- 10.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №15 (11 апрель)
- Рубрика: Архив
15нче апрель – халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне.
15нче апрель көнне көндезге 3тә «Дан» бакчасында («Җиңү проспекты» метро станциясе) Габдулла Тукай истәлегенә багышланган халык җыены була. Казан Башкарма комитетыннан рөхсәт бирелгән. КИЛЕГЕЗ, МИЛЛӘТТӘШЛӘР!
Габдулла Тукай 1913нче елның 15нче апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай – татар халкының яңа әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы, татар халкының байрагы. Ул чын халык шагыйре. 1913нче елда Тукайны һәр татар укыган һәм яраткан. Аны 17нче апрельдә җирләгәндә Казанда яшәүче бар татар урамга чыга. Шушы вакыйгаларны, безнең Тукаебызны искә алырга килегез!
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
Фәрит ЗӘКИЕВ

Комментарии