәм хәзерге чор арасында” дип исемләнгән чара узды. Анда катнашкан чиркәс оешмалары вәкилләре Русия империясенең XIX гасырда чиркәс халкына каршы геноцид кылуларын тануны сорап резолюция кабул итте һәм аны Грузия парламентына юллады. Парламент моны май ахырында карарга җыена.
Грузия белгечләре резолюция хупланачагына ышанып бетми. Әмма танылган чиркәс җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Фатима Тлисова: “Тарихи факт барыбер иртәме-соңмы геноцид булып танылачак”, – ди.
– Тарихи ватанында 3%ы, чит илләрдә 97%ы яшәгән һәм туган якка кайта алмаган башка халыклар дөньяда юк. Безнең туган илебез юк. Бу геноцид дип атала, – диде Фатима Тлисова.
Комментарии