- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Архив
КХЛның финал өлешендә, Гагарин Кубогына көрәштә «Ак Барс» белән ХК МВД командалары очрашуы үзенә күрә бер хакыйкать эзләргә этәрде. Шул ук вакытта Казанны халыкара кырда янә танытты. Халык (җанатарлар гына түгел. — А.Ш.) ни өчен хокук саклаучыларны өнәми? Финалда «Ак Барс» көндәше булгангамы, әллә безнең илдә, гомумән, милициягә караш шундыймы? Икесендә дә хаклык бар.
ҖАНАТАРЛАР БЕЛӘН ХОКУК САКЛАУЧЫЛАР КӨРӘШЕ
27 апрельдә финалның 7 уенында “Ак Барс” көндәше, ХК МВДны Балашихада 2:0 исәбе белән отып, чемпион калганнан соң, Казан шәһәре буйлап халык чираттагы тапкыр җан атты.
Төнге 1нче киткән, без Бауманда “Кубок Гагарина, снова у Татарина!” дип кычкырып йөрибез… Халык нишләргә белми. Урамда җанатарлар гына җан ата дисәң, дөрес булмас, биредә халыкның бер өлешен бәйрәм итәргә яратучылар тәшкил итә, чөнки моңа яхшы сәбәп булды бит. Бауманның атаклы сәгатенә дә берничә кеше менеп, Татарстан әләмен элеп куйды. Су анасы фонтанында “Ак Барс”ның кайбер җанатарлары эчке күлмәктән су коена, берничәсе ГУМ каршындагы бинага үрмәли һәм балконга менеп, шатлыгы белән уртаклаша.
Соңыннан урамда яңгыраган төрле сүзтезмәләр бары бер генә шигарь кабатлауга кайтып калды: “Мусора! Мусора! Мусора …!” Бу сүзләргә хокук саклаучылар игътибар да итмәде бугай, ләкин халыкның йорт дивары буенча үрмәли башлавына нокта куймакчы булып, кемнәрнедер тоткарладылар. Анысы өчен милиция вәкилләре соңыннан үкенгәндер. Җанатарларның кулы буш түгел бит – сыра шешәләре бар. Бах! Китте шешәләр ыргыту. Алар бинага бәрелеп челпәрәмә килә, салют тавышлары чыгаралар… Берзаман каршыма тәгәрәп килүче милиция фуражкаларын күреп алдым. Уен бетүенә карамастан, көрәш халык белән хокук саклаучылар арасында дәвам итте. Халыкның бер өлеше омон килү ихтималын аңлап, үзен-үзе саклыйм дип, башка җиргә китәргә булды. Алар рәтендә без дә идек.
БУ – ХАЛЫК ФИКЕРЕ
Погонлыларга караш сәер дә түгел кебек, ни дисәң дә, “Ак Барс” ХК МВДны откан бит. Шундый ук рух “Салават Юлаев” яки Мәскәүнең башка командасын җиңгәч тә булыр иде. Ләкин “Ак Барс” белән ХК МВД көч сынашуы спорт кысаларыннан чыкты. Юк, биредә “Ак Барс” җанатарлары гаепле дип санамыйм. Казанлылар урынына уфалылар, йә чиләбелеләр булса да, шундый ук вәзгыять күзәтелер иде, чөнки бу котылгысыз процесс. Гади генә әйткәндә, Казанның баш калуы хокук саклаучылар турында күптән җыелып килгән фикернең халык тарафыннан массалы рәвештә белдерелүе булды ул.
Ә хәзер уен турында. ХК МВД – агымдагы сезонда чын-чынлап ачыш булды. Гомумтурнир таблицасына гына күз салсак та, безнекеләр 3 мәртәбә артыграк бюджет белән 8нче урында калды, ә “хокук саклаучылар” 4нче баскычка кадәр үрмәләде. Аларның максаты – плей-оффка үтү, максимум икенче раундка кадәр җитү иде, ә алар финалга чыкты. Дөрес, бу команданы инде шунда ук юк иттеләр. Җитәкчеләр теле белән әйтсәк, “Динамо” белән берләштерделәр. Хәзер бу берләшкән команда (ОХК) “Динамо” дип атала.
ТАТАР ТРЕНЕРЫ ҺӘМ ТАТАР КУБОГЫ
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, яңадан финалга күчәм. Узган елгы финал белән чагыштырсак, “Ак Барс”ка быел бер дә җиңелгә туры килмәде. Иң көчле уенчыларын да казанлылар плей-оффта югалтып бетерде: башта Зарипов, аның артыннан Морозов. Башка көчле уенчылар да җәрәхәт алган иде. Шул ук вакытта ХК МВДның хоккейчылары сау-сәламәт.
Финал “Ак Барс” өчен икеләтә катлаулы булды. Биредә Татарстан һәм аңа каршы Русия. Ул бары ХК МВД, Балашиха дип, Мәскәү өлкәсе дип кенә атала иде. Чынлыкта, Татарстанның спортта Русия белән көрәшүе үзлеген саклап калу булды ул. Уеннарны күзәтеп барган спорт сөючеләр төп хөкемдар Булановның “хокук саклаучыларга” тиешле ике минутлы штрафларга күз йомуын, ул күзләр бары “Ак Барс”ка гына ачылуын яхшы белә. Инде 6нчы уенга ХК МВДның Гагарин Кубогын алырга әзерләнгән иде, хәтта команданың кураторы, Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев та Казанга килеп җитте. Бу Шәймиевнең 6 уенга дип, (тулысынча берни хәл итми торган уен була торып. – А.Ш.) хоккей өчен Мәскәүгә баруына тиң. Аңлашыла, аны “хокук саклаучылар”га оту фарыз иде. Ләкин исәп – 7:1, безнең файдага. Нургалиев тешләрен кысып китте, аның белән рәттән утырган Шәймиев аңа “һавалы үбү” җибәрде…
…Шушы шартларда “Ак Барс” чемпион калды. Казан, ниһаять, ике ел рәттән иң кыйммәтле трофей отып, Ярославльнең “Локомотив” командасы уңышын кабатлады. Гагарин Кубогына рәсми булмаган исем такты, аның халык телендә икенче атамасы – Татарин Кубогы исеме киң колач җәйде. Команданың уңышы беренче өчлектә дә, башка сәбәпләрдә дә булмаган, бары Билалетдиновның акылы җитте. Чын команда булдырды, команданың көчен плей-оффка җиткезә алды, ул – плей-офф тренеры. Соңгы 5 елда “Ак Барс” 4 тапкыр финалга чыкты. Бар хикмәт шунда.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии